Сугыштагы иң зур хата

 Гыйнвар аенда Ленинград блокадасын өзү көнен билгеләп үттеләр. Шәһәрне немецларга калдырып китмибез дип, күпме кешенең гомерен өзү – бу сугыштагы иң зур хаталарның берсе булгандыр. Калдырып киткән булсалар, немецлар ашлык амбарларын да бомбага тотмаган булырлар иде. Бәлки, хәрби җитәкчеләр аны калдырырга да риза булырлар иде, Сталинның Ленин шәһәрен дошманга бирәсе килмәгән. Ленин исән булса, калдырыгыз, дияр иде, минемчә. Түрәләр бит үз гаиләләрен сугыш уты җитә алмаслык ерак җирләргә озатканнар. Үзләренең дә тамаклары тук булгандыр. Безнең күрше авылда Ленинградтан эвакуацияләнеп кайткан рус хатыннары бар иде.

Әнә Киев шәһәрен калдырып, кабат алдылар бит. Ленинградны саклаган меңнәрчә сугышчы башка фронтларда сугышыр иде. Миллионнан артык кеше исән дә калган булыр иде.

Әзһәр ЗӘЙНИ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии