Гомер юллары урау

1938нче елның кышы карлы, язы күп сулы булды. Юкәле тау итәгеннән борылып аккан Сок елгасы ташып, болыннарны су басты. Авылдагы гадәт буенча, яшь егетләр, кызлар кичләрен ташу карарга чыга. Тальян гармунга кушылып җырлыйлар, уеннар уйныйлар. Танышулар да күбесенчә шушында була.

Әхмәтгали дә күз атып йөргән кызы Разияга йөрәк серен шушы кичләрдә чиште. 18 яшен яңа тутырган Разия Кадыйр бабайлар йортына урак алдыннан килен булып төште. Бер елдан Әхмәтгалине армиягә алдылар. Ул китеп озак та үтмәде, уллары Таһир туды.

Урак өсте җитте. Күп эшне кул көче белән эшли торган заман. Разия да урактан кала алмады, 15 көнлек баласын карап торырга дип сеңлесе Рәхиләне алып, басуга эшкә чыкты. Ат арбасына бер атналык кирәк-яракны төяделәр. Иң соңыннан Кадыйр бабай арбага агач тагарак чыгарып салды: «Улымны коендырырга кирәк булыр».

Вакыт үтә ул. Әхмәтгалинең дә хезмәт срогы тулды. Әмма аңа авылына тиз генә кайтырга язмаган икән – фин сугышы башланды. Әхмәтгалигә аның башыннан ахырына кадәр катнашырга туры килде. Фин сугышыннан исән-имин чыктым дигәндә, Герман сугышына алдылар. Ике араны сагыну тулы хатлар гына җылытты. Ә 1943нче елның җәй башында хатлар да тукталды. Өч айдан соң Разия исеменә язылган шактый калын бер хат килде. Анда фотосурәтләр, документлар, иренең аларга яза башлаган хаты…

Хатны Смоленск тирәсендәге госпитальдә дәваланучы Дәүләтбай исемле башкорт кешесе язган иде. «Хөрмәтле кардәшләр! Сезнең кадерле кешегез Әхмәтгали белән без агалы-энеле шикелле идек. Күп мәртәбәләр ут эчендә иңгә-иң куеп сугыштык. Берсендә көчле бәрелеш алдыннан аз гына ял итеп, йокымсырап алдык. Шунда Әхмәтгали әйтә: «Абый, төш күрдем, авылыбызның Изгеләр тавы өстендә басып торам. Имеш, язгы ташу вакыты, йортларны су баскан. Үзебезнең йортны карыйм, безнең оч бөтенләй су астында калган. Өебез каршындагы Каюм бабай утырткан йөзьяшәр тирәкнең очы гына күренеп тора. Әллә миңа туган авылымны бүтән күрергә язмаган микән?» Аның бу төшенә шомлансам да: «Су яхшыга ул, исән-имин кайтырсың», – дип юрадым. Алсуланып таң атканда һөҗүмгә кузгалдык. Бер-беребезнең тавышын ишетерлек ераклыкта барабыз. Дустым бер гранатасын: «Ил өчен!», икенчесен: «Иптәш Сталин өчен!» дип ыргытты. Өченчесендә… «Атам, анам, хатыным, газиз балам…» дигәннән башка сүз әйтмәде. Мин шуышып, янына килдем, күкрәген пуля тишкән иде. Алдан вәгъдәләшкән буенча, кесәсеннән әйберләрен алдым. Җирләп өлгерә алмадым, чөнки янымда снаряд шартлады һәм мин аңымны югалтканмын. Контузия алып, өч ай госпитальдә яттым. Кулыма каләм алырлык булгач, сезгә хат язарга утырдым. Авыр кайгыгызны уртаклашам. Әхмәтгалинең авыр туфрагы җиңел булсын».

Хатны көч-хәл белән укып чыккан Разияның күз аллары караңгыланды. Бер генә уй йөрәген телде: «Газиз баласын да күрә алмады бит…»

Кайната-кайнана йортында шактый яшәде әле Разия. Иренең кайтырына тәмам өмете өзелгәч кенә үз әти-әнисе йортына кайтты. Аны сугыштан кайткан Нурһадигә димләделәр. Нурһади сугыш вакытында әсирлектә булган. «Гаебен» аклау өчен, Украина шахталарында эшләргә тиеш иде. Алар Разия белән өйләнешеп, 1946нчы елда Борислав шәһәренә киттеләр. Кечкенә Таһирны Разиянең әти-әнисе алып калды. Аларны озата чыккан Ихиатдин бабайның карчыгына әйткән сүзе шул булды: «Мин бу балаларны яңадан күрә алмасам, сиңа васыятем: әгәр бала гаиләгә сыймаса, сабыйны ташламагыз, кыерсытмагыз». Чыннан да бабай дүрт айдан дөнья куйды. Нурһади хезмәтен тутыргач, Разиялар яңадан авылга кайтып төпләнде.

Айлар, еллар үтә торды. Нурһади Таһирны какмады, үз баласы кебек тәрбияләде. Разия тагын бер кыз белән ике ул тапты. Тормыш матурлана дигәндә, әтиләре чирләп китте. Сугыш газаплары, шахта үзенекен итте, чире озак елларга сузылды. Авыр вакытлар иде шул, балалар да кечкенә, бөтен тормыш мәшәкате кабат бер Разия җилкәсенә калды.

Тормыш, авыр, дип тормый, алга бара, балалар да бер үсә. Кызлары Бөгелмәгә медучилищега укырга керә, уртанчы уллары Самарада медицина институтын тәмамлый. Таһир күрше Балыклы авылы кызы Галимәгә өйләнә. Авыру әтиләрен балалар да, кияү-киленнәр дә бик хөрмәт итә, тәрбияләшә. Әмма тагын бер хәсрәт сагалап торган: табиб булып эшләүче уллары Рәис 29 яшендә кинәт кенә дөнья куйды. Бу кайгыны ул бик авыр кичерде, вакытыннан элек картайды. «Әй, Аллаһым, бала хәсрәтен бер кешегә дә күрсәтә күрмәсен!» – дип елады. Балалары яңа йорт салып, әниләренең туган авылы Иске Ярмәккә күченделәр.

Разияның якыннарын үз куенына алган юл өстендәге зиратның карт каеннары, яфракларын селкеп, аны озатып кала. Гүя алар, кабат беркайчан да кайгы-хәсрәт кичермә, хуш, сау бул, дип әйтәләр иде сыман.

Рәхилә МӘГЪСУМОВА,

Чирмешән районы, Бәркәтә авылы

Комментарии