Кайгылы-шатлыклы бәйрәм

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм көннәре дә шаулап-гөрләп үтеп китте. Җәй уртасындагы кебек кояшлы матур көннәр бәйрәм үткәрү өчен дә, бакчаларда эшләү өчен дә уңай булды үзе. Русиядәге башка бөекләр арасында сугышның да «бөек» дип аталуы сәеррәк түгел микән? Дистәләгән миллион корбаннар алып килгән, меңәрләгән авыллар һәм шәһәрләрнең җимерелеп яндырылуы, исраф ителгән башка байлыкларның юкка чыгарылуын зурлап әйтү кебек күренә.

Җиңү көне иң шатлыклы бәйрәм булып саналса да, аның кайгы-хәсрәтләрен дә санап бетермәслек бит. Бертөрле статистика мәгълүматлары буенча, сугышта һәлак булучыларның саны 26 миллион булса, икенче төрле чыганак аны 47 миллион дип күрсәтә. Үсеп тә җитмәгән ачлы-туклы бала-чагалар, хезмәт хакы да алмыйча эшләп, колхозны саклап калучылар һәм сугыштан соң авыл хуҗалыгын аякка бастыручылар да шул ук сугыш чоры балалары булды. Шулай булуга карамастан, аларга бер тиен дә матди ярдәм күрсәтелмәде. Инде аларның да күбесе 80 яшен тутырып, берәм-берәм китә тора. Рәсми рәвештә белдерелгән 20 миллион хәерченең күбесе авыл җирендә аз гына хезмәт хакы алып эшләп, хәзер 7-8 мең сумга җан асраучы пенсионерлар. Аларның да күбесе шул сугыш чоры баласы. Сугыш чоры балаларына матди ярдәм күрсәтү федераль органнар вазыйфасы булса да, алар ансат кына итеп үз өсләрендәге бурычны регионнарга кайтарып калдырды. Дотациядә утырган төбәкләрнең дә күбесе бу мәсьәләне уңай хәл итте. Ул безнең бай Татарстан өчен генә башкарып чыга алмаслык баш бәласе булды. Бу турыда күпме язып, сөйләп торуларның да, депутатларга һәм ил җитәкчеләренә мөрәҗәгать итүләрнең дә файдасы булмады. 7нче май көнне «ТНВ» телеканалыннан шушы темага багышланган «Таяну ноктасы» тапшыруы булды. Киләсе елга Бөек Җиңү көненең 75 еллыгы уңаеннан, бәлки, сугыш чоры балаларына да бераз миһербаннары килер, дип өметләнеп калабыз.

Ул сугышта, Туган илем, Ватаным, дип сугышкан булсалар, хәзер Аллаһ сакласын, шундый хәлләр була калса, олигархларның байлыгын саклау өчен сугышасы булыр микән? Башка милләтләрне санга сукмаучы Жириновский сүзләренә карасаң, әле узган сугыштагы җиңүне дә урыслар гына яулаган икән. «Бу – безнең җиңү, урыс халкының җиңүе», – дигән сүзләре белән урыс халкын яклаган булып, махсус рәвештә милләтара ызгыш чыгару өчен әйтелгән сүзләре өчен җавап та биреп торасы булмады бугай аңа. Бу гади генә кеше әйткән сүзләр түгел, 20 елдан артык партия җитәкчесе булып торган кешенең, Дәүләт Думасы рәисе урынбасары булган кеше авызы белән әйтелгән сүзләр. Сәер булып күренә түгелме?

Илшат Әминовның 12нче майда булган «7 көн» тапшыруында сугышта күрсәткән батырлыклары өчен кайсы милләттән ничә кешенең Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуы турында мәгълүмат бар иде. Урыс, украин, белоруслардан кала татарлар дүртенче урында булып, 161 сугышчыга Герой исеме бирелгән. Башка милләтләргә карата явыз ниятле Жириновский бу турыда белмәде микәнни?

Рейхстаг түбәсендә Җиңү байрагын беренчеләрдән булып кадаган кеше дә Гази Заһитов, Булатовларга Советлар Союзы Герое исеме бирелмичә, сайлап алынган кешеләргә бирелүен ничек аңларга инде? Әле алай гына да түгел, татарларга герой исеме бирү өчен лимит бетте, дигән очраклар турында да укыганым булды.

Әсирлектә булганда да Ватан өчен көрәшүне туктатмаган Муса Җәлил белән бергә унбер татарның башы палач балтасы астына куела. Мондый очрак тагын кайсы милләткә хас булды?

Революциядән соң, коммунистлар хакимияткә килгәч, бөтен дөньяда коммунистик система булдыру ниятеннән уйлап чыгарылган сугыш, дип, тарихчылар исбатлап язды бит. Сугышның беренче елында ук 4,5 миллион сугышчының әсирлеккә эләгүе турында да белдек. Ил буенча бер гаепсез кешеләрне кулга алулар, атып үтерүләр, авыл халкының ризыгын талап алып, үзләрен сөргенгә җибәреп, кешене бушка эшләтә торган колхозлар төзүгә риза булмаучыларны юк итүләр – болар бар да без белгән нәрсәләр.

Узган бәйрәм көннәрендә хәбәрсез югалучыларның саны 4,5 миллион, дип әйтелде. Сугыш барган җирләрдә солдатларның сөякләре әле хәзер дә җирләнми ята. Бу эшне сугыш тәмамлануга ук озакка сузмый эшләргә кирәк булган да бит… Бездә кеше кадере дигән нәрсә бармы?

Җиңү көнендә ил буйлап «Үлемсез полк» йөреше булды. Казанда да узды ул. Сугышта һәлак булучыларның, сугышта катнашучы бабаларының портретларын оныклары, туганнары күтәреп йөри. Кайберәүләр Сталин портретын да тоткан. Әле берни аңламаган сабыйларга кадәр хәрби кием кидергәннәр. Мин моны ничек аңларга да белмим. Тарихчыларның исбатлавы буенча, сугышны китереп чыгаруда Сталин үзе үк гаепле булып чыга түгелме? Шул сәбәпле аның бөтен һәйкәлләрен җимереп бетергәннәр иде. Ләкин күптән түгел Новосибирскида аңа кабат һәйкәл куелуы турында хәбәр таралды.

Сугышта җиңелгәннәр хәзер иң алдынгы, бай илләр рәтендә. Бездә әле һаман да 7-8 мең сумга яшәүчеләр бихисап. Иң азы 15-20 меңнән дә кимрәк алучылар булмасын дип уйласыннар иде ил җитәкчеләре. Гомер буе сугыш хәсрәтләре белән яшәгән Русиядә сугышлардан гыйбрәт алып, тыныч тормышта яшәргә язсын дип телик инде без.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии