«Үлеп» терелгәннәр

«Үлеп» терелгәннәр

1418 көн дәвам иткән дәһшәтле сугыш елларында 29 млн 592 мең 749 кешенең гомере өзелгән. Димәк, бер тәүлектә уртача 20 мең 896 кешенең җаны кыелган. Сугыш тегермәне бер генә йортны да, бер генә гаиләне дә урап узмаган. Җиңү зур югалтулар хисабына яуланды. 1940нчы елгы хуҗалык китапларында Яңа Комазан авылында 221 хуҗалык, Көек-Ерыксада 276 йорт исәпләнгән. Ул вакытта һәр йортта уртача 5 бала булган. Сугышка киткән алты йөздән артык авылдашларыбыздан 241 кеше хәбәрсез югалган, 153 кеше сугыш кырларында, госпитальләрдә һ.б. урыннарда һәлак булган; 19 кешенең гомере әсирлектә өзелгән, 12 кеше штраф батальоннарына эләгеп һәлак булган, хезмәт армиясендә 4 кеше вафат булган. Сугышка алынганнарның 195е генә исән кайту бәхетенә ирешкән. Аларның да күпчелеге сугыш инвалидлары булып кайта. Кайтуга вафат булучылар да шактый. Хезмәт армиясеннән кайтучылар – 19, әсирлектән кайтучылар 18 кеше исәпләнә. Алга таба сүз «үлеп» терелгәннәр турында барачак.

Әхтәмов Хәтим Әхтәм улы (1907 – 1986). «Хәтер» китабының (Казан. 1996 ел) 32нче битендә аның турында болай язылган: «Әхтәмов Хәтим. 1907, Көек-Ерыкса ав. Мамадыш РКХ моб., к-арм., 1087 уп, 322 уд. 20.11.1943 һәлак булган, Житомир өлк. Коростышев р-ны Студеница ав. җирләнгән». Аның сугыш кырында батырларча үлүе турындагы хәбәр хатыны Фәтиха Шәйдулла кызына да килеп төшә… Әмма көннәрдән беркөнне төн уртасында аркасына солдат капчыгы аскан Хәтим абый кайтып керә. Каты сугышларның берсендә сугыш кырында контузия алып, яраланган икән. Икенче көнне санитарлар эзләп таба аны. Госпитальдән соң өенә кайтарып җибәрәләр. Ул – III дәрәҗә Дан ордены кавалеры. Сугыштан «колакка каты» булып калган Хәтим абый озак еллар «Марс» колхозында төрле эшләрдә эшләде. Авыл зиратында җирләнде. Балалары: Фатих (1932), Мәликә (1949).

Галиев Вәрис Миңлегали улы ( 1916 – 1982). Көек-Ерыкса авылында туган. 1937нче елда армия сафларына алына, 1941нче елда сугышка китә. Сержант. 1942нче елда хәбәрсез югала.

Вәрис абый сугыштан исән кайтып, Алабуга районы Дөм-Дөм авылында яши. Әтисе – Ягъфәров Гали, әнисе – Мәрфуга Садретдин кызы (1887), туганнары – Миннәхмәт (1921), Галиәхмәт (1924).

Идрисов Миннегали (1910 – 1946). «Хәтер» китабының 108нче битендә болай дип язылган: «Идрисов Мингали, 1910, Мамадыш РХКда моб., к-арм., 315 укчы полк, 19 уд, 24.3.1943 һәлак булган. Харьков өлкәс. Җирләнгән). Аның сугышта батырларча һәлак булуы турындагы кара хәбәр хатыны Рәйха апага да килеп ирешә. Барысын да шаккаттырып, ике айдан Миннегали абый үзе кайтып керә. Ул сугышта авыр яраланып, госпитальдә ятуы турында сөйли. Миннегали абый 1946нчы елда вафат була, Көек-Ерыкса авылы зиратында җирләнә.

Балалары: Рафаил (1932), Әхмәтгали (1935), Әзһәретдин (1938), Ризатдин (1944).

Минһаҗев Гаязетдин (1914 – 1983). Көек-Ерыкса авылыннан. 1941нче елның августында Мамадыш РХКда сугышка алына, Кызыл Армиянең 1011нче укчы полкы составында булып, Волхов фронтында сугыша. «1941нче елның 7нче сентябрендә әсирлеккә эләгә һәм әсирлектә вафат була» диелгән сугышта һәлак булучылар исемлегендә. Бу турыда өенә дә хәбәр ителгән булган. Ул да «үлеп» терелүчеләрнең берсе.

Гаязетдин абый 1946нчы елда өенә ябыккан, хәлсезләнгән килеш кайтып төшә. Бераз рәтләнгәч, колхозга эшкә чыга. Ул аз сүзле кеше иде. Сугыш турында сөйләргә яратмады. Күп еллардан соң мин аның турында түбәндәгеләрне белдем: ул авыр яраланган хәлдә әсирлеккә төшә.

Немецларның архивындагы мәгълүматлар буенча госпитальдә ята. 330, 303, 18 В, Г шталагларында булганнан соң, аны Германиядән Норвегиягә озаталар. Аннан ниндидер юллар белән безнең якка чыга, кырыс тикшеренүләр үтеп, өенә исән кайтып җитә. Гаязетдин абый 1983нче елда вафат булды.

Хатыны – Мәрьям Гата кызы (1919), Балалары: Мәсгуть, Нурия, Фәүзия, Хәүзәрия, Разилә, Рәүф, Раиф, Марат, Азат.

Мөхәррәмов Мирзахан (1902 – 1967). «Хәтер» китабының 167нче битен укыйм: «Мөхәрләмов Майзахар, 1902, Яңа Комазан ав., Мамадыш РХК моб., к-арм., 172 уд. 336 уп. 21.12.1942 һәлак булган, Воронеж өлк., Первомайск (Цапково) ав. җирләнгән». (Казан. 1996 ел). Биредә сугышчының исеме дөрес язылмаганы күренеп тора.

Мирзахан абый 1944нче елда яралана, Казан госпиталендә ятып чыга. 1944нче елда хәрби хезмәттән азат ителә. Сугыштан кайткач, «Марс» колхозында балта остасы булып эшләде. 1967нче елда вафат булды.

Хатыны – Зәйнәп (1903), балалары: Рәшит (1928), Рәүф (1933), Мәсгуть (1937), Нурия (1945), Нурфания (1949).

Нургалиев Арыслангали (1926). Интернеттагы хәбәрсез югалганнар исемлегеннән түбәндәге юлларны укыйм: «Нургалиев Арыслангали. Көек-Ерыкса авылы. 1944 елда Мамадыш РХКда моб., к-арм., 1944 елның көзендә хәбәрсез югалган».

Юк! Хәбәрсез югалмаган Арыслангали абый. Сугыштан соң ул туган авылына исән-сау кайта. Бүгенге көндә дә Нижгар өлкәсе Саров шәһәрендәге (яшерен зона) Южная урамында яши. 92 яшьлек Арыслангали абый туганнары белән телефон аша аралашып тора.

Әтисе – Әхмәтгалиев Нургали (1904-1942), әнисе – Гыйздениса (1907), туганнары: Мөхәммәтгали (1933), Нурзидә (1940). Хатыны – Полина, балалары: Константин, Людмила.

Сәйфуллин Шәмсетдин Сәйфулла улы (1898 – 1969). Сугышка кадәр ул «ВИЛком» колхозында ветфельдшер булып эшли. 1942нче елда Мамадыш РХКда сугышка алына, Смоленск ягында каты сугышларда катнаша. Озакламый аннан хатлар килү туктала. Бер көнне өйләренә «похоронка» хаты килеп төшә. Елаш, кайгыру башлана.

«Хәтер» китабын актарам. 196нчы биттәге юлларны укыйм: «Сәйфуллин Шәмсетдин, 1898, Мамадыш РХКда моб., к-арм., 5.9. 1942 һәлак булган, Смоленск өлк., Гагарин р-ны Бровкино ав. Җирләнгән».

Ләкин 1943нче елның көзендә, барысын да гаҗәпләндереп, култыкса таягына таянган Шәмсетдин абзый өенә кайтып төшә. Аны авыр яраланган һәм аңсыз хәлдә санитарлар икенче көнне сугыш кырыннан табып ала. Госпитальләрдә операцияләр кичерә.

Омскидагы госпитальдә аягына басарлык хәлгә килгәч, туган авылына кайта.

Шәмсетдин абый 1969нчы елда вафат булды, туган авылы зиратында җирләнде.

Хатыны – Фатыйма Мөхәррәм кызы (1904), балалары: Раиф (1924–1943), Зәйтүнә (1925), Наилә (1928), Расих (1931), Саимә (1934), Насих (1938), Ания (1944).

Сәхабиев Хәйретдин (1895 – 1971). Аның исеме «Хәтер» китабына болай дип кертелгән: «Сәхабиев Хәйретдин, 1895, Яңа Комазан ав., Алабуга РХКда моб., к-арм., 1943 елның февралендә хәбәрсез югалган». (Казан. 1996. 204 б.)

Хәбәрсез югалмый Хәйретдин абый, 1945нче елның май уртасында туган йортына исән-сау кайтып керә. Колхозда күпмедер эшләгәч, гаиләсе белән Свердловск өлкәсе Югары Түрә шәһәренә күчеп китә һәм 1971нче елда шунда вафат була.

Хатыны – Хәдичә (1892), балалары: Гаишә (1926), Әзһар (1929), Бикә (1931), Газизә (1934), Оркыя (1937).

Рәхимов Сабир (1924 – 1975). «Хәтер» китабын актарам. 16нчы томның 188нче битендәге түбәндәге юлларга күзем төште: «Рәхимҗанов Сабир Хөснетдин улы. 1924 елгы, Көек-Ерыкса ав., Мамадыш РХКда моб., к-арм., 15.9.1943 һәлак булган.

Ленинград өлк., Киров р-ны, Синявино биекл. җирләнгән».

Ә ул сугыштан, өйдәгеләрне генә түгел, бөтен авылдашларыбызны гаҗәпләндереп, исән кайта. Әнисе Бибифатиха апа 1943нче елда ук улының батырларча һәлак булуы турында хәбәр алган була. Бу вакытта Бибифатиха апаның нинди хисләр кичерүен аңлавы кыен түгел. Ананың өлкән улы Хәтим дә 1942нче елны ук сугышта хәбәрсез югала.

«Үлеп» терелгән Сабир абый 1975нче елның 20нче мартына кадәр безнең арада яшәде.

45нче удар армиянең 134нче укчы полк сугышчысы Сабир Рәхимов Ленинград фронтында катнаша. Аларның полкына Синявино калкулыгыннан дошманнарны бәреп чыгару бурычы куела. Күп корбаннар исәбенә калкулык яулана. Каты көрәштә контузия алган, уң як җилкәсе аша үтәли пуля чыккан Сабир абыйны өч көннән соң гына табалар. Башта кыр госпитале, аннан соң Ленинград госпитале… 7 айдан артык дәвалана ул анда.

Авылга кайткач, 1нче төркем инвалид булса да, колхоз рәисе ярдәмчесе, кибетче, шактый еллар умартачы булып эшли. Еллары нинди иде бит! Хатыны Нурания апа белән 5 бала үстерәләр.

Рәим ГОБӘЙ,

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы

Комментарии