«Ташламыйм, дигән идең бит, әни!»

«Ташламыйм, дигән идең бит, әни!»

«Кибеттә бөтен әйбер дә бар хәзер, әти белән әниең генә юк», – дип юкка гына уфтанмый өлкәннәр – гомер буе әти белән әни кирәк кешегә. Җырларда җырланганча, көннәр якты булсын өчен, йокың татлы булсын өчен, җил яңгырдан саклар өчен, усаллардан яклар өчен…

Казан шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек Гүзәлия Муксинова башыннан кичкәннәре турында авырлык белән сөйләде. Күзләреннән бертуктаусыз яшь акса да, кайчандыр булган бәхетле тормышы турында искә алганда, йөзе балкыды аның. Әле үсмерлек чорында гына булса да, язмыш аңа хәсрәтләрнең саллысын әзерләгән шул.

«ӘТИ ҮЛДЕ БИТ!»

Тумышы белән Башкортстанның Яңавыл районы, Салих авылыннан ул. Әти белән әнисе дә шушы авылныкылар. Тик үзләре Яңавыл шәһәрендә яшәгәннәр. Гаиләдә бердәнбер бала булганга күрәме, Гүзәлияне күз карасыдай күргән алар. Аеруча әтисе инде, өзми дә куймый, «кызым, кызым» дип торган. Җәйге каникуллар вакытында әбиләренә авылга кайтарып җибәрер алдыннан да, кызына гел берәр бүләк ясарга ашыккан – велосипед, йә берәр күлмәк, йә уенчык…

– Шулай булса да, авылны бик яратмый идем. Әти гел тәмле әйберләр, уенчыклар алып торгач, Яңавылда гына каласым килеп торды. Әти һәрчак иркәләп, күтәреп кенә йөртте. Кыз бала булгангамы, ул шулай мине патша кызы шикелле күрде. Менә шулай итеп, гадәттәгечә, бер җәйдә мине әбиләргә кайтарып куйдылар. Әти гомере буе полициядә эшләде. Ләкин бервакыт аннан китеп, икенче эшкә урнашты. Әти полициядән китсә дә, бервакыт катлаулы җинаятьчел операция вакытында чакыртып алганнар моны. Яңавылда кулларына пистолет тотып, урамда бандитлар йөргәнгә күрә. Шунда атыш булган, әтигә дә атканнар. Ул шунда ук аңын югалткан, кире ушына килмәгән – үлгән. Әтисез калганда, миңа нибары 7 яшь иде.

Ул һәлак булган көн исемдә минем. Шул көнне бер төш күргән идем. Имеш, әбием керде дә, «Кызым, тор, әтиең үлде», – дип әйтә икән. Мин, имеш, елап чыгып чапканмын икән, дим. Һәм бу төш өнемдә дә кабатланды. Әби мине нәкъ шундый сүзләр белән уятты. Мин көлеп: «Алдашасың, мин шундый ук төш күргән идем, син миңа хәзер шуны сөйләп утырасың», – дим. Әби озак кына янымда утырып, барысын да сөйләп бирде. «Юк, юк!» – дип йөгереп чыгып чаптым әтинең әнисенә. Мин килгәндә, анда ишек төбе тулы аяк киемнәре булганын хәтерлим. Шикләнеп кенә өй эченә уздым. Анда кеше күп җыелган иде. Берни аңламыйча басып торам. Шулчак әни килеп керде. Күз яшьләрен яшерү өчен кара күзлектән иде ул. «Әни, әти үлде бит!» – дип кычкырып елап җибәрдем дә кочакладым үзен. Әни күзлеген салды. Ул көчле кеше иде – бервакытта да күз яшьләрен кешегә күрсәтмәде, әмма бу юлы аның күзләреннән эре яшь тамчылары акканын хәтерлим. Аннары калган вакыйгаларны томан эчендә генә хәтерлим, туганнарым сөйләве буенча гына беләм аларын. Әтине күмгән вакытта, уенчыклар белән зиратта уйнап утырганмын. Элек без шырпылардан курчаклар ясый идек – шырпы аласың да шуларга чирәмнән итәкләр, күлмәкләр ясыйсың. Шундый курчаклар ясап, җыелып торган кешеләр янына барганмын да, «Менә монысы әти, монысы мин», – дип күрсәтеп йөргәнмен. Әтине күмгәндә: «Бар, кызым, туфрак сал», – дип әйткәч, «Әтием, сау бул», – дип, еламыйча гына барып салганмын. Бары тик өйгә кайткач кына еладым мин. Аңлап түгел инде, башкалар елагач, шулай тиеш дип кабул иткәнмен, ятим калганын бала күңеле аңламагандыр. Шулай да, яныма бер әби килде дә, «Ник елыйсың, кызым?» – ди. «Әти үлде бит!» – дидем шунда.

