В.И.Ленин хөкүмәтенең диннәргә каршы сәясәте

В.И.Ленин хөкүмәтенең диннәргә каршы сәясәте

Татарстан Республикасына кагылышлы 1918-1950 еллардагы Русия Федерациясенең куркынычсызлык Советында сакланучы документларны тикшерү нәтиҗәләре элеккеге СССР дәүләтендә булган репрессия күренешләрен мөмкин кадәр тулы итеп күзәтергә һәм гаепсез хөкем ителгән миллионлаган кешеләр турында сөйләргә мөмкинлек бирә.

ДИННӘРГӘ КАРШЫ РЕПРЕССИЯЛӘР

Бүгенге көннәрдә мәгълүмат чараларында Ленин-Сталин оештырган коточкыч террор һәм репрессия гамәлләрен аклаучылар бар. Имеш, заманы шундый булган! Әмма, бүгенге көннәрдә, ул елларда үз халкыңа каршы эшләнгән явызлыкларны аңлавы авыр, бу – бер гаепсез кешеләргә каршы ерткычлык гамәлләре. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, революциянең беренче көннәреннән үк сәяси көчләүләр үзәк партия җитәкчеләренең төрле директивалары, күрсәтмәләре, декретлары ярдәмендә башкарыла. Аларның барысы да матбугатта бастырып чыгарылмаган, шуңа күрә ул чордагы документлардан «яшерен» дигән тамга алынгач кына киң җәмәгатьчелеккә сәяси көчләүләр хакында үтә яшерен мәгълүматлар беленә башлады. Хөкүмәт җитәкчеләренең башбаштакларыннан Русиянең барлык катлам гражданнары газап чикте, интекте. Дин әһелләре аерым террорга дучар ителделәр диеп уйларга нигез бар. Большевиклар хөкүмәте беренче адымнарыннан ук диннәргә каршы булуга көйләнгән иде. 1917нче елның 24нче декабрендәге Декрет белән барлык дини уку-укыту биналары Белем бирү Комиссариатына беркетеләләр. 1918нче елның 2нче февраль Декреты белән чиркәүләр барлык милекләреннән мәхрүм ителәләр, андагы дин әһелләре дәүләт ярдәменнән читләштереләләр. (Бу Декрет ислам дине әһелләренә кагылмый, чөнки мөселманнарга Русия империясе беркайчан да дәүләт ярдәме күрсәтмәде). Билгеле булганча Казан шәһәре ак-чехлардан 1918нче елның 10нчы сентябрендә азат ителә. Кызыл Армия көчләре шәһәргә һөҗүм иткәндә аларга Зилант монастыреннан каршы атулар була. Шул вакытта кем булуына карамастан андагы барлык монахларны атып үтерәләр. «Казань пуста, ни одного попа, монаха, буржуя. Некого и расстрелять» – диеп язып калдырган чекист В.Лацист. 1919нчы елның 1нче маенда Ф.Э.Дзерженский үтә яшерен күрсәтмә ала. «Мөмкин кадәр тизрәк диннәр белән эшләрне тәмамларга. Попларны революциягә каршы булучыларга һәм саботажникларга санап бернигә дә карамый кулга алырга һәм атарга. Һәм мөмкин кадәр күбрәк. Чиркәүләрне, мәчетләрне ябарга һәм склад итәргә». Бу күрсәтмәне М.Калинин һәм В.Ленин имзалаган. Өстән бирелгән әлеге күрсәтмәдән соң дәүләттә барлык дини конфессия руханиларына каршы террор дулкыны башлана. Суд процесслары Петроградта, Смоленскийда, Астраханьда, Царицында, ике тапкыр Мәскәүдә, һәм башка шәһәрләрдә үткәрелә. 1922нче елга судлар буенча гына да аклар яклы дигән сылтау белән 2691 төрле дин әһелләре, православ монах 1942 ир, 3447 хатын-кыз атып үтерелә. Ә судларсыз – 15 мең кеше атып үтерелә. Диннәргә каршы сугышта большевиклар ВЧК һәм партиянең Үзәк Комитеты карамагындагы Диннәргә каршы үтә яшерен Комиссияне кулланалар. Бу Комиссия яшерен шартларда төрле реформалар ясап, диннәрне аерым төркемнәргә бүлеп, тәмам таркатып, тар-мар итү планнары әзерләү белән шөгыльләнә. Ул вакытларда төзелгән планнарның уңышларын хәзерге көннәрдә дә сизәргә була. Ислам динен генә алсак та, без анда төрле юнәлештә торучы төркемнәрне күрәбез. Барысы да, мин мөселман, дисә дә берәр төрле аерма ясап, бер-береннән аерылырга, читләшергә тырышалар. Уйлап чыгарылган аермаларны сылтау итеп төркемнәрне бер-берсенә дошманлаштырып, мөселманнар арасындагы ясалма аерымлыклар зур сугышларга этәрә. Ислам динен кабул иткән кешеләрне халык алдында дошман ясарга тырышып, аларга экстремист, террорчы дигән ярлыклар тагу, Коръән китабын, Әлифба китапларын бер рәткә тезеп, аларны телевизордан, менә болар экстремистларның китаплары дип күрсәтү – болар барысы да шул комиссия эшләренең бүгенге көндәге нәтиҗәләредер. Диннәргә каршы көрәш өчен 1925нче елның 7нче февралендә Емельян Ярославский дигән кеше «Алласызлар Союзы» оештыра. Бу Союз барлык дәүләт, комсомол, пионер оешмалары, ГПУ, чит ил компартияләре белән берлектә эшли башлый. Алласызлык барлык җирләрдә актив пропагандалана: завод-фабрикаларда, мәктәпләрдә, колхоз-совхозларда, Кызыл Армиядә, хәтта төрмәләрдә. Алар «Атеист» дигән нәшрият оештыралар. Бу нәшрият бөтен илне диннәрне мыскыл итүче гәҗит-журналлар, плакатлар, төрле брошюралар белән тәэмин итеп тора. Русия империясендә православ һәм ислам диннәреннән тыш протестантлар, католиклар, иудаистлар һәм аз санлы башка дини төркемнәр яшәп килде. Ләкин шуларның берсе генә православ дине, дәүләт дине булып, Русия дәүләтенең аерым бер тармагы сыйфатында дәүләт хисабына, ягъни башка диннәрдә торучы халык хисабына яшәде. Православ дине әһелләре, чиркәүләр, монастырьлар, аларның күптөрле уку йортлары барысы да, дәүләт хисабында булдылар. Аңлашыла, мондый өстенлеккә үзгә дин тотучылар риза түгелләр иде. Шуңа күрә яңа хөкүмәт диннең дәүләттән аерылуын игълан иткәч, киң җәмәгатьчелек бу карарны хуплады. Ләкин нәтиҗәдә, диннәрнең дәүләттән аерылуы турында белдерүләре барлык диннәргә карата да террор булып гамәлгә аша башлады. Чиркәүләр, мәчетләр ябылгач, өйләнү, балага исем кушу, вафат булганнарны күмү һәм башка дини йолаларны үтәү чикләнде. Муллалар, бигрәк тә укыту эше белән шөгыльләнүчеләр, мәдрәсәләр Белем бирү Комиссариатына күчерелгәч, канәгатьләнеп калган иделәр. Чөнки мәдрәсәләр гомер бакый халык акчасына яшәп килде. Инде дәүләтнеке була дигәч, җиңел сулап куйдылар, мәдрәсәләрне тотар өчен акча дәүләт хисабыннан булачагына өметләнделәр. Хәтта беренче вакытларда кайбер «кызыл муллалар» Совет хөкүмәтен мактап чыктылар. Әмма Совет хөкүмәте бар җирләрдә дә дәүләт идарәсен үз кулына ныклап ала башлагач, диннәргә мөнәсәбәт катылана барды. 20нче еллар ахырында Татарстанның төрле җирләрендә дин әһелләрен физик яктан юк итүдән тыш, аларны мораль яктан кимсетү өчен еш кына диннәргә каршы диспутлар, дин әһелләрен тәнкыйтьләүче, кимсетүче комедияләр күрсәтеп, такмаклар язып, халыкны, бигрәк тә яшь буынны дингә каршы тәрбияләргә тырыштылар. Бу эшләргә революция дулкынына ияреп киткән, Совет хөкүмәтеннән ирек, гаделлек көткән язучылар, шагыйрьләр дә кушыла. Күп очракта мондый «тәрбия» эшләрен оештыручылар үзләре надан, белемсез булалар. «Комсомолның хәрби бурычы – дингә каршы көрәшне ныгыту!», «Хезмәт халкы! Алласызлар Союзына керегез!» – кебек шигарьләр кычкырып йөрүчеләр исә үзләре диспутларда халыкның төрле дини сорауларына җавап та таба алмый. Кайбер очракларда җыелышларга муллалар да килә. Мәсәлән Буа уезды, Яңа Тинчәли мулласы Бикколовның чыгышын шундый диспутларның берсендәге җыелган халык алкышлар белән хуплый. Диспутны оештыручы Алласызлар Союзы активисты хурлыкка кала. Диспутлар Арчаның Казанбаш, Минзәләнең Кузәй кантоннарында да үткәрелә. Бу очрашулар, гадәттә, оештыручы активистлар көткәннең тискәре нәтиҗәләрен бирә. 1928нче елның 31нче мартында Буа шәһәрендә «Коръән кем сүзләре?» – дигән диспут оештырыла. Анда 300 крестьян, 15 мулла һәм диннәргә каршы фикердәге берничә активист катнаша. Динне хурлап доклад ясаучыга каршы бер мулланың төпле чыгышыннан соң, аны бар кеше ялкынлап, алкышлап хуплый. «Алдый, тыңларлык түгел, Алла бар, мулла моны исбатлады» – диеп халык диспутны ташлап чыга. Мондый уңышсызлыклардан соң Совет хакимияте активистлары халык хөрмәтен казанган, югары дини белемле, гыйлемле муллаларга һәм аларның гаиләләренә каршы репрессияләргә күчә: Югарыда телгә алынган Яңа Тинчәле мулласы Ибраһим Җамалетдин улы Бикколовны 1930нчы елның 14нче июлендә «милләтче» диеп гаепләп, 5 елга концлагерьга җибәрәләр. Чүпрәле районы ишаны Әхмәтсафа улы Бикколовны Советка каршы төркем оештыручы, революциягә каршы эшләүче, дигән гаеп тагып, 1931нче елның 25нче февралендә Казан төрмәсендә атып үтерәләр. Аңа ул вакытта 77 яшь була, ул 1854нче елда туган. Хатыны һәм 4 баласы Русиянең төньяк өлкәсенә сөргенгә озатыла.

Балык Бистәсе районы, Югары Тимерлек авылы мулласы Мөнир Лотфулла улы ябылган мәчеткә авыл Советы рөхсәтеннән башка кереп намаз укыганы өчен 1930нчы елның 1нче октябрендә кулга алына. 1930нчы елның 24нче декабрендә 10 елга концлагерьга хөкем ителә. Хөҗрәт Нәҗип улы Мансуров 1893нче елда Әлки районы, Яңа Чалла авылында туган. Октябрь районы, Яңа Әлмәт авылында мулла булып хезмәт иткән. 1929нчы елның 22нче октябрендә колхозлашуларга каршы һәм ислам динен саклап калу өчен агитация алып баруда гаепләнеп 6 айга концлагерьга хөкем ителә. Шул ук көндә 1899нчы елда Яңа Әлмәт авылында туып үскән хатыны Зәйтүнә дә кулга алына. Аны 1930нчы елның 7нче мартында колхозлашуларга каршы һәм ислам динен саклауда агитациядә гаепләп 6 айга концлагерьга хөкем итәләр.

1886нчы елда Спас районы, Иске Рәҗәп авылында туган Мулла хатыны Мансурова Гайшәне 1930нчы елның 1нче мартында Совет хөкүмәтенә һәм колхозлашуларга каршы агитациядә гаепләп 3 елга концлагерьга хөкем итәләр.

1889нчы елда Сарман районы, Иске Имән авылында туган һәм авылда мулла булып хезмәт итүче Миргазиян Мәрдән улы Мәрдановны 1931нче елның 27нче апрелендә кулга алалар. Кулаклар төркемендә булган дигән гаеп тагып, 1931нче елның 11нче июлендә Казан төрмәсендә атып үтерәләр. Гаиләсе сөргенгә озатыла.

Чүпрәле районы, Яңа Ишле авылында 1868нче елда туган, авыл мулласы Зариф Билал улы Мәрдиев 1930нчы елның 11нче гыйнварында кулга алына. 1930нчы елның 31нче июлендә хөкүмәткә каршы төркемдә катнашуда гаепләнеп 10 елга концлагерьга хөкем ителә.

Әлмәт районы, Шарлама авылында 1872нче елда туган, Мотыйгулла Мәхмүтов мулланы 1929нчы елның 23нче октябрендә кулга алалар. Активистларга каршы террор һәм Совет хөкүмәтенә каршы агитация оештыруда гаепләнеп 3 елга концлагерьга хөкем итәләр.

Мәхмүтов Шәмгун мулла, Мөслим районы, Татар Шураны авылында 1895нче елда туган, 4 баласы булган, авыл мулласы. 1931нче елның 28нче апрелендә кулга алынган. Совет хөкүмәтенә каршы агитация алып баруда гаепләнеп 5 елга концлагерьга хөкем ителгән.

Шәрәф Шиһап Шәрәфетдин улы, 1875нче елда Буа районы Аксу авылында туган. Мулла. 1928нче елның 27нче августында дини агитация алып баруда гаепләнеп 3 елга концлагерьга хөкем ителә. 1938нче елда милли-азатлык төркемендә катнашуда гаепләнеп кабат кулга алына. 1939нчы елның 31нче октябрендә бер елга сузылган газаплап сорау алулардан Казан төрмәсендә вафат була.

Фәхретдин Галләмов, 1862нче елда Апас районы Сатмыш авылында туган. Томск шәһәрендә мулла булып хезмәт иткән. 1937нче елның 27нче ноябрендә кулга алынып, 9 көннән соң 1937нче елның 9нчы декабрендә атып үтерелгән.

Насыров Хәбибулла 1886нчы елда Әлки районы Апак авылында туган, Чистай районы Татар Баганасы авылында яшәгән, 5 бала атасы. Авыл мулласы, 1931нче елның 7нче мартында Совет хөкүмәтенә каршы агитация алып баруда гаепләнеп 5 елга концлагерьга хөкем ителә.

Муллалар мәчетләр ябылганчы авылда кем кайчан туган, кайчан вафат булган, кем өйләнгән, анда кем никах укыган һәм кемнәр ике яктан да шаһит булганнарын зур китапка теркәп барганнар. Шуңа күрә дини йолалар үтәү, мәдрәсәләрдә балаларга сабак бирү белән бергә, муллаларының бу эшләре зур хезмәт булган. Совет хөкүмәте мәчетләрне яптыргач бу китапларның бик аз өлеше генә архивларга барып җиткән. Хәзерге көндә андый китапларның исән калганнары дәүләт архивларында саклана һәм искиткеч кыйммәтле мәгълүмат чыганагы булып тора.

Дин әһелләрен төрмәләргә, лагерьларга хөкем иткәч, аларның гаиләләрен дә тынычлыкта калдырмыйлар: Шәфеева Гарифә 1852нче елда туган. Балтач районы. Янгул авылында яшәгән. Мулла хатыны. 1930нчы елның 28нче мартында кулаклар төркемендә булуда һәм колхозлашуларга каршы агитация алып баруда гаепләнеп, Төньяк өлкәгә сөргенгә җибәрергә хөкем ителә. Инде 80 яшен тутырып килгән авыл карчыгы пычак, балта тотып хөкүмәткә каршы ничек көрәшеп йөри алды икән? Хөкем итүчеләр ни уйлады икән?

Абдуллина Мәрьям Габдрахман кызы, 1888нче елда Әтнә районы Олы Әтнә авылында туган. Яшел Үзән районы Норлат авылында мулла хатыны. Ире кулга алынгач, Мәрьямне 1937нче елның 29нчы декабрендә кулга алалар. 1938нче елның 6нчы гыйнварында 58-10нчы статья буенча хөкем итеп 1938нче елның 16нчы гыйнварында Казан төрмәсендә атып үтерәләр.

Хадичә Сафа кызы Солтанбәкова 1886нчы елда Арча районы, Наласа авылында туган. Кукмара районы Ядегәр авылында мулла хатыны булып яшәгән, 8 баласы булган. Ире кулга алынып хөкем ителгәч, 1930нчы елның апрель аенда 8 баласы белән Красноярск өлкәсенә сөргенгә озатылган. 8 балалы 44 яшьлек ана кеше ничек, күпме түзә алды икән?

Мондый мисаллар, меңнәрчә, барысын да хәзерге буыннарга җиткерәсе иде дә, язып бетереп булмый

ЧИРКӘҮ ЧАҢНАРЫННАН ТРАКТОРЛАР

Гражданнар сугышыннан соң булган икътисадның җимереклеге чорында чиркәү чаңнарындагы бакыр бик тә кирәк нәрсәгә әйләнә. 1923нче елның 19нчы сентябрендәге СНК декреты белән чиркәүләрнең чаңнарын сатарга рөхсәт ителә. Киң колач белән чиркәү чаңнарына каршы компания 1925нче елның 16нчы апрелендә башлана. Бу көнне «Рудметаллторгка» Зөядәге монастырь чаңнары тапшырыла. Андагы 13 чаңның 3се музейга, 10 чаң металлга китә. Алласызлар Союзының чаңнарга каршы хәрәкәтен М.Вахитов исемендәге завод эшчеләре беренчеләрдән булып хуплыйлар. Алар ябылган чиркәүләрдән генә түгел, әле эшләп торган чиркәүләрдән дә чаңнарны алып тракторлар төзелешенә тапшырырга чакыралар. 1930нчы елда трактор фондына чаңнардан бакыр тапшыру 48493 пот тәшкил итә. Шулай итеп, бу компания нәтиҗәсендә Русиядәге металл кою сәнәгатенә төзәтә алмаслык зыян салына. Дәүләт икътисадына кирәк дигән сәбәп белән чиркәүләрдәге сирәк очрый торган чиркәү чаңнары металлга эретелеп юкка чыга.

ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕН МЫСКЫЛ ИТҮЛӘР

Һәр районның башкарма комитетында дин эшләре буенча аерым комиссияләр оештырыла. Бу комиссияләр төрле дини йолалар үткәрүгә һәм дини оешмаларны теркәргә хокуклы була. Ләкин, бу комиссиянең хокукы гына була, ә рөхсәтне беркайчан да, беркемгә дә бирми. Яңа хөкүмәт системасы һәр кешене үзенең шәхси милкенә әйләндерергә тырыша. Һәм Совет кешесен үзе теләгәнчә генә яшәтү, куллану идеологиясен тормышка ашыра. Аңа дин иреклелеге һәм башка законнарны исәпкә алу кирәк түгел. Авыллардагы кешеләрне, колхозда калдырып эшләтү өчен паспорт бирмәү – феодализмга кайтып төшүгә әйләнә. Паспортсыз берни эшләп булмый, авылдан чыгып китеп шәһәргә эшкә урнаша алмыйсың. Дәүләт колхозларда кешеләрне ел әйләнәсе акчасыз эшләтеп, анда җитештерелгән продуктларны бөртегенә кадәр үзенә тартып ала.

Киң катлам халык күп очракларда дин әһелләрен якларга тырышты. Әмма аларның каршылыклары үзләренә фаҗигалар белән тәмамлана:

– Низамов Гаяз Имаев улы 1899нчы елда Буа районы Югары Лашчы авылында туган. 1924нче елдан ВКП(б) әгъзасы. Ул дөреслекне эзләп «Правда» гәҗитенә хат юллый. Ә 1940нчы елның 23нче сентябрендә кулга алына. 1941нче елның 1нче мартында Совет хөкүмәтенә каршы агитация үткәрүдә гаепләнеп 10 елга концлагерьга хөкем ителә. Бер кулга алынгач НКВД палачлары, кешене дәүләтнең җитешсезлекләрен күрмәскә тиз өйрәтәләр.

– Нигъмәтуллин Фәйзрахман Миндубай улы, 1877нче елда Казан шәһәрендә туган, 4 бала атасы. Татарстанда муллаларны эзәрлекләүгә каршы чыккан. 1931нче елның 12нче мартында кулга алына. 1931нче елның 13нче августында 54 яшьлек ир дини репрессияләргә ризасызлык белдергән өчен 3 елга Төньяк җирләргә сөргенгә озатыла. 1933нче елда сөргендә вафат була.

Авыл халкы муллаларны эзәрлекләүләргә бик борчыла. Бервакыт Әлки районында партиясезләрнең гомуми конференциясе оештырыла: «Мин Совет хөкүмәтенең диннәр турындагы сәясәтен белмим: алар динне бетерү ягындамы, түгелме. Менә мәсәлән, безнең Байково авылында 150 йорт, 900 кеше. Мәчетне яптылар, муллабыз дини йолаларны үтәүдән баш тарта. Бу ник болай? Чөнки муллаларга салымнар крестьяннарныкына караганда 3 тапкыр артык. Крестьяннар моның өчен бик борчыла. Кем соң вафат булгач безне күмәр, никах укыр, балаларга исем кушар һәм башка дини йолаларны үтәр. Муллалардан салымнарны бөтенләй алырга кирәк, алайса аларга хөкүмәт артык басым ясый» – дип чыгыш ясый бер крестьян. Өстән хөкүмәттән төшерелгән дингә кагылышлы күрсәтмәләр җирле урыннарга барып ирешкәч, төрле тискәре юнәлеш алалар. Дингә ышанучылар өстеннән җәберләүләр күмәк төс ала. Мондый вакыйгалар күп урыннарда була: Сулеевода, Каширада, Бишмунчада, Яңа Михайловкада һәм Әлмәтнең башка районнарында. Мәсәлән Сулеевода, комсомол активисты Булгаков әмере белән ике җайдак Шәмсенур мулланың хатынын чәчләреннән тартып халык җыенына өстерәп киләләр. Авыру, карт карчыкны элеккеге мәчеттән ясалган клуб бинасында, бер почмактан икенчесенә чаптырып җәзалыйлар. Аннары авыл халкы каршында чыбыркылар белән суктырып кыйныйлар. Җәзалаулардан һәм кыйнаулардан клуб идәнендә карчык үлеп китә.

Муллаларны һәм мәчет хезмәткәрләрен мәсхәрәләү гадәти хәлгә әверелә. Чөнки муллаларның күп өлеше атылган, яисә лагерьларда, кайберләре туган авылларын ташлап төрле җирләргә качып китәргә мәҗбүр булалар. Шуңа күрә урындагы хакимият аларның хатыннарын иркенләп җәзалый. Берәр төрле каршылык күрсәтсә, икенче көнне үк кулга алып ирләре артыннан лагерьларга, яисә сөргенгә олактыралар. Бервакыт, 3 авыл муллаларының хатыннарын җыеп, җыелган халык алдында бер-берсенең чигәләренә суктырып җәзалыйлар, мыскыл итәләр.

Мулла хатыны Ваһапованы авыл Советы бинасына тотып китерәләр. Аны кулына авыр имән тактасы тоттырып бер аягында басып торырга мәҗбүр итәләр. Хәлсезләнеп егылгач, таяклар һәм камчы белән кыйнап ярым үлем хәлендә төнгә мич артына ташлыйлар. Икенче көнне җәзалаулар дәвам итә, аңын җуйгач идән астына ташлыйлар һәм анда буып үтереп, үз-үзенә кул салган диеп сүз чыгаралар. Аны үтергәннән соң, 75 яшьлек әтисен каты кыйнап җәзалыйлар. Берничә тапкыр кыйнап җәзалаганнан соң, өендә азык-төлексез ябып, өй ишеген бикләп калдыралар һәм беркемгә дә анда керергә рөхсәт итмиләр. Бер атнадан соң карт вафат була.

Шундый ук хәл мөтәвәли Хафиз Галиев белән була. 70 яшьлек картны авыл Советына дәштерәләр һәм сорыйлар: «Совет хөкүмәтен таныйсыңмы?» Уңай җавап алгач, исбатлау өчен, камаринский көенә биергә мәҗбүр итәләр. Аннан соң түгәрәкләп алып кыйнарга керешәләр. 3 көннән Хафиз карт вафат була.

Мәчетләрне һәм чиркәүләрне җимерергә бернинди тоткарлык булмый. Эшләр хәтта ачыктан-ачык мөселманнарның изге китабы Коръәнне яндыруга кадәр барып җитә, кайбер урыннарда мәчетләрдә дуңгыз фермалары ачалар. Буа районы Әлки авылында бер көнне авыл Советы җитәкчелегендә активистлар һәр өйдән Коръән китаплары җыеп алып, мәчет каршысында яндыралар. «Бар авыл халкы үксеп елады» – диеп искә ала бу вәхшилекне үз күзләре белән күреп торган Шәяхмәт Солтанов.

Татар халкы Кырым ярымутравыннан куылгач, аларның җирләренә килеп утырган христиан халыклары мөселман каберлекләре өстенә дуңгыз фермалары төзегәннәрен беләбез. Үз җирләренә әйләнеп кайтучы татарлар мең еллык кабер ташларын пычрак ферма мәйданыннан читкә күчереп иза чиктеләр…

Арча кантоны Теләче авылында ВКП(б) әгъзасы активистлар белән авылдагы барлык Коръән китапларын җыеп чыга һәм утильсырьега илтеп тапшыра, ә мәчет манарасына кызыл байрак элә.

Җәберләүләргә, кимсетүләргә бераз гына каршылык килеп чыкса да, хакимият репрессияләр белән җавап бирә. Җәмәгатьчелектә ризасызлык гамәлләре күренү белән, кайбер кантоннарга милиция һәм ОГПУ төркемнәре җибәрелә. Буа кантонының Аю-Күдергән авылында утлы корал кулланыла, 5 кеше үтерелә, 15 кеше яралана. Хакимиятләр үзләренә каршылык күрсәтүче дин әһелләренә бертуктаусыз җәзалаулар белән янап торалар. Мәчетләргә һәм дини йолалар башкаручыларга сәдака бирү тыела. Күп очракларда халыкның акчасы да булмый. Буа кантоны Карлы авылында яшәүче Нигъмәтҗан Җәләлетдин улы әтисе вафат булгач дога укучыларга сәдака бирә алмавына үзенең вафатына кадәр борчылып яши. Мондый хәлләрдән соң дини оешмаларга акча керү туктый, чиркәүләр һәм мәчетләр ябылалар. Мөселманнар кыерсытулар Русиядә исламга гына кагыла диеп уйлыйлар. Ләкин кыерсытулар христиан чиркәүләренә һәм аның дин әһелләренә дә була. Мәсәлән, Трехозерный районының Танкеевка авылында авыл Советы халык белән киңәшмичә чиркәү чаңын металломга тапшырып, акчасына авыл хуҗалыгы машиналары алырга уйлыйлар. Бу хәбәрне ишетеп җыелган халык чаңнарны киредән урынына куюны таләп итә башлый. «Талаучылар, безгә трактор кирәк түгел, тимәгез чиркәүгә!» – диеп чиркәүдән чыгып килүче Емельянов белән Орловны тотып алып кыйный башлыйлар.

Чиркәү руханиларына диннәреннән читләштерү өчен 3 тапкыр артыграк салымнар салалар. Нәкъ муллаларга салган кебек. Чаллы кантоны, Лякив авылында поп налог турында ишеткәч үк чиркәүнең ябылуы турында игълан итә. 1927-1928нче елларда Күтәрә алмаслык салымнар билгеләнгәч, Татарстанда 150 поп эш урыннарыннан китәргә мәҗбүр була. Диннәргә каршы көрәштә халыкның теләктәшлеген тапмагач, хакимиятләр мәчет һәм чиркәүләрне административ тәртиптә яба башлыйлар. 1929нчы елга Татарстандагы мәчетләрнең 59 проценты ябыла. Баулы кантонында 24 мәчетнең 21е ябыла, Арча кантонында 22 мәчет, Спас кантонындагы Зур Тигәнә авылында булган 5 мәчетнең барысы да ябыла. Әтнә авылындагы мәчеттән ярымайны алып ташлап, чиркәү чаңы элеп куялар. Чирмешән кантонында колхозлашуга чаклы 9 чиркәү һәм 38 мәчет була. Берничә мәчет һәм чиркәүне җимерәләр, калганнары склад һәм клубларга әйләнә. Буа кантоны Карлы авылында ике мәчетнең берсен 1929нчы елда ябалар. Манарасын кисеп төшереп анда авыл Советы, китапханә, медпункт оештырыла. Икенче мәчетнең манарасын 1936нчы елда мәктәп балаларын, барлык авыл халкын җыеп милиция сагы астында кисеп төшерәләр. Анда авыл клубы һәм беренче катын колхозның иген склады итәләр. Бу эшләрнең барысы да документлар буенча ТатЦИК карары белән, имештер, дини оешмаларның карары нигезендә диеп аңлатыла. Ә бу – ачыктан-ачык ялган!

Оренбург өлкәсенең Тоцк кантонында чиркәүләрдән чаңнарны алырга әмер килгәч, кантон җитәкчеләре бар халыкны чиркәүгә җыйный. Попны өеннән тарантас белән сак астында алып киләләр. Юлда килгәндә үтерү белән янап халык алдында ни әйтәсен аңлаталар. «Трибуна ясап кызыл җәймә җәеп өстәл куйдык. Җәймә идәнгә чаклы төшеп тора. Кантонның ВКП(Б) җитәкчесе халыкка берничә җөмлә белән чиркәүләрдәге чаңнарның тракторлар төзелешенә кирәк икәнен җиткергәч, сүзне попка бирде. Мин аның янәшәсендә утырам. Сүз попка бирелгәч үк револьверны аның сул ягына терәп куйдым. Теге бер миңа карады, бер халыкка, нишләсен, алдан әйтеп куйганча халыкка ике-өч сүз белән шулай кирәк, без чаңны һәм башка кыйбатлы нәрсәләрне хакимияткә тапшырачакбыз, диде. Ул елларда һәр җирдә кирәкле эшләрне револьвер белән куркытып эшли идек» диеп сөйли иде 1920нче елларда кантонда ОГПУ җитәкчесе булып эшләгән, Октябрь революциясе ветераны. Коллективлаштыру башлангач кулакларны класс буларак юк итү җиңеләя. Христиан һәм мөселман руханиларын кулакларның рухи җитәкчеләре буларак игълан итәләр. Әлбәттә, боларның берсе дә дөрес түгел. Чиркәү һәм мәчет әһелләре хакимияткә каршы эшләрдә җитәкчелек итмиләр. Каршылыкларның нигезе – үз көче белән тырышып эшләп яшәүче халыкның колхозларга керергә теләмәве генә. Шуңа да карамастан, руханиларны кулга алулар дәвам итә.

Совет хакимияте үз белдеге белән яхшы эш башкарырга тырышучыларны, өстән күрсәтелмәгән эш башкарса, төрлечә гаепләп җәзага тарта: Гадей Максутов 1890нчы елда туган, Казан шәһәрендә студент. Татарстанда халык ачлыктан интегә башлагач, иптәшләре белән ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итү өчен комитет оештыра. Өстән кушылмаганны эшләгән өчен, студентны 1921нче елның 13нче сентябрендә кулга алалар, төрмәдә интектерәләр – үз белдегең белән дәүләт эшенә тыгылма имеш!

1932нче елга инде дини руханиларның күзгә күренеп эшләп торган күпчелек өлеше йә атылган, йә лагерларда була. Беришесен кулакларның рухи җитәкчеләре итеп, беришеләрен үзләрен кулак диеп, кулга алып хөкем итәләр. Әмма һәр кешене дә кулаклар рәтенә кертеп булмый, закон буенча бу хакта берничә кагыйдә бар. Гади итеп әйткәндә ул кеше бик бай булып хезмәткәрләр тота, үзенең җирен, яисә авыл хуҗалыгы техникасын башка кешегә биреп торган өчен ниндидер түләү ала. Җирле хакимнәр бик гади генә итеп кайбер муллаларның сөт аертучы сепараторлары булудан файдаландылар да. Алар сепараторны табыш эшләп алу чарасы диеп атыйлар – ә хуҗа аны авылдашларына арендага, кулланып торырга бирә имеш. Ә бу инде капитализм галәмәте, чит кешене эксплуатацияләү. Сепаратор мәсьәләсе Татарстанның партия обкомында дәүләткүләм мөһим эш диеп тикшерелә. Нәтиҗәдә сепаратлары булган муллаларны кулак диеп исәпләргә һәм кулга алырга, йорт-җирләрен, әйберләрен дәүләт файдасына тартып алырга карар чыгарыла.

Татарстанда дин һәм дин әһелләрен мыскыллау, җәберләүләр ил күләм игътибар дәрәҗәсенә күтәрелә. 1930нчы елның май аенда ЦК ВКП(б) аерым «Татарстан партия оешмасы эшенең торышы» дигән карар чыгарырга мәҗбүр була. Башка күп җитешсезлекләр белән, диннәргә каршы көрәшнең артык каты тырышлык белән үтәлүенә басым ясала. Алга табан Пасха һәм Корбан бәйрәмнәре вакытында чиркәү, мәчетләр тирәсендә диннәрне мыскыллаган чаралар үткәрүне, такмаклар кычкырып руханиларны мыскыллауны тыярга, Коръән китапларын җыеп яндырмаска диелә. Ләкин практикада боларның берсе дә җирле хакимиятләргә барып җитми, киң җәмәгатьчелек мондый карарларны белми кала. Өстәрәк әйткәнемчә, әле 1935нче елда да, аннан соң 1939, 1950нче елларга кадәр Коръән китабына каршы явызлыклар дәвам итә. Безнең көннәрдә дә Ислам нигезләре булган бу изге китапны экстремистик китаплар рәтенә кертеп, җинаять эшләре ачарга маташулар күзәтелде. Чечня Республикасы җитәкчесе Рамзан Кадыров бу вәхшилекләргә чик куяр өчен турыдан-туры Русия Президентына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды.

И.В.СТАЛИН ПРАВОСЛАВИЕ ДИНЕН ЯКЛЫЙ

1939нчы ел ахырында провославие диненә алга таба яшәргә ирек бирелә.1939нчы елның 11нче ноябрендә И.В. Сталин Л.П.Бериягә ҮК Политбюросы утырышыннан Русия правослау диненә кагылышлы 98нче номерлы беркетмәсенең күчермәсен җибәрә. Анда болай диелә (ялгыш фикер булмасын өчен тәрҗемәсез бирәм):

«1.Признать нецелесообразной впредь практику органов НКВД СССР в части арестов служителей Русской правослвной церкви, преследования верующих.

2.Указание товарища Ульянова (Ленина) от 1 мая 1919 г. за №13 666-2 «О борьбе с попами и религией», адресованное пред. ВЧК товарищу Дзержинскому и все соответствующие инструкции ВЧК-ОГПУ-НКВД, касающиеся преследования служителей русской православной церкви и православноверующих, отменить.

3.НКВД СССР произвести ревизию осужденных и арестованных граждан по делам, связанным с богослужительной деятельностью. Освободить из-под стражи и заменить наказание на не связанное с лишением свободы осужденным по указанным мотивам, если деятельность этих граждан не нанесла вреда советской власти».

Репрессия елларында православ динен яклап И.В. Сталин тарафыннан чыгарылган икенче документ. 1923нче елның 16нчы августында ул РКП(б) ҮК-ның 30нчы номерлы бик яшерен «Дини оешмаларга мөнәсәбәт» диеп аталган хатын җиткерә. Бу документта ул чиркәүләрне тар-мар итүдән баш тартмыйча да, формаль яктан булса да законнарны сакларга киңәш итә. Сталин православ чиркәүләр һәм аның дин әһелләре өстеннән күп кенә мыскыллауларны санап үтә, мондый хәлләр Совет хөкүмәтенә зарар китерә дип бәяли.

1920-1930нчы елларда сәяси репрессияләргә барлык диннәр һәм руханилар дучар булалар. 1917нче елга кадәр Татарстан җирлегендә 1598 мәчет һәм 560 чиркәү булган.

Шулай итеп 1940нчы ел башында православ руханилары өстеннән тикшерүләр туктатыла, төрмәләрдән, лагерьлардан алар азат ителә. Ә мөселманнарга бернинди дә җиңеллекләр булмый, һаман Совет хөкүмәте дошманнары булып газап чигүләрен дәвам итәләр.

1943нче елның сентябрендә Рус-правослау чиркәвен законлаштыру чаралары үткәрелә. Төрмәләрдә, лагерьларда җәфаланып ятучы христиан руханилары иреккә чыгарыла, алар кайтып үзләренең яшәү урыннарындагы чиркәүләрдә эшкә урнаша. Әмма бу амнистия Украина һәм Балтик буе республикаларындагы христианнарга, мөселманнарга кагылмый, алар элеккечә «лагерь тузаны» булып калалар.

1943нче елның 4нче сентябрендә И.Сталин һәм В. Молотов Кремльдә митрополит Сергейны, Алексейны, Галицкийны кабул итә. Очрашуның сәбәбе – бөтен Русия һәм Мәскәү Патриархын сайлау һәм шунда ук Изге Синод оештыру була. Сталин чиркәү руханиларының кирәк ихтыяҗларын тыңлап, дәүләттән каршылыклар булмас, дип вәгъдә итә. Шул ук утырышта Сталин митрополитларга яшәү шартларын уңайлату өчен Мәскәүдәге Германия илчелегенең бинасын бүләк итә. Бу очрашулар хакында «Известия» гәҗитендә һәм радиодан хәбәр ителә. И. Сталинның Православие диненә карашы уңай якка үзгәрүенә сәбәпне, аның яшь чагында семинариядә укуы һәм бер ел Италиядәге чиркәүләрдә стаҗировкада булуы, шулай ук һәр кешедә була торган хәл – олыгая барган саен, җаны дингә күбрәк тартылуы белән аңлатырга мөмкиндер. Сталин һәм аның иярченнәре акрынлап, правослау дине һәм дәүләт хакимияте мөнәсәбәтләрен җайлаштырып хәл итәргә дигән карарга киләләр. Әмма, бу башка диннәргә, шул исәптән ислам диненә кагылмый. Моны без 1945нче елның июнь аенда булган җиңү парады мисалында да күрәбез. Ул чакта биш Рус-правослау рухание хөрмәтле кунаклар трибунасына чакырыла. Икенче Бөтендөнья сугышында Рус-правослау динендәге сугышчылар белән бергә миллионлаган мөселман динендәге сугышчылар да бертигез мохтаҗлык күрсәләр дә, аларны СССР дәүләте тигез күрмәвен аңлата. Моңа дәлил булып 1943-1944нче елларда Сталин һәм Совет хөкүмәте тарафыннан оештырылган вәхшилек – мөселман халыкларын туган җирләреннән куып таратуны әйтеп үтмичә булмый. Кабарда-балкар, чечен, ингуш, кырымтатар халыклары, әйтерсең ерткыч хайваннар, бер төн эчендә кеше аяк басмаган җирләргә сөрелә. Анда чәнечкеле тимерчыбык артында, «сатлыкҗаннар» дигән яманатлары бар дөньяга таратылып, ачлыктан һәм төрле авырулардан һәлак булалар. Ә аларның гаепләре бер генә – алар үзләренең ата-бабадан килгән диннәренә карашларын саклап калырга тырыштылар! Шуның өчен Аллаһтан түгел, кешеләр явызлыгына дучар булдылар. СССР дәүләтендә бер Татарстан АССРда гына да 1065 мулла репрессия корбаны була, шуларның биштән бере атыла. Репрессия елларында Татарстан җирендә 19 мәчет сакланып кала. Ә революциягә кадәр 1598 мәчет була.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә хаклыбыз, 1943нче елда дәүләт җитәкчеләре Рус-правослау динен законлаштырып таныйлар, ә ислам дине әлегә чаклы закон нигезендә танылмаган. Шуңа күрә илебездә правослау дине елдан ел үсә, киңәя ә ислам дине чәнечкеле читлек эчендә.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии