Кендек әбисенең күргәннәре

 

«Безнең гәҗит»не яратып укыйм, көтеп алам. Гәҗитегез озын гомерле булса иде дип телим. Яңа ел каникулларында озак килми торсагыз да ямансулыйм. Колакларым начар ишеткәч, кеше белән аралашуы авыр, кабат-кабат сорап, кешене аптыратмасам ярар иде, дим. Ә сезне ничә кат укысам да, уңайсызлык тудырмыйм, Аллага шөкер. Гәҗитегезне без аңларлык итеп, бөтен яңалыкларны да биреп, гыйбрәтле итеп чыгарасыз.

Мин үземнең туган авылымда – Буа районы Яңа Чәчкап авылында акушерка – кендек әбисе булып эшләдем. Эшли башлаган елларым 1951нче елларга туры килде. Электр уты юк ул чакта, юллар юк, машиналар да юк. Элек бәбиләр күп туа иде. Хатыннарның күбесе өйдә генә бәбили. Авыл хатыннары эшләп чыныккан бит алар, бәбигә авырый башлагач, башта мунчасын ягып, керләрен уып, өйләрен җыештырып, аш-суларын әзерли. Тулгаклыйм дип, боргаланып торырга вакыты юк аның. Әле аның көтүен каршы аласы, иртән булса, көтүен дә куасы бар. Туачак баласына иске күлмәк итәген яки оек балтырын кисеп юып куйган «комплектын» алып әзерләгәч кенә кендек әбисен чакыралар. Эшемне бик яратып эшләдем. Патронаж яхшы куелгач, бу атнада кемнең бәбилисен көтеп торасың. Аллага шөкер, 14 ел эшләп (1951-1965), бер патология дә булмады. Авылдашларыңның хөрмәтен тою, рәхмәтен ишетү бик рәхәт бит ул. Әле дә онытмыйлар, рәхмәт яугырлары. Күптән түгел генә Хөррия ханым, кендек әбиемә, дип, үз куллары белән бизәп ясаган май канаты – дөгәч бүләк итте. Шул бүләккә карагач, картлыгымны, авыруларымны онытам. Ул мине балачагыма – йомырка салырга дип сәке астына кергән казның ничек итеп балтырдан чеметүенә, ул йомыркаларны әни белән ут яктысында караган чакларга, аннары яшел-сары бәпкәләрне яшел чирәмдә саклаган вакытларга алып кайта. Олы кешенең гомере югалту-сагынулардан тора. Ә мондый күңелле, шатлыклы мизгелләре сирәк була.

Алтынчы баласын көтүче туганым ташу вакытында, юлсыз чакта авырый башлады. Аңа сәламәтлеге буенча, табиб күзәтүендә, роддомда бәбиләргә кушканнар иде. Роддомга илтү өчен колхоз атлары барырлык түгел. Абый белән киңәштек тә, янгын сүндерү атын сорап торырга булдык. Алар икәү, фураж ашагач, хәллеләр. Бер ат белән колхоз рәисе Буага киткән. Бер генә ат калды, бирмим дип торганда рәис кайтып җитте. «Бу ат арыды, яңадан Буага бара алмый. Ә дежур атны бирергә ярамый», – ди колхоз рәисе, коммунист Яруллин Кадим. «Сүз бит ана белән бала сәламәтлеге турында бара. Туй кунакларын каршылыйсы булса, ярамый дип тормыйсыз бит, икесен дә бирәсез. Ә больницага булса, ярамыймыни? Берәр хәл булса, үзегез җавап бирерсез», – дип, әрләшеп, ни булса да булыр инде, бүтән барыр җиребез юк, дип кайтып киттек. Ул үзенең дөрес эшләмәгәнен аңлап, артыбыздан трактор җибәргән. Аллага шөкер бар да яхшы гына узды.

Иртәгәсен мине райкомга чакырдылар. Барсам, ни булды, ни өчен, дип сорау юк, аңлатырга теләгәнемне аңлау юк, райком секретаре, ник колхоз рәисе белән сугыштың, пальто кесәләрен ертып, төймәләрен коеп бетергәнсең, ди. Баксаң, председатель жалоба язган икән. Бар, сине райздравта көтәләр, дип чыгарып җибәрде. Анда мине чынлап та көтеп торганнар, кулыма «освобожден от должности за хулиганское поведение» дигән приказ тоттырып, ике милиционер мине алып чыгып, кара төстәге зур төрмә машинасына утырттылар. Шулай итеп мине төрмәгә ябып куйдылар. Дүрт балам дүрт тәрәзәгә ябышып, әни эштән кайтыр дип көтеп торалардыр, мин монда бер гаепсезгә төрмәдә утырам, дип елыйм. Кичке якта сораштыра торгач, «для окружающих безопасен» дип, чыгардылар. Караңгыда 16 километр җәяү бата-чума кайтып җиттем. Кайда булганымны сөйләп биргәч, ирем Нурулла бик хурланды. Аннары 3 ай эшсез утырдым. Судлашып, эшемә кире кайттым, эшләмәгән айларым өчен акчасын да түләделәр. Мондый гаделсезлек булган җирдә калып булмый дип, ирем Васильево бистәсендә, нарат урманы буенда бик матур йорт сатып алды, сыер-сарыкларыбызны төяп, шунда күчендек. Хәерле гамәлебез булды ул. Нурулланы Васильевоның 10 еллык мәктәбенә директор итеп куйдылар. Коллективы бик зурлап, хөрмәт итеп, пенсиягә шуннан озатты. Ә үзем 36 ел Обсерваториядә өлкән фельдшер булып эшләдем. Хезмәт кенәгәм рәхмәт белән тулды. Пенсиягә чыкканчы яратып эшләдем анда.

Ркыя БИКМУЛЛИНА,

Васильево бистәсе

 

 

Комментарии