Урман үсә ул, авыл халкы ничек түзде икән?

Хәзерге вакытта хатыным белән икебез дә «Васильевский» шифаханәсендә ял итеп ятабыз. Урман эчендә саф һава, эшкә барасы юк, ашау-эчүләр яхшы. Безгә, балалык рәхәте күрмичә үскән сугыш чоры балаларына Аллаһ Тәгалә бурычлы булып калырга теләмичә, хәзерге рәхәт тормышны бүләк итеп бирде микән әллә, дип уйлап куябыз. Шифаханәдә генә түгел, өйдә дә ни ашасаң, ни кисәң шул, кирәкле булган башка әйберләребез дә барысы бар Аллаһка шөкер. Пенсияне вакытында биреп баралар. Балалар, оныкларыбыз акыллы, тәртиплеләр, үз тормышлары белән яшиләр, барысы да югары белемлеләр, әйбәт эшләре бар. Әле үзебез дә сау-сәламәт булып, үз эшләребезне үзебез башкарып тора алабыз. Шуннан да зур бәхет, рәхәтлек була да алмыйдыр ул. Инде менә тынычлык белән яши торган вакытлар тизрәк әйләнеп кайтсын иде.
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы җитте. Ул вакытта авырлыклар күргән булсак, хәзер тормышның рәхәтлекләрен күреп яшәп ятабыз бит. Сугыш башланганда миңа 5 яшь булган, авыл башында җыелган халыкның елый-елый әтиләрне сугышка озатканнарын яхшы хәтерлим.
Әниләргә хезмәт хакы түләнмәсә дә, колхозда эшләү мәҗбүри булды. Ит, май, сөт, бәрәңге түләүләрен балаларың ачка үлсә дә түләмичә калып булмый иде. Колхоз эшен дә алып барырга кирәк, авылда бөтен эшләр кул көче белән башкарыла, техника юк. Үзебезнең 25 сутыйлы бакчаны көрәк белән казып бәрәңге үстерә идек. Ул бәрәңгене дә үзең туйганчы ашый алмыйча, хөкүмәт заданиесен түләгәннән соң калган бәрәңгең булса, аны Казанга алып барып сатып, иң кирәкле товарлар: шырпы, тоз, керосин алып кайта идек. Кышкы юллар чистартылмый, машина йөрми, 40 чакрымлы Казанга чана тартып барырга кирәк була иде.
Балалыктан да чыгып җитмәгән кыз балаларны урман кисәргә, торф чыгарырга, кышкы салкын көннәрдә каткан җирне лом, кувалда, тимер чөйләр белән окоп казырга җибәрәләр. Апас, Тәтеш районы җирләрендә кыска вакыт эчендә 330 чакрым озынлыкта окоп казылуы турында рәсми рәвештә әле дә язгалап торалар. Шундый авырлыклар булуга карамастан, колхоз рәисе, урман каравылчылары бик әшәке итеп күрсәттеләр үзләрен ул вакытта. Безнең әтинең бертуган апасы Минҗамал апа һәм тагын Бәдигөл апалар кесә төбендәге бер уч ашлык өчен Пановка төрмәсендә утырып кайттылар. Шул ук колхоз рәисенең, авыл хатыннары печән җыеп яки кырда утаган чүпләрне алып кайта алмасыннар өчен, аларның «уфалла» арбаларын үзенең өе янында җыеп, тимер чылбыр белән йозаклап куйганын үзем дә күргән идем. Ул вакытта чалгылы сугыш булып алган иде. Иң гаҗәбе шул: авыл халкы печән әзерли алмаса, үзенә дә ашарга булмыйча, фронтка ит, майларын да җибәрә алмас иде бит, югыйсә. Шул ук колхоз рәисе колхоз фермасында эшләүчеләрнең хайваннарга дип пешергән бәрәңгене ашаганнарын күреп, бәрәңге пешкән казан өстенә менеп басып «пес» итүгә кадәр барып җиткәнен әле һаман да оныта алмыйлар. 
Ул вакытта бала гына булсам да, миңа да ул колхоз рәисенең җәзалауларын күрергә туры килде. Миңа – 8, абыйга 10 яшь вакытта колхоз басуыннан черек бәрәңге җыеп кайтып килгәндә, без пычракка батып җыйган шул бер чиләк черек бәрәңгене бездән алып колхоз амбарына бикләп куйган иде. «Бу балаларны үзегез ашатыгыз алайса», – дип, әни безнең дүртебезне дә рәиснең йортына кертеп калдырган иде. Рәиснең хатыны Миңлегөл апаның безне борчак коймагы белән сыйлаганы хәтердә саклана. Ул елларда кырда калган башакны безнең кебек балалардан җыйдыралар иде. Без өч малай башак җыеп кайтып килгәндә, безнең каршыга шул ук колхоз рәисе очрап, минем башаклы капчыкка кулын тыгып карагач, аның кулына каткан балчык ияреп чыга, шуның өчен минем яңакка суккан иде. Теге ике малай миннән ике яшькә зуррак булса да, ул миңа сукты. Җыелган башакны колхоз амбарында үлчәп, аның авырлыгына карап берәр телем ипи кисеп бирәләр иде. Җыелган башакның авырлыгы күбрәк булсын өчен салынган балчык иде ул.
Сугыш беткәч тә туйганчы ипи ашый торган заман тиз генә килмәде. Сугыш беткәннән соң булса да, авыл хуҗалыгы налогларын бетерсәләр ярамады микәнни? Ул налогларны да Сталин үлгәннән соң гына бетерделәр. Халык рәхмәт укыды. 
Илне аякка бастыру өчен дигән ният белән заем түләве уйлап чыгарылды. Производствода акча алып эшләүчеләрнең бер айлык хезмәт хакын тотып калалар иде. Колхозда эшләүчеләргә хезмәт хакы түләнмәсә дә, авыл советы җитәкчеләре һәр йортка кереп, хуҗаларын елата-елата заем түләвенә кул куйдырып йөрделәр.
Баласы булмаган хатын-кызларга да налог түләтәләр иде. Ир-ат заты сугышта югалган бит. Ул мескен хатын-кызлар ничек итеп бала табарга тиеш булдылар икән? Шундый гаделсезлекләр башкарылганнан соң да, ил җитәкчелеге тарафыннан халык алдында гафу үтенүләр булмады. Соңыннан булса да, аларга бернинди льготалар, ярдәм күрсәтелмәде
Ә менә утын мәсьәләсе бездә генә түгел, башка авылларда да бик четерекле проблема булып саналган. Әти үз куллары белән ясаган бала арбасын тартып абый белән урманга менгәч, урман каравылчысы очрап, шул бала арбасын бездән талап алып киткән иде. Без урысча да белмибез, куркаклар идек. Шундый очракларда кайда да булса кешеләрне яклый ала торган оешма булмаса да, шул ук исерек урман каравылчыларының күрсәтмәсе буенча, штраф түләтә торганнары бар иде.
Кеше утын ягып ашарына пешереп ашамыйча, салкын кыш көннәрендә өен ягып җылытмыйча яши алмый бит инде. Шулай булуга карамастан, бу мәсьәләдә кешеләргә планлы рәвештә утын әзерләүдә бернинди ярдәм күрсәтүләр каралмаган. Безнең кебек бала-чага, шул ук хатын-кызлар да үсеп утырган агачны кисәргә дип бармыйлар. Алар аны үтмәс балта белән кисә дә алмыйлар. Урманда авып, череп яткан агачлар да була, корыган агачларны җыйсаң урманны чистарту гына бит инде юкса. Шул корыган куакларны җыйган өчен дә кешеләрнең арба-чаналарын ватып, балталарын алып калалар иде. Бу турыда кешеләрне урманга кертү тыелу турында хөкүмәт карары булган дип уйламыйм. Үз урынында утырган мәрхәмәтсез бәндәләрнең кыланмышы булгандыр ул. Өйне җылытырга утын булмау сәбәпле, ике күрше берсенең өендә ике гаилә бер булып яшәүчеләр булды. Кипкән сыер тизәкләрен җыеп яга идек бит. Сугыш вакытындагы башка авырлыклар гына җитмәгән, утын мәсьәләсенең ясалма рәвештә иң авыр проблемаларның берсенә әйләндерелүе кемгә кирәк булды икән? Урман ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә бүләк итеп бирелгән байлык. Авыл халкы үзе җитештергән ризыгын үзе ашый алмыйча фронтка җибәреп барса да, җәберләнеп яшәде. Шушы халыкның яклаучысыз калуы хәзерге вакытка кадәр иң зур гаделсезлек булып саклана безнең күңелләрдә. Урман үсә ул, ә менә кешеләр ничек түзде икән андый кыерсытуларга? Бу хакта әле дә уйландыра.
Шулай булуга карамастан Русиянең күп кенә башка төбәкләрендәге кебек, безнең республикада сугыш чоры балаларына карата бернинди ярдәм күрсәтү булдырылмады. Җиңү Көннәре, якынлашкан вакытларда бу турыда республика Дәүләт Советына Республика Аксакаллар шурасы исеменнән җибәрелгән күпсанлы язмаларыбыз уңай чишелеш таба алмыйча, «Бу турыда бүтән безгә язмагыз» дигән рәсми җавап алынды Дәүләт Советыннан. Без түзәргә өйрәтелгән халык, монысын да түзеп үткәреп җибәрербез, Аллаһ боерса, иң мөһиме исәнлек-саулык булсын.
Яшьләр арасында гәҗит укучылар булса, алар да ул вакыттагы тормышның никадәр авыр булуын белеп торсыннар дигән ният белән язарга булдым бу мәкаләне. 
Рәфкать ИБРАҺИМОВ, 
Казан шәһәре

Комментарии