Ялгыз аналарга ярдәм бармы?

Ялгыз аналарга ярдәм бармы?

«Ирем эчә. Кыйный. Балага да, үземә дә көн юк», – дип зарланганнары булгандыр сезгә. «И-и, бичара. Түз инде…», – дип хәленә кергәнсездер, яки «Чыгып кит, аерыл аннан! Газапланып яшәмә!» – дип киңәш биргәнсездер. Тик күп очракта хатын-кыз беркая да чыгып китми, сугылып яшәвен дәвам итә. Яшь бала белән кая барыйм, мине кем туйдырыр, барыр җирем юк бит, дигән уйлар тиран ире яныннан җибәрми…

…Казандагы «Игелекле эшләр» («Благие дела») хәйрия фонды менә шушындый авыр хәлдә калган гаиләләргә, аларда тәрбияләнүче балаларга ярдәм итә. Ә бездә мондый гаиләләр бер дә аз түгел икән…

ИРЛӘР НИГӘ КЫЙНЫЙ?

Бу фондны 2015нче елда Алия Илгиз кызы Байназарова оештырган. Сүзен ни өчен нәкъ менә мондый юнәлештә эшләвен аңлатудан башлады. Беренчедән, үзе дә яшь сабые белән иреннән аерылган. Икенчедән…

– Өлкән улымны тапкан вакытта, без палатада алты хатын-кыз бергә яттык. Бер-беребезгә төрлечә ярдәм итә идек. Алтынчы кызыбыз гына үз эченә бикләнгән, имезергә китергәч, баласына да күтәрелеп карамый. Педиатрдан сорашып белдек – әнисе үлгән, ире ташлап киткән… Ирен шушы хәлдән соң күралмый башлаган. Аңа охшап туганга күрә баласыннан да баш тартырга йөри икән. Шуңа имезми. Бер кичтә сабыен соратып алып, мәҗбүри янына илтеп салдым, күкрәген чыгарып, баланың авызына тыктым, «Синнән башка бу бала кемгә кирәк? Кара әле син аңа бер ул бит синеке, кочаклап булса да ят», – дидем. Башта каршы килгән иде, сабыена кулы тиеп китте дә, йомшады, баласын кочаклап елады һәм аны үзе белән бергә алып чыкты, ташламады. Шушы хәл исемә төште минем. Кешегә бит авыр вакытта алга таба яши алсын өчен аз гына шартлар тудырсаң да, бераз ярдәм итсәң дә – җитә. Баласы белән ялгыз калган анага, үземнән дә чыгып әйтәм – яшәп китүе бик авыр. «Нишләрмен мин, ирсез яши алырмынмы, сабыемны ялгыз үстерә алырмынмы?» – дигән уйлар тынгы бирми, үзеңне бөтен җир шарында бер ялгыз калган кебек хис итәсең. Дәүләттән ирсез бала үстергән аналарга ярдәм зур димәс идем: яслеләргә, бакчаларга ташлама бар да, ай саен килә торган 300 сум тирәсе субсидияләре… Бу нәрсәгә җитә? Шуңа күрә «Благие дела» хәйрия фонды оештырып, мондый һәм башка авыр хәлдә калган балалы гаиләләргә ярдәм итәргә булдым, – дип сөйли ул.

Алия Илгиз кызы оештырган фонд ярдәмендә биш ел эчендә 500дән артык гаиләгә ярдәм күрсәткәннәр. Ярдәм программалары төрле. Беренчесе: «Озата бару», дип атала. Мәсәлән, гаиләдә ызгышлар яки кул күтәрүләр башланган һәм хатын-кыз ярдәм сорап шалтырата. «Иремнән китмәячәкмен, ләкин болай да яшәп булмый», – ди. Мондый очракта фонд гаиләгә психологлар бирә. Ир белән дә, хатын белән дә аерым-аерым шөгыльләнәләр. Аларга гаиләләрен саклап калуның юлын күрсәтәләр.

– Шулай да, бер нәрсәгә игътибар җәлеп итәсем килә. Гаиләдә ызгышлар килеп чыкканда бер кеше генә гаепле була алмый. Ир-атның кул күтәрүенә дә күп очракта хатын-кының теле гаепле. Психологлар ярдәме белән икесе дә үзләрен кулда тотарга өйрәнә, проблемаларын тыныч юл белән хәл итә башлыйлар.

Бар шундый гаиләләр дә: коткарып булмый, аерылышырга уйлаганнар. Тик аерылышу тыныч кына узмый. Ир хатынын бер нәрсәсез калдырып, балалары белән урамга чыгарып җибәрә, алимент түләми… Мондый хәлдә калган хатын-кызларга юридик ярдәм дә күрсәтәбез. Гадәттә ир-ат ни өчен хатын-кызны бер нәрсәсез калдырырга тели? Чөнки хатыны гомер буе аңа бәйле булган. Ир эшли, ә ул йортны карый, ир акчасына гына яши, балалар үстерә… Иренә терәк булам дип, үзе турында уйламый да. Кайбер ирләр мондый очракларда үзендә куәт сизә, көчен күрсәтә башлый. Хатынын мыскыл итә, кул күтәрә… Һәм ни гаҗәп, хатын-кыз да моңа күз йома. «Ярар, башка кабатланмас. Әйбәт чаклары да бар иде бит», – ди. Шулай яшәр дә иде, тик үсә төшкән балалары елап, «Әни, әйдә китик? « – дип ялвара башлый. Һәм ниһаять хатын-кыз аерылырга карар бирә. Тик ире уртак көч белән җыйган малдан өлеш чыгарырга теләми. Чөнки мондый ирләр хатыннарының эт тормышында яшәп, кире кайтып егылуын тели. Хатыныннан үзе чыгарган кагыйдәләргә буйсынуын таләп итә. Үч ала… Хатын-кызның – мөстәкыйль зат икәнлеген, аңа хезмәтчегә, колга караган кебек карарга кирәк булмавын аңламый… – ди әңгәмәдәшем әлеге уңайдан.

Русиядә ирләре кулыннан изелеп яшәгәннәр шактый. Алия ханым шундый статистика да китерде: һәр көн безнең илдә биш хатын-кыз ире кулыннан кыйналудан үлә. Ник түзәргә, ник беренче мәртәбә суккач та чыгып китмәскә? Ник үтергәнче яшәргә бу тиран белән?

– Ирләре кыйнаганнан зарланып килгәннәр күп. Фондыбызның икенче проекты – «Әни йорты» («Мамин дом») дип атала. Безгә химаячеләр кулланып тору өчен коттедж бирде, анда авыр хәлдә калган аналарны балалары белән бергә яшәтәбез. «Ирем кыйный», – дип зарланып килгән хатын-кызларга әнә шунда күченергә, яңа тормыш башларга ярдәм итәбез. Бу – фондыбызга бирелгән коттеджда яшәү мөмкинлеге. Монда яшәү дә, ашау да бушлай. Моны белеп, хатын-кызлар күп килә. Тик 90 процент очракта кабат ире янына шул ук тормышка кайтып китә. Чөнки ир аңа шалтырата, яза башлый, «башка кабатланмас», дип вәгъдә итә, ышандыра. Ә кыйнаулар тукталмый. Без кемгәдер ярдәмне мәҗбүри күрсәтә алмыйбыз. Теләкләре бар икән – булышабыз. Ләкин әгәр элеккегечә үзен кыйнаган кеше белән яшәргә тели икән, бу һәр хатын-кызның үз эше. Киткәннәрне тотмыйбыз.

Алия ханым, бөтен кеше яратышып өйләнешә. Өйләнешкәнче бар да әйбәт. Ә менә бу кул күтәрүләр нәрсә аркасында килеп чыга соң алайса? Ирләр әшәкеме, безме?

– Русиядә кызларны көчсез, ир-атларны көчле булырга тиеш дип үстерәләр. Хатын-кызның аңына сеңдерелә: син булдыра алганча иртәрәк кияүгә чыгарга, балалар табарга, иреңнең сүзеннән чыкмаска, сабыр булырга тиеш, диләр. Шуңа күрә хатын-кыз сугуларга сабыр итә. «Кияүгә үзең әзер булгач кына чык», – дими җәмгыять. Иртәрәк чык, ди. Күп кызларыбыз үзен якларлык яшькә дә җитмичә, мәктәп эскәмиясеннән үк кияүгә чыгуны карый. Гаиләдә ниндидер авырлыклар туа башладымы – «мин көчсез зат, миңа ни әйтсәм дә килешә», дип, ирен мыскыллауга, кимчелекләрен төртеп күрсәтүгә күчә. Билгеле, үзен көчле зат дип тоеп үскән ир-атның бөтенесе дә моны кабул итеп бетерә алмый. Ир-ат көч куллана башлый. Мондый очракта яки ике гаилә әгъзасына да үзгәрергә, яки хатын-кызга балаларны алып, чыгып китәргә кирәк. Балалар әниләре кыйналуны күреп үсәргә тиеш түгел…

Гаиләдә көч куллану булганда, полиция еш ярдәмгә киләме?

– Күп очракта, кызганыч, берни эшләми. Һәм моңа бер яктан, хатын-кызлар үзләре дә гаепле. Гадәттә ничек була? Ир хатынын кыйный, полиция килә. Медицина тикшеренүе үтәргә кушалар – дәлилләр булыр, диләр. «Юк, иремне утыртырга мөмкиннәр», – дип, хатын-кыз баш тарта. Яки гариза язса да, кире барып ала. «Кешеләр, кайнана ни әйтер?» – дип курка. Ирен төрмәгә утыртасы килми, имеш. Ә үзенең җәзасыз калганын аңлап, ир кул уйнатуын ешайта гына. Полиция дә шундый нәтиҗә ясый: «Бер килдек бит, гариза язудан баш тартты. Икенче юлы да шулай булачак». Чөнки гариза булмаган килеш, полициянең мондый ызгышларда катнашырга хакы юк, аларны да аңлап була…

БӘХЕТЛЕ ТӘМАМЛАНГАН ЯЗМЫШЛАР

Хәйрия фондының «Аналар йорты»нда хәзерге вакытта 6 әни, 10 бәби яши. Чиратлашып ашарга пешерәләр, өй җыештыралар, исерек яки наркоман ир белән газапланып яшәүдән бу күпкә яхшырак. Беренче чиратта – балалар өчен. Аларга монда бөтен шартлар да тудырылган. Тик «Аналар йорты»нда яшәү өчен берничә кагыйдәне төгәл үтәргә кирәк. Бу йортта яшәүче башкаларга хөрмәт белән карарга, исерткеч эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартмаска, көн саен бүлмәңне җыештырырга, сәгать кичке тугыздан да калмый кайтып җитәргә, кая китәсеңне хәбәр итмичә чыкмаска, туганнарың һәм башка танышларыңны алып кайту, чакыру тыела, һ.б. Соңгы пункт буенча Алия ханым Байназаровадан тулырак сораштым, ни өчен якыннарыңны чакырырга ярамый?

– Без «Аналар йорты»ның адресын сер итеп саклыйбыз һәм моны башка кешеләргә белдермибез. Чөнки адресны беләчәкләр икән, бездә яшәүче хатыннарның ирләре килеп җитәргә мөмкин. Алар арасында сәрхушләр генә түгел, наркоманнар да бар. Әлеге йортта яшәүче бөтен кешене дә куркыныч астына кую дигән сүз бу.

Биредә балаларны һәм әниләрне иң күбе ничә ай яшәтәсез?

– Иң максималь срок – ярты ел. Бу вакыт эчендә алар белән психологлар эшли, төрле һөнәрләр үзләштерәләр. Мәсәлән, бер әни тәмле итеп камыр ризыклары пешерә. Киләчәктә аларны сатып акча эшли алачак. Бу алты ай эчендә без алардан бер тиен акча да алмыйбыз – эшкә чыксалар, балаларын калдырып торалар, администраторлар күз-колак булып тора, хезмәт хакларын исә үз кесәләренә җыеп баралар. «Аналар йорты»ннан чыккач, мөстәкыйль тормышлары башланачак бит… Бу аларга яңа тормыш башлауны да җиңеләйтә, – дип аңлата әңгәмәдәшем.

Фондның авыр тормыш хәлендә калган әниләргә һәм бәбиләргә күрсәткән ярдәме, һичшиксез, зур. Бөтен язмышларны да язып бетерү мөмкин түгел, шулай да, бирегә килеп эләккәннән соң бәхетле тормыш кора алган үрнәкләрнең берничәсен сөйләп китте Алия ханым.

Мәсәлән, ике ел элек фондка Казанның бер бала тудыру йортыннан шалтыратканнар. 17 яшьлек кыз бәби тапты, тик аны калдырып чыгарга тели, чөнки барыр урыны юк, дигәннәр. Алия ханым шундук кызның язмышы турында тулырак белешкән. Ятим бала, апасының опекунлыгы астында үскән. Тик апасы: «Бала белән өйгә кайтасы булма», – дигән. Ә кызның сабыен үзе янында калдырасы килә, тик кая барасын да, нишләячәген дә белми, ди. Кызны «Аналар йорты»на урнаштырганнар. Аның белән психологлар эшләгән, шул ук вакытта кондитерлык һәм тырнак буяу курслары буенча укытканнар. Ике төрле һөнәр үзләштереп, эшли һәм акча таба башлаган. Соңыннан фатир яллап яшәгән. Психологлар белән шөгыльләнүе дә эзсез узмаган: бер ел эчендә сөйгән ярын табып, кияүгә чыккан, хәзерге көндә бик матур гына көн күрәләр икән.

– Тагын бер вакыйганы сөйләми кала алмыйм. Безнең фонд уздырган акцияләр арасында «Кыш бабайга хат» дигәне дә бар. Үзебез эшләгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар Кыш бабайдан бүләк сорап яза. Кемдер курчак, кемдер коляска, кемдер буяулар… Соңыннан иганәчеләр табып, бу хатлар арасыннан берсен булса да сайлап алуларын сорыйбыз. Алар безнең тылсымчыларыбыз – балаларга хатта язылган бүләкне сатып алалар. Бервакыт, иске генә баракта яшәүче, аз керемле гаиләдән, әнисе белән генә яшәгән сабый хат язган иде. «Фатирда яшәргә телим», – дигән. Бер тылсымчыбыз шушы хатны алды да, аптырап калды. Фатир ук сатып ала алмаячакмын, ди. Шуңа күрә яхшы фатирга өч айлык түләвен бирде. Малайның теләге чынга ашты, әнисе белән шунда күченде. Яңа елны чыршылар бизәп, шул фатирда каршыладылар. Ә сабыйның хыялын тормышка ашырган тылсымчыбыз әйтә: «Минем ул малайның әнисе белән танышасым килә, күрештер әле безне», – ди. Мондый әйберләргә башка вакытта риза булмый идем, ә бу юлы әллә нигә ризалаштым. Нәтиҗәсе шундый: тылсымчыбыз эшкуар, үз бизнесы бар. Аңа эшчеләр кирәк булган. Хат язган малайның әнисе дә эш эзләп йөргән мәле икән. Шулай итеп, ул тылсымчыбызның ширкәтендә эшли башлады, алай гына да түгел, бер ел эчендә аның уң кулы булды. Яхшы акчалар алып эшли, улы белән чит илгә ялга бара. Әле күптән түгел генә фатир да алды. Менә шундый хәлләр дә була. Без авыр хәлдәге ялгыз аналарга ярдәм итә алуыбыз белән бәхетле, – ди Алия ханым Байназарова.

Дөрес, хәйрия фондының да матди яктан кыенлыклары бар. Әлегә кадәр битараф булмаучылар ярдәме белән хәл итеп килгәннәр. Андыйлар тагын булыр, дип өметләнәләр. Бу язманы укыгач, кемнеңдер ярдәм сорыйсы, икенче берәүләрнең, киресенчә, матди ярдәм күрсәтәсе килер. «Благие дела» хәйрия фондының Казандагы телефоны: 246-20-55

Айгөл ЗАКИРОВА

Әлеге мәкалә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте заказы буенча «Безнең гәҗит» редакциясе тарафыннан әзерләнде

Комментарии