- 25.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №25 (21 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Менә тагын зур корбаннар исәбенә яуланган Бөек җиңүнең 72 еллыгын Русия, шул исәптән Татарстаныбыз да, билгеләп үтте. Чын сугышта, окопларда яткан сугыш ветераннары күптән инде бакыйлыкка күчтеләр. Күп кенә журналистлар, телевидениедә алып баручылар сугышта күргән-ишеткән вакыйгаларны язып җибәрүне сорый. Менә минем дә бала чагымда ишетеп күргән берничә вакыйганы язасым килә.
Минем туып-үскән авылым Әтнә районында – Казак Үртәме дип атала. Шушы зур булмаган авылдан Бөек Ватан сугышына 100дән артык ир-ат алына. Яраланып булса да исән кайтканнар 10 кешегә дә тулмый. Минем үземнең дә әтием Бәйрәмов Гани 1941нче елның октябрь аенда армиягә алына, шул ук елның декабрь аенда аның үлүе турында хәбәр килә. 2014нче елга кадәр әтиебезнең кайда үлгәнен дә белми идек. Кече кызым Ләйсәннең тырышлыгы белән аның Владимир шәһәрендә үлгәнлеге беленде. «Мәңгелек дан» тактасында элгән исемлектә аның исеме юк иде. Ул ялгышлыкны төзәтербез, дип ышандырдылар.
Авылыбызга яраланып, исән кайткан Җиһаншин Касыйм атлы бик кешелекле абый миңа берничә тапкыр үзенең ничек итеп исән калуын сөйләде: «Көзге айларның берсендә чолганышта калдык. 50-60лап яшь, матур солдатлар. Инде берничә көн бернәрсә дә ашаган юк. Нинди йомшак яшел үлән бар, шуны ашыйбыз. Урман юллары белән үзебезнең якка таба юл тотабыз. Әйләнә-тирәдә генә машина-машина төялешкән яхшы коралланган немец солдатлары. Караңгы төшкәч, урманда йөрүе кыенлаша. Бер чокырлырак урынга килеп чыктык та, командирыбыз төнне шушында үткәрергә карар бирде. Бик нык алҗыткан. Иптәшләребез ятуга йоклап киттеләр, ә мин гаиләмне, балаларымны сагынып, йоклый алмый ятам. Шулчак шыпырт кына чит телдә сөйләшкән тавышлар ишетәм. Алар без яткан чокырга килеп, үрелеп-үрелеп карадылар да, безне күреп, каядыр китеп тә бардылар. Мин тиз генә командирыбызны уяттым да, теге билгесез кешеләр турында сөйләдем. Тиз генә башкаларны уятып, бу чокырдан чыгып киттек. 200-300 метр уздык микән, без яткан теге чокырны бик каты утка тоттылар. Командир миңа зур рәхмәтләр әйтте. Алтмышлап япь-яшь солдат мизгел эчендә юкка чыга идек бит».
Менә Касыйм абый сөйләгән икенче вакыйга: «Окопта оборонада ятабыз. Ашарга көнгә бер мәртәбә окоплар, траншеялар буенча китерәләр. 2-3 көн инде ашарга пешерми башладылар. Яшь вакыт, салкын окоп, начар гына киемнәр. Ашыйсы килә. Менә бервакыт урманнан энәдән-җептән дигәндәй, өр-яңадан киенгән ике лейтенант килеп чыкты. Икесе дә яшьләр, матурлар. Чиста рус телендә сөйләшәләр. Безнең инде берничә көн ашамаганны белеп, болар безне кайнар ботка белән сыйларга булдылар. «Сез менә инде берничә көн салкын окопта ашамыйча, кайнар чәй эчмичә яшәп ятасыз. Термосларыгызны алыгыз да, безнең белән урманга барыгыз. Анда безнең походный кухня. Без сезгә кайнар ризыклар биреп җибәрербез», – диләр. Җыелдык 10-15 солдат. Тезелешеп, бер-бер артлы барабыз. Лейтенантлар – алда. Урманга җитәргә 200-300 метр ара кала, аякка чорналган чолгау сүтелеп китте. Термосны куйдым да, җиргә утырып, аякчуны яңадан чорнарга керештем. Ә иптәшләр урманга якынлаштылар. Мизгел эчендә теге ике лейтенант кырыйга сикерделәр дә, 2 пулемет 10-15 иптәшемне кырып та салды. Калган иптәшләр белән урманга кереп, теге лейтенантларны эзләп та карадык, шунда безне көнгә бер тапкыр кайнар ботка пешереп ашатырга тиешле походный кухняны таптык. Андагы атлар, пешекчеләр бар да үтерелгән иде. Кухня шартлатылган, яндырылган. Немецлар десант төшергән булган. Ә мин шул аякчу сүтелү аркасында гына исән калдым», – дип, елый-елый сөйләде.
Шушы форсаттан файдаланып, бер гаиләдән сугышка өч егет алынуын, шуларның берсенең дә исән кайтмавын да язасым килә. Аларның әтиләре Хәлиуллин Хәмит абый, әниләре Хисмәтуллина Камәрия апа иде. Камәрия апа минем әнием белән дуслар иде. Ул балаларын искә төшереп, өзелеп-өзелеп елый. Ничек еламасын, бер анадан өч бала бит ул! Кече улы армиягә алынганда 17 яше дә тулмаган була. Бу егетләрнең исемнәре «Хәтер китабы»на кертелгән. Хисмәт абый белән Камәрия апа кечкенә генә йортта гомер кичерделәр. Колхозда бушка эшләделәр. Хөкүмәтебез аларга бернинди дә булышлык күрсәтмәде.
Бөтен илебез, халкыбыз, үзен-үзе жәлләмичә, җирен-суын чит ил илбасарларыннан саклап калу өчен көрәшкән вакытта араларында бик хәйләкәр, явыз кешеләр дә табыла. Мин туып-үскән йорттан ике генә өй аркылы К. атлы бер ир кеше яши иде. Авылыбызда шул исемдәге ике кеше булганга, безгә күрше булганын көтүче К. дип йөрттеләр. Чөнки ул колхозда бушка эшләргә яратмады, авыл халкының көтүен көтте. Хуҗалыкта көтү көтсәң, көнгә өч мәртәбә ашаталар. Сезон беткәч, акчалата да, башкача да түлиләр. Күпләрнең ашарына ризыгы, мичкә ягарга утыны булмаган заманда бу кешенең матур итеп яңа йорт салып кергәне истә калган. Ни өчен мин бу кеше турында бик тәфсилләп язаммы? Чөнки болай да бик авырдан тормыш көткәндә бу кешенең зыяны безнең гаиләгә дә төште. Авылдагы бик күп хатын-кызларның башын әйләндергәннән соң (авылда ирләре сугыштан кайтмаган хатын-кызлар бик күп иде), Үзбәкстан якларына чыгып китте дә, башкача авылга әйләнеп кайтмады.
Шушы гомерем эчендә күрше Каенсар авылы егете Вәлиуллин Йосыф исемле бик акыллы, бик күпне күргән кеше белән очрашып, сөйләшеп утырырга туры килде. Йосыф абый армиядә 7 ел хезмәт иткән. Ул сөйләгәннәрне язып бетерерлек түгел. Йосыф абый, урының оҗмахта булсын. Йосыф абый сөйли: « Көтүче К. белән армиягә бергә алындык, поездда бер вагонда бардык. Бәдрәфтән тизәген кәгазьгә төреп алып килә дә, ипигә ягып ашый. Янына килеп булмый – сасы. Казармада ике катлы койка, моның йоклый торган урыны өстә. Ипиен һаман да шулай ашый, койкасында тизәге дә, сидеге дә. Шуннан соң аны каядыр алып киттеләр, юлларыбыз аерылды», – диде. Бу көтүче К. абыйның өч кызы бар иде. Шул өч кызын да әниләреннән судлашып аерып алып, яшь, кияүгә чыкмаган күрше авыл кызына өйләнеп, Урта Азия якларына чыгып киттеләр. Анда да төшеп калмый, җиңел тормыш юлын дәвам итә. Татарстаннан кияүгә чыкмаган кызларны чакыртып, үзбәк кешеләренә ничәнчедер хатынлыкка ярәштереп, акча эшләвен дәвам итә. Инде олыгая башлагач, авылыбызга кайтып, эшләгән явызлыкларын бер абзыйга сөйләп калдыра. Көтүче К. дип әйткән өчен, кешеләрнең сарыкларын урлап чыккан икән. Ул вакытта ирләре сугыштан кайтмаган апалар күп иде. Ул, әкрен-әкрен генә, аларны да «чистартып» чыгарга өлгерде. Итсез аш ашасам, ашказаным авырта, дип, апаларның соңгы терлеген суйдыра торган иде. Ул йортта юньле әйбер калмагач, икенче ялгыз хатынга күчә. Хәтта аның кармагына безне укыткан укытучы Х. апабызның да кабуы хәтерне калдырды. Сарыгыбызны Күәм авылына бара торган юлда суйган да, баш-аягын, эчәк-бавырын шунда ташлап калдырган. «2 бидон каймакларын да мин урладым. Савытларын ике атнадан соң шунда ук илтеп ташладым. Карак ерактан килми, үзебезнең арада була», – дип әйтеп калдырган.
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии