ЯШЬЛЕГЕМӘ КИРЕ КАЙТМАС ИДЕМ

ЯШЬЛЕГЕМӘ КИРЕ КАЙТМАС ИДЕМ

Кемнәр генә балачакларын сагынып искә алмыйлар да, кемнәр генә яшьлекләренә кире кайтырга хыялланмый. Ә мин – юк. Аллам сакласын! Балачагымны исемә төшерсәм, тетрәнеп китәм. Ирексездән күз яшьләрем ага башлый. Бервакыт, исеме инде хәтердән чыккан, бер психотерапевтка бардым. Бу әйтә: «Күзләрегезне йомыгыз, үткән гомерегезнең иң бәхетле көннәрен искә төшерегез», – ди. Ә мин, күпме генә тырышсам да, бер мизгел дә бәхетле минутларым булмаганын аңладым.

Үз-үземне белә башлаганда әнисез калган булганмын. Әниебез, япь-яшь килеш биш баласын калдырып, 1931 елда вафат булган. Иң зурыбызга – 8 яшь, иң кечкенәбезгә 6 ай гына булган. артыннан 6 айлык сеңлем дә мәңгелеккә китеп барган. Миннән зуррак апамның үлгәнен хәтерлим азрак. Апам ул көнне ишек алдында тора торган ат арбасында ята иде. Мин күрше кызы белән аларның ишек алларында уйнап утырам. Күрше кызының бездән 1-2 яшькә олырак апасы кайтып керде дә: «Зәйтүнә, синең Фәһимә апаң үлде», – ди. «Ничек үлде?» – дим. Ә мин үлүнең нәрсә икәнен дә аңламыйм әле. «Тышка чыкты, чыкты да, үлде», – ди күрше кызы. эштә. Колхоз эшеннән калу – колхозга аяк чалу дип бәяләнгән вакытлар. Балаңның авырып яки үлеп ятуы өстәгеләрне кызыксындырмаган. Кайтсам, хәрәкәтсез яткан апамны чебен сырып алган. Эштән кайтып кергән әтинең үксеп-үксеп елаганын хәтерлим.

Миңа әле 5 яшь тә тулмаган булган. Авылыбыз Мәлбагышта янгын чыгып, ярты авыл янып беткән, шул исәптән безнең өй дә. Авылда ачлык, ялангачлык. Әти ничек кирәк алай өй җиткергән. Чит кеше өендә яшәгәнебезне әле дә хәтерлим. Ул вакытларда кышлар бик салкын кебек тоела иде. Өйнең әле тәрәзәләре бер генә кат. Ятырга сәке, утырып ашарга өстәл дигән әйбер дә юк. Бу вакытта әти безгә яңа әни алып кайткан иде. Төнлә җылынырга тырышып, бер-беребезгә сыенышып ятабыз. Өстебезгә бер иске палас ябабыз. Әти, урыны җәннәттә булсын, мине ике абыем уртасына яткыра иде. Йокыга китеп кенә бара идек, бик каты итеп ишек шакый башладылар, тәрәзәгә бәрәләр, нидер кычкыралар. Әни торып сукыр лампаны кабызды, әти торып ишек ачарга чыгып китте. Болай да суык өйгә өере белән салкын ияртеп, 3-4 кеше килеп керде. Без салкыннан куырылып идәндә утырабыз. Берни аңламыйбыз. Керүчеләр өйнең астын өскә әйләндереп нидер эзләргә тотындылар. Базга төшеп киттеләр, өй түбәләрен актарып төштеләр. Безне кузгатып, урын-җирне актардылар. Берни дә таба алмагач, әтигә киенергә куштылар. Шулай итеп әтине алып чыгып киттеләр. Икенче көнне иртән, әни булган кеше әйтә: «Әнә, тәрәзәнең бозын эретегез дә, әтиегезне карап калыгыз, хәзер аны алып китәләр», – ди. Ике абый тәрәзәдәге калын бозга өрә-өрә ике күз кадәр тишек ясады. Озак та үтмәде, абыйларның берсе: «Әнә, киләләр», – диде. Миңа да карарга бирделәр. Төнлә кергән кешеләрнең икесе милиционер, икесе үзебезнең авыл кешеләре булган. Бер милиционер чанага кырын яткан, әти чана артыннан бара, кулларын артка куйган. Икенче милиционер, мылтык терәп әти артыннан бара. Абый мине: «Кит, апаем», – дип этеп җибәрде дә, үзе карый башлады. Үзебезнең турга җиткәч, әти озак кына борылып карап барган. Абыйларның өсләренә дә, аякларына да кияргә юк иде шул. Юкса, капка төбенә чыгып карап калырлар иде. Әтине кулга алганнан соң, атна да тормыйча, үги әни 40 көнлек баласын алып, безне ташлап китте. Олы абыйны (Атнагулов Мөгамбәр, 1923 елгы) мәктәп директоры үзенә алган. Абый тәртипле, бик төгәл, тырыш укучы булган. Ләкин аларда озак яши алмаган, мәктәп директорының үзен дә кулга алганнар. Абый бикле өйгә кире кайтып, өйнең бер почмагына салам тутырып, шунда яши башлаган. Мичкә ягарга утын юк. Кечкенә абыйны (Мөтәвәкил, 1925 елгы) авылның бик мәрхәмәтле кешесе Әхмәдуллин (исемен белмим) үзенә алган. Олы абыйның туган өйдә үзе генә яшәгәнен белеп алгач, ул да аның янына кайтып, бергәләшеп кыш чыгалар. Авыл советы ай саен ярты пот борчак оны бирә башлаган. Күрше-күләннәр ул оннан абыйларга ризык пешереп бирә торган булганнар. Ә мине әти белән бертуган абыйга (без аңа бабай дия идек) урнаштырганнар.

Бабай мине колач җәеп каршы алмады. Үзенең дә миннән кечерәк ятим калган оныгы алар тәрбиясендә иде. Әнидән калган киндердән күлмәк тегеп бирделәр. Өстә дә, аякта да, башта да берни юк. Бабай, урыны җәннәттә булсын, бик коры иде. Бер артык хәрәкәт ясасаң да: «Күлмәгең тузса, мин сиңа нәрсә кидерәм?» – дип, акырып җибәрә иде. Гаепләп булмый инде, хәерчелек хөкем сөргән еллар булган бит. Аның каравы, әби бик тә яхшы кеше иде, мине үз оныгы кебек якын итте. Беркөнне бабай әйтә: «Бар, күршегезгә читтән кунаклар килгән, башыңа яулык сорап ал», – дип, чыгарып җибәрде. Мин киттем. Кыюсыз гына барып кердем. Бик салкын көзге көн иде. Мин туңып кергәч, кызганып кайнар чәй эчерделәр. Эчем җылынып китте. Кая инде яулык бирегез дип әйтим, ятим кеше болай да юаш була бит. Бераз утыргач, кайтып киттем. Бабайларга керергә куркып, көн буе урамда йөрдем. Көн салкын булгач, урамда да кеше юк. Яулыксыз кайтып кергәнемне күргәч, бабай үземне шелтәләде. Икенче көнне тагын чыгарып җибәрде. Күршеләргә керергә оялдым. Тышта салкын җил, вак яңгыр сибәли. Көне буе пычрак ерып, елый-елый тагын урамда йөрдем. Үзебездән бер өй аркылы бер апа, (исемен хәтерләмим) мине тәрәзәдән күргәндер инде, кырык ямаулы, кырык тишекле чикмән алып чыгып кидерде. Юньлесе каян килсен инде аның?! Алар да ишле балалы гаилә, чиратлашып кигәннәрдер инде. Шулай да бераз ярап куйды, рәхмәт яугырлары. Урыннары җәннәттә булсын аларның, и Раббым! Тәрәзәләрдә утлар кабынгалый башлагач кына өйгә керәсе иттем. Бабай йоклаган булгандыр, тавышы ишетелмәде. Әби тәгәрәткән ике бәрәңге тоттырды да, йокларга ым какты. Пышылдап та сөйләшү юк. Иртән тагын сорый бабай: «Сорадыңмы яулык?» – ди. Мин, юк дидем. Алдаша белмәгәнмен шул. Бабай: «Бар, яулыксыз өйгә кайтып керәсе булма», – дип чыгарып җибәрде. Бу юлы инде, үзебезнең урамнан түгел, өске урамнан мендем. Анда мәктәп, почта, авыл советы һ.б. Бу көн бераз мәрхәмәтле иде. Каршыма матур гына бер кыз килә. Кара чәчле, коңгырт күзле. Шуларның төсе дә, хатлар, газеталар төреп тоткан яулыгы да исемдә. Минем янга җиткәч, туктады да, кәгазьләрен кайсысын култык астына, кайсысын кесәсенә тыгып, әлеге яулыкны минем башыма бәйләде. Ул кыз 17-18 яшьләрдә булгандыр. Аллаһы Тәгалә аның күңеленә мәрхәмәт иңдергәндер. Әле дә намаз артыннан безгә яхшылык эшләгән, шәфкатьлелек күрсәткән кешеләргә теләк теләгәндә, иң беренче булып шул кыз күз алдыма килә. Урыны җәннәттә булыр, Аллаһ теләсә.

Ничек өйгә атылып кайтып кергәнемне күз алдына китерәсездер.

Ә беркөнне энем белән төрткәләшеп, шаярышып уйнап ята идек, бабайның кайтып кергәнен сизми калганбыз. Бабай кычкырып торып җибәрмәсенме. Күлмәк өчен инде. Мин куркудан чыктым да йөгердем. Тышта инде кар. Кая барасың яланаяк? Баскыч тактасына басып елап тора идем, капка ачылып китте. Чана өстендә ике кеше. Ныклабрак карасам, берсе әбинең (әнинең әнисе) сукыр улы Гаптелхәй абый. Мин абыйның муенына сарылдым. Абый мине үзләренә алып китәргә килгән булган.

Мин әбиләргә килгәч ике абыем килеп керде. Кыш башы, алар яланаяк. Әби аларны аякларын уа. Үзе өрә, үзе елый: «И, балакайларым, аякларыгыз каткан бит, ничекләр чыдадыгыз?» – ди. Әби өенә килеп керү бәхетеннән кечкенә абыйның йөзләре яктырып китте. «Без гел туңмадык. Бераз йөгердек тә, абый тезләнеп торды, мин аның чабуына басып аякларны җылыттым, бераз йөгергәч, мин тезләнеп тордым, абый минем чабуга басып торды», – ди абый, бәхетле елмаеп.

Әтине ни өчен төрмәгә утыртканнарын без соңыннан гына белдек. Безгә сөйләмәде. Күршегә генә ярым пышылдап сөйли иде. Әти атлар фермасының бригадиры була. Атларга ашатырга печән дә, салам да булмаган. Ул аларга үзенең абзар түбәсендәге саламга кадәр алып барып ашаткан. Тик барыбер бер атна эчендә берничә ат үлгән. Анда да әтине кулга алалар, тик гаебе расланмау сәбәпле, өч айдан чыгаралар. Аннан сыер фермасында эшләгәндә сыер үлә. Авылның була бит юньсезләре: «Агу биреп үтергән, ул колхозга каршы», – дип кемгәдер барып әйтәләр. Әтине башта атарга булалар. Аннан 10 елга калдыралар.

Әтине Донбасс кешеләре янына утырталар. Алар укымышлы зур дәрәҗәдәге кешеләр була. Араларында завод директоры, профессор, партия җитәкчеләре дә бар. «Бездән шикләнсеннәр дә инде, бу авыл мужигының ни гаебе бар инде», – дип гаҗәпләнә алар.

Әтине ярган утын өстенә кыш көне бер кат күлмәктән чыгарып яткыралар да, гаебеңне танысаң, бер кулыңны күтәрерсең, дип кереп китәләр. Әтигә Донбасс кешеләре: «Кәгазьләренә кул куйма, югыйсә, моннан чыга алмаячаксың», – диләр. Билгеле, әти кулын күтәрми. Иптәшләре аның өшегән кул аякларын кар белән уганнар, тәненә массаж ясаганнар.

Ә бер көнне аны тикшерүче кабинетына алып керәләр. Өстәлдә тозлы селедка балыгы туралган тәлинкә була. Тикшерүче: «Син сыйлан, мин хәзер керәм», – дип чыгып китә. Әти туйганчы ашый тозлы балыкны. Эчәсе килеп янәшәдәге графинга үрелүе була, ишектән тикшерүче кереп җитә. «Башта кул куй, аннан эчәрсең», – ди. Әтине сәгатьләр буе тилмертәләр. Аңын җуйгач, иптәшләре янына илтеп ташлаганнар. Аңына килгәч, бераз су юнәтеп эчергәннәр. Дуслары әтинең гаебе юклыгын әйтеп, Калининга хат юллаганнар. Ул хат барып җиткәндерме, юкмы, политикадан ерак торган кешеләрне төрмәдән чыгара башлаганнар: өч ел ярым утырган әтиебез исән-сау кайтты. Ләкин туган авылына кайтмады. Безне алып урыс авылына төпләнде, көтүче булып ялланды. Кечкенә генә өй дә бирделәр. Әти теге үги әнине тагын алып кайтты. Кечкенә энебез дә бар бит.

Өебез авыл читендә генә иде. Кышкы кичтә туңып бер кеше килеп керде. Ул безне, без аны танымадык. Рус авылы булгач, безне руслар дип уйлагандыр инде. Русчалатып бик нык туңуын әйтте, кундырып чыгаруыбызны сорады. Мәлбагыш кешесе икәнен белгәч, таныды аны әни. Әти өстеннән яла ягучы кеше була ул. Әни аны сүгә башлады. Әти әнине шып туктатты да: «Киемнәрен җылыга куй, ашарына зур савытка салып бир», – диде. Мич янына урын җәйдертте. Менә нинди мәрхәмәтле иде әтиебез.

Сугыш башланды. Олы абый, үзе бик сорап йөреп, сугышка китте. Мин аннан: «Абый, сугышта бик куркыныч дип әйтәләр бит, нигә китәсең килә?» – дип сорадым. Абый: «Мин дә куркып ятыйм, башка да куркып ятсын, безнең илебезне дошманнардан кем саклар?», – дип җавап бирде. Ленинград шәһәрен азат итү вакытында унтугыз яше дә тулмаган абыем һәлак була.

Кече абыем Мөтәвәкил җиде елдан артык хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтты. Алты класс укып киткән кеше завод директоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Хәзер Түбән Кама районында яши, лаеклы ялда.

Әтиебез төрмәдән кайткач озак яши алмады. Сәламәтлеге бик нык какшап кайткан иде шул.

Мин яңадан әбиләргә кайттым. Укып чыктым. 38 ел мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыктым. Хәзер миңа 82 яшь. Гел үк тик ятмыйм. Район-шәһәр ветераннар советына йөрим.

Зәйтүнә АТНАГУЛОВА.

шәһәре.

ЯШЬЛЕГЕМӘ КИРЕ КАЙТМАС ИДЕМ , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии