Аллам яшәү көче бирде

– Ә, сезгә Саҗгомәр кирәк! – Беренче танышым ук, чакырганны да көтмичә, янәшә атлый башлады.

Шушы сүз белән җиде тауга урнашкан, дистәгә якын милләт вәкиле яшәгән, тугыз чишмәле, өр-яңа мәчетле зур авылның асфальт урамнары буйлап башка бер генә хуҗалыкка да охшамаган, гаҗәп тә тыйнак йорт каршына килеп туктадык. Мин капка эзләгән арада юлдашым керү юлын тапты, бер ягы бөкләнгән күгәргән кечкенә калайны (имеш, капка) күчереп, ишек алдына үттек. Шундый ук әллә ничә калай, тагын әллә ничә күгәргән, кадаклы, вак-төяк такта кисәкләре тезелгән бормалы сукмактан буш бакча аша атлагач, йорт ишеге янына килеп бастык. Ишек дигән әйберне чамалавы кыен, ә менә юлдашым, әллә нәрсәләр белән төрелгән диварны аралап, ишек сабын чамалап, керү юлын барыбер тапты. Яңгыр күптән туктаса да, Саҗидә апаның чолан түбәсеннән су тама. Аяк киемен салып, кая басарга белми торган арада юлдашым йортка ук керү ишеген шакырга тотынды. Ачучы булмагач, тамчы астында торып булмый бит инде, чакырмасалар да, бусагадан эчкә үттек.

– Нихәл, Саҗидә апа! Чык әйдә, кунак алып килдем.

– Мин кемгә кирәк? Ник килгән ул?

– Исәнме, Саҗидә апа, хәтерлисеңме ярты ел элек шигырь бәйрәме үткәргән идек. Якыннан танышырга килдем, – дим.

– Өч китап авторы мин. Чулпаным белән яшим. Чыгып китә, кайтып керә. «Әби, исәнме, – дия. – Суны кем алып кайтты? Гүзәлияме?» – дия. Кая киткәндер әле. Кичкә кайта ул үзе, – дип сөйләнә-сөйләнә, чаршау арасыннан чуар яулыклы, чигүле кәзәкиле, йөзен җыерчык каплаган кечерәк кенә әби килеп чыкты. Чулпаны – песие икән.

Авылдашлар аңлашкан арада, ярым караңгы бүлмәне күзәтәм. Катыргы, чәй, тәм-том тартмалары, тартма, катыргы, капчык кисәкләре, клеенка, тагын әллә-нәрсәләр түшәлгән идән, стеналарда журнал, газеталардан рәсемнәр ябыштырылган. Ике плитәле мич янындагы тәрәзә төбендә фотосурәтләр тезмәсе. Кулымдагы күчтәнәчне куярга урын эзлим: газ плитәсендә чәйнек, буш кәстрүл, икенче бер тәрәзә каршындагы өстәлдә кашыклы буш тәлинкә, анда бер стаканлык кына урын бар.

– Әйдәгез йортка бер дога, – дигәч, түр бүлмәгә кереп дога кылдык. Әбинең караватына утырырга туры килде.

– Каян таптың моны? – диде Саҗидә апа юлдашым чыгып киткәч, ул апаны беренче күрүе икән. – Китапларымны сатып бетердем. Менә өченчесенең берсе генә калды. Монысын саклыйм. Сорап киләләр – бирмим. Кайчакта клубка, мәктәпкә чакыралар, шигырьләрне укырга. Укымыйча сөйлим, язам да, сөйлим дә… Бу бүлмәдә караңгы, әйдә, электр юк, – дигәч, кухня ягына кабат чыктык. Һәр ике бүлмәдә дә «юк»тан да күп нәрсә юк. Су кермәгән, канализация юк, телевизор юк, сәгать юк, телефон юк, календарь юк, кер машинасы юк, өстәлдә бернинди ризык юк, дарулары беткән, суыткыч юк, гөлләре картаеп килә…

– Пилмәннәр ябышканчы кәстрүлеңә су салып газга куй әле, – дим.

– Әле чөгендер пешереп ашаган идем. Ул да бетте, бүген соңгысын алып кердем. Яңаларын чәчтем, әле тишелмиләр, – дип, сөйләнә-сөйләнә, чөгендер пешергән кәстрүлен чайкап кына, су салып, газга куйды.

– Укырга кергәнче шигырь белән сөйләшеп йөргәнмен инде, дип дәвам итте шагыйрә. Кәгазьгә кайчан яза башлаганмын, хәтерләмим. Гүзәлия радио китергән иде, яңалык та кирәк, число да кирәк, радиосы сөйләми, музыка да музыка… Музыка кирәкми миңа, мин үзем дә җырлыйм…

«Яшьлек бер узгач, кайтмый ул яңадан.

Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек…»

Ул утырып җырлый иде инде. Күзләрендәге моң, сагышны аңлап та, аңлатып та бетереп булмас кебек. Комлы ташлар арасында ялтыраган бриллиант кебек, бүгенге дөнья агышын аңлап, тулы тирәнлеген күреп яшәгән күзләрдә яктылык, өмет чагыла түгелме? Тәрәзә төбендәге Миассарына карап җырлый түгелме соң Саҗидә? «Сагындым, килеп ал!» дисә дә, шул егетнең куенына керер идеме ул кабат? Юк, кермәс иде. Язылышканнарына, аерылышканнарына бик күп еллар үтсә дә, исән булуына да карамастан, яхшылык белән искә алмый ул ир булып яшәгән Миассарын.

– 25 яшьтә кияүгә чыктым. Әнисе сүзен сөйләде. Яши белмәде. Бала таптыртмадылар… Тырыш-Бүләк авылында яшәдек…

Боларны ул җырлар арасында сөйләде. Саф, чиста, хисле авазлар, әйтерсең сәхнәдә җырлый.

– «Беркайчан әйтмә син авыр сүз…

Ярадан әле дә кан тама.» Аллаһ кемгә нинди язмыш биргән бит…

– «Кырык бердә тудык,

Шуңа моңсу булдык,

Ачы булды безнең язмышлар…

Сугыш безне ятим бала итте

Өлгергәндә кырда арышлар»...

Биш баласын калдырып сугышка киткән Шәкүров Гыймайга кайтулар насыйп булмый. Саҗидә олысы.

– Унны бетерүгә өстерәп фермага алып киттеләр. Бик укыйсым килде. Яхшы укыдым, почерк та матур минем. Дүрт тел беләм. Телефонистка – телефонограммистка булып эшләдем… Пенсия килеп тора. Утка, газга, чүпкә, соцзащитага меңләп, учлап түлим…

– Нинди чүбең бар соң синең? Ә соң соцзащитага ни өчен? – дип сорыйм.

– Язу килә ич! Соцзащитага Гүзәлия су алып кайткан өчен.

– Су гына ташыймыни? – дип кабат сорыйм, дәшми. Әллә ишетми…

Минем бер укучым социаль хезмәткәр. Күршедәге ялгыз әби яшәгән йортка килүгә, гөлләргә су сибә, чишмәдән су ташый, тәрәзәләр, идәннәр юа, елга ике тапкыр агач бүлмәләрнең стеналарын сабынлап юып ала, мунчага яга, хуҗабикәне юындыра, чәй куеп, аш пешереп ашата, табалар тутырып камыр ашлары пешерә, кышларын кар яуган саен ишек алдын, урам юлларын чистарта, язын түтәлләр ясап яшелчә чәчә, аларны кадерләп үстерә, кышка банкалар каплый, керләрен уа… бәрәңгесен утыртып алу да – аның эше. Ә Гүзәлия?

– Керләреңне кем уа?

– Үзем, чәйнектә су кайнатам да, колонкага барып бәләкләп чайкыйм. Суны да кайчак үзем алып кайтам.

Тарихтагы, бүгенге сәясәткә, үзгәрешләргә – һәр яңалыкка үз фикерен шигырьгә салып әйтә белә ветеран.

– Горурланам шагыйрь булганыма, – ди Саҗидә апа, санап бетергесез «Лауреат», «Диплом» дип язылган мактаулы истәлекләрне тоткалап. «Саҗгомәр» исемен яулаган шагыйрә «Балкыш»тан да бүләкләр алган, район мәдәният бүлеге дә зурлап тора.

«Лауреат булуым белән бәхетлемен», «Канатлы кош булып оча йөрәгем»«Ходай миңа сәләт биргән»«Бәхетне мин инде эзләмим»«Гаебең зур синең минем алда»«Аждаһа елында тудыңмы?!»

Бу юллар артында ялан аяклы балачак, ятимлек ачысы, бәхетсез яшьлек, гаиләсендәге коллык, тынгысыз дәрәҗәле хезмәт, кояш нурлары, хөрмәт, күңел көрлеге, шигъри юллар белән тулыландырылган вак мәшәкатьле көннәрне бәйләгән 83 ел…

Хәтере яхшы, теле үткен, сүзе туры, фикерләре көчле, дөньяга карашы ачык.

...Яңгырдан соң кичке саф авыл һавасын сулап, киң урамнан үзәккә кадәр бергә килдек. Йә шигырьләрен укый, йә тормышыннан берәр гыйбрәт сөйли, җырлап та ала, күңеле тулы изгелек: шөкер әйткәли…

Нурия ХӘКИМОВА, 

Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, 1985нче елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Ютазы районы

Комментарии