«Убый мулласы»

 «Эшләрен күркәм итеп башкаручыларны Аллаһ Тәгалә сөяр» (Хәдис) 

Чуаш Республикасы Батыр районының иң көньягында Красномайск дигән авыл бар. Элеккеге исеме Начар Убый (Начар Убеево). Исеме бик матур булмаса да, сокланып туймаслык гүзәл табигате, рәхәтләнеп суларлык саф һавасы, каз үләне белән капланган урамнары, бөдрә талларга сыенып торган йортлары, авылга терәлеп үскән урманы белән бу авыл һәркемне үзенә тартып тора. Авылның бер урамын «Интернациональная» дип йөртәләр. Чөнки бу урамда чуашлар да, татарлар да яши. Татарлар Начар Убыйга моннан 250 еллар элек Татар Буасы авылыннан күчеп килгәннәр – башта 2 гаилә, аннан тагын 14 гаилә. Хуранвар дигән елганың аръягына урам булып урнашалар, урамның исемен Мишер касси (мишәр урамы) дип йөртәләр. Баштарак авыл халкы яңа килүче татарларга сагаеп карый, үрчеп китмәсеннәр дип, ике мәртәбә янып торган учак аша сикертәләр. Соңыннан инде ике милләт арасында дуслык урнаша һәм хәзергә кадәр дәвам итә.

1906нчы елда Начар Убыйга Норлат мөфтиятеннән имам-хатыйп һәм мөгаллим Хөсәен Якуп улы дигән мулла килә. Хөсәен Якуп улы 1870нче елда Яңа Тинчәле авылының гади крестьян семьясында туа. Гаиләсе ишле – алты кыз, бер малай, кызларга җир иманасы бирелми. Шуңа күрә тормыш итү бик авыр була. Хөсәен авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем ала. Укуын дәвам иттерү теләге аны, ата-ана ризалыгы булмаса да, Сембер каласына алып китә. Хөсәен анда өенә бер дә кайтмыйча (әти-әнисе: «Кайтып керәсе булмасын», – дигән сүзләр ишеттерәләр), дүрт ел укый, муллалык таныклыгы ала. Укыган вакытта ук төрле үләннәр белән күп авырулардан дәвалау юлларын эзли һәм өйрәнә.

Хөсәен мулла Начар Убыйга хатыны белән килә. Балалары булмагач, икенче хатынга – Янтуган кызы Фәхрелбәнатка өйләнә. 1911нче елда беренче кыз баласы Рәхилә туа. Беренче хатыны да бала таба башлый. Шулай итеп, Хөсәен мулла ике ир, дүрт кыз бала үстерә.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, армиягә алына, кавалерист булып хезмәт итә, фельдшерлар курсын тәмамлый. Атларны да, солдатларны да дәвалый. Чыгымчы атларны, тәртипсез солдатларны хәтта күз карашы белән дә тынычландыра ала. Гражданнар сугышында да катнаша. Кызыл Чишмәдән Абитов Җамалетдин, Абитов Вәлиулла, Хәбибуллин Хәлиуллалар белән бергә хезмәт итә.

Яңадан Начар Убыйга кайтып, 1910нчы елда үзе салдырган мәчеттә муллалыгын дәвам итә. Шул ук вакытта ул кешеләрне дәвалау белән дә шөгыльләнә. Хөсәен мулланы күп вакыт урманда очратып була. Аның кулларында төрле-төрле үләннәр, чәчәкләр. Ул аларны киптерә, төнәтмәләр ясый. Авырып килгән кешеләрне өшкерә, нинди генә үләннәр белән дәваламый!

Сулышы халыкка бик килешә, күп кешене аякка бастыра. «Халыкны дәвалаучы Убый мулласы» дигән исеме киң тарала. Бөтен тирә-яктан, хәтта Әстерхан, Ырынбурдан, Урта Азиядән дөяләр белән дә киләләр. Атлый алмыйча, атка утырып килгән аксакларны дәвалап, җәяү кайтарып җибәрә, арбага бәйләп китергән психик авыруларны ике атна эчендә савыктыра.

Менә бер мисал: Егор абзыйның бөтен ягы килгән, тик бернәрсә күңелен борчый: туган һәр баласы озак тормый – үлә. Менә дөньяга ир бала килә, ә күңелдә шик: яшәрме икән? «Хөсәен муллага барып кара, бәлки ярдәм итәр», – ди кешеләр. Хөсәен мулла чуаш малаена Туктар исеме кушып җибәрә. Шушы Туктар оста шофер, авылда бригадир, күп балалы гаилә башлыгы булып озак гомер кичте, Хөсәен абыйга мәңге рәхмәтле булып, авылның хөрмәтле кешеләреннән булды.

30нчы еллар шаукымы Хөсәен муллага да кагыла. 1930нчы елда аны халык дошманы диеп кулга алалар, Цивильск төрмәсенә җибәрәләр. Монда да ул кешеләрне дәвалавын дәвам итә. Чабаксардагы ГПУ башлыгы хатынының балык кылчыгы кадалып тамагы шешкән, сулышы кысыла башлап үлем хәленә җиткән. Аны дәвалап, үлемнән алып кала. Шуның өчен ГПУ начальнигы «бу халык дошманы түгел, ә халык дәвалаучысы» дигән язу биреп, Хөсәен мулланы азат итә. Авылга кайткан төрмәчегә тынгылык юк: һаман районга чакыртып торалар, нинди генә сораулар биреп, нәрсә генә эшләмиләр. Менә Батырга җәяү (20 км!) китә Хөсәен мулла, барып җитәргә күп тә калмый, районнан Убый активистлары (салып та алганнар) иң яхшы атта җилтерәтеп авылга кайталар. Юлда очрашалар, олы хөрмәт белән исәнләшәсе урынга, авызларын ерып, «халык дошманыннан» мыскыл итеп көләргә тотыналар. Мулла абзый, күңеле рәнҗегәнне сиздермичә, җәяүле юлын дәвам итә. Ә бу куштаннар дилбегәне күпме генә тартсалар да, күпме генә акырып, сүгенеп кычкырсалар да, хәтта атны туарып, яңадан җиксәләр дә, башыннан тотып тартсалар да атны урыныннан да кузгата алмыйлар. Шунда берсенең башына «тукта, бу мулла абзый эше түгелме икән?» дигән уй керә. Артыннан чабып барып, кешеләрчә гафу үтенеп: «Безне җибәр инде?» – дип ялынгач кына, ат авылга таба кузгала.

Кызыл Чишмә авылы куштаннары, Хөсәен мулла кызларына өйләнә алмагач, үч итеп, ялган яла ягып, аны яңадан кулга алуга ирешәләр. Бу юлы ул Чиләбе өлкәсенә үк җибәрелә. Үзен кулга алгач, бөтен мал-мөлкәте (ике ат, сабан, урак машинасы, өч өй, икешәр ишекле ике аран, келәтләр, капка) конфискацияләнә. Гаиләсе землянка казып, шунда яшәргә мәҗбүр була. Бер өен – клуб, бер өен авыл Советы идарәсе йорты итәләр, келәтләрен кибет ясыйлар. Аранның берсен райисполком атларына абзар ясау өчен Батырга алып китәләр. Исполком атларын караучы Чишмә кешесе Ялалатдинов Җамалетдин сөйли торган иде: «Мин шул аранда куна идем, бернинди саташу да, яман төш тә күрми идем. Хөсәен мулланың аранына ат ялын үрүче шайтаннар да керә алмаган.

Сөргендә дә Хөсәен мулла халыкка ярдәм итүен туктатмый». Хәлсезләнгән, ач-ялангач, авыру төрмәчеләрне дәвалый. Үзе шунда ачлыктан шешенеп вафат була. Бу хәбәрне 1947нче елда срогын тутырып кайтучы Зур Шыгырдан кешесе (кызганычка каршы исемен оныттым) сөйләп бирде.

Бу язмабыз Хөсәен муллага дога булып ирешсен, урыны җәннәттә булсын.

Хөсәен бабамның дәвамчылары:

Кызы Рәхилә (1911-2006). Ире Чишмә кешесе Вәлиуллин Алимулла гади крестьян, улы Әнвәр – врач, кызы Гүзәлия – агроном, экономист.

Кызы Хәнифә (1914-2001). Ире Чишмә кешесе Хәбибуллин Хәлиулла. 1992нче елда төзелгән яңа мәчетнең имамы, улы Мөкатдәс – зоотехник, улы Гомәр – зоотехник, улы Наил – агроном, кызы Рузалина – гади эшче, кызы Рузия – сатучы.

Кызы Рокыя (1914-2005). Ире сугышта һәлак булган, ике оныгы Ишеевкада эшмәкәрләр.

Кызы Мәрьям (1916-2003). Ишеевкада ике улы, Ульянда бер кызы, Яна Ульянда бер кызы, Себердә асрауга алган кызы бар.

Улы Әнвәр (1921-1944). Бөек Ватан сугышында һәлак булган, Украинада бер улы бар.

Улы Абдулхак (1924-1982). Ишеевкада мулла булып тора, Ишеевкада ике улы, өч кызы бар.

Хөсәен мулланың оныгы Мәгъсүм ХӘЛИУЛЛИН,

 Кызыл Чишмә мәчете имамы,

Чуаш республикасы, Батыр районы

Комментарии