Исемдә калганнар

Әтием сугышка киткәндә 1 яшь тә ике айлык кына булганмын. Әни әтидән җиде бала белән калган. Уйласаң, үзе бер батырлык. Ничек чыдам, сабыр булган безнең әниләребез. Безнең әти 1901нче елгы. Өч сугышта булдым, ди иде. Әти киткәч, бик күпне күргән безнең әни. Ике баласы – миннән олы абый белән миннән кече энем ачтан үлгән. Ул энем әти 1943нче елда сугыштан яраланып кайткач туган. Яралары төзәлгәч, әтине тагын сугышка алганнар. Энем шуннан соң үлгән. Ул хәл әле дә күз алдымда тора. Әни мине йокыдан уятып, күтәреп төшерде дә: «Кызым, бәби үлде», – дип, мине алып барып күрсәтте. Өстәлгә аңа да, миңа да дип, 2 стакан сөт, тавык йомыркасының сарысы кебек икешәр бәрәңге куйган иде. «Менә кызым, монысын да аша», – дип, әни барысын да миңа бирде. Мин өстәлдән сикереп төштем дә, бәбинең мәмие миңа калды, дип, җырлап, морҗа тирәли әйләнеп йөргәнем истә. Әнидә бала кайгысы, балада ашау кайгысы дигәндәй, ай Ходаем, ачлык хәсрәтләре күрсәтмәсәң иде.

Ул сугыш вакытында илдә бронь белән калганнардан күргән күпме мыскыл инде. Безнең күршедә Сабир абый бар иде. Колхоз председателе булган ул. Ачлыктан барыбыз да шешенгәнбез. Абый бигрәк тә үлем чигенә килеп җиткән. Әни абыйны күтәреп, Сабир абыйга кергән. «Балалар ачлыктан үлеп бетә бит. Бер 200 г гына язсана?» – дип ялынган. Сабир абый кайтып, ике кулын баш астына куеп ята икән. «Ник, үлсә, бер синеке генә үлә мәллә?» – дип, селкенмәгән дә. Өстәл өсләрендә бер бөтен ипи торган. Өстенә кыерчык та куелган. «Абыең, ипи, дип, шунда таба үрелеп, кулымнан егылып төште. Шунда бер ипи сыныгын да алып бирмәде», – дип елый-елый сөйли иде әни. Күрше абзыйның гаиләсенең дә бәхете булмады. Сигез баласын калдырып, башка хатынга чыгып китте. Анда да өч малае булды. Шундый кансызлар заманында үскән сугыш чоры балалары бит без. Әниләребез ничек итсә иткән, үзләре исән-сау калганнар. Бу дөньяда булмаган рәхәтлекләр аларга җәннәттә булсын иде инде берүк.

Икенче як күршебез Закир абый иде. Әти 1947нче елны гына бик каты яраланып кайта безнең. Кайтуын хәбәр итәргә дип, култык таяклары белән бездән 15 километр ераклыктагы Мамадышка китә. Ничек барып җиткәндер инде ул, бәгырькәем. Мамадышта күрше Закир абыйны күреп, бик тә сөенә. «Күрше, син дә монда икәнсең. Кайтканда мине калдырма инде», – ди. «Әле минем йөрисем күп», – ди Закир абый. «Ярый, мин юлга таба чыга торам. Юлда калдырмассың», – дип, әти юлга таба чыгып китә. Мамадышның ул очы үрләчрәк аның, сау аяклы кешегә дә җайлы түгел. Әти үрмәләп диярлек 1 километр кайткач, аны Закир абый узып китә. «Утырып еладым», – ди иде әти. Кайда култыкса белән, кайда үрмәләп, төн уртасында әти урманга кайтып җитә алган. Урманга кереп, бер агач төбенә утырган, башка кайтырлык хәле калмаган булган. Шунда агач төбендә әлсерәп утырганда каршысына ике бүре чыгып утырган. Сугыш вакытында бүреләр дә ач булган бит. Әти курыккан инде, нишләргә дә белмәгән. Ярый әле кесәсендә шырпысы булган. Култыкса таягы белән капшый торгач, таяк башына бер каен тузы ияреп чыккан үлән арасыннан. Әти кулындагы бияләйләрен, шинель итәген яга-яга төн чыга урманда. Теге бүреләр әтигә тими. Ул урман безнең авылдан ике генә чакрымда. Әти авылга таң беленгәндә генә кайтып җитә. Фашистлар сугышта гына түгел иде ул. Шул хәшәрәтләр өчен сугышып, нинди хөрмәт күрде безнең әти? Үзләре сугышка кермәгән шул алар.

Безнең әти-әниләр бер хөрмәт тә күрми китте инде бу дөньядан. Әти дә, әни дә ничә катлы ветеран иде югыйсә. Әтине Хәсән исемле бер татар егетен сугыш кырыннан частькә алып кайту өчен калдырган булалар. Әти бу егетне бик озак күтәреп бара. Тегесе, су-су, дип сорагач, җиргә яткырып, баш астына печәннәр кыстыра да үзе су эзләп китә. Су табып алып килгәндә Хәсәннең таланып беткән шинеле белән, итек очында аягының башы гына калган була һәм баш астындагы печәндә ике бармагы ята. Урманда каршысына бүреләр чыккач: «Йа Аллам, миңа рәнҗедеме икән инде. Минем бер гаебем дә юк бит», – дип, төне буе бүреләр белән сөйләшеп утыра әти.

Исән калган ветераннарга фатирлар да, машиналар да өләштеләр. Менә шушы ветеран булган әти белән әнинең 1952нче елгы беренче группа инвалид кызлары бар. Үзе ятим, торыр урыны юк. Хәзергә миндә 20 ел яшәде инде ул. Миннән соң кайда яши? Менә кемгә кирәк ул торак йорт. Фатиры булса, караучысы табылыр иде әле. Әти-әни берсе дә бу хөрмәтне күрмичә киттеләр бит. Шуларның өлеше булыр иде. Ачмыйм, кем күрә, әйтмим, кем белә менә шушы була инде ул.

Тәзкирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

Мамадыш районы, Түбән Козгынчы авылы

Комментарии