- 25.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №25 (21 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Безнең гәҗит»нең 8нче санында (22 февраль, 2017) Зөлхия Миннеханованың «Юксыну» дигән язмасын укыганнан соң, үземнең дә яшь чаклар искә төшеп, кулыма каләм алдым.
Безнең яшьлек сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килде. Тамакка туйганчы ашау тимәде. Ашаган ризык табигать биргән үсемлекләр: камыш тамыры, кыргый суган, балтырган, кычыткан һәм өшегән бәрәңге… әнә шулар безне ачлыктан саклап калды. Ул вакытта чиккән михнәтләрне язып кына бетереп булмый, бу хакта Зөлхия ханым үзенең язмасында бик дөрес тасвирлаган.
Әйтәсе килгән сүзем хәзерге көндә бакыйлыкка күчкән яшьлек дустым Миннеханов Рәис турында. Без Ютазы районы Бәйрәкә мәктәбендә урта белем алып чыктык. Безгә төпле белем биргәннәре өчен укытучыларбызга бик зур рәхмәт.
Үзем Кара Зирек җидеелык мәктәбендә укып, 1955нче елда Бәйрәкә мәктәбенә 8нче класска килдем. Анда якын-тирә авыллардан килүчеләр дә, Бәйрәкә балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә белем алды. Без 4 параллель класс укыдык. Мәктәпнең торагы, ашханәсе бар иде. Ул вакытта уку түләүле булды. Минем әти 1941нче елны сугышка китеп, Сталинград фронтында ятып калды, бу турыда әти белән бергә сугышкан дусты хат язган. Шуның өчен бездән укыганга акча түләтмәделәр. Без өч баланы әни ялгызы үстерде һәм барыбызга да белем алырга мөмкинлек бирде. Ул чорда бәрәңге казу, урак уру, комбайннан салам төшерү, салам эскертләү кебек колхоздагы иң авыр эшләрне башкарды ул.
Чит авылда укуның үз авырлыклары… 20 чакрым җәяү йөреп укыйбыз, иртәнге 5тә чыгып китә идек, җидегә барып җитәргә кирәк. Менә шуның аркасында спортта уңышларга ирешкәнмендер дә инде. Спортта без Рәис белән тиңдәшләр булдык. Спорт безне үзара да дуслаштырды. Без аларда икәү дәрес хәзерли идек, ял вакытларында ул гармунда уйный. Мәктәпне 1957нче елда уңышлы тәмамлап, төрлебез төрле якка таралыштык, күбебез колхозда эшли башлады. Ул елларда ике ел колхозда эшләү мәҗбүри иде. Мин, нефтьчеләр техникумына укырга керү өчен, документлар хәзерләп, Октябрьск шәһәренә барырга йөри идем, бригадир Хәбитов С. әнигә урамнан кычкыра: «Балаңны чыгарып җибәрсәң, үзеңне «эт» җиктерәм», – ди. Шулай итеп укырга бармый калдым. 1959нчы елда армиягә алдылар. Чик буенда 3 ел да 2 ай хезмәт итеп кайттым. Анда да хезмәт итү урынымнан мактау кәгазьләре җибәрделәр.
Армиядән соң башта техникум, аннан соң институтта белем алдым. Баулы районының Кара Зирек авылында икътисадчы булып эшләдем. Пенсиягә чыгар алдыннан Ютазы районы Авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләп, пенсиягә чыктым. Хезмәт стажым 48 ел.
Рәис белән яшь чакларда бәйрәмнәрдә, Сабан туйларында очраша идек. Ул бик илтифатлы кеше, ярдәмчел иде. Соңгы елларда аның белән очрашырга насыйп булмады. Бер баруымда аларны яңа йортка күчтеләр, диделәр, икенчесендә улы Салават янына дип кергән идем, ул монда юк, дип чыгардылар.
Гомер дигәнең бер кешегә дә тигез бирелми икән. Хәзер үзем узган гомергә анализ ясап утырам да, Рәиснең Атлас белән бер партада, ә үземнең Әнәс белән бер партада утырганнарым искә төшә. Инде мәктәп тәмамлаганга да 60 ел. Бергә укыган классташлар да сирәк калгандыр. Без бит күбебез сугыш ятимнәре идек. Вафат булган классташларымның яткан туфраклары йомшак, тар гүрләре киң һәм якты, урыннары җәннәттә булсын.
Фәнис МӨХӘММӘТШИН,
Ютазы районы, Уруссу бистәсе
Комментарии