Нахак гаеп тагылып чыгып киткән

Нахак гаеп тагылып чыгып киткән

Әтиемне бик еш искә алам. Инде ничә еллар үтте, күпме сулар акты. Менә хәзер гаиләм белән әти-әнинең кендек каннары тамган Туган илдә. Дөрес, мин биредә тумаганмын, Үзбәкстан башкаласы Ташкентта дөньяга килгәнмен. Ташкентта туганмын дигәнгә, күпчелек дуслар, ничек анда барып чыгуыбыз турында сораша. Мин әти-әни сүзләренә нигезләнеп ул турыда сөйләргә, аңлатырга тырышам. 

Минем әти 1915енче елны Балтач төбәге Көшкәтбаш авылында туган, шунда башлангыч белем алган. Безнең бабайлар, әтиемнең әтиләре, саллы гына яшәгәннәр. Балтачта ике катлы йортлары булган, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Революциядән соң кулакларны фаш итү чоры аларны да читләтеп узмаган. Әмма бабай белән әби күп балалы гаиләне бергә туплап, саклап кала алганнар. Көшкәтбаш авылында урнашып колхозлашу чорын, ачлык елларны авылдашлары белән бергә күмәкләшеп җиңеп чыкканнар. Әтигә 22 яшь булганда әтине Кызыл армия сафына чакырып алганнар. Әти ул елларны искә алганда, фин сугышында көрәштек, Совет илен какшатучыларга каршы нык тордык, дип сөйли иде. Туган илгә кайтабыз, тыныч тормыш корабыз, дип хыялланганда Бөек Ватан сугышы башлана. Әти десантта хезмәт иткән, ә аларны беренчеләрдән булып Ленинградны сакларга җибәргәннәр. Аннан соң башка фронтларда сугышып, күп тапкыр яраланган. Хәрби госпитальләрдә булуы турында истәлекләр бүгенге көнгә чаклы саклана. Әти күп санлы орден-медальләргә лаек була. Сугыш тәмам, Җиңеп Туган якларга юл тоталар, әмма яңа приказ: Ерак Көнчыгышта туган илне япун самурайларыннан сакларга, дигән фәрман килә. Көнбатыштан Көнчыгышка бер атна хәрби поезд вагоннарында юлланганнар. Әлбәттә, әти сөйләгәннәргә караганда биредә дә көрәш бик каты булган. Аллага шөкер, анда да Җиңүгә ирешеп, 75 ел элек, сентябрь ахырларында, ниһаять Туган якларга кайту насыйп булган.

Әтинең бер яраткан җыры бар иде: Япуннар туп аталар, порт артурны аталар. Шул ерак көнчыгыштагы вакыйгалар турында ахры ул җыр

Авылга сугыштан кайтучылар саны, сугышка китүчеләр санына караганда берничә тапкыр азрак булган. Алар арасында гарипләнеп, кул-аяксыз кайтучылар күп. Әмма, авырлыклар кичерүгә карамастан ир-егетләр сугыш вакытында ныклап эшкәртелмәгән басуларны, ташландык хәлгә килгән авыл хуҗалыгын аякка бастыру өчен тырышып эшлиләр. Әтине колхоз җитәкчеләре район түрәләре хуплавы белән учетчик бухгалтер итеп билгелиләр. Сугышта катнашчылар көчләреннән килгәнчә колхозны күтәрергә тырыша. Әкренләп эшләр уңай якка борыла бара дип әйтергә була. Әмма, сугыш кырында дары исен иснәми, бронь дигән галәмәт белән калганнарга сугышта катнашчыларның бер-берсе белән бердәмләшеп тормыш корулары ошамый ахры. Безнең әтине, Ганиев Габделхайны: «Колхоз байлыгын таркатуда» гаепләүче табыла һәм район прокуроры үз карары белән сигез елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарттыра. Әтине зинданга илтеп тыгалар. Ярый әле, камерада утыручылар арасында акыллы тоткын: «Син җиде ел сугышта булган кеше, Ворошилов исеменә яклау сорап хат язып кара. Бәлкем хаклык җиңәр», – дигән киңәш бирә. Берничә айдан әтине аклыйлар, әмма аңа халык дошманы сыйфатындагы карашның барлыгы авылдашлар арасында сизелә. Әти тиз генә өй кирәк-яракларын алып гаиләсе белән Үзәк Азия ягына сәфәргә чыга.

Әйтергә кирәк, әтине бер гөнаһсыз гаепләп кулга алырга ярдәм иткән ул чордагы колхоз рәисе фаҗигале үлемгә тара, ат дилбегәсенә уралып һәлак була.

Ташкент янындагы колхозда урнашып, алдынгы сафларда эш алып барган әтигә өй салырга урын бирәләр. Шулай итеп әни белән алты бала тәрбияләп үстерделәр.

Аллаһ шулай кушкандыр инде, әтибез 55 яшендә бу фани дөньяны калдырып бакыйлыкка күчте. Ул вафат булганнан соң гына әни әтинең хәрби хезмәте, сугыш вакытында яралануы, госпитальләрдә сәләмәтләнеп чыгуы турындагы документларны безгә күрсәтте. 93 яшендә әни дә бакыйлыкка күчте. Әтинең истәлеген хәзер без үз балаларыбызга, оныкларыбызга күрсәтеп горурланабыз. Бигрәк тә, бу көннәрне Җиңүнең 80 еллыгын тантаналы уздырган көннәрдә әтинең безнең тыныч тормышыбызга нигез салганы өчен мең-мең рәхмәт.

 Фәния ГАБДУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Комментарии