- 26.10.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №43 (24 октябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
2018нче елның 30нчы августында мәркәзебездә Республика көне билгеләп үтелде. Татарстанның һәрбер районында төрле мәйданнарда артистлар концерт куйды. Карарга килгән халык аларга кушылып җырлады, күңел ачты. Хәер, Казанда көн дә бәйрәм. Рекламаларны гына карагыз: бер театрда концерт, икенчесендә спектакль, өченчесендә күңелле тамаша уза. Халык күңелле яши. Аларга караганнан соң яшиселәр килеп китә. Ә авылларда…
Авылларда берни юк: ни бәйрәм, ни кадер-хөрмәт. Эштә булганы эштән кайта да өй эшенә чума, эше булмаганы капкасын ачып та карамыйча, өендә ята. Ә телевизорда 2007-2013нче елгы, елына 10 тапкыр күрсәтелгән, бер кызыгы калмаган концерт, бик сирәк кенә спектакль, яки «Мунча ташы» чыгышы бара. Хәзер авылларга концертлар сирәк килә, ә спектакльләр бөтенләй дә килми. Элек Минзәлә, Әлмәт театрлары килә иде, шыгрым тулы заллар белән халык аларны каршы ала, кичәдән соң биюләр оештырып, ял итеп кайта иде.
Без гаиләдә 5 кыз үстек, әткәй бик моңлы җырлады. Бу моң ике апабызга да күчте. Һәр атна ял көнендә өстәл тирәли утырып, радиодан (элек һәркемнең тәлинкә радиосы бар иде) йә спектакль, йә концерт тыңлый идек. И, ул элеккеге җырлар! Әсхәт Хисмәтов әйткәндәй, җыр яңгырауга, йөрәгеңне йолкып ала иде. Ул җырларның сүзләрен дә, көен дә бөтен кеше белде. Хәзерге җырларларның сүзе дә, көе дә бик истә калмый. Ә ни өчен шулай соң ул? Чөнки ул җырларны композиторлар язмый. Һәрбер җырчы үзенең тавышына көйләп, җыр яза да башкара. Шуңа күрә сәхнә чуарланды, татар җыры, татар моңы югалды. Филүс Каһиров, Сиринә Зәйнетдинова, Раяз Фасиховны һәм башка халык җырларын башкаручыларны гына тыңлыйм.
Үзем шәһәрдә яшәргә яратмыйм, шулай да бәйрәм көннәрендә, шәһәрдә яшәсәң икән ул, дип кызыгып куям. Авылда дүрт көн ял көннәрендә дә беркая барып булмый, күңелдә сагыш, тормыш ваклыклары. Шәһәрдә яшәргә иде, балаңны җитәкләп, йә кино, йә концерт карап чыксаң, бер дә булмаса, урамда гына йөрсәң дә күңелең сафланыр, тормыш авырлыклары таралыр иде, дип уйлый идем.
Мәдәният хезмәткәрләре, сез шәһәр халкы өчен генә тырышмагыз, авыл халкы турында да онытмагыз. Авыллар бетә дип уйласагыз да, анда халык яши әле!
Зәкия ХАТБУЛЛИНА,
Әгерҗе районы
Комментарии