Ник рәнҗетәсез Яңа Мәңгәрне?!

Ник рәнҗетәсез Яңа Мәңгәрне?!

Бу арада бар татар дөньясы: «Телсез, динсез калабыз!» – дип зар елый. Еламаслыкмыни?! Ата-анаң биргән газиз туган телеңдә гыйлем алу мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә теләп кизәнсеннәр әле!.. Тик әле газиз телеңнән генә түгел, кайчандыр үзенең шифалы суы, чәчәкле һәм җиләкле тугайлары белән сиңа сихәтлек биргән, балалык һәм яшьлек эзләрең калган туган авылыңа кайту мөмкинлегеннән дә мәхрүм итсәләр…

Сүзем – Әтнә белән Арча районнары чигендә булган, тик инде җир йөзеннән юк ителгән Яңа Мәңгәр авылы хакында. Туган авылым ул минем. Тарихи чыганакларга караганда, аңа XVIII гасырда нигез салынган булган. Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, сугышка кадәр өч урамлы, 140лап хуҗалыклы авыл булган ул. Без белгән чакта – узган гасырның 60нчы елларында – 32 хуҗалык бар иде анда. Башлангыч мәктәбе, клубы, кибете, фермасы, ындыр табагы бар иде. Иң мөһиме: тырыш халкы. Әйтергә генә ансат: әле 1969-1970нче елларда – әтием авылда бригадир булган заманда – колхоз шул кеп-кечкенә авылда 26 гектарда бәрәңге генә утырта иде, һәм иң шаккаттырганы: шул кадәр мәйдандагы бәрәңге җирен бернинди техникасыз, бары көрәк белән генә казып чыгып, «икенче икмәк» уңышын көннекен-көнгә атлар белән генә ташып, үз көче белән башкарып чыга торган иде Яңа Мәңгәр халкы. Балалары да тырыш һәм ишле иде шул. Һәр гаиләдә ким дигәндә биш-алты бала, араларында сигезәр-тугызар балалылары да бар иде. Без укыганда, әйтик, башлангыч мәктәптәге дүрт сыйныфта – утыздан артык бала. Әле шуның кадәр бала дүртенче сыйныфтан соң Олы Мәңгәр мәктәбенә йөреп укый.

Без бала чакта Яңа Мәңгәр дә тирә-яктагы нәкъ башка авыллар кебек үк көн күргән иде шикелле. Мәктәп балалары һәр бәйрәм саен клубта авыл халкына концертын куя, Яңа ел бәйрәмнәрендә ел да бал-маскарад уза. Киномеханигы да үз авылыбызныкы: Дамир абый әле атнасына ике тапкыр авылдашларына гына кино күрсәтеп калмый, күрше Иске һәм Яңа Кишет авыллары халкы да аның килеп кино күрсәткәнен зарыгып көтә иде. Үзенчәлекле шәхес иде ул Дамир абый: тумыштан бөкре булса да, мин гарип, дип тормады: киномеханик булуы өстенә, авылыбызда клуб мөдире дә иде әле. Аның авыл сәхнәсендә чын артистларча сәнгатьле итеп шигырь укуын әле дә күпләр сагынып искә ала. Бигрәк тә Гамил Афзалның юмористик шигырьләрен сәхнәдән сөйләргә ярата иде ул. Яңа Мәңгәрнең сәнгатькә тартылган егет-кызлары ел да берәр спектакльне сәхнәләштерә иде. Телевизор-фәлән юк чак, артистларның да килеп, концерт күрсәтеп китәселәренә өмет юк. Яңа Мәңгәр халкы үз күңелен үзе күреп яшәргә өйрәнгән иде шул. Ул чакта авыл халкы күңелендә киләчәккә беркадәр өмет чаткысы бар иде. Шулай булмыйча?! Хәзерге күпчелек җитәкчеләр кебек, булганны пыран-заран китерү, таркату-җимерүне мәртәбәле эшкә санап йөрүче түрәләр заманы түгел иде әле ул чакта. Бәп-бәләкәй Яңа Мәңгәр авылын да үзенә сыендырган Жданов исемендәге колхозның ул чактагы рәисе Камалетдин ага Сабирҗанов (урыны җәннәттә булсын) 1966нчы елда З0 хуҗалыклы авылда шыңгырдап торган бүрәнәләрдән өр-яңа клуб бинасы салдыртты, ә 1967нче елда – башлангыч мәктәп бинасы. Авылга суүткәргеч суздыртты. Ферма торагы яңартылды. Фермасында – 200 баш терлек. Эше, кибете, мәктәбе булгач, күпкә өмет итмичә, булган кадәренә шөкерана булып, яшәргә бик тә разый иде авылдашларым. Тик… 1969нчы елда колхозга Әдһәм Муллагалиев исемле яңа «текә» хуҗа килде. Килүгә үк, туган авылым Яңа Мәңгәрне перспективасыз авыллар рәтенә кертеп, аның тамырына балта чабарга алынды: мәктәбен бетертте, клубын, фермасын, кибетен сүттертеп, Кишеткә ташытты. Зират коймасын яңартырга дип хәстәрләп куйган арата-бүрәнәләренә кадәр маллар кардасы өчен тотылды. Авыл халкы эшсез калды. Берара кайберсе 3-4 чакрым ераклыктагы Кышкар авылында төзелеп яткан дуңгызчылык комплексына эшкә дә йөреп карады. Тик балаң иртә таңнан торып, укырга дип бер тарафка – Олы Мәңгәр мәктәбенә, үзең бөтенләй икенче якка эшкә дип чыгып кит тә… Моңа күпме түзәргә була?! Барлы-юклы ике-өч ел үттеме икән, Яңа Мәңгәрнең дистәдән артык гаиләсе Яңа Кишет, Иске Кишет, Кышкар, Олы Мәңгәр, Олы Әтнә, Арчага күченде. Казанга, Биектауга, хәтта Азнакай районының Тымытыгына кадәр күченеп китүчеләр булды. 90нчы еллар башына авылда ике-өч хуҗалык утырып калды: алары да май башында кайтып, сентябрь җитеп, бакчадагы бәрәңгеләрен казып алуга читкә китү ягын карый иде. Татар энциклопедик сүзлегеннән дә «1989нчы елда 11 кеше яши. 1999нчы елның 20 маенда авыл исәптән сызыла», дигән юлларны укыйбыз. Татарстан Югары Советының шул көнне булып узган сессиясендә «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләгән чагымда парламент хәбәрчесе буларак катнашырга туры килгән иде. Әлеге сессиягә «Яңа Мәңгәр авылының Татарстандагы торак пунктлары исемлегеннән сызып ташлануы»ның аерым мәсьәлә буларак көн тәртибенә кертелеп тә, халык депутатларының авыл булып авылның җир йөзеннән юкка чыгуын үтә дә җансыз, уй-хисләрен сиздермичә генә канунлаштыруын күреп, туган авылым язмышы өчен әрнеп тә, үрсәләнеп тә утырганым хәтердә. Чынлыкта, Яңа Мәңгәр исемлектән сызылса да, авылда Әгъзам абый Хәсбиуллинның (заманында тынгысыз тырыш хезмәте белән дан-шөһрәт казанган, СССР Дәүләт премиясенә лаек булган шәхес иде ул) буш калган бердәнбер хуҗалыгы монда кайчандыр авыл булганлыгын искәртеп торырга тиешле һәйкәл булып калыр төсле иде. Тик 2006нчы елның 2нче маенда Яңа Мәңгәр авылы янәшәсендәге көздән җыйналмаган люцерна җирен тырмаларга кушылган механизаторның төрткән уты, корган үләннән үләнгә күчеп, Әгъзам абый хуҗалыгын да кара күмергә әйләндерде, зиратының ярым җимерек коймалары шул көнне янып юкка чыкты. Беткән авылның балалары да, мәрхүмнәрне үз кочагына сыендырган зираты да ятим… Өстәгеләрдән, җирле түрәләрдән бернинди ярдәм, теләктәшлек булмавын аңлаган бер төркем авылдашларым моннан биш ел элек бергә җыйналып, нәсел-нәсәпләренең эзен, каберләрен саклаган Яңа Мәңгәр зиратын ауган агачлардан чистартты, тимер баганалар утыртып, койма тотты, аны зәңгәр төскә буяп та куйды. «Мулла чишмәсе»нә җан керттеләр. Бакый дөньяга күчкән якыннарының каберенә зыярәт кылырга дип килгән һәркем зиратларының ятим булмавына сөенеп китә… Тик хәзер авылдашларымны мондый мизгелләрдән дә мәхрүм иттеләр. Моңа кадәр Яңа Мәңгәр авылы үзе булмаса да, аңа илтүче басу юллары кар төшкәнче өзелми торган иде. Җәй җитте исә шушы басу юллары күрше-тирә авыл халкын Яңа Мәңгәргә кура җиләге, җир җиләге җыярга дәшә торган иде. Күпме кеше мал-туарына кышлык печәнне дә Яңа Мәңгәр тирәсендәге болын-кишәрлекләрдән җыйнап гомер итте. Хәтта авылым тирәсендәге басу-кырлар гаугалы «Вамин» карамагында булганда да… Ә быел исә… Яңа Мәңгәр җирләре «Кишет» хуҗалыгы составында Әтнәнең «Шахтер» хуҗалыгы карамагына күчкәч, Мөндештән дә, Күшәр, Олы Мәңгәр, Кышкар, Кишет авылларыннан Яңа Мәңгәргә илтүче бөтен басу юлларын сукалатып атканнар.

(Алардан күрепме, «Күшәр» хуҗалыгы да быел Мөндештән Иске зиратка кадәрге гомер бакый бу ике бәләкәй авылның тормыш артериясе саналып килгән юлны тирән итеп сөреп куйдырткан.) Комыргуҗаның механизаторлары артык «уңганмы», әллә агроном-җитәкчеләре җир «кадерен» ныграк белә башлаганнармы? Басу юлларын сукалатып кына күпмегә баерлар икән? Авыллары беткән дип кенә, аннан күченеп китәргә мәҗбүр булганнар туган нигезләрен җирсенеп, сагынып кайтмаска тиешләр микәнни?! Алар шулайрак фикер йөртә, ахры. Авылдашыбыз Тәлгать Маликов исә гаиләсе белән Казаннан Мөндешкә кадәр машинада кайткан да… сукаланган басу өстеннән Яңа Мәңгәр зиратына кадәр өч чакрым араны ырып-ерып әйләнеп кайткан үзе. Тәлгать кебек көч-егәре булганнар шулай газап чигеп булса да зыярәт кылып кайтыр анысы. Әнә яше сиксәннән узган Гөлҗәүһәр әби ишеләр нишләр? «Кылган догамның савабы булмый калмас әле», – дип, Мөндешнең Кәрим абый бакчасы башында укыган догасына гына разый булып, икенче юлы да ярты юлдан гына китеп бармасмы? Без үзебез дә хәләл җефетемнең игезәк сыңары – Рәфкатьнең вафатына 51нче көн уңаеннан аның Яңа Мәңгәр зиратындагы каберенә кадәр барып җитә алмыйча, борылып кире кайтырга мәҗбүр булдык. Җир йөзеннән юк ителгән авылның ятим балалары үзләре исән чагында туып-үскән җирләренә барып, әрвахларын зыярәт кыла алмасын әле! Ник рәнҗетәсез сез аларны! Алар сездән күпне дә өмет итми бит, югыйсә?!

Таһир САБИРҖАНОВ,

Әтнә районы, тарихтан сызылган Яңа Мәңгәр авылы

Комментарии