Сөйләгәндә елый иде

Сөйләгәндә елый иде

Һәр елны язга керүгә күңелдә ниндидер бер моңсулык хисе барлыкка килә. Ә инде көннәр җылытып, бакчабызда яшел үлән баш калкыта башлагач, бу хис тагын да көчәя. Сәбәбе – әти-әнине юксыну. Икесе дә тормыш арбасын төптән җигелеп тартты, безне – балаларын аякка бастырды, тыныч тормышның һәр көненә сөенеп, иманлы булып бакыйлыкка күчте.

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, әтием турында язарга булдым.

Әтием Вәлиуллин Касыймулла Шәфигулла улы 1925нче елның 29нчы декабрендә, ТАССРның Беренче Май (хәзерге Октябрьск) районының Яңа Кадый авылында туа. 1942нче елның ноябрендә, унҗиде яше тулмаган килеш, Бөек Ватан сугышына алына.

Әти сугышка кергәнче нинди газаплар күргәннәрен сөйләгәндә үзе дә елый иде. Нишлисең, ул чакта безнекеләр сугышка әзер дә булмагандыр, югыйсә, ике-өч солдатка бер мылтык бирмәсләр иде. Ашау ягы да каты-коты була. Аларны Горький шәһәренең автомобиль заводы янындагы училищеда эре калибрлы пулеметтан атарга өйрәтәләр. «Монда дисциплина бик көчле, хезмәт режимы шулкадәр авыр иде, күпләр шешенде, авырый башлады. Ә бит әле сугышка кермәдек тә. Аптырагач, мондагы хәлләрне бәйнә-бәйнә сурәтләп, Ворошиловка хат яздык. Озак та үтмәде, Мәскәүдән тикшерүчеләр килеп төште. Солдатларның тиреләре сөяккә ябышканын күргәч, табиблар да аптырашка калды. Иң яшь дип саналган 350 кешене Мәскәү ягына таба озаттылар», – дип сөйли әти.

Аннан соң солдатларны Люберцыда бер ай карантинда тоткач, зенитчылар частенә билгелиләр. Әтием Мәскәү янындагы Томилин шәһәреннән берничә километрдагы бер совхоздагы 24нче батареяга эләгә. Аны электрик итеп билгелиләр. «Дивизия бездән бер километр ераклыкта урнашкан иде, мин шуннан аккумуляторлар ташырга тиеш булдым. Бездә кызлар радист һәм элемтәче булып кына түгел, приборларда һәм дальномерларда да эшләде. Сугыш берәүне дә аямады шул», – дип көрсенеп куя әти.

Озакламый әтине Мәскәүдән 100 чакрым ераклыктагы Коломна шәһәрендәге училищега хәрби өйрәнүләр узарга җибәрәләр.

– Менә шуннан соң алгы сызыкка эләктем. Беренче Белоруссия фронтының 176нчы авыр артиллерия бригадасына билгеләделәр. Минскидан 10-15 чакрым ераклыктагы урманда лагерь, ашханә төзеп, бер ай чамасы шунда яшәгәч, Белоруссия чигенә юнәлдек. Анда тагын землянкалар казыдык…

Линия оборонасын өзеп, немецларны куа-куа, Польша чигенә якынлашалар. Аны алгач, Германия җиренә керәләр. 1945нче ел башыннан дошманның үз территориясендә сугышалар. Ни кызганыч, ут-дәһшәт аша узган фронтовик әтием хәтерендә андагы шәһәрләр исеме сакланмаган. Берлин янында аларны немец оборонасы каршылый.

– «Иртәгә генераль наступление була», – диделәр. Нәкъ төн уртасында барыбыз да чыгып бастык. «Катюша ике сигнал биргәч, прожекторлар уты немец окоплары өстенә юнәлдерелде, тегеләр көчле уттан сукырайды. Менә бер вакыт артиллерия, «Катюша»лар, самолетлар – барысы да берьюлы хәрәкәткә килде. Төрле калибрдагы 72 мең орудиедән бер сәгатьләп атты безнекеләр. Баш өстеннән үзебезнең үк ут оча. Аннары самолетлар һөҗүмгә күчте, шулай итеп, немецларның оборонасы өзелде. Май башында Берлинга 10 чакрым чамасы җир калды. Снарядларга акбур белән «Вот она, проклятая Германия» дип язып, дошман өстенә төбәп аттык.

Әле дә хәтерлим: беренче майда Берлин шәһәренә аяк бастык. Бер паркка орудиене кертеп куйдык. Урамнарны «Катюша»лар басты. Икенче көнне «Катюша» бер тапкыр залп бирде, без 3-4 снаряд аттык, шуннан туктадык.

Өченче майның «Җиңү көне», дип, безне урман кырына алып чыгып, сыйладылар. Шуннан безнең өчен сугыш бетте.

Мин – төзәүче, ә бер орудие расчетында 8 кеше идек. Немец белән кара-каршы очрашмадым, – дип искә ала иде әти сугышның соңгы көннәрен.

Ләкин солдат хезмәте дәвам итә. 1946нчы елның маена кадәр Германиядәге оккупациягә алынган территориясенең Советлар Союзына тигән өлешендә булалар (ул зона 4 өлешкә бүленә: Америка, Англия, Франция һәм СССР). Шуннан соң аларны Белоруссия урманындагы землянкаларына кайтаралар һәм шунда частьләрен тараталар.

Шулай итеп, авылдан чыгып китүенә 4 ел да 1 ай дигәндә, әтием туган ягына әйләнеп кайта. Ә авылда аны ачлык-ялангачлык, кыскасы, авыр тормыш каршы ала.

1941нче елның сентябрендә сугышка киткән әтисе Шәфигулла бабайдан бер хат алганнар, ул анда «сугышка керәбез» дип язган. Шуннан соң хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Эзләп карадык, тик әлегә кадәр җирләнгән урыны билгеле түгел, исеме – «Хәтер китабы»на кертелде.

Әти күп балалы гаиләдән: дүрт энесе һәм бер сеңлесе була. Әнисе бик сабыр, акыллы, диндар кеше. Нинди авыр елларда да балаларын күрше авыл мәчетенә йөртеп, ислам нигезләрен өйрәтә ала. Ә бит ул чакта бу бик куркыныч булган. Балалар да әниләре сүзеннән чыкмаган.

1949нчы елда әти әнигә өйләнә. Икесе дә колхозда эшли. Әти балта остасы иде, авылдагы йортларның күбесенә аның хезмәт тире тамган. Оста мичче дә иде ул.

Мин үземне бик бәхетле дип саныйм, чөнки тулы гаиләдә үстем, ачлык күрмәдем. Ә бит авылда толлар, ятимнәр шактый иде. Әти-әнигә рәхмәтле булып, аларга картлыкларында кадер-хөрмәт күрсәтеп, соңгы юлга озаттык.

Әтинең сугыш елы медальләре тагылган костюмы әле дә минем гаиләдә саклана. «Югалтмагыз, саклагыз, догагыздан калдырмагыз» – бу әтиемнең соңгы васыяте. Инде үзебез дә олыгаеп барабыз, оныкларга карт бабайлары турында сөйлим һәм аның васыятен исләренә төшереп торам.

–Тыныч тормышның кадерен белегез, балалар. Сугыш телевизордан күрсәткән кебек кенә түгел, аны тасвирлап бетерү мөмкин түгел. Оныклар бик бәхетле – авыз тутырып ипи ашый, торыр урыннары уңайлы, – дип еш кабатлый иде. Аның бу сүзләре йөрәккә уелып калды.

Фатыйма ВӘЛИУЛЛИНА–ГАБИДУЛЛИНА

Комментарии