Аламачы

Сугыштан соңгы ач-ялангач еллар. Кеше яшәми торган бик иске генә йортның ишек алды. Шундагы бер келәт «Утиль-сырье» оешмасының конторасы булып хезмәт итә. Без китап-дәфтәр, ручка, каләм, малайлар очсызга гына пәке, кармак ише әйберләрне шуннан алабыз. Акчага түгел, үзебез китереп тапшырган әйберләр хисабына. Кызлар чүпрәк-чапрак, иске кәгазь җыеп тапшыра, малай-шалай сөяк-санак, тимер-томыр, тапса, бакыр-җиз алып килә. Ул әйберләрнең бәясен без белмибез, сорарга куркабыз. Абзый әйберләреңне кабул итмәсә? Аламачы булып сугыштан кайткан бер абый эшли. Ул бер малайның ындыр артына чыгарып ташлаган сарык үләксәсенең сөякләрен кабул итмәгән. Сөяктә бераз ит, сеңер калган булган. Теге малай тыкрыкка чыгып утырып, капчыгындагы сөякләрне алдына бушатып, аларны теше белән чистартып утырды әле. Бик кирәк аңа теге үткен пәке, бүген үк кирәк.

Көзгә таба сәрби кузаклары җыеп тапшыра идек. Ул борчаклар, кипкәч, сәйлән зурлыгында гына кала. Чиерәк булса яки мичтә киптергәндә куырылып китсә, аламачы кабул итми. Шуңа күрә сарай-келәт түбәләрендә иске одеял, бишмәт өстенә генә таратып, тиешле кондициягә китерәсе. Моның өчен берничә кояшлы көн кирәк. Тырышабыз инде кирәк булгач.

Бервакыт җәйге кыр эшләре вакытында ике малай тәгәрәтеп комбайн көпчәге китерә Аламачы акчаны да ару гына түли. Тимер-томыр ишек алды уртасында зур гына өем булып ята. Тапшыручылар күбрәк малай-шалай, каранып-эзләнеп кенә йөриләр. Тимер-томыр күпләп җыелгач, абзый аларны машина белән Бөгелмәгә илтеп тапшыра икән. Теге тәгәрмәч өчен акчасын түләгәч, малайларга шул күчкә илтеп куярга куша. Ул үзе бик кара эшләрне эшләргә яратмый иде. Икенче көнне малайлар тагын шундый тәгәрмәч китерә. Хуҗа анысына кичәгесеннән кимрәк түли. Тегеләр өченче көнне дә шундый ук тәгәрмәч алып килгәч, хуҗа шиккә кала. Үлчәп алгач, конторасыннан чыгып теге күчне карарга китә. Әле исәп-хисап ясалмаган. Ә күчтә теге көнне тапшырылган тәгәрмәчләр юк. Ул арада малайлар инде чыгып сызган. Абзый аларның берсен таный, ләкин тавыш куптарып, әнисенә әйтеп тормый, чөнки үзе дә квитанция язмаган була. Ә малайлар узган көнне тапшырылган бу тәгәрмәчнең башын әйләндереп, тыкрыкка тәгәрәтеп алып чыккан булалар. Бала-чагалар да йокламый иде шул ул елларда. Моны бурлык дип тә атап булмыйдыр инде. Сугыш ятимнәре яшәргә тырышкан... Ә теге абзый үзе дә бик намуслы булмаган түгелме соң? Бер үк тәгәрмәчкә ике көнне ике төрле түләгән, икенче көнне кимрәк биргән бит.

Шул темага бер мәзәк искә төште. Бәлки, булган хәлдер. Бер әти кеше иртән абзар-кура, ишек алды тирәләрен әйләнеп керә дә: «Сарайда теге ала мачы үлгән, бакча артына алып чыгып күмегез», – ди. Малае моны ишетеп, сикереп тора да: «Әти, әти, кесәсен карамадыңмы, шары юк идеме?» – ди. Ул елларда шарлар да шул аламачыларда гына була иде. Зәңгәр, кызыл, ал – бик матурлар. Әтисе ала мачы дигәч, малайга аламачы булып ишетелгәндер инде. Кемгә нәрсә җитми бит.

Әле 9нчы майда бер иптәшем белән бәйрәм карап кердек. Шарларның нинди генә төслеләре, формадагылары юк! Исең китмәле: лареклар, базарлар, кибетләр тулы хәзер алар белән. Кабартып та, болай да саталар. Матур, күзләр рәхәтләнә. Шуларга карагач, тагын шул иске ишек алды, контора каршында тәмәке пыскытып утырган аламачы абзый күз алдыма килде. Юклык, хәерчелек булса да, нинди күңелле вакытлар, рәхәт чаклар! Үзең эшләп тапкан акчага кирәкле әйбереңне сатып алу нинди куаныч иде. Үзем унынчы классны бетереп чыкканчы, мәктәп формасы кия алмадым. Сигезенче классларда бу затлы киемне бик күпләр киде инде. Көрән күлмәк, ак челтәр яка, ак алъяпкыч (соңрак кара сатин алъяпкычлар чыкты)... Нишлисең, сугыш ятимәсе идем шул мин...

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии