Тәлгатькә ярдәм кирәк

Тәлгатькә ярдәм кирәк

Түзсә дә түзә икән кеше авыртынуларга! Казанда яшәүче 27 яшьлек Тәлгать Каюмов исемле егет белән булган хәлләрне ишеткәч, ирексездән, шундый уй килә. Коточкыч әрнүләр белән инде елдан артык яши ул. Тик аның турында редакциябезгә узган атнада гына хәбәр иттеләр. Егеткә ярдәм кирәк. Хәзер үк, бик ашыгыч рәвештә.

ШАШЛЫК ПЕШЕРГӘНДӘ УТ КАПКАН

Безгә Балык Бистәсеннән Ләйсән ханым шалтыратты. Исемен газетада тулысынча күрсәтмәүне үтенде ул. Һәм түбәндәгеләрне сөйләде:

– Безнең кияүнең иптәш малае бар. Ул безнең гаиләгә беркем дә түгел, чит кеше. Тик аның хәсрәте безнең күңелләргә дә бик якын тоелды. Шуңа күрә матбугатка мөрәҗәгать итәргә булдым да. Соңгы көннәрдә ярдәм сорап шалтыратмаган җирем калмады. Ә хәлләр болайрак. Моннан ел ярым тирәсе элек, ялгышмасам июль аенда, Тәлгать исемле бу егет эшендәгеләр белән шашлык пешерергә уйлаган. Учакны тиз яндырып җибәрә торган махсус сыекчалар була бит? Учак янында торып кызган булган да, шартлаган ахрысы. Тәлгатькә ут капкан. Янындагы иптәшләре куркып калганнар. Тәлгать үзе җиргә ятып балчыкта аунаса да, ут тиз генә сүнмәгән. Шуннан соң аны Казандагы РКБ больницасына алып киткәннәр. Тәненең 80 проценты пешкәне билгеле булган. Битләре дә пешкән, чәчләре дә кара күмер булган. Башта кызым кайтып сөйләде дә, «Ай Алла!» – дип кенә куйдым. Шулай дибез бит инде барыбыз да. Кеше хәсрәте шулай гына кабул ителә. Тизрәк терелүен телисең дә, онытасың. Әгәр кеше больницага эләккән икән, ярдәм итәрләр әле, дип уйлыйсың. Тик минем кыз кайта да: «Әни, теге малайга операция булган әле… Тире күчереп утыртканнар»… «Әни, монысы уңышлы булмаган, кабат ясаячаклар икән», – дип йөри. «Әни, аларның өйләрендә ашарга бер әйберләре дә юк…», – ди. Йөрәгем урыныннан кузгалды шуларны ишеткәч. Ныклабрак сораша башладым. Бактың исә, бу егет әнисе белән генә яшәгән икән. Аның инвалид әтисе булган, әнисе 8 ел тирәсе шул ирен караган. Әтисе үлгәч, Тәлгатьнең үзе белән дә менә шушы хәл килеп чыккан. Улын карыйм дип, әни кеше эшеннән киткән. Алар шушы көнгә кадәр – бер елдан артык нинди акчага яшәгәннәрдер, белмим. Чарасызлыктан әнисе үзләре яши торган ике бүлмәле фатирларын сатмакчы да булган, бәхетләренәдер инде – алучысы табылмаган. Юкса, түбәсез дә калган булырлар иде. Аларның хәлен белгән кешеләр хәерләр биреп торганнар бугай инде. Шул хәерләр белән ашарга да алганнар, фатир түләүләрен дә түләп барганнар. Бу егет больницага эләккәннән бирле бер мәртәбә дә өенә кайтмый шунда гына ятты. Ялгышмасам, биш мәртәбә тиресен күчереп утырттылар – биш операция кичерде. Тик барысы да уңышсыз булды, организмы яңа тиресен кире кага икән. Тире ялганып китә алмый, – дип сөйли Ләйсән ханым.

Менә шулай республика клиник хастаханәсендә дәваланган моңарчы Тәлгать. Әнисе дә яныннан китмичә аны караган. Чөнки егет кымшана да алмый, аның куллары да йөрми. Тән тиресе юк, кызыл ит кенә. Коточкыч авыртулар. «Перевязка»лар вакытында өзгәләнеп кычкырулары… Октябрь ахырына хәле алга таба киткән кебек булган. Тик бер көнне егетнең әнисен тикшергәннәр дә, «Сез коронавирус белән чирлисез», – дип, больницадан чыгарып җибәргәннәр. Тәлгать тагын дүрт авыр хәлдәге авыру белән палатада үзе генә калган. Һәм шушы куллары белән дә хәрәкәт итә алмаучы хаста 3 атна буе үз карамагында гына булган.