«ӘНИ, СИН – КОРОЛЕВА!»

Акрынлап инде Гүзәлия дә үзенең бер канатсыз кош булуын аңлаган, әтисен сагынып елаган көннәре дә күп булган аның. Элек алар әтисенең эш урыныннан бирелгән тулай торакта яшәгән булганнар. Гаилә башлыгы үлгәч, әни белән кызны бу бүлмәдән куып чыгарганнар

– Минем әни көчле кеше иде. Тулай торактан кусалар да, без анда кала алган булыр идек әле. Тик әни бервакытта да кем алдындадыр түбәнсенергә, мескенләнергә яратмады. Горур, «Кит!» – дип әйткәннәр икән, китә торган кеше иде әни. Шулай итеп, фатир яллап яши башладык. Анда озак тормадык, чыгардылар – башка җирдән фатир таптык. Ике ел эчендә биш фатир алмаштырдык. Анда-монда күченеп йөрү туйдыргач, акчабыз да әллә ни күп булмагач, шәһәр читендәге бер йортны арендалый башладык. Тузып беткән иске өй иде ул. Шулай да, анда күченүебезгә сөенгәнем исемдә. Мин бала гына бит – яңа өйгә күченү бәхет кебек тоела иде. Әни базарда җиләк-җимеш сатучы булып эшләде. Акчабыз бик аз булды, яшәргә дә җитми диярлек. Әнием елына бер кофта алып кия иде. Шундый сөенә иде, мескенем! Ул куангач, миңа да рәхәт, мин дә шатланам. «Әнием, бик матур, сиңа бик килешә!» – дим. Ул шул бер кофтасын ел буе кия – яңасын алырга акча юк. Акча булмаган көннәрдә ипинең күгәрә башлаган ягын кисеп ташлап, калганын майда кыздырып ашасак та, үземне бәхетле балага санадым. Рәхәт иде миңа әнием белән. Без бу иске йортта яшәгән өчен аена 500 сум акча түли идек. Әни шул вакытта икенче бер эшкә – сакчы булып та урнашты. Ул ике эштә эшли, мин мәктәпкә укырга йөрим, кич белән генә өйгә кайтып керәм, әле бит музыка мәктәбендә дә укыдым. Көндез ашар өчен әни сумкама май сыланган ипи тыгып җибәрә иде. Нигәдер яшьтәшләрем янында шуны ашарга бик ояла идем, алардан качып кына ашаганым истә. Без шәһәр читендә яшәгәч, музыка мәктәбенә барганчы, өс киемнәремне дә алыштыра алмый идем, гел бер мәктәп формасыннан йөрдем. Ә яшьтәшләрем – джинсы чалбардан. Бер генә мәртәбә булса да мин дә матур киенеп килсәм иде монда, дип хыялландым.

Барын бергә, югын уртак итеп яшәгән бер мәлдә, Гүзәлиянең әнисен больницага алып киткәннәр. Бавырында таш табып, операция ясаганнар, бар да уңышлы тәмамланган, тик табиблар аны: «Авыр күтәрергә ярамый!» – дип кисәткән.

Бу вакытта Гүзәлияне Уфа шәһәренә сәләтле балалар укый торган интернат-мәктәпкә чакырсалар да, әнисе алдында җаваплылык хисе тоеп, аңа ярдәм итәргә кирәклеген аңлап, ул баш тарткан. Бераздан әнисен Лариса исемле апасы Нефтекама шәһәренә чакыртып алган. Кыз бер туганнарында яшәп калган.

– Өч ай буена әнинең уртанчы апасында яшәдем. Әнине шундый сагына идем. Ул үзе Нефтекамада базарга сатучы булып урнашты. Нефтекама зур шәһәр санала, анда бөтен авыл кешеләре киенергә йөри. Әниемнең эшләре әйбәт кенә бара башлады. Акчага да туя башладык кебек. Әле дә хәтерлим әнинең беренче мәртәбә мине күрергә кайтуын. Үзенә шундый матур яңа пальто һәм аяк киеме алган. Күзләре янып тора үзенең. Гомеремдә дә әнине андый матур кыяфәттә күргәнем юк иде. «Әнием, син королева!» – дип әйткән идем шулвакыт. Сөенүемнән хәтта еладым. Моңа кадәр мондый матур киемнәре юк иде бит, бу минем өчен чиксез зур шатлык булды. Мәктәптә дә, минем әнием – королева, дип мактанып сөйләп йөрдем әле, – дип елмаеп искә ала ул көннәрне Гүзәлия. «Пәлтәләрең кечерәйгәч, миңа бирерсең, минем дә матур буласым килә», – дип әйтеп куйган әле җитмәсә. «Булыр, кызым, сине дә киендерермен, Аллаһ боерса», – дип җавап биргән ана. Шуннан озак та тормый, кызын Нефтекама каласына алып киткән. Кабат тулай торакка урнашып, мөстәкыйль тормыш башлаган алар. Әнисе вәгъдәсен үтәгән – кызын өр-яңадан киендергән. Менә шул вакыт Гүзәлиянең дә бәхете ярларыннан тулып ташыган, тик алда үзен нинди хәсрәтләр көткәнен башына да китереп карамагандыр ул.

«ХУШ, ӘНИЕМ!»

Бервакыт Нефтекама каласындагы Лариса апалары урман диләнкәсе сатып алган. Шунда агач кисеп, шулар белән сәүдә итәргә ниятләгән алар.

– Апа пешекче иде, гел эштә булды, ә җизни белән әни шул урманда эшләде. Әни җен кебек иде минем, агачлар ташырга булышып, һәр нәрсәдә дә ярдәм итеп килде. Ничә еллар буе шулай эшләде. Операциядән соң авыр күтәрергә ярамый дигәннәрен дә оныткан булган, күрәсең, әнием. Башта авырткан җире дә булмады, ләкин бервакыт көчле өянәге башланды. Больницага алып киттеләр, теләсә кайсы мизгелдә үләргә мөмкин, диделәр. Мин аны саклап, янында утырдым. «Әнием бәгърем, ташлама мине зинһар. Әнием, калдырма мине!» – дип өзгәләнепләр еладым. «Ташламыйм кызым, без әтиең белән һәрвакыт синең янәшәңдә булачакбыз», – диде әни. Бу хәл мин 8нче сыйныфта укыганда кыш көне булды. Больницадан исән-сау гына чыкты да кабат барып, тикшеренеп тә йөрмәде. Җәй көне, гадәттәгечә, мине авылга кайтарып куйдылар. Әнием бу вакытта дус кызының авылына тәрәзә буярга дип кайткан булган. Шунда буяп маташканда егылган һәм шуннан башка тормаган. Ярты ел элек кенә больницада ятып чыккан иде, үзен сакламады. Бу хәбәрне аның апалары кайтып әйтте. «Чирләп китте әле ул», – дигән булалар. Чирләмәгәнлеген аңладым инде. Әни янына алып барганда юл буе еладым. «Елама, өянәге генә кузгалды», – дип юаттылар. Барып кердек әнинең әнисенең өенә. Әни анда юк, чоланга чыгып утырдым. Әле берсе керә дә мине күреп елап чыгып китә, әле икенчесе. Шуннан бер абыебыз керде. «Синең белән сөйләшергә кирәк иде», – диде дә ул да елап чыгып китте. Шуннан тагын бер апабыз килеп, яныма утырды. Бөтенләй башка темаларга сөйләшә бу. «Апа, әни үлде әйеме, ул башка юк?» – дидем, аны ярты юлда бүлдереп. Ул, ризалык белдереп, ым какты. Шуннан минем «нервный срыв» булган – аяк-кулларымны чак тотып торганнар. Барыбер качып зиратка чыгып чаптым да әтинең каберен коча-коча еладым. «Син дә юк, әни дә юк», – дип бертуктаусыз кабатлыйм үзем. Өйгә кайтышыма әнине ярып алып кайтканнар иде инде. «ГАЗ»ель машинасының арткы ягыннан носилкада чыгаралар моны. Шуннан янына йөгереп барып, җан ачысы белән кычкыра башладым. «Әни! Син үзеңне беркайчан да кешедән күтәрттерми идең! Барысын да үзең эшләдең. Син мине ташламыйм, дидең! Тор! Тор!» – дим. Алга таба үземне кочаклап өйгә алып кергәннәрен генә хәтерлим… Әнине кабергә төшергәндә, «Мама – первое слово, главное слово» дигән җыр җырладым. Бу хәлләрне күреп торган кешеләр чыдый алмый кайтып киттеләр, мин калдым. Әти белән әнием кабере янәшә генә, алар арасына утырып сөйләштем. Өч көн рәттән елап, күз яшьләрем калмады. Әнине күмгәндә, бөтен халык арасында: «Сезнең өчен яшим. Аякка да басам, сез яшәмәгән гомерләрне яшәп бетерәм!» – дидем. Зираттан: «Хуш инде, әнием бәгърем, сау бул!» – дип чыгып киттем.

Әнисенең апаларына бик рәхмәтле Гүзәлия. Дөм ятим калганнан соң, ул алар гаиләсендә тәрбияләнгән, бер авыр сүз ишетми яшәп, башкалардан ким булмыйча көн күргән.

– Минем язмышым тоташ төш кебек. Әти белән әнием берничә ел аерма белән вафат булсалар да, икесен бер көнне күмгән кебек тоям. Тормышым өч көн генә дәвам иткән диярсең. Беренче көне – янымда ике канатым, ата-анам бар, безгә күңелле һәм рәхәт. Икенче көнне әти юкка чыга. Өченче көнне исә… әни… Шунысына рәхмәтлемен, Аллаһы Тәгалә миңа күпме авырлыклар бирсә дә, янымда туганнарым бар. Алар әле дә ярдәм итеп тора. Тик никадәр генә наз бирсәләр дә, өрмәгән урынга утыртмасалар да, әни белән әтине беркем алыштыра алмый икән. Бәйрәмнәр вакытында, уянуга, беренче эш итеп, әни белән әтиемне котлыйм. Туган көннәре булса, зиратка тәмле торт алып барып алар белән бергә ашаган кебек итеп ашыйм. Алар бит һәрвакыт минем янәшәмдә. Менә әле дә, бу вакыйгалар турында сезгә сөйләгәндә дә, икесе ике ягымда утыра кебек. Алардан киңәш сорыйм, алар миңа тормыш авырлыкларын җиңәргә булыша, – дип яшь аралаш елмайды әңгәмәдәшем.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии