«Нинди рәхәт күрдем соң?»

«Нинди рәхәт күрдем соң?»

Байлар да елый икән, диләр. Елыйлар шул. Тик акчалы тормышта яшәгәч, аларның күз яшенә никтер ышанасы килми. «Рәхәткә чыдый алмый, бөтен нәрсәсе җитеш, тагын нәрсә кирәк?» – дигән фикер туа.

Кукмара районында яшәүче Динә апага да (исемнәр үзгәртелде) янәшәсендәгеләр әнә шундый күзлектән карагандыр. Иренең үз бизнесы бар, акчаны көрәп ала, типтереп яшиләр… Тик аларның гаилә тормышларына ныклап күз салганнан соң, «Кирәкми алтын, алдымда итсез ашым, авыртмый башым», дигән фикергә киләсең.

Динә апа белән аның эш урынында очраштык. Үз язмышын елый-елый сөйләде ул. Без утырган бүлмәгә ялгышып килеп кергән кешеләр исә аның күз яшьләрен күреп, аптырап калды. «Нәрсә булды? Ник елашып утырасыз?» – дип сорады алар. Ә Динә апа күз яшьләрен ашыгып сөртеп алды да, «бар да яхшы, берни булмады», – дип, елмайгандай итте.

Гомере буе әнә шулай күз яшьләрен чит кешедән яшерергә өйрәнгән ул. Ире турында начар сөйләмәсеннәр, гаиләләре таркалмасын өчен телен теш арасында тоткан. Тик бу сабырлыкның төбе алтын булмаган шул – хәзер ул ире аркасында авыру баласы белән урамда калу куркынычы астында.

АВЫРТУ БАЛАДАН СОҢ ИР СУЛГА КАЕРГАН

«Мин сезгә үз язмышымны сөйлим, тик исемнәребезне үзгәртеп бирегез. Кемгәдер, бәлки, гыйбрәт тә булыр. Хатын-кыз ирен сукырларча яратып, аның өчен генә яшәсә, ярык тагарак алдында калырга да мөмкин икән. Шуны аңласыннар иде», – дип башлады ул сүзен.

Динә апа ире Айзат белән дискотекада танышкан. Кукмарада яшәүче егет кызның авылына кунакка кайтып йөри торган булган. Икесе дә бер-берсенә гашыйк булып, яратышып йөргәннәр алар. Бер ел гына очрашканнар да, өйләнешкәннәр. Яшь гаилә үз нигезен булдырып, мөстәкыйль тормыш башларга теләгән. Шуның өчен дә егетнең әбисе яшәгән иске йорт нигезенә яңа өй сала башлаган алар.

– Ике як та акчалата шактый ярдәм күрсәтте. Күмәк көч белән бер ел дигәндә салып чыктык йортны. Өй әзер булганда кызыбыз да туарга өлгерде. Бала үстерү мәшәкатьләре белән бергә мунча салу, сарай торгызу белән дә шөгыльләндек. Ни өчен сөйлим боларны – дөньябызны бергәләп, икебез булдырдык без. Киләчәгебез өметле иде, шуңа ялкынланып эшләдек һәм яшәдек. Кызыбызга өч яшь тулганда икенче балабызны – малаемны таптым. Дөньяга килгәндә травмалар алып, авырту булып калды ул. Организмы шулкадәр хәлсез иде ки – бер ел эчендә алтышар мәртәбә больницада ятып чыктык. Ел әйләнәсе салкын тидереп чирләде улыбыз. Менә шул вакытта гаиләбезнең җөйләре берәм-берәм сүтелергә тотынды да инде. Ирем чит хатыннарга күз сала башлады…

Бу көннәрен искә ала башлагач, Динә апаның күзенә яшь тулды. Беренче вакытларда иренең өс киемнәрендә иннек эзләре күреп алган ул. Икенче юлы машиналарының арткы утыргычында хатын-кыз перчаткасына һәм шәрабкә юлыккан. Ә соңрак яхшы танышлары аша «ул сиңа хыянәт итә» дигән сүзләр дә ишетелә башлаган.

– Өйгә соңарып кайта башлагач, нәрсәнедер үзгәртергә теләпме, тиле кеше шикелле артыннан эзләп чыга идем. Каты бәрелергә тырышмадым, барысын да уртага салып сөйләштек. «Юк, мин чит хатыннар янына йөрмим!» – дия иде. Ир сүзенә ышанасың бит инде, ятлар әйткәнгә сукырларча ышанасы килми. Улыбыз да чирләгәч, андый нәрсәгә бик игътибар итмәдем: бергә ятып йоклыйбыз, утырып ашыйбыз, саубуллашып озатып каласың, исәнләшеп каршы аласың. Гаиләне сакладым – балалар бәләкәй иде бит. Тик ничек кенә тырышсам да, күңелне корт кимерде. Бераздан, аның үзеннән 7 яшькә кечерәк булган бер хатын белән йөрүен ачыкладым. Кияүдәге, балалы хатын иде ул. Ире төрмәдә утыра. Озак йөри алмадылар – Айзат арды күрәсең – мөнәсәбәтләренә нокта куйды. Соңрак ул хатынны үзеннән олырак бер иргә кияүгә бирделәр…

Динә апа ире тарафыннан нинди генә кимсетелүләргә дучар булса да, сабыр иткән. Ул сөйләгәннәрдән берничә өзек кенә китерәм. Авыру уллары югары температура белән бертуктаусыз елап яткан төннәрдә гаиләсен ташлап чыгып киткән һәм таң беленгәндә генә кайта торган булган Айзат. Мондый вакытларда иртә белән хатынын һәм улын тизрәк больницага илтеп куя торган булган ул. Әйтерсең лә, биләүдә авыртынудан үксеп яткан бала да, аның янында нишләргә белмичә тилмереп йөргән Динә апа да – чит кешеләр… Авыру бала – гаилә өчен артык зур сынау. Аны ике кеше бергә көрәшкәндә генә җиңеп чыгарга сәләтле. Тик бу очракта Динә апа авырлыкларны ялгызы ерган, әнә шуңа күрәме, ире белән аралары да көннән-көн салкынайган аның. Җае туры килгән саен Айзат хатынын ташлап иреккә ашкынган. Бергәләшеп таныш-белешкә кунакка барганда да, бөтен кеше өйгә кереп киткәч, тәмәке тарткан булып урамда калган һәм такси чакыртып юкка чыккан. Гомумән, юньләп өйдә күренгәне булмаган да аның. Тик Динә апа барыбер яраткан аны, шуңа да һәр гамәлен гафу иткән.

– Берсен ташлады, икенчесе белән башлады – хатын-кызлары күп булды. Ныклап йөри башлаган икенче хатын-кызы хәйләкәр иде. Кукмарада яшәгән, үз бизнесын булдырган һәм кияүгә чыкмаган шушы карт кыз безнең тормышны челпәрәмә китерде. Иртә дими, кич дими, Айзатның телефонына шалтырата, трубканы мин алсам да, иремне сорый. Төн уртасында килеп, капка дөбердәтә иде. Тәрәзәдән карыйм да, бер сүз эндәшмичә кире урыныма барып утырам. Көчсез һәм куркак булганмындыр шул үзем дә. Чыгып җилтерәтәсе калган. Әле без ирем белән хәзер дә яшәгән булыр идек, тик Айзат кирпеч-такталар сату белән шөгыльләнә башлады. Кулына күп итеп акча керә башлагач, мине санлавы да сирәгәйгәннән сирәгәя барды. «Ярар инде, акча таба бит», – дип, анысына да күз йомдым…

БӨТЕН ГАИЛӘГӘ ДӘ АВЫР

Тик бу акчалар гаилә казнасына да, авыру баланы терелтү өчен дә түгел, ирнең кәеф-сафа коруларына тотылган. «Улымның сөйләмен яхшырту өчен логопедларга йөргәндә дә, олы юлга чыгып, машинага кул күтәрә идек. Иремнең балага исе китмәде», – дип сөйли әңгәмәдәшем. Шулайдыр – дәүләт эшендә түгел, үз бизнесын булдырып, үзенә үзе эшләгән иргә сабыен больницага алып барып кайту өчен генә вакыт табарга мөмкин булгандыр. Ә Динә апаның бу очракта да иренә түгел, үзенә ачуы көчлерәк.

– Мин Айзатка кеше алдында оят булмасын дип, акылга бераз зәгыйфь булган улыбызны шундый балалар укый торган мәктәпкә бирдертмәдем. Имеш, иремнең йөзенә кызыллык килмәсен, «малае җүләр!» димәсеннәр… Кешечә яшисем килгән, күрәсең. Ә бит әгәр махсус мәктәптә укыган булса, ул күп нәрсәгә өйрәнгән булыр иде. Улыбыз гадәти мәктәптә белем алды. Юньләп укырга-язарга өйрәнә алмады. Дәресләргә бара иде дә, урап кайта иде. Аның белән кем аерым шөгыльләнеп утырсын. Авыл җире булгач, укытучылар белән сөйләшеп, көч хәлгә 9нчы сыйныфны тәмамлаттырдык. «Әни, мин бит әйбәт укымыйм, имтиханнарны ничек бирермен?» – дип борчылды бала. «Улым, син иң мөһиме начар кешеләргә иярмә, тәмәке тартма, аракы эчмә, укуыңа йөр. Имтихан дип кайгырып ятма, ничек тә бирербез. Бөтен кешегә дә министр булырга димәгән, әнә абыйларың кебек йөк ташучы булып эшләрсең», – дидем.

Иренә оят булмасын дип, улына 15 яшь тулганчы инвалидлык та алмаганнар. Инде 3нче төркем инвалидлык бирелгәннән соң да, бу вакыйганы ярты ел буе сер итеп саклаган Динә апа. Тик без капчыкта ятамы соң – бу хәлне ишетеп алгач, төн уртасында әти кеше улын уятып, сабак укый башлаган: «Әниеңә рәхмәт әйт – юләрлеккә белешмә алып бирде. Иптәшләрең аңгыра дип йөртмиме әле үзеңне?!». Шушы сүзләрне ишетеп гарьләнеп кычкыра-кычкыра елап утырган улын да кызганмаган ата…

Чүп өстенә чүмәлә өстәлә баргач, 2006нчы елда алар рәсми рәвештә аерылышкан. Батып баручы көймәгә охшап калган гаиләне берничек тә сакларга мөмкин булмаганын аңлаган алар. Әңгәмәдәшем соңгы ноктага килеп җитүгә акча яратучы ирен гаепли. «Акчасы күп булгач, безне санламады шул Айзат», – ди ул уфтанып.

МАЛ-МӨЛКӘТ КАДЕРЛЕРӘК

– Аның белән яшәп нинди рәхәт күрдем соң мин, дип еш уйлыйм. Кыйммәтле туннар кидемме, берәр алтыным бармы, Сочиларга, Мисырларга ял итәргә бардыммы мин? Юк бит! Ул акчасын гел эшенә һәм хатын-кызларга тыгып барды. Җае туры килсә дә, килмәсә дә мине мыскыл итәргә тырышты. Берсендә өйгә ике хатын-кызны алып кайткан. Танышлары инде болар моның. Бу вакытта мунчада идем, кызым ашыктырып алып чыкты: «Сине ике апа сорый», – ди. Килеп керүемә берсе өстемә ябырылмасынмы?! «Син минем ирем белән йөрисең!» – ди миңа. Айзат бу вакытта читтә елмаеп карап тора. Үзе махсус чакыртып китергән иде бу ханымнарны ирем. «Мин бит сезне белмим дә!» – дип карыйм, ишетүче дә юк. Кыскасы, шул хатыннар аркасында сүзгә кереп, ир белән талашып сугыштык та без, «мин икенче хатын белән торам», дип, куып чыгарды. Ноябрь ае иде. Авылдагы кеше яшәми торган бер йортка балаларымны җитәкләп чыгып киттем. 3 ай буе шулай аерым яшәгән идек. Шушындый вакытта күзгә килгән яшьләрне ничек тыеп торасың?! «Эх, ичмасам улыбыз сәламәт булып тумады бит. Ул сәламәт булса, әти, ник болай кеше көлдереп йөрисең син, җитәр инде, дип әйтер иде дә, бәлки Айзатка да акыл кергән булыр иде», – дип уйландым. Шул кадәр мыскыл итеп, ачыктан-ачык сулга йөргәч, иремә булган соңгы ярату хисләрем дә акрынлап бетте. Баштарак «ташлап чыгып китсә, нишләрмен соң мин – өйдә авырту балам да бар бит», – дип уйлый идем. Тик соңыннан бу куркуларымны да җиңәргә көч таптым. Балаларны аякка бастыра алмаслык хәлдәме әллә мин?! – әнә шул сүзләрен әйтеп, әңгәмәдәшем алга таба яшәр өчен көч эзлидер кебек тоелды миңа.

Иренең хәзер үз тормышы – ул башка хатынга өйләнгән. Димәк, юлларның кабат кушылачагы да бик шикле. Ата кеше өйләнгәндә балаларны ташламаячакмын, дип, антлар эчсә дә, хәзерге вакытта әйткән сүзләрен оныткан инде. Кызының 18 яшенә бүләк иткән машинасын тартып алган, һәм хәзер баш өстендәге түбәсеннән дә мәхрүм итәргә җыена – бер елдан артык элеккеге ир белән хатын суд аша кайчандыр туй акчаларына төзегән йортларын бүлешә. Яңа өй Айзат әфәнденең әбисе яшәгән нигезгә салынганга күрә, төрле документлар табып, хәзер ир милекне үзенеке генә итәргә тели. Ә яхшымы-начармы, ике бала бүләк иткән Динә апа турында «ул кая барыр, балалар кайда яшәр, әниләренә психик яктан авырлык китерсәм, алар да зыян күрмәсме?» – дип кенә уйланмыйдыр.

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, Айзат абый кызына: «Әниеңне өйдән куып чыгара алмасам, мин сине дә тормышымнан сызып ташлыйм», – дип янаган. Шушы хәлдән соң көчле стресс кичергәнгә күрә, кызның чәчләре коелып, башының бер урыны хәтта пеләшләнеп тора икән.

– Исе китмәсә дә, аңа мохтаҗлык кичермәсә дә, иремнең өйне барыбер миннән тартып аласы килә инде. Гарип бала белән урамда калырга мөмкинмен хәзер. Шуннан куркам. Судта да Айзат: «Мин ул өйгә яңа хатыным белән кайтам», – дип чыгышлар ясый, икәү салган өебезне дә «ул минем әбинең йорты», дип күрсәтә. Ахыры ничек тәмамланыр – фаразларга да авыр.

Бөтен тормышымны күз алдына китерәм дә, үземә сорау бирәм: бәхетле идеңме, син, Динә, дим. «Я, сабырлыгың нәрсәгә китерде инде сине?» – дип шелтәлим үземне. Әйе, тышкы яктан караганда бөтен нәрсәбез җитеш иде. Матди яктан бик бай гаилә идек без. Тик төптәнрәк карасаң, минем нәрсәм бар иде соң? Ярый әле кибетче булып районга йөреп эшләдем дә, азмы-күпме балаларны һәм үземне туендырырлык акча юнәтеп килдем. Менә шулай да була икән тормышта… Сораулар күп, җавап кына таба алмыйм: «Нәрсә дип түздем икән?!»

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан-Кукмара-Казан

Комментарии