Мин бервакытта да еламадым

Мин бервакытта да еламадым

Бала чаклары Икенче Бөтендөнья сугышлары елларына туры килгән кешеләрнең кайсы белән сөйләшсәң дә, үзәкләренә үтеп, тирән яра булып кереп калган истәлекләре бик күп. Шуларның иң тирәне-ачлык һәм әти-әнисез яшәү. Бик күпләре үз-үзләре ихтыярында, караучысыз көнозын тинтерәп яшәгәннәр. Хәзерге вакытта күз алдына да китерергә мөмкин түгел – яшь балаларны иртә таңнан колхоз кырына алып китүне. Икенче Бөтендөнья сугышы елларында һәм аннан соңгы елларда да шундый кырыс законнар булган: ата-аналар иртә таңнан төнгә кадәр дәүләт, колхоз эшендә булырга тиешле, ә балаларны кем карый, кем ашата-эчертә – анысына җаваплы юк. Мондый хәлләр бигрәк тә авыл-колхоз җирләрендә булган. Шәһәрләрдә эшчеләргә балалар бакчалары эшләгән, ә авылларда андый мөмкинлекләр соңрак кына булды. Ана кеше баласы өчен кайгырып, борчылып көнозын эштә…
Аналарга мондый төр җәзаны күтәрергә нинди йөрәк кирәк булган икән?
«…1945нчы елның 30нчы июлендә миңа 3 яшь тулган иде. Әни колхоз кырында урак белән иген урганда үзе белән кырга алып китә. Чөнки өйдә бала карарга башка кеше юк. Ә, кырда эссе, ялан аякка камыл кадала, кояш кызуында бертуктаусыз сусата, ашыйсы килә. Баштарак әни мине ерак кырга уракка төшкәч утырып килгән ат арбасында калдыра иде. Мин йокыдан уянгач, шунда арбалар тирәсендә үземә-үзем уен табып вакыт үткәрә идем. Атлар белән эшләүче үсмерләр кайчагында атка атландыралар, арбага салам төягәндә, атларны ашатканда, су эчерткәндә мин алар тирәсендә… шулай көн үтә. Сирәк кенә әни килеп ни булса да ашарга бирә. Ә, эчәргә мин атлар яныннан су эчәм. Бер көнне шулай вакыт үткәргәндә күбәләкләр белән мавыгып киттем. Аларны куа-куа юлдан әллә кая барып чыкканмын. Бик арыганлыктан шунда үлән арасында йоклап кителгән. Уянганда төн булып бара, күктә йолдызлар җемелди башлаган. Җәйге төн караңгы бит. Киттем урынымнан торып, кая барасын белмим – өйгә әни янына кайтырга кирәк икәнен генә беләм. Шулай бара торгач авыл башына килеп чыктым. Өйгә кайтып керсәм – әни елап утыра. Баксаң, төн уртасы икән, авыл халкы мине караңгыга кадәр эзләгәннәр дә, инде бу баланы тәгаен бүреләр ашаган дигән уйга килеп, таралышканнар. Сугыш елларында бүреләр бик күп иде. Халыкның бозауларын, сарыкларын күп ашадылар. Бер курыкмый авылга килеп чыга иделәр. Моннан соң миңа үзе янында гына булырга кушты әнием. Хатын-кызлар иген ура, мин аларның артларында тегендә-монда әйләнеп йөрим. Әни һәм аның белән эшләүче хатын-кызларны көнозын тәмам аптыратам, йөдәтәм… Ашыйсы, эчәсе килсә, аякка камыл кадалса, тычканнар күренсә һаман «әни!» дип кычкырам. Ә, ул эшен ташлап чабып килә, минем белән эш вакытын үткәрә. Аларга норма бирелгән, һәр көнне фәлән кадәр арыш урырга кирәк. Норманы үтәмәсәң колхоз рәисе, бригадир, парторг бөтен халык алдында җиде бабаңа кадәр искә алып сүгәләр. Минем тавышланганнар бригадирга ошамаган. Бер көнне бригадир мине кырда күргәч, балаңны бүтән кырга алып киләсе булма, диде әнигә. Нишләмәк кирәк, әни икенче көнне берүземне өйдә калдырды. Йокыдан уянгач та, әни калдырган уч төбе кадәрле арыш кабартмасын бер стакан сөт белән ашап бетердем дә, урамга чаптым. Анда үземнән ике-өч яшькә олырак күрше малайлары белән уйнап көн уздырдым. Мин һәрвакыт үземнән олыраклар белән уйнарга тырыша идем. Баштарак, алар мине төрлечә кыерсыттылар, ләкин кыйнап атсалар да бервакытта да еламаганымны күргәч үзләре белән тигез күрә башладылар. Менә кояш баеды, иптәшләрем өйләренә таралыштылар. Минем эчем борыла, тартыша, бик тә ашыйсым килә. Көнозын берни ашамаган ич, курка да башладым. Өйгә кердем дә, әнинең ипи пешерә торган зур мич эченә кереп бөтәрләнеп яттым. Ә, мич авызын калай капкач белән томалап куйдым. Бөтәрләнеп яткач эч авыртуы басылган кебек булды… Йә хода! Берзаман әнинең кычкырып елаганын ишетеп уянып киттем. Мич капкачын ачыйм дип төрткән идем, ул шалтырап идәнгә мәтәлеп төште. Әни шулчак кулындагы таягын селтәп мич каршына килеп басты. Һәм без шактый вакыт бер-беребезгә карашып тордык. Төнге ай нурлары аның яшьле күзләрендә чагылып минем әле йокыдан арынып җитмәгән күзләремне камаштырып тора иделәр. Бер мәл шулай бер-беребезгә карап торганнан соң, әнинең йөзе үзгәреп китте. Яшьләре кибеп өлгермәгән күзләрендә ниндидер нәфрәт очкыннары чагыла башлады, башкача карый башладылар. «Ах чукынчык, менә син кайда икән! Мин бөтен авылны әйләнеп чыктым, кешеләрне комачаулап шушы көнгә кадәр сине эзләдек…», – дип бөтен җирем кырымга буялып, тәмам маймылга охшап калган нәни баласын мич авызыннан тартып чыгарды. 
Шуннан соң әни мине йокыдан уятмый өйдә калдырып, ишекне тыштан бикләп китә башлады. Хәзергә кадәр шуларны уйласам йөрәгем әллә нишләп китә. Соң, өйдә тынлык, уенчыклар да, сөйләшергә, уйнарга беркем дә юк. Ашарга, эчәргә өй эчендә эзләнеп ни табам шуны ашыйм. Әни күп еллардан соң да ул чакларны искә алып: «Мин синең ул чакларда ачтан үлми ничек исән калуыңа хәзер дә исем китеп торам әле», – дия иде мәрхүмә. Яшен яшьнәп күк гөлдерәгәндә баштарак бик курка идем. Аннары ул чакларны түземсезлек белән көтә башладым. Яңгыр явып җирләрне пычратса әни эштән иртәрәк кайта. Менә кайда рәхәтлек, иреклек, үзенә күрә бер бәйрәм! Ачлыгымны да онытып урамга йөгерәм. Башка балалар белән мәш килеп яңгыр сулары агызып уйнап, җылы яңгыр астында ялан аяк пычраклы суларны кичеп йөрим. Өстемдәге кыска балаклы ыштан һәм беркатлы күлмәк яңгыр астында ничек тиз пычраналар, кояш болытлар өстеннән күренү белән шулай тиз кибәләр дә. Аларны алыштырырга башка күлмәк-ыштан турында уйлап хыялланырга да юк! Көзге салкыннарга кадәр яланаяк…
Беркөнне һәрвакыттагыча мин өйдә бикләнеп калдым. Инде тыштан тәрәзә капкачлары ябылган, ярым караңгы өй эчендә мин кагылмаган бер почмак та, идән асты да калмаган иде. Гадәттә бала-чага идән астына төшәргә курка. Миндә ул курку ничектер булмады. Бәлкем, булгандыр да, балалык белән беленми үтеп киткәндер. Мөгаен, әнинең аннан бәрәңге алганын күргәнгә, мин дә берәр ашарга яраклы нәрсә булмасмы дип эзләнергә төшкәләгәнмен. Безнең өйдә аш-суны әни казанда пешерә иде. Ул мичнең икенче ягында, әйбер пешергәндә аерым ягар өчен мич авызы бар. Ничек итеп мич өстенә менеп, шул казан эченә керә алганмын, хәтерләмим. Ачлык, ашыйсы килү шул казанга этәргәндер инде… Аяк-кулларым, бөтен гәүдәм кызышудан уянып, кычкырып җибәрдем. Каян көч килгәндер калын такталардан ясалган казан капкачын төртеп ачып җибәрергә. Шулчак чиләк белән су күтәреп әни килеп керде дә мине казаннан күтәреп чыгарды. Мескен, әнием эштән кайткач мине эзләп-эзләп тә таба алмагач, ашарга әзерләр өчен казан астына утын ягып җибәргән. Ә, казан өстендәге капкачны ачып та карамаган. Кем уйласын анда бөгәрләнеп баласы йоклап ятканын. Утыннар яна башлагач чиләк алып суга чыккан. Су алып кергәнче казан инде кыза башлаган. Мин шулчак пешә башлаганмын һәм уянып сикереп торганмын. Әни күтәреп алмаса ул казаннан тиз генә чыгарлык түгел. Аякларым пешсә дә әнине борчымас өчен түздем, еламадым. Тиз генә урамга чыгып юл тузанына күмеп тордым кызарып киткән аякларымны» – дип бала чыгын искә алды , Сарман районы, Алан Газар авылында туып үскән Әзһәр Ярулла улы Вәлиулла.
…Әзһәр абзый мәктәптә урта белем ала, колхозда эшли, 3 ел Армия сафларында хезмәт итә, техникумда укый, Чернобыльдә дә булырга туры килә аңа. Аллаһының рәхмәте белән «Исламны кабул итүгә 1000 ел» исемле мәдрәсәдә белем ала. Җиң сызганып «Әл-Ихлас» мәчетен төзүдә катнаша. Берничә ел ул мәчеттә имам-хатыйб вазыйфасын үти. 2023нче елда 81 яшен билгеләп үтте. Ул бөтен җаны-тәне белән, ихлас күңелдән Ислам динен, аның изге кануннарын яшьләргә аңлатуда мөмкин кадәр көч куя, милләттәшләренә үрнәк булып яши. 
Расих ҖӘЛӘЛ,
Казан шәһәре

Комментарии