Яшьлек корбаны

Нәгимә апа да 80нче еллар корбаны икән. Ул сүзен минем яшемне сорагач башлап җибәрде. «Әй, иркәм, сез ул вакытта балалар гына булгансыз», – дип, үз тормышын сөйләп китте. Чынлап та без әле 5-6 сыйныф балалары гына идек. Әмма әти-әниләрнең кич уйнарга да чыгармаган вакытлары күп булды.

– Чыкмагыз, анда групировкалар йөри. Яшь кыз балаларны мәсхәрәләп калдырырга да күп сорамыйлар, – дип куркыталар иде.

Нәгимә апа, яшь фельдшер буларак, шәһәр хастәханәсенә эшкә кайта. Туган авылына ерак түгел – һәр атна кайтып йөрергә була. Шәһәрдә дә торырга урыны бар. Әнисенең әнисе – әбисеннән калган фатир алар карамагында иде. Эш урыныннан да ерак түгел. Эш булгач, төрле вакыты була. Яшь кызны төнге сменага да куялар. Эштән дә соңлап кайткан вакыты була. Дежур торырга да туры килгәли. Менә шул эштә тоткарланып кайткан вакытында эләгә дә инде ул шул егетләр кармагына.

– Яз – егетләрне армия сафларына ала торган вакыт. Үзләренчә батырлык эшләп калдырып китүчеләр дә күп булды, – ди Нәгимә апа. – Мин дә эләктем, санап өлгергәне бишәү иделәр бугай, хәтерләмим. Әмма бер егет корбаны гына булуымны аңладым. Колакта сүзләре әле дә чыңлый. «Әйдә инде, китәсең бит, курыкма. Эләксәң, әтиең коткара сине. Белмәсләр дә әле үзеңне», – дип, аны өстерделәр. Аңыма килгәндә мин хастаханәдә идем. Эштән кайтучы ике олы абый табып алып китергәннәр икән. Икенче көнне яныма берсенең хатыны Саимә апа килде. Хәлемне белде. Менә ул инде барысын да җайлап кына әти белән әнигә җиткерүче. Шул көннән мин ашкынып кайта торган туган авылыма юлны сирәгәйттем. Теге егетләрне кулга алдылар. Чынлап та, егетләрнең сүзләре дөрес булды. Мине көчләгән егетне тиз генә армия сафларына озаттылар. Әтисе урында эшли торган булып чыкты. Өч айлап вакыт узгач, мин үземдә сәер хәлләр сизә башладым. Начар эшнең ахыры үз эзен миндә гомерлеккә калдырды. Мин авырлы идем.

Әниемнең туган апасы төшеп калганнардан түгел иде. Теге гаиләгә «управа» тапты. Безне язылыштырдылар. Ул – армиядә, мин монда. Гомер тиз үтә икән, баланың да туар вакыты җитте. Кирәк бит, теләсәң дә алай булмас, сеңелем, ике игезәк таптым мин. Уллы да, кызлы да булдым. Туганнар, әти белән әни булышты. Балалар бер яшь тә дүрт айлык вакытта әти булучы кеше армия сафларыннан әйләнеп кайтты. Тиз генә килмәде әле ул балалары янына. Урамга балалар белән саф һава суларга чыгам. Балалар чабып уйныйлар. Күзем читтә басып торучы, кәттә генә киенгән бер егеткә төште. Мин бит аны танымыйм. Әмма күңелне ниндидер уй яндырып узды. Шикләнә башладым. Урамга үзем генә чыкмаска тырыштым. Күршедә авыру егет яши иде. Миңа ул абый кеше тиешле. Аны чакырып, эшнең нидә икәнен аңлаттым. Мөдәррис абый авыру булса да бик галим кеше. Читләтеп кенә ул егетнең кем булуын, монда нишләп йөрүенең эзенә төште. «Сеңлем, аның синең белән сөйләшәсе килә. Сөйләш», – диде. Мин тиз генә ризалаша алмадым. Ике-өч айлап вакыт узды. Балалар белән беренче тапкыр авылга әниләр янына кунакка кайттым. Кешедән оят иде миңа. Нишлисең бит, сорап алган язмышым түгел, күрәчәгем өлгергән булган.

Кич белән безнең турыга машина килеп туктады. Тәрәзәнең челтәрен ачып караган идем, әти-әнисе белән теге егет басып торалар. Керергә кыюлыклары җитмиме, үзләренең кылган эшләреннән гарьләнепме, һаман таптанып торалар. Әти чыкмаган булса, күпме басып торган булырлар иде, белмим. Әти күршеләр күрмәсен, белмәсен, дип, тиз генә аларны өйгә чакырды. Керделәр. Тынлык…

Тынлыкны әни бозды. «Сез кем, ни йомыш белән безнең ишекне кактыгыз?» – диде. Кемнәр икәнлеге ачыклангач, әти көрсенеп: «Авыр вакытлар артта калды инде. Килмәсәгез дә була иде. Кызымның яралары төзәлеп бетә дигәндә, сез тагын тоз коеп йөрисез монда. Начарлык белән төзелгән гаилә озак яшәми ул. Ничек бар, шулай калсын. Юлында үзенә тиң кешене очратыр әле. Аерылышу кәгазе кирәк булса, кул куяр», – дип, кискен генә җавап бирде.

Егетнең исеме Роберт иде. Мин никтер бер тапкыр да балаларның туу таныклыгын ачып карамадым, кулым бармады. Миндә бит әле язылышу кәгазе дә бар. Аны да ачып укыганым булмады. Язулар белән әнинең апасы йөрде.

«Нишләтсәгез дә мин риза, тик балаларым яныннан мин башка беркая да китмим, – диде Роберт. – Мин ялгыштым, ялгышымны да мин төзәтергә тиеш. Без бер гаилә инде. Шул гаиләне бергә, кулга-кул тотынышып, таркатмыйча, картлыкка кадәр алып барырга иде». Ул миңа борылып карады, минем җавабымны көтә иде бугай. Мин дәшмәдем. Киткәндә бары тик бер сүз генә әйтә алдым: «Уйлармын».

Роберт һәркөн диярлек балалар янына килеп йөрде. Мин аңа закон буенча каршы чыга алмыйм. Риза булдым. Балалар янында кунып та кала башлады. Эшкә чыктым. Балалар бакчага йөриләр. Алырга өлгермим. Роберт ала, ашата, йоклата. Менә шулай дуслашып, якынаеп киттек. Бергә гомер итүебезгә дә байтак вакыт үткән икән.

Роберт яхшы әти, кайгыртучан ир булып чыкты. Әмма минем йөрәкнең бер яшертен читендә ниндидер курку хисләре яшәде. Теге көн онытылмады. Бик тиз сискәнүчән, куркак җанга әверелгән идем. Бүген дә менә ул халәттән котыла алмыйм. Даруларда гына яшим.

Игезәкләрдән соң тагын ике бала таптым әле мин, сеңлем. Үстеләр, үз гаиләләрен кордылар. Берсенә дә бу серемне ачмадым. Роберт, аягыма тезләнеп, балаларга сөйләмәвемне сорады, үтенде. Антыма тугры калырмын дип уйлыйм. Яшисе яшәлгән, без инде хәзер олы яшьтә. Әби белән бабай инде бүгенге көндә.

Хәзер үкенмим, башта уңайсыз иде. Яшьлек корбаны булучылар бер мин генә түгел. Минем кебекләр бу дөньяда бик күп. Һәркемнең тормышы төрлечә җайлангандыр. Әти-әниләреннән куркып, балаларын балалар йортында калдыручылар да булды инде. Котылучылар да булмый калмагандыр. Ә менә мин авыр булса да түздем. Әти белән әниемә бүген дә дога кылам. Рәхмәт аларга, мине читкә ташламадылар. Гомеремнең ахыры да матур узды. Робертка да рәхмәтле, акылына килеп, балаларын ятим итмәде.

Зөлфия АХУНҖАНОВА

Комментарии