- 26.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №29 (23 июль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Бу безнең Аллаһ каргаган Русиядә әле патшалык, әле капитализм, әле социализм, тагын капитализм хакимлек итәргә тотына. Кайсы якка барырга да белмәссең. Әгәр дә гаилә бер җирдән икенче җиргә күченеп йөри икән, бу гаиләнең тормышы беркайчан да алга таба китә алмаячак. Әйе, безнең илдә дә нәкъ шулай. Әле алай, әле болай итеп әвеш-түеш килеп ятабыз, таптанабыз… Әнә гөрләп торган СССР илен корбанга чалдылар да, үзгәртеп корабыз, тизләнеш чорына күчәбез дип, кыргый базар, кыргый капитализм системасы ясадылар да куйдылар… Ә нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты соң? Авыл хуҗалыгы таркалды, җимерелде. Авылдагы иң эшчән, талантлы ир-егетләр эшсезлектән, кирәксезлектән эчүгә сабышты, хәзер инде аларның бүген күбесе юк, ялган аракыдан агуланып эчеп үлеп беттеләр. Авылларда тол хатыннар, ятим балалар, карт-карчыклар гына утырып калды.
Их, ул ил башындагыларның анасын…
Юк, мин авыл малае булгач та авыл турында гына яза икән дип уйламагыз. Минем шәһәрдә дә торганым бар. Әнә үзебезнең башкалабыз Казандагы хәлләрне дә бик яхшы беләм, монда хәлләр тагын да аянычрак.
Бездәге кыргый капитализм системасы илне талап, таркатып, халыкны билгесез бер язмыш кочагында калдырды, янәсе, ничек кирәк, үзегез шулай яшәгез, тик бездән генә сорамагыз! Ә менә безнең югарыда утыручы түрә-агайларның башлары эшләде, форсаттан файдаланып, гади хезмәт халкы хисабына яңа татар, яңа урыс булдылар да куйдылар. Ягъни бай катлау, безнеңчә итеп әйткәндә, бай хәерчеләр. «Чукынып китсен байлыгы, – дип әйткән ди бер әби, – киявең кияү кебек булмагач». Безнең бу уйнаштан туган кыргый капитализм да эш байлык белән генә бетми икән әле ул.
Әнә хәзер илдә эшсезлек хакимлек итеп, дөньясы акчага корылгач, китте ул бездә җинаятьчелек, эчүчелек, наркоманлык, азгынлык кебек вәхшилек. Монда хәзер бер яшьлек сабыйдан алып, үлем түшәгендә яткан ялгыз карчыкларга кадәр көчләп, талап, үтереп чыгып киттеләр инде. 5-6 яшьлек кыз балаларны көчләү, үтерү үзе бер дәрәҗә санала бугай. Ә инде ялгыз яшәгән пенсионер карчыкларны, шул мескен пенсия акчасы өчен, балта белән тураклап үтерәләр. Кайбер хәшәрәтләр башта шул 80 яшьлек карчыкларны көчли, аннан соң акчасын талыйлар, соңыннан җәзалап үтереп чыгып китәләр. Әйе, моннан зур вәхшилек булырга мөмкин түгел. Юкса, мескен бу ялгыз карт-карчыклар гомер буе газап чигеп, ачлы-туклы эшләп, лаеклы ялга чыккач, картлык көннәрендә тыныч кына ятып, үз вакытлары белән үләргә тиеш түгелме соң?
Карт-карчыкларның андый фаҗигале үлеме берничә генә түгел. Аларның саны меңәрләгән белән исәпләнә. Әнә бездәге бер хәшәрәт бәндәнең генә дә 34 карт-карчыкны вәхшиләрчә үтереп, талап йөргәне мәгълүм. Шундый вәхшилекләр белән хәтта хатын-кызлар да шөгыльләнә икән. Әйе, җиңел кәсеп бит, үтердең, акча кесәдә… Югарыда утыручы түрә-агайларыбыз үзләренең майлы тиреләрен саклар өчен көтүе белән тән сакчылары тоталар. Әйе, түрәләребезне черки дә тешли алмый, их анасын… Анасын димәктән, шулай ук бездә бер хатын төрмәдә утыручы малаеның хәлен белергә дип төрмәгә барган. Төрмәдә андыйларга очрашу өчен аерым бер бүлмә бирәләр икән. Малае шунда әнисен тотып көчли дә, аннан соң әнисе алып килгән күчтәнәчләр белән утырып чәй эчәләр. Бездә бит үз кызларын көчләгән әтиләр дә җитәрлек.
Әйе, яшәп тә карыйбыз инде, яңалыкларны, фаҗигале үлем-китемнәрне әйтеп, күрсәтеп бетерергә дә өлгерә алмый башладылар. Әле ярый авылларда исән калган халык азмы-күпме тынычрак яши дип әйтер идем. Монда тормыш мәшәкатьләре белән алданып, илдәге борчулы, фаҗигале хәлләрдән онытылыбрак торасың. Югыйсә, мәхшәрдән акылыңа зәгыйфьлек килүе бар.
Тик шунысы аяныч: хезмәт кешесенең кадере бетте, аларга бер адәм актыклары итеп кенә карыйлар. Янә алар хәерчеләр. Әйе шул, бездә бүген кайбер авыл хуҗалыгында тир түгүчеләргә, көне буе эшләп тә, көнгә 100-150 сум акча түлиләр. Чагыштыру өчен хәзер син чәчтарашка кереп чәч алдырган өчен, берничә йөз сум акчаңны түләргә тиеш! Димәк, чәчтарашта бер кеше көнгә меңәрләгән сум акча эшли дигән сүз. Теш табибына барсаң, бер теш алдыру 500-1000 сумга төшә! Түрә-агайлар кәгазеңә бер кул куйса, монда инде безнең сумнар белән генә котыла алмыйсың. Эх, бар иде бит ул хезмәткә дан җырланган чаклар, акчаның кадерле чаклары. Югарыда утыручы ала каргалар, илгә хуҗа булып, дөньяның артына тибеп яшәгәндә, нигә әле без куркып күләгәдә яшеренеп ятарга тиеш? Юк, җәмәгать, бу безнең дөнья, монда үзебез хуҗа булырга тиеш!
Әйе, безнең бүгенге бу кыргый капитализмдагы булган кимчелекләрне бер селтәнүдә генә язып, аңлатып бетерә торган түгел. Аның өчен дистәләгән калын-калын китаплар язып чыгарга кирәк. Мин дөреслекне яратам, илдәге халыкның бәхетле булуын телим. Амин, шулай булсын.
Шәмсетдин ГАЙФИЕВ.
Балтач районы, Шубан авылы.
Комментарии