Түзгән шул әниләр йөрәге

Түзгән шул әниләр йөрәге

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 73 ел тулды. Сугыш тәмамланган көн кемгәдер шатлык алып килсә, кемгәдер кайгы көне булды.

Хикмәтулла бабам белән Лотфиҗиһан әбиемнең дүрт баласын сугыш «йота». Сугыш башланганда олы уллары Зиннәтулла гына гаилә корып, өч балага гомер бирергә өлгерә. Сугыш башлануга, аны фронтка озаталар. Яманаты белән данлыклы Суслонгерга эләгә ул. Андагы хәлләрне хәзер инде укып та, ишетеп тә беләбез. Тикшерү килеп, коры сөяккә калган солдатларны өйләренә кайтарып җибәрә. 1942нче елны аны яңадан сугышка алалар.

Сугыш башланганда бабай белән әбинең ике улы армия хезмәтендә була. Ясәвиләре – 1939нчы елда, Зәки 1940нчы елны алына. Гыйниятулланы 1941нче елда алалар.

Зәки абый сугышта авыр яраланып, госпитальдә ята, аннары 90 көнгә авылга кайтып китә. Сугышның ни икәнен белгәнгә, киткәндә: «Мин инде башкача кайта алмам», – дип бәхилләшеп китә.

Беренче булып, Гыйниятулла абыйның үлгән хәбәре алына: «Сообщаем, что Хикматуллин Гиниятулла, мобилизованный 30.10.1941 года погиб на фронте 12.05.1942 года при выполнении боевого задания по защите Социалистической родины. Просим военкома оказать надлежащую помощь семье Хикматуллиных. Командир ОСБ Мамонов, военный комиссар Макунин. Место захоронения: Тверьская обл. Осташковский район, дер. Рязанцовы». «Ләкин нинди ярдәм булсын, күп кешегә килде бит андый хатлар», – диде сеңелләре. 1943нче елның 13нче февралендә Зиннәтулла абый да һәлак була. Озак та үтми, март аенда Зәки абый турында, хәбәрсез югалды, дигән хат килә. Бер-бер артлы өрлектәй өч баласын югалту авырлыгын ничекләр күтәргәннәрдер әбием белән бабам?

Сугыш тәмамлангач, япон сугышында катнашкан Ясәви абыйдан менә шундый эчтәлекле, патриотик рухта язылган хат килә: «Рөхсәт итегез сезне зур җиңүләр белән тәбрик итәргә. Менә безнең озак көтелгән бәйрәмнәр җитте. Фашистик Германия һәм япон самурайларының планнары юкка чыкты. Безнең Кызыл Армиябез җир йөзендә беренче армия. Менә, әти, әни, мин бүгенге көндә бик шат, ни өчен дисәгез, озакламый сезнең белән күрешермен дип юрыйм, әгәр исән булсам. 16нчы сентябрь, 1945нче ел».

Ясәви абый авылга 1946нчы елның июнь аенда, ягъни 7 ел хезмәт итеп кайта. Сугыштан соң 2 ай да 10 гына көн яши, алган яраларыннан вафат була. Күрешергә насыйп булса да, яшәргә насыйп булмый шул. Эх, бу сугыш… Ул кешелек дөньясына, әби-бабай гаиләсенә коточкыч авырлык китерде.

Ясәви абый Күзкәй урта мәктәбендә белем алып, бик укымышлы була. Аның язуларының матурлыгы! Кем булып китәр иде дә бит…

Мин үзем Түбән Тәкермән малае булсам да, бәләкәй чакларым Яңа Байларда, әбием янында узды. Мине анда бәләкәй Ясәви дип йөрттеләр, бәлки, охшаган да булганмындыр.

Гаиләдәге бишенче ир-егет – бабам Хикмәтулла 68 яшендә (1952нче ел) Чебенле авылы Сабан туенда картлар йөгерешендә беренче булып килә һәм бүләккә бирелгән намазлыгын тоткан килеш егылып үлә. Башта әле картлар көрәшенә дә кермәкче булып карый, туганнары кертмиләр. Ә йөгерешкә киткәнен күрми калалар. Ул чорда картлар арасында аерым көрәш һәм йөгереш булган. Рамазанның соңгы көннәре, җәйге кызу көн була ул. Бабай, әлбәттә, уразада булган.

Бабайның бер оныгы, Мөҗип исемлесе, озак еллар көрәшеп, алдынгы урыннарны алып килсә, икенче оныгы оста йөгерешче булды (хат авторы үзе).

Гыйниятулла абыйның сугыштан гарәп хәрефләре белән язган берничә хаты саклана. Ниләр язылганын беләсем килеп, Минзәләдәге мәчеткә дә алып барып карадым, ләкин укый алучы булмады. Хәзрәтебез Әсхәт абый да ул Сабан туенда булып, бабамның егылып үлгәнен күргән кеше булып чыкты. Ул чакта аңа ярдәм күрсәтә белүче кеше булмады, ди.

Шулай итеп, дүрт улын, ирен югалту ачысын кичергән әбием картлыгын ялгызы уздырды. Өч кызы төрле авылларда кияүдә иделәр. Шуңа да мин кечкенә вакытта күбрәк әби тирәсендә булдым. Күзкәй урта мәктәбендә югары классларда укыганда да шунда яшәдем. Әбинең кичерешләре күз алдымнан, күңелемнән китми. Сугыш темасын, туганнарны югалтуны хәзер дә тыныч кына кабул итә алмыйм. Әбием, җырдагыча, су буйларында йөри иде. Каз каурыйлары булыр иде кулында. Олыгайгач кына аңлыйсың шул, ул югалган улларын, ирен уйлап йөргәндер инде.

Еллар үтә торды. Әбием дә мәңгелеккә күченде. Башта балалыгым белән, аннан эш дөньясына чумып, әбиемнән сорап, истәлекләрен каядыр теркәп бармаганмын, шунысы үкендерә. Пенсиягә чыгып, нәсел шәҗәрәсен төзергә алынгач, күп эзләнергә туры килде. Үсмер вакытта әбием белән зиратка барып, койма аркылы гына бабам, Ясәви абый каберләрен карый идек. Элеккеге хатын-кызлар зиратка кермиләр иде шул. 70 ел үткәч, берничә мәртәбә күрше авылда яшәүче сеңлесен алып килеп, Ясәви абыйның каберен эзләп табып, язу элдек. Ярый әле авыл тимерчесе Камалов Фәрвай абзый тимердән чардуган ясап куйган булган. Ул булмаса, табып та булмас иде. Рәхмәт аңа, авыр туфрагы җиңел булсын.

Ни кызганыч, әби-бабай яшәгән урын хәзер буш. Әбием үлгәч, йортны сүттеләр, хәзер ул урынны өрәңге басып алды. Әбием чоланында солдат киемнәрен, хатларын кадерләп саклады. Үзе үлгәч, кызлары, исраф булып йөрмәсеннәр, дип, хатларны яндырганнар. Гыйниятулла, Ясәви, Зәки абыйларның берничә хаты миндә саклана.

Бүгенге көндә әби-бабамның ике кызы исән-саулар. Минем әнкәм Гөлҗиһан – 95, Таһирә 90 яшен тутырып килә. Уртанчы кызлары Фәрхеҗиһан апам вафат инде. Кайчагында сөйләшкәндә, без нигә шулай озын гомерле булдык икән, диләр дә, мин аларга, сугышта үлгән абыйларыгыз өчен дә яшисегез бар, дип җавап бирәм. Никадәр халыкны сугыш йоткан. Ул булмаса, безнең татар халкы сан ягыннан урысларны узып та киткән булыр иде һәм бүгенге кебек кимсетелмәс иде дип уйлыйм.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына авылда һәйкәл ачылды. Анда дүрт абыемның да исемнәре теркәлгән. Бу язганнарым аларга дога булып барып ирешсә иде.

Хәниф ГӘРӘЕВ,

Тәкермән–Байлар–Минзәлә

Комментарии