Көтелмәгән очрашу яки урман каравылчысы белән булган низаг

Көтелмәгән очрашу яки урман каравылчысы белән булган низаг

Узган еллар, узган юллар, кинокадрлар кебек, күз алдыннан үтә. Миңа да гомер юлымда ниләр генә күрергә туры килмәде. Сугыштан соңгы еллардагы хәлләрне үз күзләрем белән күреп белгәнгә, алар кабат-кабат хәтеремдә яңара, йөрәкне әрнетә.

Газиз әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган безнең буын малайларына, шул исәптән миңа да, нужа камытын бик иртә, бик яшьли кияргә туры килде. «Уфалла»га җигелеп (авыл халкы биргән исем), йөк ташулар, бигрәк тә кышкылыкка дип утын, печән хәзерләүләр хәлне ала, җелекләрне суыра торган иде. Шул тимер тәгәрмәчле арба белән (Арчадан сатып алынган, бик яхшы агачтан ясалган арба иде) абайламыйчарак барып, комлырак яки пычраграк җиргә йөгең-ниең белән туры килсәң, беттең диген инде. Кул арбасына дип түгел, ә кыр эшләрен башкара торган махсус тар, калын тимердән ясалган бу авыр тәгәрмәчләр комлыкка яки пычракка килеп кергәч, яртылаш батып туктый да, сине тыңламый. Мондый очракларда төягән йөгеңне кире бушатмый торып, урыннан кузгалырмын димә инде. Аннары арбаңны корырак җиргә тартып чыгарып, барысын да сукрана-сукрана кабаттан төйисең. Ул арба мине дә җиргә ятып тәгәри-тәгәри еларга мәҗбүр иткәләде. «Эх, әти, бәгърем, 13 яшьлек улыңны шушындый хәлләргә калдыру өчен сугышка китеп башыңны салдыңмыни соң?» – дип уфтанган, өзгәләнгән чакларым күп булды. Аеруча урман юлын күп таптарга туры килде, чөнки начар чыгарылган мич өебезне кышкы каты салкыннарда тиешенчә җылытсын өчен утынны күп ягарга кирәк иде. Утынның да җылысы гына җитмәгәндер инде, иртә беләнгә кай көннәрдә кисмәктәге су бозланып ката иде. Өебезнең тәрәзәләре дә, сагынып көтеп ала торган яз кояшы карамыйча торып, бармак калынлыгы булып каткан боздан арына алмый. Өстә берничә кат кием булса да, туңуга чыдый алмыйча, бөгәрләнеп мич авызына кереп ятканнарым да истә. Ул сугыш арты елларында авыл халкы өчен иң кадерле, иң кирәкле әйбер утын иде.

Кышын авылыбыздан 3 чакрым ераклыктагы нарат урманына каравылчы булып 40-45 яшьләр тирәсендәге, татарча ансат сөйләшүче Егор исемле чуаш егете килгәч, безгә – Тукай һәм Норма очында яшәүчеләргә көн бетте, ягъни урманга юл ябылды. Бик әйбәт, миһербанлы, кеше хәленә керә торган элеккеге урман каравылчысын сагынып сөйләргә генә калды (авыру сәбәпле, эшеннән киткән). Бу Алла каргаган сөйкемсез Егор авылдашларның юлларына аркылы чыгып, урманга баручыларны буш чаналары белән берничә тапкыр кире кайтып китәргә мәҗбүр иткән. Мин дә юньсезлеге чыраена чыккан бу адәм белән Шәледән район үзәгенә бара торган юлда, утыннан кайтышлый урман кырыенда очраштым. Түрле чанага җигелгән ат белән иде ул. Яртылаш хәрби киемнән, күкрәгендә урман каравылчысы икәнен әллә каян күрсәтеп торучы жетоны да бар. Авызына бер сажинлы папирос капкан. Гомеремдә бер дә күрмәгән шушы бәндә белән күзгә-күз очрашкач, күңелем урыныннан кубып, тынычсызлана, дулкынлана башлады. Үз-үзен тотышы, бигрәк тә күз карашы җанны өшетә торган иде аның. Җигүле атын юлга аркылы китереп куйды бу. Папиросыннан төтен алкалары чыгарып бетергәч, күз бәбәкләрен акайтып карап торды да: «Әй, малай актыгы! Дәүләт урманына үзбелдегең белән кереп йөрергә, утын урларга ни хакың бар? Моның өчен беләсеңме үзеңне нинди җәза көткәнен?» – диде, зәһәрләнеп. «Егор абый, урманга бармыйча, кая барыйм инде мин. Ягарга гына түгел, хәтта ашарга пешерергә дә утыныбыз калмады бит. Урманда бернинди дә тәртип бозмадым, чи агачлар янына якын да килмәдем, чанама бары тик корыган агач кына төядем. Әнә утынлы чанам алдыгызда тора бит, – дидем. – Сезгә кадәр эшләгән каравылчы коры-сарыны җыйган өчен бер сүз дә әйтми торган иде. Киресенчә, урманны чистартасың, ул башка агачларга үсәргә комачаулый, ди генә иде. Аннары, ник сез мине малай актыгы дисез? Җәй көне печән чаба, утын ташый, хайван карый, яхшы укый торган кеше малай актыгы буламыни ул?» – дип, җен ачуым белән әйттем мин моңа. «Ник озак кайтмый икән инде», – дип, өйдәгеләр дә борчыла торгандыр, инде туңа да башладым, алыгыз атыгызны юлдан», – дим моңа. «Кара, кара, шундый тел бистәсемени әле син? Бер дә юкка бәйләнәм, имеш. Җитмәсә, юлдан атыңны ал, дип боерып маташа. Менә шулай иткәннәр, ди. Юлымда очраган синең ише һәрбер урман карагын бернинди җәзасыз гына кайтарып җибәрә башласам, нинди урман каравылчысы булам мин? Менә нәрсә, «малакасус» малай, Хәзергә мин «добрый». Шуннан файдаланып, утыныңны юл кырыена бушат та, тиз генә тай моннан. Башка бу җирләрдә күземә күренәсе булма. Югыйсә, чанаң белән саубуллашырга туры килер, ә балтаң белән кәкәшәңне миңа китереп бир», – ди бу, чанасында утырган килеш кенә. «Нишләп мин бернинди гаебем булмаган килеш хуҗалыгымдагы бердәнбер балтабызны сезгә китереп бирергә тиеш? Урманга барганда әни: «Балтаңны югалта күрмә, әтиең төсе ул», – дип калды». Кипкән агач ботакларын бәреп төшерергә ярдәм итә торган нык һәм уңайлы шомырт кәкәшәмне бабай Никкүчтем авылы янындагы кара урманнан табып алып кайткан иде. Мәрхүм бабам истәлеге булып калган бу кәкәшә шулай ук миңа кадерле истәлек иде. «Мин сезгә бернәрсәмне дә бирмим», – дидем, кыю һәм нык булырга тырышып. «Аһ, эттән туган, фу-у, сасы көзән! Бер дә кирәкмәгән сүз сөйләп, башымны катыруың гына җитмәгән, әле миңа каршылык та күрсәтмәкче буласыңмы? Хәзер күрмәгәнеңне күрсәтәм мин сиңа!» – дип, чанасыннан атылып төште бу һәм кесәсендәге пычагын алып, утынымны бәйләгән бауларны берничә урыннан кисеп тә атты. Үзе әллә нинди ямьсез тавышлар чыгара-чыгара, төягән утынымны бушата да башлады. Күтәреп кенә аударырга көче җитеп бетмәде, ахрысы. Баштарак бу күренешкә, өнемме соң, төшемме, дип, сәерсенеп карап тордым. Бик тиздән мин моның чынлап та дөрес булуына инандым. «Нишлисең син, җирбит! Киноларда күрсәтә торган сатлыкҗан кебек кыланасың, ерткыч!» – дип, бар көчемә тегенең өстенә ташландым һәм җаен туры китереп, уң кулының бармакларына тешләремне батырдым. «Сволочь, син дәүләт урманын күз карасыдай саклаучы урман каравылчысына һөҗүм итмәкче буласыңмы әле?» – дип, мине егып салып, типкәләргә кереште. Малайларда гына була ала торган җитезлек белән бу ерткычның дөмбәсләвеннән котыла алгач, тиз генә юл уртасында, нишлиләр болар, дигән сыман безне күзәтеп торган малкай янына чабып бардым һәм, түрле чанада яткан каеш камчыны алып, атның сыртына китереп тә суктым. Бичара малкай моны көтмәгән иде, авыртудан кешнәп җибәрде һәм, ярсып, олы юлдан чаптырып китеп, күздән дә югалды. Мин дә ә дигәнче урман эченә тайдым. Егорның (абзый дияргә тел әйләнми): «Качып кына котыла алмассың. Барыбер эзләп табам мин сине!» – дип янаганы ишетелеп калды. Бераз тынычлангач, чанам һәм балтам белән ниләр булып бетте икән инде, дип кайгыра башладым. Сагаеп кына урман кырыена чыгып, тирә-якка күз салдым. Бәхетемә, бәлки, Аллаһы Тәгалә саклагандыр, чанам үз урынында иде. Балтам да, кәкәшәм дә исән-сау. Ярый әле аларның кайсын-кая тотып атмаган, кар астыннан таба да алмас идем. Үзенә шундый каршылык күрсәтер дип көтмәгән, атының ярсып китеп чабуы куркыткан булса кирәк тегене. Аннары дилбегәне тотып баручысы булмаган ярсыган ат белән юлда ниләр генә булып бетмәскә мөмкин?

Юл кырыена бушаткан утынны караңгы төшеп, күктә ай калыккач, күрше малайлары Шамил һәм Камил белән барып, өебезгә алып кайттым. Менә шулай итеп, миңа япь-яшь баштан безнең кебекләрне санга сукмый торган әнә шундый урман каравылчысы кебек абзыйлар белән «ринг»ка чыгарга туры килде. Миңа теләсә нинди сүзләр әйтеп, кешелегемнән көлгән Егорга ул көнне бик рәнҗедем. Бик тиз төште минем рәнҗү аңа. Гел салмыш килеп йөргәне, урманга килүчеләрдән вак-төяк коры-сарыга да аракы яки көмешкә, ит-май, йомырка сораганы өчен эшеннән алдылар аны. Урман каравылчысы булып нибары ике генә ай эшли алды ул. Калган әшәкелекләре өчен хөкем ителүдән көчкә котылып калган диделәр. Аллаһы Тәгаләнең дә җәзасы тигән аңа: җигеп йөри торган аты тибеп, аягын сындырган. Ә менә аның урынына куелган яңа каравылчы бик ипле, сабыр, сугыш арты чорының бар авырлыгын йөрәге белән аңлый торган кеше булып чыкты. Кызганыч, исеме истә калмаган. Безнең ише «уфалла» белән утын ташучыларга ник бер бәйләнеп, әшәке сүзләр әйтеп карасын.

Дәһшәтле сугыш елларында, аннан соң да авылда яшәүчеләрнең берсенә дә тормыш җайлы гына булмады. Әтиләре фронтта югалган, терәкләре булмаган минем кебек малайларга бигрәк тә. Тормышның зур көрәштән торганына мин шул чакта ук төшендем. Мохтаҗлык, бер телем ипи ашыйсы килүнең ни икәнен үз башымнан кичергән ул вакытлар искә төшә дә, күзләр яшьләнә, кайчак өйдәгеләргә күрсәтми генә елап та алгалыйм. Гомер дигәнең атылган йолдыз кебек узды да китте. Кайчандыр бергә «уфалла» арбасы тартып, зурлар белән бергә колхоз эшенә йөргән малайлар – без дә сигезенче дистәне тутырып киләбез хәзер. Сүзем шул, республика җитәкчеләре безнең кебек, әтиләрен бер дә күрмәгән сугыш чоры балаларына бераз игътибарлырак булсыннар иде.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии