Явызлыкның башы гаделсезлек

Шушы көннәрдә татарга кагылышлы вакыйгалардан, минемчә, иң гыйбрәтлесе дә, фаҗигалесе дә – Төмән өлкәсеннән хәрби хезмәткә чакырылган Рамил Шәмсетдиновның хезмәттәшләрен атып үтерүе. Сәбәбен «дедовщина»дан күрүләре искитмәле хәл түгел. Ә «дедовщина»ның атасы, асылда рус булмаган халыкларга, бигрәк тә татарларга карата гаделсезлекнең дәүләт дәрәҗәсендә башкарылуы түгел микән? Хәрби хезмәткә үз теләге белән алынган, «контрактник» булып та каласы кешене кулына автомат алып атар хәлгә җиткерер өчен, аның ни дәрәҗәдә кимсетелүен, мыскыллануын як-ягына видеокамера куелган казармада күрүче булмады микән? Шунлыктан, минемчә, җинаятьнең башында «дедовщина» булса, дәвамы – күрмәмешкә салынучыларда. Нәтиҗәсе аяныч. Дәүләт үзен-үзе, әлбәттә, хөкемгә тартмас, төрмәгә утыртмас, утыртыр кешеләр бетмәгән бит әле.

Ә аңа хәтле Ленинград өлкәсендә эзтабарларның (поисковик) Ленинградны саклап һәлак булган Хисмәтуллин дигән солдатның җәсаден тапканлыкларын һәм бу хакта Буа шәһәре телевидениесе сюжет төшергәнен «Татарстан Яңа Гасыр» каналы күрсәткән иде. Шул рәттән казып алынган башка солдатларның да сөякләрен 2020нче елның май аенда – Җиңү көненең 75 еллыгына туры китереп, «Туганнар каберлеге»нә саласылар икән. Шулаен шулай да, менә нәрсә күңелне борчый. «Никто не забыт» дигән гыйбарәнең телгә менгәненә дә инде 75 ел, ә һәлак булганнар һаман да җирләнмәгән. Эзтабарлар тапкач та, туган илләрендә җирләмичә, айлар буе кайдадыр яткырып, «Победа великого русского народа» рәвешендә пиар ясамакчылар, минемчә. Шул ук вакытта, Алланың рәхмәте, сеңлесе, энесе исәннәр. Энесе туган авылларында яши, «үз кулым белән җирлим», дип әйткән дә ахры.

Бу хакта Президент аппаратына, Биектау районы хакимиятенә, Буа районы хакимиятенә, Мөфти хәзрәтләренә мөрәҗәгать иттек. Дәүләтебез тарафыннан хөрмәт ителеп, туган илендә дәүләт дәрәҗәсендә җирләнсә, түрәләребезнең Җиңү көннәрендә әйтәсе сүзләренең ихласлылыгына дәлил дә булыр иде.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы

Аксакаллар Шурасы рәисе

Комментарии