– Әнисе үзен яхшы хис итә иде, бернинди дә коронавирус белән чирләмәде ул. Хәтта түләүле клиникаларга барып та анализ биреп карады – коронавирус юк, дип күрсәтә. Тик аны барыбер кертмәделәр улы янына. Берсендә больница төбенә килеп, улы өчен дип ашатырга ризыклар биреп калдырган. Тәлгатькә шул ризыкларны да ашатмаганнар. Ул малай соңыннан сөйләгән инде: «Суны да палатага тәрәзә төбенә китереп куялар. Ашарга ризыклар алып керәләр дә, түшемә куялар», – дип. Ничек ашасын аны ул бала, кулы да хәрәкәтләнми бит аның. Билгеле, кашыклап беркем дә ашатып утырмаган. Ул урыныннан да тора алмый яткан кеше ничек итеп тәрәзә төбенә барып су эчәргә тиеш булгандыр инде. Канатлары үсеп чыгып, очар дип белделәр микән ул табиблар аны? Палатаның ишеген дә ябып йөрмәгәннәр. Ул бит шәрә ята, бик туңган. «Әни, зинһар алып кит мине моннан. Үзебезнең фатирга кайтып, бер почмагында гына булса да ятып үлим. Алып кит мине моннан», – дип, елап шалтыраткан, бичара. Шуннан соң әнисе: «Монда тагын берәр атнага кала икән, үлә бу бала. Күрәләтә үтерер хәлем юк», – дип, 16нчы ноябрьдә барып алып кайтты улын. Больницадан чыккан вакытта хәле шундый начар иде – тешләренә кадәр уала башлаган булган аның. 3 атна буе бу баланы юньләп ашатмаганнар да, астын да җыештырмаганнар. «Өйгә кайткач, суны эчеп туя алмады», – дип сөйләде әнисе. Бу бит инде чын концлагерь кебек булган, дигән сүз. Моны сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый, – ди әңгәмәдәшем.

«КИЕМ КИДЕРЕП БУЛМЫЙ, ТӘНЕ – ЧИ ИТ»

Ләйсән ханым әйтүенчә, бу гаиләгә инде хәзер психологлар ярдәме дә нык кирәк. Әнисе бу хәсрәтләрдән «зомби» кебек булган, Тәлгать үзе исә, «табиблар» дигән сүзне ишетү белән еларга гына тора, ди.

– 18нче ноябрьдә чаң кагарга тотындым. Беренчедән, Инстаграм аша блогерларга чыгып, ярдәм кирәк булуын сөйләдем. Алар бу хакта халыкка җиткерде. Бездә барыбер халык мәрхәмәтле, байтак кына ярдәм җыелды, рәхмәт яусын булышкан һәркемгә. Икенчедән, юристларга чыктым. Алар органнарга шикаять итәргә киңәш итте. Хәзерге көндә жалоба хәзерләү өстендә дә эшлибез. Тәлгать турында чаң кага башлагач, кемнәрдер безгә: «Бу егеткә бит янганнан соң 8 ай узгач та инвалидлык бирергә тиеш булганнар. Шул инвалидлыкны да бирмәгәннәрмени?!» – дип шалтыратты. Әнисе ул инвалидлык турында табиблардан сораган булган. «Нинди группа бирик, дәүләт карамагында ята бит инде ул болай да», – дип кенә җавап кайтарган ди дәвалаучы табибы. Безгә хәзер бу баланы дәвалаудан РКБның баш тартуына ирешү кирәк. Булмый монда, терелә алмый ул. Бер ел ярымга якын ята бит инде. Тән тиресен күчереп утырткач, ул биш көн эчендә ялганып китә башларга тиеш икән. Ә аны шушы операциядән соң ике көннән сулы ваннага салып, тиреләрен җебетеп, гомуми наркоз белән кире куптарып алганнар. Бу бит коточкыч авыртулар. Шуңа күрә Мәскәүдәге табибларга мөрәҗәгать итәсебез килә. Ә аның өчен РКБ табибларының аннан баш тартуы кирәк. Шулай ук, бу гаиләнең матди кыенлыкларда яшәвен дә исәпкә алып, Тәлгатьнең дәвалануы өчен акча да җыябыз. Чөнки хәзер акчасыз беркая да барып дәваланып булмый. Егет хәзерге вакытта өендә ята. Бу гаиләнең фатиры да бик фәкыйрь хәлдә. Тәрәзәләре агачтан гына. Алардан җил өреп тора. Әйткәнемчә, Тәлгатькә бит бернинди дә кием кидереп булмый, чи ит кенә тәне. Ул шәрә ята. Аның өчен фатирда билгеле бер җылылыктагы температура саклануы кирәк. Тик аларда бу мөмкинлек тә юк. Эшне дә шуннан башларга иде. Бу егет тереләй череп ята, аңа ярдәм бүгеннән үк, хәзер үк кирәк, кыскасы. Менә шундый хәлдәге гаилә бу. 21нче гасырда яшибез, дип әйтүе дә авыр, – дип сүзен төгәлләде әңгәмәдәшем.

Без бу уңайдан Тәлгатьнең әнисе Фәнзия ханым Каюмованың үзе белән дә сөйләшергә теләгән идек. Тик аны борчымаска куштылар. «Аның бу хәлләрне аңлатырлык хәле дә юк инде», – диде әңгәмәдәшем. Шушы ук сүзне Казанда яшәүче Гөлсирә ханым Сәгыйрова да әйтте. «Әнисен борчымый торсагыз яхшырак булыр. Үзем сөйли алам», – диде ул. Гөлсирә ханым да бу гаиләгә чит кеше. Дөресрәге, яхшы танышлары гына. Әмма Тәлгатьнең хәсрәтенә ул да битараф кала алмаган.

– Тәлгать минем улым белән бер сыйныфта укыган иде. Шундый акыллы, тәрбияле, йомшак кына итеп сөйләшә торган егет иде ул. «Гуля апа, исәнмесез!» – дип, кочаклап алганнарын әле дә хәтерлим. Кем белгән бит шушындый хәл килеп чыгасын… Үзе дә: «Ник Аллаһы Тәгалә бу авыртуларны бирде икән миңа, ник бу хәл килеп чыкты икән минем белән», – ди, балам. РКБда яткан вакытта ул кашык тотып та ашый алмады, әнисе генә тәрбия итеп торды аны. Шуны белә торып табиблар ни өчен әнисен больницадан кайтарып җибәргәннәрдер – аңламадык. Әнисендә бернинди дә чир юк аның, бу хакта түләүле клиникада узган тесты да раслый. Аннан соң мин дә Фәнзия белән гел контактта булдым, үзем дә берни белән дә авырмадым, сәламәт мин. Ә РКБга барган саен: «Синдә коронавирус!» – дип кертмәделәр. Шушындый авыруны ялгыз ничек калдырырга мөмкин иде, минем шуны гына беләсем килә. «Баламны күрәләтә үтерә алмыйм», – дип, алып кайтты инде аны әнисе. Хәзер өйгә табиблар чакыртып перевязкалар ясатабыз. Ул перевязкалар вакытында мин чыдый алмыйча колакларымны томалап торам. Авыртудан җан ачысы белән кычкыра, ыңгыраша бит ул. Мин беләм: РКБда 90 процент тәне пешкәннәрне дә терелтәләр иде. Тик ул кешеләрнең акчасы бар иде шул. Ә бу фәкыйрь гаилә, дөрестән дә, ашарга алырга да акчалары булмас иде аларның – туганнарыннан, таныш-белештән җыеп биреп тордык акча. Аннан соң Фәнзия тавыш чыгарырга куркып тора торган хатын. Икесе дә табиблардан куркып беткән инде. Шуңа күрә шушындый мөнәсәбәт булдымы аларга, мин белмим. Ул Тәлгатьнең укол кадарга тамыры да калмаган, тромблар ясалып беткән. Без Мәскәү табибларына да чыгып карадык. Алар РКБ баш тартмыйча торып, егетне дәваларга алынмый. Тик шул ук вакытта: «Ничек шушы гомер яши алды икән бу? Мондый хәлдә, бу авыртуларга бу кадәр түзә алмыйлар бит», – дип аптырадылар. Безнең бу егеткә ярдәм итәсебез килә, битараф калмаучылар да акчалата ярдәм итсәләр, әлеге гаиләгә бик зур файда булыр иде, – дип сөйләде Гөлсирә ханым Сәгыйрова.

Язманың шушы җирендә укучыларыбызга да мөрәҗәгать итәсе килә. Тәлгатьнең кичергән авыртынуларын беребезгә дә күрергә язмасын, аны күз алдына китерүе дә авыр. Бармак очы аз гына пешсә дә, үзеңне кая куярга белеп булмый, әрнетә. Ә монда тәненең 80 проценты пешкән… Яшь организм булуы белән генә көчледер. Тик әгәр ашыгыч медицина ярдәме һәм матди булышлык күрсәтелмәсә, егетнең алга таба яшәвенә өметләр аз. Зинһар, битараф калмыйк, булышыйк бу гаиләгә. Илле сум да, йөз сум да зур ярдәм булыр иде алар өчен.

Акча күчерү өчен Тәлгатьнең әнисе: Каюмова Фәнзия Фәрит кызының «Сбербанк» картасы номерын язабыз.

2202 2006 7602 8663

Шулай ук, бу хәл уңаеннан аңлатма бирүләрен сорап, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына да хат җибәрдек. Егетне ни өчен ялгыз өч атна буе яткырганнар, алга таба аны сәламәтләндерү өчен нәрсә эшләргә мөмкин, инвалидлык ни өчен бу көнгә кадәр бирелмәде, дигән сораулар куелды. Аңа Масса-күләм мәгълүмат чаралары турындагы канунга нигезләнеп, тиешле срокта җавап көтеп калабыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Тәлгатькә ярдәм кирәк, 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии