Солдатларның сагышлы хатлары

Солдатларның сагышлы хатлары

Сугыш кешелек дөньясына коточкыч бәлаләр алып килде. Илебез халкына килгән күтәрә алмаслык авырлыкларны, ачысын-төчесен һәркемгә татырга туры килде. Җиңү бәйрәмен зурлап үткәрдек, сугыш башланган июнь аена кердек.

Яңа Байлар авылында (Тукай районы) яшәгән Лотфиҗиһан әбиебезнең дүрт баласын ала сугыш. Ул югалтуларның авырлыгын үзең балалар үстергәч, бигрәк нык аңлыйсың икән.

Сугыш башланганда әбиемнең ике улы армия хезмәтендә була. Зәки исемлесе хатларын шигырь юллары белән яза. Аның 1941нче елның 17нче августында язган хатыннан өзек китерәм. Бөтен якыннарга сәламнәр юллаганнан соң, Герман бик каты керә, үзегез белә торгансыздыр инде. Смоленск, Первомайск, Кировоград һәм башка шәһәрләрне алды, хәзер Мәскәүгә якынлаша, белмим инде, нәрсә булып бетәр, дип яза. Аннары җыр сүзләре өсти:

«Армияләргә киттек без

Бөгелмә шәһәре аркылы.

Бездән сәламнәр көтәрсез

Искән җилләр аркылы.

Аллар итәсем килә шул,

Гөлләр итәсем килә.

Илләре ямьсез, сулары тәмсез,

Өйгә кайтасым килә.

Алма бакчасын чабыгыз

Үткен булса чалгыгыз.

Җилләр белән исеп китте

Бергә булган чагыбыз.

Сезгә хатлар язган чакта

Сынды минем каләмем.

Иртәнге җил, кичке салкын

Булсын сезгә сәламем».

Хатны язып салгач, Зәки абый сугышка керә, яраланып, госпитальдә ята. Аннары авылга ялга кайтып, 90 көн яшәп китә. Сугышны инде бер күргән кеше булганга, киткәндә бик авырлык белән саубуллашып, капка баганасын кочаклап, мин кайта алмам инде, дип китә. 1943нче елның февралендә, хәбәрсез югалды, дигән хаты гына килә. Иң аяныч хәбәрләрнең берсе – хәбәрсез югалу. Шушы хәбәрне алса да, әбием аны кайтыр дип көтте. Шул өметләр белән юанып, китеп тә барды.

Беркайчан, беребезгә дә сугыш афәтләрен күрергә язмасын.

Хәниф ГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Комментарии