- 25.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №29 (23 июль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Мәрхүм әтием, сугыш ветераны буларак, аның турында сөйләргә яратмады. Телевизордан сугыш турында кино башланса: «Яртысы дөрес түгел, анда бөтенләй башкача», – дип, карамыйча торып китә иде. Күрәсең, сугышны исенә төшереп тору җанына да тигәндер. Әле өстәвенә контузиясе, беләкләрендә, баш тиресе астындагы яралар да бик сызлады. Үзе болай сабыр, тыйнак, юк-барга бәйләнеп тормады. Киресенчә, теләсә нинди эшкә, авырлыкка түзә, чыдый торган кеше булды. Шул ук вакытта сүзгә бик оста, йомшак, юморга бай, мәзәкчән булуы коткара иде аны.
Сугыш турында сөйләргә яратмаса да, ветеран буларак чакыргач, мәктәпләргә, балалар бакчасына барып, бераз аның турында сөйләвен хәтерлим. Сирәк булса да, Җиңү көнендә, ветераннар белән бергә бәйрәмнәрдә катнашты. Хәтерлим: шулай орден-медальләрен тагып, урамга чыкты. Шунда аның янына авылыбызның бер агае – әтинең яшьтәше килгән иде. Аларның сөйләшкәннәрен ишетеп тордым: «Мөхәммәтгалим, берәр медалеңне биреп тор әле. Минем дә сезнең белән Җиңү көне бәйрәменә барасым килә». Теге абзый сугышка киткән булган, ләкин качып кайткан, дезертир булып бер-ике ел идән астында бәрәңге базында яткан. Белеп алып, НКВД төнлә аны алып киткән. Сугыш беткәнче, төрмәдә булган. Әти: «Мин синең кебек качып-посып базда ятмадым. Җылы мич каршында да, хатыннар итәге астында да тормадым, ә туң окопта яттым, кан коеп сугыштым. Юк, бирмим мин сиңа бернинди медальне дә, кит юлымнан», – дип китеп барды.
Хәзерге заманга кайтаваз булган бер вакыйгага тукталасым килә. Беләбез: «Немецларга ярдәм иттегез, сез сатлыклар», – дип, Кырым татарларын туган илләреннән терлек вагоннарына төяп озаталар. Аларның яртысы юлда ачлыктан, төрле авырулардан, коточкыч җәбер-золым күреп үлеп кала.
Шул вакыйгага бәйле булган хәлне сөйләгән иде әтием. «Сез Кырым татарлары белән бер халык, сез төрекләр, дип, безгә дә, Идел буе татарларына да кырын карый башлаганнар иде урыслар», – дигән иде әти.
Кайсыбер тарихчы, язучы, журналистлар да: «Идел буе татарларын да Бурят-Монголиягә сөрергә дигән приказ булган», – дип яздылар. Чынлап та шулай булуын раслый торган документ бармы, юкмы? Бәлки, киләчәктә тәгаен ачыкланыр. Чөнки Русия тарихының караңгы урыннары, «кара таплары» вакыт үтү белән ачыклана тора, фаш ителә.
Андый әмер булган дәвердә дә, сугыш вакыты булгач, 5-6 миллион Идел буе татарларын Сталин сөрергә батырчылык итмәгәндер яки көче дә җитеп бетмәгәндер. Ләкин, һәрхәлдә, Сталинның Идел буе татарларын таркату, күчерү теләге булган дип әйтергә була. 400 мең татар солдатларының батырларча сугышуы бераз йогынты ясагандыр.
Сугыштан соң, Сталин үзе үлгәнче, Татарстанда халыкны Бурят-Монголиягә күчерер өчен бер зур вербовка компаниясе башлана. Алар татар авылларына килеп, халыкны җыеп, күчеп китәргә үгетләп, аңлату, пропаганда эше алып бара. Ул вербовщиклар безнең авылга да килеп чыга. Бурят-Монголияне күреп кайтыр өчен авылның ике агаен да командировкага озаталар. Барып, күреп кайталар ул Бурят-Монголияне. Районнан исполком, райком вәкилләре, НКВД, башка җитәкчеләр – вербовщиклар килеп, халыкны клубка җыя. Район вәкилләре президиумга менеп утыра, халык залда. Сүзне Бурят-Монголияне күреп кайткан, шулай ук шактый җор телле фронтовик Мостафага бирәләр. Ул трибунага чыгып баса да сөйләп китә: «Анда күз күреме җитмәслек иксез-чиксез дала. Печән, азык бик күп, көтү-көтү атлар, терлек, сарыклар, дөяләр. Анда яшәп була. Анда яхшы», – дип үтереп мактый, халыкка карап сөйли, үзе әле бер күзен, әле икенчесен кыса, биш бармактан матур гына бер фигура ясап, русча әйтсәң, «кукиш» та күрсәтеп ала. Халык, әлбәттә, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап ала, анда алай ук бик яхшы түгеллегенә төшенә. Президиум өстәле трибуна артында булу сәбәпле, вәкилләр аның нәрсә эшләгәнен күрми. Шулай мактап, матур сөйләп, ниһаять, Мостай ага трибунадан төшеп утыра. «Йә, җәмәгать, инде кем күчеп китәргә риза, шулар килеп исемлеккә кулларын куйсын», – дип мөрәҗәгать итәләр президиумнан. Клубта кабер тынлыгы урнаша. Беркем дә кул куярга ашыкмый.
Шунда район вәкиле алдагы рәттә утырган әтигә: «Якупов, син аңлы кеше, бригадир, беренче булып үрнәк күрсәт әле», – дип мөрәҗәгать итә. Әти нишләсен инде, торып баса һәм ни дип әйтергә дә читенсенеп кала. Әти, ниһаять: «Соңгы вакытта сәламәтлегем бик начарланып тора. Андый ерак җиргә батырчылык итә алмыйм. Анда, сүз дә юк, яхшы, ләкин мин анда бармыйм», – ди. Клубта янә кабер тынлыгы урнаша. Бераздан халык шау-гөр килеп көлешә башлый. Президиумдагылар бер-берсенә карашып торалар. Шулай итеп, Бурят-Монголиягә китәргә авылдан беркем дә язылмый.
Мостафа аганың трибунадан күрсәткәннәре һәм әтинең сүзләре халык арасында бер истәлек, ядкарь булып калды. Берәр начаррак җиргә барырга кушканда яки берәр ярамаган эшкә барырга үгетләгәндә, авыл халкы әтием кебек: «Анда яхшы, ләкин мин анда бармыйм», – дип әйтергә өйрәнеп киткән. Инде Мостай ага да, әтием дә мәрхүмнәр. Авыл кешеләре аларны искә алганда, йөзләре яктыра, елмаеп: «Яхшы кешеләр иде, урыннары оҗмахта булсын», – дип әйтәләр.
Татарларны туган илдән сөрү идеясе, шаукымы әле дә бар, ул сүнмәгән, вакыт-вакыт, бөек рус, бөек державачыл империянең хакимият даирәләрендә кабынып алалар. Ерак барасы да түгел. Байтак еллар: «Монголиягә сөрергә», – дип бугаз киергән ЛДПР лидеры В.Жириновский соңгы вакытта гына бераз тынды.
Бөек шагыйребез Г.Тукай үзенең үлмәс «Китмибез!» дигән шигырендә безне юлбашчылардан кисәтте. Шуңа күрә сак, уяу бул, татар, бердәм бул, бу афәтләргә каршы торырлык нык, көчле бул дигән теләктә каласы килә.
Рәис ЯКУПОВ.
Чаллы шәһәре.
«Анда яхшы, ләкин бармыйм»,

Комментарии