Көенечлесе күбрәкме, сөенечлесеме?

Өйгә килә торган алты төрле газеталардан алынган мәгълүматлар буенча, илдә сөенечле хәбәрләр күбрәкме, көенечлесеме икәнен карыйк әле. Милләтебез өчен иң көенечлесе, әлбәттә, мәктәпләрдә татар теле тыелуга багышланганы. Бу ясалма рәвештә, ил җитәкчеләренең рус булмаган халыкларга карата зур мәкер белән уйлап эшләгән эше булды. 2007нче елда 309нчы закон кабул ителгәннән соң, Русиядә укучы балалар кайсы гына телдә белем алсалар да, Бердәм дәүләт имтиханнарын фәкать урыс телендә генә бирә ала. Бу илебезнең урыс булмаган милләтләренә карата сугыш игълан итү кебек тоелды. 2017нче елда үзләре закон сагында торырга тиешле прокурорлар мәктәпләргә барып, укытучыларны җинаятьче хәлендә калдырып, котын алып йөрде. Аннары, үз телләрендә укырга теләгән балаларга 2 сәгать Ана телен өйрәнергә рөхсәт ителә, дип, мыскыллау гамәле оештырдылар.

Тел мәсьәләсендә күп еллардан бирле тарткалаш барса да, уңай якка үзгәреш булмады. Гасыр башыннан бирле алышмыйча утырган бу хакимият барында үзгәрешләр булмаячак та. Әнә күп кенә шәһәрләрдә пенсия яшен арттыруга бәйле митинглар узды, берсенең дә файдасы булмады.

Казан янындагы Усаклык бистәсендә чүп заводы төзелешенә каршы халык күп санлы митинглар үткәрсә дә, монда да үзгәреш юк әле.

4нче ноябрь Русиядә Халыклар бердәмлеге көне дип атала. Бу көнне христианнар урамнардагы машиналар хәрәкәтен туктатып, Кремльдән башлап, тәреләрен күтәреп йөрделәр. 13нче октябрьдә узган Хәтер көнендә Явыз Иван белән көрәшкәндә һәлак булган татарларны искә алып, дога кылу өчен Кремльгә керергә рөхсәт булмады. Монда дуслык түгел, дошманлык, халыкларны үзара ызгыштыру сәясәте ярылып ята. Мондый гаделсезлекләр бездә гадәти хәлгә әйләнде. Татарга кирәк булган берәр нәрсә эшләргә уйласалар, әллә ниткән ясалма киртәләр уйлап чыгаралар. Митинг үткәрәсе булса, рөхсәт бирмичә тилмертәләр. Биргәндә дә, сораган урында түгел, үзәктән читтәге урыннарны гына бирәләр. 4нче ноябрь көнне Феофан бездәге дуслыкны мактаган булып, дөньяда юк мондый дуслык, диде.

Бәяләргә әйләнеп кайтсак, хезмәт хаклары, пенсияләр артмаса да, бәяләрнең артудан туктап торганы юк. Бензин бәясенең артуында да чик-чама юк. Әле дә кырык сумнан артык, яңа елдан соң 50 сум да булуы ихтимал. Бензин бәясе арткан саен, автомат рәвештә башка әйберләрнең дә бәясе артачак. Яңадан-яңа салымнарны да уйлап чыгарып кына торалар. Авылларда болай да көч-хәл белән яшәп яткан халыкның мал-туарына һәм бакчада үстергән бәрәңгесе белән яшелчәсенә дә салым салу турында хыялланулар бигрәк тә күңелгә тия. Шәһәр транспортында йөрү хакын да 33 сумга кадәр күтәрү турында сүз бара. Хәзерге автобусларның күбесе газга күчерелгәндә бит бу!

Рәсми рәвештә илебездә 20 миллион халыкның хәерчелектә яшәвен әйтәләр. Шушы алты ел эчендә аларның санын 10 миллионга киметү турында Путин үзе әйткән иде бит. Ләкин шушы вәзгыятьтә аларның саны тагын 10 миллионга артыр кебек тоела миңа.

Гел көенечле хәбәрләрне туктатып торып, 1-2 сөенечле хәбәр дә әйтим әле. 12нче ноябрьдән башлап, балалар өчен татар телендә тәүлек буе эшли торган «Шаян ТВ» телеканалы ачылу куанычлы хәбәр буларак кабул ителде. Тагын бер сөенечле хәбәр дип, данлыклы милләттәшебез Рудольф Нуриевка һәйкәл куелуын атар идем.

Әмма милләтебез өчен файдалы әйберләрне бетерү дәвам итә. Халык яратып тыңлый торган «Тәртип» радиосы үлем хәлендә яшәп ята. Менә инде тагын халкыбыз яратып йөри торган Милли-мәдәни үзәкне, андагы күп санлы экспонатларны юкка чыгарырга мөмкиннәр. Инде болай да тулы көченә эшләмәгән Конституциябезне дә үзгәртәчәкләре турында сүзләр ишетелә. Нинди генә үзгәрешләр булса да, берсенең дә халык файдасына түгеллеге билгеле инде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии