- 25.09.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №37 (20 сентябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Төрле мәгълүмат чаралары аша халыкның миллиардлаган сум акчасын суыручы мошенникларның чәчәк атуы турында хәбәрләр килеп тора. Әллә кая барасы юк, кытыкны китереп, зур табышка ымсындыручылар үз телефоныма да шалтыраткалый. Шөкер, бу яктан да «казанышларыбыз» җитәрлек дип, бәлки, сөенергәдер безгә? Чөнки, тискәре күренеш булса да, алгарышның бер билгесе бит. Тора-бара, баш миебез камилләшеп, аларга каршы көрәшергә дә өйрәнербез, акыллырак та булырбыз, шаять. Дәверләр буена төрле әверелеш нәтиҗәсендә башта яхшылык дип тагылган һәр начарлыктан файда табарга өйрәтелгән халык без. Чөнки тарихыбыз аларга искиткеч бай бит. Мисалга, җир – крестьяннарга, заводлар – эшчеләргә, дип Октябрь түнтәрелеше ясалды. Булдымы? Бөтен халыкларны берләштерәбез дип тотынган идек, икенче Бөтендөнья сугышына килеп кердек. Берләштеме? АКШны куып җитеп узып китәбез дип тырыша торгач, СССРны тараттык. Уздыкмы? Көнбатыш илләре белән кочаклашып йөреп, капиталистик нигезгә корылган демократик илдә яшәячәкбез, дип хыялланган идек, хәзер нинди ил төзибез, беләбезме? Элек тә шул чор шартларына яраклашып яшәгән бәндәләр. Бүген дә яшәп яткан көнебез. Халык ул, Ломоносов әйткәнчә, энергия кебек – исемен алыштырырга мөмкин, әмма юктан бар булмый, бардан юк булмый. Аллаһның хикмәте бу дими, ни дисең? Шөкер, хәзер якты маяк булып БРИКС калыкты, шуңа күрә күңелне төшермик, җәмәгать. Адәми затны гына түгел, илләрне дә өмет яшәтә. Шәт, аның янында ышану белән ярату да пәйда булмый калмас әле...
Шушы уңайдан мәрхүм юмор остабыз, Галиәскәр Камал исемендәге театр артисты Рәшит Шамкайның сәхнәдән сөйләгән, инде онытылып баручы бер анекдоты искә төште.
Бер хатын әсәрләнеп милиция бүлегенә килеп керә:
– Зинһар каракны тотып, акчамны алып бирегез! – ди.
– Сумкаңда идеме акчаң? – дип сорый милиционер.
– Юк, лифчигымда.
– Соң шуны сизмәдеңме?
– Сизүен сиздем, мин аны анда яхшы ният белән керә дип уйладым, – ди теге хатын.
Кызык та, кызганыч та: яхшы ният белән талаучылар, әкият сөйләп алдаучылар ишәя бара, җәмәгать. Халык кайчангача түзә алыр икән? Уйлы кешеләрне уйландыра торган заманда яшибез. Шөкер, андыйлар арта барган кебек тоела. Бу түгелме файдага?
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии