Кемнәр соң ул «нәчәлникләр»?

«Безнең гәҗит»нең дүртенче санында (30 гыйнвар, 2019нчы ел) Мөслим районы Исәнсеф авылы Ветераннар советы рәисе Мөҗаһидан Мортазинның «Акча бар, тик халык өчен түгел» дигән язмасын укыгач, үз фикерләремне белдерәсем килде.

Минем «Бүреләр һәм кешеләр» дигән язмам гәҗиттә басылгач, ул чакларда авылда яшәп, апам белән бер яшьләрдә булган Гайнуллина Фоадия атлы ханым апамның кайда яшәгәнен эзләп табып (апа ул вакытта исән иде әле, урыны оҗмахта булсын), аның белән телефоннан сөйләшкән. Фоадия апаның сүзләре: «Минем дә әле яшүсмер чакларым. Колхоз кәнсәләрендә кәгазь эшләрен алып барам. Минем әтием исән. Әтиле балаларны ферма тирәсенә эшкә урнаштырмыйлар. Чөнки ул бик авыр эш. Ул көнне кәнсәләргә бик күп ир-ат, нәчәлникләр җыйналды. Башта вак мәсьәләләрне анализладылар. Соңыннан Бәйрәмовлар семьясына эшләгән эш көннәре өчен ашлык бирергәме, юкмы дип сөйләштеләр». Шунда нәчәлникләр арасыннан ник бер кеше безне яклап бер сүз әйтсен?! Алар арасында әтинең абыйсы «С» абый да булган. Ул да бер сүз дә әйтмәгән, безне якламаган. Араларында Мәскәүдән килгән урыслар булмаган бит. Барысы да әти исән вакытта әтинең дуслары, туганнары булган кешеләр. Олы кызым Эльза: «Әти, туганнарның тамырларын эзлик әле?» – дип миңа сүз кушты. Авылыбызның бик күп кешеләре «тамырларыбыз» белән бәйләнгән. Әтинең «С» абыйсының зыяннан башка безгә бер яхшылыгы да тимәде. Аның аркасында йортыбызда балта да, утын кисә торган пычкы да калмады. Авыл җирендә балта белән пычкысыз яшәп кара син?! Кыйммәтлерәк әйберләр турында язып та тормыйм (әтинең зур, җылы толыбы, киез итекләре, сыер саткан акчалар...)

Мөһаҗидан туган! Сиңа бик зур рәхмәт! Шул язмамны искә алган өчен. Сугыш чоры балаларына килсәк, исән вакытта безне искә алырлар дип уйламыйм. Бала вакыттан бирле без эшләдек тә эшләдек. Безнең җәйге ялларыбыз булмады. Хәзерге күзлектән чыгып караганда, ул «нәчәлникләр» дә мескеннәр булган инде. «Кызыл Татарстан» гәҗитен шакмаклап кисеп, шуңа махорка төреп тартып утыралар иде. Аякларында – чабата, ә без ялан тәпи. Шулай да, мин – «нәчәлник» дип, өстән генә карап, тавышларын күтәреп сөйләшәләр иде.

Депутатларга килгәндә, кем соң алар? Бал-май эчендә туып, шунда яшәп, алар безнең балачакны исләренә дә төшерерләр дип уйламыйм. Минем алтмыш елдан артык эш стажым бар. Чит ил банкларында түгел, үзебезнекендә дә бер тиен дә акчам юк. Аллага шөкер, үз тырышлыгыбыз белән яшәп, җылы фатирыбыз, ипи-бәрәңге, кияргә киемебез бар. Бала вакытта катлы-катлы итеп иске киемнәр киенеп йоклый идек. Йокыдан торып, идәнгә баскач, суык аякны куырып ала иде. Идәнгә кичтән алып кереп куйган суның өсте бозлана. Бүген дә исән-сау йоклап тордык, төнлә өстебезгә черек түшәм ишелеп төшмәде дип шатлана идек. Кышкы салкыннарда түшәмнең ишелеп төшкәне дә, морҗаның да ишелгәне булды. Шундый бик авыр вакытларда бер чиләк бәрәңге кертеп бирүче булмады. Бәрәңге кабыгын да сөткә алыштырып алдык.

Мөһаҗидан туган, үзебез тырышмасак, безгә беркем дә булышмас. Яшәгән аек, аңлы гомеребез шулай узды. Барлык исән калган сугыш чоры балаларына тазалык, озын гомер теләп калам.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии