- 26.04.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №16 (22 апрель)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Ак күгәрчен дә гөрли,
Күк күгәрчен дә гөрли.
Атасыз бала да үлми,
Дөнья рәхәтен күрми.
Бу әнием Нурлыганның җыры. Юк! Әнием җырчы түгел. 87 яшькә кадәр яшәп, аның бер мәртәбә дә авыз күтәреп җырлаганы булмады. Мин аның бәрәңге әрчегәндә моңаеп, шыңшып утырганын гына хәтерлим.
Әнием, 1941нче елда әтиемне фронтка озатып, җиде бала белән тол калган хатын. Әтиебез киткәндә иң зурыбыз Нуриәсма апабызга 16 яшь, иң кече сеңлебез Миңнурыйга 2 яшь була. Миңа 5 яшь иде.
Әтиебез Сибгатуллин Нургали сугыш башланганда Зәй районы финанс бүлегендә өлкән инспектор булып эшли. Район үзәге безгә 20 чакрым булгач, шунда фатирда тора, өйгә ял көннәрендә генә кайтып йөри. Ул тарантаска ат җигеп, район авылларындагы салым агентларының эшләрен тикшереп йөргән. Ерак авылларга барса, шунда кунып та калган. Сугыш башында аны бронь белән калдырып торган булганнар, ә 1941нче елның сентябрендә аңа да чакыру килгән. Хәбәр кичтән килгән, иртәгә фронтка китәргә кирәк. Әтинең авылларга чыгып киткән чагы булган. Ул вакытларда авылларда телефон элемтәсе начар эшли, кечкенә авылларда телефон бөтенләй дә юк. Әти хәбәрне кичтән ала алмаган. Иртәгесен колхоздан ат сорап алып, без әни белән, әтине озатырга, район үзәгенә киттек. Әни, 14 яшьлек Галимҗан абыем, Маһинур апам һәм мин.
Без районга барып җиткәндә әти әле киткән җиреннән кайтып җитмәгән иде. Күпмедер вакыт үткәч, атын ак күбеккә батырып кайтып җиткән дә, аны үзе яшәгән фатирның ишек алдына кертеп җибәреп, хәрби комиссариатка йөгергән. Ул килеп җиткәндә фронтка җибәреләсе кешеләр инде стройга тезелеп, раз-двага басып торган. Әти дә шунда барып баскан. Шунда стройда торганда бер-ике минут мине күтәреп торганын хәтерлим. Шулай итеп, әти өйгә кайтып, гаиләсе белән дә саубуллаша алмыйча, фронтка китеп барды.
Әтинең Смоленск тирәсеннән өч хаты килгән. Соңгы хатында «кара каргалар» (немец самолетларын бүтәнчә язарга ярамаган) бик күп оча дип язган булган. Шуннан соң озак тормаган, «хәбәрсез югалды» дигән язу гына килде.
Әтиебез хәбәрсез югалмаган, Смоленск янында әсирлеккә төшкән булган. Аны авылдашлар 1941нче ел ахырында Латвиянең Митяу концлагеренда бик начар хәлдә күргәннәр. Ул шунда үлгән…
Хәбәрсез югалганнарның балаларына дәүләт пособие бирмәде. 1944нче елның җәенә кергәндә, өйдә бер кабым ризык калмаган чакта, түләнеп бетмәгән салым өчен соңгы кәҗәбезне алып чыгып киттеләр. Без бөтенләй үләнгә күчтек. Менә шуны күз алдыгызга китереп карагыз әле, китерә алсагыз, билгеле. Үзебезнең шул вакыттагы тормышыбызны хәзерге балалар тормышы белән чагыштырып, бер шигыремдә болай дип язган идем:
Авыл урамында яшел чирәм,
Тәгәрәшеп уйный балалар.
Сабыйларның шат йөзләрен күреп,
Куаныша ата-аналар.
Без дә булдык бала, ләкин безнең
Башкачарак үтте балачак.
Тик барыбер изге мизгел булып,
Хәтерләрдә мәңге калачак.
Кырда уза иде безнең көннәр,
Азык эзләп ачкан карынга.
Шүрекәйләр, кәҗә сакаллары,
Какы, кузгалак, кычыткан –
Җыеп кайта идек барсын да.
Сугыштан исән кайткан кешеләр әйбәт кенә тормыш кордылар, яхшы гына пенсия алдылар. Балаларын кадерләп, иркәләп кенә үстерделәр. Әтиле балалар бездән бер башка өстен булып, күкрәк киереп йөрде.
Хәзер сугыш ветераннарының иң яше дә 90 яшьтән өлкән. Аларга фатир да, машина да, башка төрле ярдәм дә кирәк түгел, пенсияләре җитәрлек. Алган пенсияләре исәбенә иркәләп үстергән балалары карамагында яшәргә, ә ярдәмне интегеп үскән ятим балаларга бирергә кирәк түгел иде микән?! Ветераннарга бирелгән ярдәм аларның иркәләп кенә үстергән балаларын сугыштырып-талаштырып бетерде. Менә бу акча өчен дә тагын пыр тузарлар әле.
Күңел ачарга чыгып китеп, фаҗигагә очраганнарның гаиләләренә миллион сум бирәләр, ә гаиләсен калдырып Ватанны сакларга киткән һәм шунда һәлак булганнарның гаиләләренә бер тиен дә юк. Русияне акыл белән аңлап булмый дип әйтмичә, нәрсә дисең инде?!
Сугыштан исән кайтучылар гына сугышкан, алар гына дошманны җиңгән, алар гына Аллаһының кашка тәкәләре булганнар инде. Безнең әтиләр фронтка үләр өчен генә барганнар, күрәсең.
9 Май көнне «День Победы!» дип кычкыралар. Ул минем колакка «День обиды» дип ишетелә. Чөнки ул көнне җиңүчеләргә бүләкләр бирелә, ә гомер буе бер мәртәбә әти дип әйтергә тилмереп, интегеп үскәннәргә – шымытыр. Бәйрәм көн дип, урамда георгий тасмалары тараталар. Мин аны алмыйм, чөнки ул миңа «синең әтиеңнең гомере менә шушы тасма бәясе генә тора» дип мыскыл итәләр кебек тоела.
«Кешеләр! Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган – шулай буламы ул?!» – дип, бөтен дөньяга кычкырасым килә. Ләкин өстәгеләр ишетмәсләр шул, чөнки җитәкчелеккә әти белән үскәннәр генә үрмәли алгандыр, ә алар үзләре турында гына уйларга күнеккән.
Адәм баласы ничек тә яшәргә тырыша инде ул. Мин дә тырышып эшләп, читтән торып булса да югары белем алдым, 44 ел мәгариф өлкәсендә хезмәт куйдым. РСФСРның мәгариф отличнигы исеме алуга ирештем. Хәзерге вакытта тормышларыбыз җитеш, Аллага шөкер. Ләкин илдәге гаделсезлекне күреп, йөрәк әрни шул.
Ал бәйлим беләгемә,
Гөл бәйлим беләгемә.
Сез мине гафу итегез, –
Кан сауган йөрәгемә.
Йөрәгемне кулым белән тотып, җиде мәртәбә менә бу доганы укыйм: «Әгүзү билләһи вә кудрәтиһан мин шәрри мә әҗидү вә үхәәзирү». Шулай тынычланам.
Укытучы, хезмәт ветераны Җиһангир СИБГАТУЛЛИН,
Зәй районы, Чыбыклы авылы
Комментарии