- 26.10.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №43 (24 октябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Яшьлектән аермалы буларак, олыгаюның яхшы ягы да бар икән. Үткәндә үз күзең белән күргән хәлләрне бүгенгеләре белән чагыштыра аласың.
Бүгенгеләрдән чираттагы күзгә бәрелеп торганы – Казан һава аланының (аэропорт) исемен алмаштыру икән. Җөмһүриятебезнең «Татарстан Яңа Гасыр» телеканалы да хуплагач, җитәкчеләребез дә моңа ике куллап алынды.
Искесен сызып атып, авылларыбызга, шәһәрләребезгә, елга-күлләребезгә яңа атамалар тагу шаукымы тарихыбызда яңалык түгел. Күн авылының «Конь»га әйләнүе үзе ни тора. Ижау шәһәренең исеме Устинов булды да куйды. Шулай ук «застойные» дип бәяләнгән елларда «Чаллы»ны юк иттеләр. Анысы Леонид Ильич хөрмәтенә «Брежнев» шәһәре дип аталды. Атадык, дип әйтергә тел әйләнми, чөнки атаучылары шушы ук бүгенге исем үзгәртеп уйнаучыларның «аталары», ягъни күзгә бик чалынмаска өйрәнгән административ ресурс иде.
Казан һава аланына әйләнеп кайтсак, телеэкранда, соцчелтәрдә бу хәл «обсуҗдается», ягъни халык үзе хәл итә сыман. Кайсы атама – алда, кайсылары арттарак икәнен элек аксөякләр яраткан «таракан чабышлары» рәвешендә «Татарстан Яңа Гасыр» каналы күрсәтә. Шатландырабыз, дип уйлаулары, ахрысы.
Аксөякләрнең хәзергеләре Бердәм дәүләт имтиханының бары тик рус телендә генә биреләчәген хуплап, Мәскәү коллегалары тәкъдим иткән 309нчы канун проектын тәҗрибә рәвешендә Татар илендә беренчеләрдән булып үткәргәннәр иде инде. Тәҗрибә тупланды, Татарстан мәктәпләрендә дә хупланды, проекттан законга әйләнеп, Русиягә таралды. Нәтиҗәсе күз алдыбызда. Туган телдә белем алу хокукын гарантияләгән Төп Закон сагында торырга тиешлеләр мәктәптән мәктәпкә йөреп, телебезне бетерү юлына бастылар, дип канлы яшьләребезне түгәбез. Ялгышларын аңладылар, бер үк тырмага басмаслар, Казан һава аланы атамасын саклап калу мөһимлеген аксөякләребез дә, бетмәс-төкәнмәс ресурслар да, Дәүсовет кәнәфиләрен җылытучылар да аңлыйлар, дип әйтәсе иде дә, 2017нче елның 27нче ноябрендә, ләббәйкәләнеп, телебезгә каршы дәррәү кул күтәрүләре күктән җиргә төшерде. Димәк, аларның берсенә дә, шул хисаптан чиркәүләр ишәйтүчеләргә дә ышанып утыру һич кенә дә акыллы гамәл булмас иде
Нишләргә, әллә берни дә эшләмәскәме? Һава аланыбызның Казан атамасын саклау ул әле Казаныбызның барлыгын бар дөньяга тарату да. Казан атамасына һөҗүм итүчеләрне яңа татар бистәсендәге кабер ташларын җимерүчеләргә тиңләргә тиешбез. Аерма шунда гына, вандаллар җинаятьләрен төн караңгылыгында кылган булсалар, Казан һава аланы исеменә көпә-көндез ташландылар.
Исем ул бер мәртәбә генә бирелә. Үрнәк бар. Русия Федерациясе Президенты. Ул этенең кушаматын да алмаштырмады.
Соңгысы. Без, аксакаллардан, сезгә – сүз, ә сездән – гамәл.
Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе
Рәүф ИБРАҺИМОВ
Комментарии