Рембо кебек татар егете

Рембо кебек татар егете

Табынучыларының чиге булмаган Америка актеры С.Сталлоне «Рембо» дип аталган берничә серияле фильмда супергерой ролен башкарды. Шулардан аеруча «Рембо–2» сериясе көчле тәэсир итеп, данлы авылдашым турындагы уйларыма үзенә бер төрле кыса булды, нәтиҗәле фикерләргә этәргеч ясады.

Эш шунда: хәзерге Әлмәт районы Тәйсуган авылында туып-үскән Шәфәгать исемле егетне мин шушы фильм героена тиңләдем. Аның энесе бүген дә авылда, ата-бабасы нигезен саклап яши.

Бабасы дигәннән, аңа теге елларны «кулак» тамгасы тагылган иде. Шуңамы, әллә аз сүзле бу карт сабый чактан ук курку-шөбһә уяткангамы, аны уратып узарга күнегелгән. «Кулак» тамгасы сугылып, таланганчы ни байлыгы булгандыр, тик аларның торыр өе булмаганлыктан, әтинең «иске өй» дип аталган, мунчадан әллә ни зур булмаган өен алулары, ә карчыгының умыртка сөяге «Г» хәрефедәй катып калган булып, шул халәттә дә шактый хәрәкәтчән булуы хәтергә уелып калган. Аннары карт белән карчыкның колхозга кермәве сәбәпле «кулак» тамгасы алуларын әйттеләр. Сугыштан соңгы авыл һәм аның бертуктаусыз болганып яшәүче колхоз тормышына аларның колхозга керү-кермәве ни дәрәҗәдә кирәк булгандыр, бу өлешен ачыклау хәзер мөмкин түгел. Җиде еллык мәктәпне тәмамлаганчы, шәхсән аларның бәрәңге бакчаларына сокланып карап үтүем хәтердә. Матур итеп казылган, гаҗәеп рәвештә тигез тишелгән, гөрләп диярлек чәчәктә утырган бакчаны бары аларда гына күрергә туры килде. Күрәсең, җир серен белеп эш иткәннәр.

Менә шул бабайның улы Зялхак авыл Сабантуйларында күренгәли башлады. Өстенә сатин күлмәк кигән, биленә каеш буган, безнең якта күрелмәгән күн туфлиләрдән булган бу абзый бик тә аерылып тора иде. Нигә аңа игътибар зур булган дисәгез, сәбәбе мөгаен аның кечкенә буйлы булуындадыр, чөнки без малайлардан бераз гына калку, әмма таза бәдәнле иде.

Сабантуйлар якалашусыз узмый иде. Әллә колхозның сәләмә киемле, ярым ач егетләрендә «әтәчләнеп» алу теләге зур булган, әллә шахта якларыннан кайткан Зялхак кебек егетләргә көнчелек булган, әйтелгәнчә, Сабантуйның мәйданнан тыш чарасы – ул бәргәләшеп алу иде. Тик Зялхак абыйны әлеге өермәдә күргәләсәм дә, аның кан агызуын да, җирдә аунавын да, күлмәк-чалбары ертылганын да күрү насыйп булмады. Ә үзен авыл агайларының хөрмәтләве, кочакка алулары, кызларның елмаеп караулары еш күзәтелде.

Озакламый Зялхак абый авылга бөтенләйгә кайтты. Бу «бөек атабыз» үлеп, һәртөр сәяси матавыклардан соң, авызга ипи керә башлагач, Әлмәт төбәгендә кара алтын бумы башлану белән бәйле иде шикелле. Әнисе дә гүр иясе булган, әтисе дә олы яшьтә, үзенә дә гаилә корыр вакыт җиткән. Авыл тормышы ялгыз яшәүне кабул итми.

Зялхак абый үзенә тиң көмешен таба. Ул Һәдия исемле, терекөмештәй хәрәкәтчән, ачык йөзле, уңган-булган, абзый шикелле җыйнак гәүдәле апа була. Зялхак абый тере курчактай хатынын үтә дә яраткан ахры. Шул сәбәпле күпме җан газаплары кичерде ул. Әйтик, «су тарихы». Хатынының матурлыгын саклау нияте көчлерәк булгандыр, күрәсең, махсус рөхсәт артыннан йөрми генә Зялхак абый урам торбасына ялгап, өенә су үткәрә. Кран борып кына су агызасың да, шаулатып самавыр кайнатасың. Көянтәдән бераз гына калку Һәдияттәйгә дә көч килмәс. Тик ирек бирделәр ди сиңа, аерым бер хуҗалыкта, планнан тыш «социализм» төзергә. Эшләрнең бетүен генә көткәндәй, шалт итеп комиссия килеп керә. Көянтә-чиләкләр янә хәрәкәткә килә. Ә менә үҗәтлек, мөстәкыйльлек Зялхак абыйда җитәрлек. Әлеге күркәм, асыл сыйфатлар аның улына да күчә.

Ниһаять «Рембо»га яңадан кайтабыз. Тәйсуганда туып-үскән, «Рембо-2» фильмындагы батырлыкны кабатлаган татар егете Шәфәгать кулак улы Зялхак абыйның малае була инде.

Фильмны караучылар яхшы хәтерлидер, дөресрәге, хәтерләренә уелып калгандыр: Рембога вьетнамлыларга әсирлеккә төшкән Америка сугышчыларын азат итеп, илгә исән-имин кайтару бурычы куела. Бары да ниятләгәнчә булса, дәүләт бүләге биреләчәген ышандырып, аны элек тә белгән, үзе дә командир буларак ышанычлы полковник юлга озата; операциянең һәр мизгелен күзәтеп, киңәшен биреп тора.

Ни кызганыч, ышанычлы полковник өстеннән дә кешелеклелеге, башка яклары белән дә аерылган хәчтерүш командирлар бар икән. Шундыйларның берсе, җил-яңгырны татымаганы, үз теләгенә ирешүдә чиксез гамәлләргә ия икән. Рембо, аның ышанычлы сугышчан командиры әнә шундый катлаулы мохит кысаларында хәрәкәт итә.

Сугышчы факторы дигәндә, супер таләпләргә җавап бирердәй Рембо командиры алдында йөз кызартмый – сугышчан бурыч үтәлә, ватандашлары коткарыла. Билгеле, биредә Рембоның теләсә нинди ситуациягә дә дөрес бәя бирә белүе, зирәклеге, һәртөр күнекмәләрнең төгәллеге һәм сугышчан командиры – полковникның тиңсез тәҗрибәсе тиешле нәтиҗә бирә. Бу хәлләр кеше акылына һәм чынбарлыкка сыешыр дәрәҗәдә булмаса да, фильмда күрсәтелгәннәр ышандыру һәм тетрәндерү көченә ия. Моны инкарь итү гаять кыен.

Безнең Рембо – Шәфәгать белән дә хәлләр шул фильмдагычарак була. Вакыйгалар Әфганстанда бара. Солдатлар әлегә әсирләр түгел. Командование бер рота яшь сугышчыларны дошман тылында калдырган. Алар дүрт яктан камалышта. Су, ризык калмаган, сакланырдай ныгытма, урын юк. Шәфәгать – хәрби вертолетчы. Безнең сугышчыларның язмышын ул югарыдан күреп, бәяләп ала һәм штабтан кичекми ярдәм сорый. Дошман, зәһәр еландай шуышып, һаман саен сугышчыларыбызга дүрт яклап якыная. Тиздән, бик тиздән егетләребез сыенган таш калкулык өстендә кара күмергә әйләнгән гәүдәләр, актарылган ташлар гына калачак. Ә солдатларның бик күбесе әле кызлар иренен дә татырга өлгермәгән.

Хәлнең үтә җитдилеген белдереп, Шәфәгать командованиедән ашыгыч ярдәм сорый. Ә аңа кичекмичә борылып, кире кайтырга приказ бирелә. Йа Аллам, ничек борылып кайтырга? Нигә коткарырга түгел?

Күктә барын да мизгелләр хәл итә. Шәфәгатькә нидер була шулчак. Исән-имин базага кайтса, үлемгә дучар ителгән егетләрнең җан газабын тойгандай буламы, шуңа да алар белән бергә үлүне дөресрәк дип саныймы, әллә барын да Аллаһ кодрәтенә тапшырамы – штаб әмерен үтәмичә, тәвәккәлләп, зур тизлектә калкулыкка төшә, солдатларны төяп өлгерә һәм күккә күтәрелә. Бик тә вакытында китеп өлгерәләр. Минут ярым үтүгә әле генә безнең солдатлар торган урында кара кырмыскалардай дошман кайнаша, бөтен төр кораллардан вертолетка ут яудыра.

Базага барысы да исән-имин кайтып төшәләр. Вертолеттан башкасы. Хәер, дистәләгән тишекләрне санамаганда, ул да исән кебек. Бер рота солдатны үлемнән коткарганы өчен Шәфәгатьнең командиры аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә. Барлык төр кәгазьләр үзәккә юллана. Солдатлар сөенечле хәбәр көтә. Тик… Өстәгеләр «лаеклырак»ларны, «перспективлырак»ларны таба.

Бусы инде безнең чынбарлык, ил тормышында барган вәзгыятьнең башка төр чагылышы. Ничек итеп әле Шәфәгатьнең үзен, приказ үтәмәдең, яки яңа «герой» биографиясендә тере шаһит булмасын өчен, кире дошман оясына илтеп ыргытмаганнар дип сөенергә генә кала. Рембодагы әхлак югарылыгын, илне сөюдән туган батырлык, мәкер шакшысыннан өстен дип, исбатлап кара син…

Шунысы хак: супергеройлар Американың үзендә дә, безнең тормышта да юк. Алар Голливуд студияләрендә генә эшләнә. Шәфәгатькә дә супергерой булу кирәкми. Аның күңеле керсез, намусы саф. Әби-бабасы, әти-әнисе, үз балалары һәм оныклары каршында аның пәйгамбәрләргә тиң керсез, якты намусы бар.

Нарим ИХСАНОВ

Комментарии