- 25.08.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №33 (21 август)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Безнең гәҗит»нең 26нчы июнь санында Лира Габитованың мәкаләсен укыгач, бик аптырашта калдым. Иң беренче уем: редакция моны нигә бастырды икән, булды. Күрәсең, безнең арада шундый кешеләрнең дә булуын күрсәтәселәре килгәндер инде.
Бөек Ватан сугышында рәсми рәвештә 27 миллион совет солдаты үлде, диләр. Ә рәсми булмаган саннар – 40 миллион. Безнең авылдан (Башкортстанның Миякә районы, Мәнәвезтамак авылы) сугышка 600ләп кеше алынган. Шуларның 300е ятып калган. Минем белән уйнап үскән малайларның барысы да диярлек әтисез иде. 20-30 яшьтә тол калган хатыннар исә гомерләрен ялгыз үткәрде. Монда төп гаеп Сталинда. Ул иң талантлы маршалларны, генералларны ялган гаеп тагып үтерткән. Сугыш алды елларында Кызыл Армиянең 30 мең командиры репрессиягә эләгеп, яки атыла, яки төрмәләрдә, сөргендә юк ителә. Алар урынында калган командирлар, сугыш башлангач, дошманга «отпор» бирә алмый. Сугыш башланыр алдыннан Сталинга Гитлерның якын көннәрдә һөҗүм итәргә җыенуын хәбәр итеп торалар. Ул ышанмаган, моны провокация дип атаган һәм ул кешеләргә карата чара күрергә кушкан. Сугыш башлангач, Сталин бер атна ил белән, армия белән идарә итүдән читләшкән. Аның мин-минлеге аркасында 22нче июнь көнне үк безнең самолетлар немец бомбардировщиклары тарафыннан аэродромда ук юк ителә. Без авиациясез калабыз.
Фашистик Германия гаскәрләре 2-3 ай эчендә Ленинградны камый, Украинаны басып ала. Мәскәүгә килеп җитә. Шул вакыт Сталин беренче тапкыр Жуковтан ни эшләргә дип киңәш сорый. Жуков аңа һич кичекмәстән төрмәдәге хәрби генералларны азат итәргә куша. Азат ителүчеләр арасында атаклы Рокоссовский да була.
Инде авторның, без Сталин чорында әйбәт яшәдек, дигән сүзенә күчик. Мин сугыш алдыннан туган, сугыштан соңгы хәерчелекне үз җилкәмдә татыган кеше. 12-13 яшьтән без хезмәт фронтында булдык. Мин авылда үстем, колхозның нәрсә икәнен яхшы беләм. Ул – патша заманындагы «крепостное право»ның яңадан кайтуы иде. Үзенең 4-5 сутый бакчасында үстергән бәрәңге, чөгендер исәбенә авыл халкы сыер асрады. Хәер, күбрәк кәҗә асрадылар, аны «Сталин сыеры» диләр иде. Атлар юк дип әйтерлек. Утынын-печәнен бәләкәй арбаларга җигелеп, үзебез ташыдык. Кышын арбаны бәләкәй чана алыштырды. Әле бит һәр колхозчы налог түләргә тиеш иде. Балаларың ач калса, кала, налог түләмәсәң, төрмәгә ябалар. Димәк, син совет властена каршы кеше. Шушы тормыш Сталин үлгәнчегә кадәр дәвам итте. Шуннан соң гына Маленков белән Хрущев барлык мәҗбүри түләүләрне юкка чыгарды, тормыш җиңеләя төште. Без икмәк күрмичә үстек. 1948нче елда Уфадагы бер туганыбыз күчтәнәчкә дип бер буханка ипи алып килгән иде. Аны беренче тапкыр күрүебез. Миңа бер телем ипи бирделәр. Малайларга мактанырга дип, аны урамга алып чыктым. Малайлар, миңа да бир, миңа да бир әле, дип сорагач, ул бик тиз бетте дә китте.
Хрущев Сталин культын фаш итеп бик дөрес эшләде. Әле бит ул чакта нахакка гаепләнгән гаиләләр миллионнарча иде. Аларны азат иттеләр. Сталинның кем икәнен аңлаучылар ул чакта да бар иде инде. Евгений Евтушенконың шигыреннән бер өзек:
«Напраслиной вождя не обессудим,
Но суд произошел в день похорон,
Когда шли люди к Сталину по людям,
А их учил идти по людям он».
Сталинны күкләргә чөеп, зомбига әйләндерелгән халык Кызыл мәйданга эләгергә тырышып, бер-берсен таптый, йөзләгән кеше ат астында тапталып үлә.
Ни өчен соң безнең көннәрдә Сталинны күтәреп, аны чын җитәкче итеп сөйли башладылар? Мәсьәлә болай тора: күпчелек кеше акчасызлыктан интегә, хезмәт хаклары бик түбән. Шул ук вакытта алар министрларның, депутатларның, җитәкчеләрнең күп акча алганын белә. Илдә гаделлек юк. Шуңа алар илгә Сталин кебек каты куллы җитәкче килсен иде дип хыяллана. Алар теге заманнардагы явызлыклар турында белми яки белергә теләми. Бер генә кешене үтерү дә зур җинаять, ә репрессия вакытында бер гаепсез кешеләр меңәрләп юк ителгән. Мин су буена йә болынга барсам, берәр бөҗәкне таптый күрмим, дип, аяк астыма карап барам. Ә теге заманда кеше үтерү чебен үтерү белән тиң булган.
Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,
Башкортстанның Бәләбәй шәһәре
Алар сагына микән?
Мине бу хатны язарга Сталинны сагынып ятучыларның язмалары этәрде. Мин аларга шаккатам. Үзенең халкын шуның кадәр изгән бер генә баскынчы да булмагандыр. Бер тиен пенсия түләмичә, хезмәт хакы бирмичә, хәтта үзләре үстергән икмәген дә авызыннан өзеп алып, халкын зар елаткан палач булмадымы ул? Ятимнәрнең, тол хатыннарның канлы күз яшьләрен ул түктермәдеме? 4-5 баласын салкын өйдә ач утыртып калдырып, айлар буе окоп казырга, урман кисәргә мәҗбүр булган хатыннарны, кызларны күз алдына китерәсезме?
Язгы пычракта 15-20 чакрым симәнә орлыгын капчыклап аркаларына асып ташыган хатыннар сагына микән? Сез әллә үзегезгә дә шуны телисезме?
Хәзер авылда аның кадәр халык та юк. Меңәр ел үз җирендә яшәгән халыкларны урыннарыннан ул күчереп йөрткән.
Мин әйтмим хәзер ал да гөл диеп. Хәзер дә бары тик мөселман булган өчен генә эчмәгән-тартмаган яшьләребезне кулга алып, утыртып куялар. Моны эшләүчеләр шул Сталин эшен дәвам итүчеләр.
Җир шарының 50 процент байлыгы бездә булса да, илебезне әле дә рәткә китереп бетерә алмыйбыз. Алманнарда бездә булган байлыкның берсе дә юк, ә илләрен әнә ничек итеп төзеделәр. Чөнки алар гаепне безнең шикелле башкалардан эзләми.
Хатымны Мөхәммәт Мәһдиев сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «XX гасыр каннибалларына ләгънәтем, чиновникларына, куркак карьеристларына, һаман да дөнья тоткасы булып, Сталинны сагынып яшәүчеләренә – нәфрәтем».
Ринат РИЗВАНОВ,
Казан шәһәре
Сталин түгел, үзебезнекеләр йөрде
«Безнең гәҗит»нең 46нчы санында (15 ноябрь, 2017 ел) «Кем күпме җитәкчелек итте?» дигән мәкалә басылып чыкты. Авторы – Нурислам Галиев. «Безнең гәҗит»нең 9нчы санында (6 март, 2019 ел) Сталин турындагы язмага да фикерем бар. Әйе, аның турында бик күп яздылар инде. Мин 83 яшьтә, бик күпне кичергән кеше. Безнең буын Сталинны әзме-күпме хөрмәт итә. Аны палач та дип атыйлар. Шул чорлар кешесе буларак, Ленин белән Сталинның кем икәнен укып, белеп үстем.
Ләкин ни генә булмасын, аның җитәкчелегендә без нинди бай Германияне җиңә алдык. Ул Мәскәүдән чыгып китмәде, улын Казанга куып җибәрде. Ул Казанда эшләп үлде дә. Ә хәзергеләр балаларын чит илгә озата, акчалы эшкә урнаштыра.
Мин – сугыш чоры баласы. Авырлыкларны күп күрдем. Шулай да Сталинны хурламас идем. Сталин булдырган тәртип аркасында җиңүгә ирештек дип уйлыйм. Дөрес, ул вакытта закон каты һәм аяусыз иде. Шулай булмаса, сугыштан соңгы җимерек шәһәрләрне аякка бастыру мөмкин хәл идеме соң? Әйе, күпләрне нахакка хөкем иттеләр. Ничә баласы елап калуга карамастан, 200 грамм ипи өчен сөргеннәргә, төрмәләргә җибәрделәр. Хәзер 2-3 кешене үтерүчеләр дә биш ел төрмә белән котыла. Боларны шушы үзебезнең җирлектәге җитәкчеләр эшләгән.
Суслонгерны гына алыйк. Булачак фронтовикларны ничек итеп интектереп яткырганнар! Ул чакта илне төзүгә Сталин бик күп көч куйды. Хәзер әнә шул илне җимерделәр. Бүген без миллионерлар, миллиардерлар буенча беренче урында. Халык нинди көч белән төзегән колхозларны таратып, кешене эшсез калдырдылар. Хәтта колхоз төзеткән кибет бинасын да сатып җибәргәннәр. Кем сатканын да белмәдек. Ул бит үзебезнең пай акчасына салынган иде.
Кызык хәзер: урлашалар-урлашалар да – банкрот. Банкларга кадәр талыйлар бит! Сталин боларга юл куяр идеме?
Без укыганда, чит илдә бар да түләүле, бәяләр гел артып тора, дип укыталар иде. Безгә дә бу көн килеп җитәр дип башка да килмәде. Сталин чорында әйбер хаклары күтәрелгәнен хәтерләмим. Бурычларны бик күп түләдек, аларны санап кына бетерерлек түгел иде. Авыр чорлар иде. Сталин әнә шул авыр елларда эшләде.
Минем тагын бер фикер әйтәсем килә. Сугыш вакытында 17-18 яшьлек егетләр-кызлар партизан отрядлары оештырып, җиңүгә зур өлеш керттеләр. Без Олег Кошевой, Александр Матросов, Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкаларны белеп үстек. Хәзер аларны искә дә алмыйлар. Бүгенге яшьләр аларны белми дә. Үлгәннәрне барлап, тарихка кертеп калдырырга кирәк. Исән кайтканнарга дәүләт соңга таба хөрмәт күрсәтте, өлеш аларның балаларына да тиде. Ятып калганнарның балаларына гына берни булмады. Хәзер инде алар да бик аз калды, әле шуларына да акча таба алмыйлар.
Сугыштан соңгы авыр елларда күпме җимерек шәһәрләрне төзеде. Дөрес, бик күп бурычлар, заем, налоглар – барысы да халык җилкәсендә булды. Халык бик интексә дә, түләде, түзде. Кияүгә чыкмаган кызларга да, өйләнмәгән егетләргә дә аерым салым бар иде хәтта. Аның бит чоры шундый иде. Мин үзем барыбер дә бик хурламас идем Сталинны. Халыкны җәберләүдә монда эшләгән түрәләр гаепле. Менә бер мисал. Безнең авылда мәктәп директоры булып Сарбаров дигән абзый эшләде. Аның кулында очлы башлы тимер таяк булды. Куштаннарын ияртеп, шул таягы белән кешеләрнең бәрәңге бакчаларына кадәр кереп, тентеп йөрде. Исәнсеф авылының 20 процент халкын төрмәгә утырттырды. Монда Сталин юк иде, үзебезнең авыл активлары бит.
Шул ук санда Марс Яһүдинның язмасында да репрессия темасы телгә алына. Язма герое авыл советы бинасы янында: «Ну эт тә инде бу Сталин!» – дип кычкырып җибәрә. Төн уртасында килеп алып китәләр. Авыл советы янында аның әйткәнен Сталин үзе ишетеп тормаган бит, үз авылы кешеләре генә булган. Шул ук санның шул ук битендә «Сөйләсәң – сүз, сөйләмәсәң – түз» дигән мәкалә басылган. Питрәч районында Җамалетдин Сәлахиев дигән абзыйны бәрәңге саткан җирдән кулга алып, 10 елга утырталар. Базарда бит Сталин үзе булмаган.
Ни генә булмасын, ул елларда законнар бик көчле иде, тәртип булды. Ә хәзер – бурлар. Авылларны бетереп, колхозларны таркатып, халыкка эшләргә эш урыннарын бетерделәр, хезмәт хакы түләмиләр. Пенсионерларга, әлбәттә, рәхәт, уты-суы кергән, ә тынычлыгы юк. Балаларыбыз, оныкларыбыз ипотекага фатирлар алып, хәзер үлгәнче кредит түли. Дарулар кыйммәт, дәвалану акчалы. Элек бит алай түгел иде. Бар нәрсә бушлай иде. Районнарга көн саен самолет оча иде. 8 сумыңны түләп, бер сәгать эчендә Казанга барып кайта идек. Хәзер көн саен азык-төлеккә, бензинга, утка-суга, газга бәя артып тора. Даруларны әйтеп торасы да юк. Хәзер акчаң булса гына яши аласың. Медицина түләүле, уку түләүле, бюджет урыннарында шул бай һәм җитәкчеләрнең балалары гына укый. Акча түләп – права, акча түләп диплом алалар. Укып чыгып, яшьләр эш таба алмый йөри.
Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии