Бүреләр бит ерткыч түгелләр

Бүреләр бит ерткыч түгелләр

Бу искитмәле хәл салкын Себер якларында була. Лена үзенең ире Вадим белән тайгага якын гына урнашкан кечкенә бер авылда яши. Вадимга, армиянең бер хәрби бүлекчә хезмәткәре буларак, приказ буенча эш белән төрле вакытта өеннән чыгып китәргә туры килә.

Бу юлы да Вадимны, ашыгыч рәвештә йөкләмә биреп, командировкага җибәрәләр. Авырына 9 ай булган, инде тудырыр көннәре якынлашкан Лена өйдә ялгызы гына кала. Вадим, әлбәттә, хатынының әти-әнисен бу хакта кисәтеп өлгерә. Тик, хәерчегә җил каршы дигәндәй, нәкъ ул киткән кичне көчле буран чыгып, бар дөньяны кар тозагына бикләп куя. Өстәвенә телефон вышкасы сафтан чыгып, элемтә дә югала. Кызлары өчен ут йоткан әти-әни чарасызлыктан нәрсә эшләргә дә белми.

Туам дигән бала бернинди кар-бураннарга да карап тормый шул инде. Иртә белән Лена кисәк эч турында авырту сизеп, ныклы бер карарга килә һәм «ни булса, шул булыр», дип, өстенә киенә дә руль артына утырып, бала тудыру йортына юлга кузгала. Каушавыннан бактагы бензинны да хәтерләргә өлгерми. Болай да кар салган юллардан мең газаплар белән хәрәкәт иткән машина тайга уртасындагы трассада ягулыгы бетеп шып туктап кала. Ярый әле табигать бу очракта бераз рәхим-шәфкать күрсәтә: төне буе котырган буран тынып, күктә ялтырап кояш чыга. Әмма бу гына хатынның хәлен җиңеләйтми шул. Юлда ник бер машина очрасын да, ник бер тере җан иясе күренсен! Лена чарасызлыктан илереп елап җибәрә. Инде сабые да якты дөньяга аваз салырга талпына әнә. Лена ни эшләргә белми, машинадан чыга. Юлдан бер ике адым атларга да өлгерми, каршысына килгән соры бүре көтүен күреп, мескен хатынның чәчләре үрә тора. Мизгел эчендә «бетүем шушы икән» дигән уй йөгереп уза аның башыннан. Теге ач җанварлар аңа якынлашканнан якынлаша. Лена соңгы көчен җыеп, юл читенәрәк чыгып җиргә чүгә.

Шулчак теге төркемнән бер бүре алгарак аерылып чыгып, ачы итеп улап җибәрә. Лена аның төркем башлыгы икәнен аңлап алуга, инде аны соры бүреләр түгәрәк ясап уратып алырга да өлгерә.

Дөньяны яңгыратып, җиргә яңа кеше аваз сала. «Балама гына тимәгез, балама гына тимәгез…» – дип, дерелдәгән иреннәре белән кат-кат кабатлый мескен ана. Бу минутларда инде ул үз гомере өчен түгел, бары тик баласы өчен генә борчыла. Бүреләр башлыгы баланың кендеген үткен тешләре белән тешләп өзә. Ә калганнары бала белән ананы түгәрәк ясаган хәлдә суыктан ышыклап тора. Лена бу хәлләрнең төшме, өнме икәнен аерырлык хәлдә булмый. Бары тик бүреләр башлыгының күзләренә карарга ниндидер көч таба һәм аптыраудан үзе дә имәнеп китә. Әйтерсең аңа ниндидер бер хайван түгел, ә мәрхәмәтле коткаручысы елмаеп карап тора! Шулчак бу могҗизаны якынлашып килүче машина тавышы боза. Башлык кабат үз телендә ниндидер авазлар чыгарып, төркеменә читкә китәргә боера.

Килеп туктаган машинадан кызның әти-әнисе атылып чыгып, бер мәл телсез кала. Аннан ана кешенең: «Бетергәннәр, баламны…» – дип ачыргаланып кычкыруы тайга буйлап тарала. Якынрак килеп карагач кына хәлләрнең аяныч булмавына төшенәләр. Тиз генә әни белән бәбине машинага урнаштырып, авылга таба юл алалар. Бүреләр башлыгы исә аларны күздән югалганчы үзенең акыллы карашы белән озатып кала.

Менә шундый гыйбрәтле хәл булган дип сөйлиләр ерак Себер җирендә. Булгандыр, ышанам. Чөнки бу дөньяда адым саен могҗизалар очрап тора. Кайчак дүрт аяклы хайваннар да без кешеләргә мәрхәмәтлелек ягыннан үрнәк булып тора шул!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии