- 27.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №24 (21 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Бөек Җиңүнең җитмеш сигезенче елын үткәргән көннәрдә балачакта күргән, ишеткән хатирәләремне барлап, яңартып утырам әле менә. Соңгы вакытта күп кенә басмаларда, ТВ экраннарында сугыш, тыл ветераннары турында ешрак сөйли башладылар кебек тоела миңа. Ләкин... тоела гына шул, аларны искә алып нинди чаралар эшләнде соң, бигрәк тә безнең, «ишелеп байган» Татарстанда? Юк бит, юк. Мактану, буш сүз, барысы «Без булдырабыз»га кайтып кала. Ялганчы түрәләр, икейөзле, оятсыз «патриотлар» язган көйләргә бии башлаганыбызны сизми дә калдык ахрысы инде. Зәңгәр, сары төсләргә буялган биналар, кибет фасадлары безнең күзләргә дошман кирмәннәре булып күренә башлады бугай. Ярар, сәясәткә бик кермичә генә, балачак хатирәләрен искә төшереп алыйк әле.
Җиңү көненең унбиш еллык бәйрәме булгандыр, мөгаен. Матур май ае. Беркөнне без, ун-унике яшьлек балалар, бер төркем фронтовик абыйлар һәм тумыштан гарип булып сугышка бармаган бер-ике авыл кешесенең үзара бәхәсләшеп утырганнарын ишетеп, алар янына елыштык.
Бер фронтовик сөйли (берсенең дә исемнәрен күрсәтмим, алар күптән мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмахта булсын):
– Менә мин Сталинград фронтында сугышып, ике ел ярымда җәяүләп Австриягә кадәр барып җиттем, ә сез, куштаннар, надан башыгыз белән авылда ятып нәрсәләр күрдегез, белдегез соң? Кырдан кайтучы хатыннарны тентүдән башканы белмәдегез, күпме гаепсез әнкәйләрне төрмәгә тыгып, балаларын ачтан үтердегез бит», – дип битләренә төкерде. Тегеләр дә бирешми:
– Безме тик яткан авылда? Без – колхозларны саклап калучылар, без – партия кушканны намус белән үтәүчеләр, без – Яльчек базарында да булган кешеләр, – дип күкрәкләрен киереп басып торалар. (Чувашиянең Яльчек базары безнең Буа-Килдураз авылыннан утыз биш километр ераклыкта урнашкан).
– Менә мин Прага шәһәренә хәтле сугышып барып җиткән кеше, ә сез аның кайда икәнен беләсезме соң? – дип, икенче фронтовик сүзгә кушыла. Тегеләрнең телләре шомарган, һаман әтәчләнәләр:
– Нигә белмәскә, Праганың Франция башкаласы икәнен менә бу маңкалар да белә, – дип, безгә төртеп күрсәтәләр.
– Син анда ни эшләп йөрдең, безнең армия анда барып та җитмәде әле? – дип үз сүзләрен бирмиләр генә бит. Аннары беренче фронтовикка борылып:
– Ә син океан уртасындагы Австриягә ничек бардың икән, әкият сөйләп утырасыз монда, – дип тотынган иде, өченче фронтовикның түземлеге бетте ахрысы. Тегеләрнең берсен җилкәсеннән күтәреп алып, койма буенда биек булып үскән кычыткан арасына атып бәрде. Икенчесен дә әйләндереп артына типкән иде, анысы да шунда барып кадалды. Аннан чыккан бүре улаган тавышлар ишетеп, без куркып та калдык әле.
– Кабахәтләр! Сез монда безнең әнкәйләрне, хатыннарыбызны җәберләп ятканда, мине, каты яраланган татар егетен, бер украин гаиләсе немецлардан яшереп бер ай дәвалагач, партизаннарга тапшырды. Ә сез монда аракы чөмереп, дөньяның артына тибеп яшәдегез, – дип бик каты сүгенгәне ишетелде.
Шуннан алар безгә үз яннарыннан китәргә кушып, үзләре дә таралышып беттеләр. Шул көннән соң мин күп укыйм, географияне, картаны бик яхшылап өйрәнәм дип, үземә сүз биргән идем, чөнки кайда ул Австрия, кайда ул Прага икәнен белми идем. Берлинны белә идем анысы Германиянең башкаласы икәнен.
Теге хәлләргә килсәк, ул болай булып бетә. Участок инспекторы килә, тикшерергә. Ул үзе дә фронтовик икән. Теге активистларны унбишәр тәүлеккә ябып куялар. Аларның берсе бер фронтовик егетнең орденын йолкып алып җиргә бәргән була, икенчесе аягы белән баса. Ә шаһитлар бик күп иде анда. Шул көннән соң алар халык арасында күренмәделәр бугай. Шул качып-посып келәтләрдә, фермаларда каравылда яттылар ахрысы. Ул вакыттагы сәясәт белән хәзер барган вәзгыятьне чагыштырып карасаң, хәзер күпкә куркынычрак икәнен аңлау авыр түгел.
Русия икегә бүленде. Властьта утыручылар, олигархлар, бюрократлар, ялагайлар, сатлык журналистлар һәм башкалар – бер якта; икенче якта – гади халык һәм «махсус операциядә» катнашучылар.
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
Комментарии