Иман нуры таратучылар

Иман нуры таратучылар

Гыйниятулла тирән уйга батты. Уйга калмаслык та түгел: менә җиде көн рәттән аны авыл Советына чакыралар. Җиде көн рәттән районнан килгән вәкил, өстәл төя-төя, авыл мәчетенә йозак эләргә, үзенә муллалыктан ваз кичәргә боера. Гыйниятулланы себергә озату, зинданда чертү белән яный. Тиздән авыл мәчетенең манарасын кисәбез, дип белдерә. Гыйниятулланың җавабы бер:
– Мин авыл мәчетенә йозак салмыйм. Авыл халкы белән киңәшләшегез. Мәчеткә һәр кеше үз теләге белән йөри. Әйе, мин чын күңелемнән Аллаһның барлыгына ышанам. Үз динемнән беркайчан да ваз кичмәячәкмен – монысы бер. Икенчедән, туган балага исем кушам, мәрхүмнәрне кадерләп соңгы юлга озатам. Яңа гаилә төзүче яшьләргә хәерле гомер, акыллы, таза балалар үстерүләрен теләп, никах укыйм. Боларның нинди начарлыгы бар? 
Бу сүзләрдән соң районнан килгән вәкил аяк тибеп кычкыра, тагын яный, кайтып китәргә боера. Гыйниятулла тыныч кына саубуллаша.
Кичкә таба өйгә якын күршесе, дусты Хәбибулла керде. Исәнләшеп, дога кылдылар. Гайшә тиз генә табын әзерләде. Өстәл янында илдә, авылда барган күңелсез вакыйгаларны сөйләштеләр. Авылда колхоз төзелүне искә алдылар. Бер гаепсезгә рәнҗетелгән, кулак тамгасы сугылган Биктаһиров Хаҗи, Биктимеров Габделхак, Фатихов Гасыйм, Фатихов Шакирларның сөргенгә сөрелүен бер-бер артлы күз алдыннан үткәрделәр. 
Урамда караңгы төшә башлады. Икесе бергә әзерләнеп, мәчеткә ахшам намазына юнәлделәр. Намаздан чыккач, Гыйниятулла янына Хәбибулла килде дә читкәрәк алып китте. Ул кайчаннан бирле әйтә алмый торган, әйтергә кыенсынган сүзләрен Гыйниятуллага җиткезде:
– Гыйниятулла, иртәгә сине алырга киләчәкләр. Алар килгәнче берәр нәрсә эшләргә кирәк. Иң яхшысы: авылдан китеп, Казанга барып урнашу. Анда синең таныш-белешләрең бар. Дусларың ярдәм итәр, ташламаслар. Аллага тапшырып, юлга чык. Гайшә, балалар турында кайгырма, ярдәм итәрбез. Барып урнашкач, җайлангач, аларны чакыртып алырсың. 
Гыйниятулла шулай буласын сизенә иде. Ләкин шулай тиз, көтелмәгәндә булуы аны каушатып җибәрде. Мәчеттән кайту юлында ул тагын тирән уйларга бирелде. 
Ул 1888нче елда Иске Җөри авылында туган. Әти-әнисеннән башлангыч белем алды. Әтисе Әһлиулла Сембер губернасы Буа өязе Мочаллеев волостена керүче Югары Каракитан авылыннан. Әтисенә 8 яшь булганда, аларның гаиләләре Казан шәһәренә килеп төпләнә. Әһлиулланы сигез яшьтән Әҗем мәчете каршындагы мәдрәсәгә укырга бирәләр. Мәдрәсәдә бик тырышып укый. Имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң, аңа мәдрәсәдә калып, мөгаллим булырга тәкъдим ясыйлар. Әһлиулла кырык ике яшенә кадәр шушы мәдрәсәдә мөгаллим булып хезмәт куя. Мәдрәсә шәкертләренә иман нуры тарата. 1878нче елда Әһлиулла Иске Җөри авылының Җәмигъ мәчетенә имам итеп билгеләнә. Аның алдагы бөтен тормышы Иске Җөри авылы мөселман җәмгыяте белән бәйле була. Әһлиулла авыл халкына дини белем бирүгә бар көчен куя. Аның үз өендә урнашкан мәдрәсәдә һәр елны 15 малай, 10 кыз белем ала. Соңарак калып өйләнсә дә, гаиләдә ике кыз, ике малай үсә. Кызларның берсе – Шәле, икенчесе Алан авылларына кияүгә чыгып, озак еллар шушы авылларда остабикә булып, абыстай вазифаларын башкаралар. Аларны бик яратып, Шәле апа, Алан апа дип йөртәләр. Әһлиулла өлкән улын, апалары кебек, иман нуры таратучы итәргә тели. Гыйниятулланы сәүдәгәр итү турында хыяллана. Ләкин өлкән улы яшьли вафат булгач, фикерен үзгәртеп, Гыйниятуллага үз юлыннан китәргә тәкъдим ясый, аны мәдрәсәгә укырга бирә. Авылда дөм ятим калган Шәмсебәдәрне кызлыкка алалар. Аны үз балалары кебек тәрбиялиләр, белем бирәләр, эшкә өйрәтеп үстерәләр. 1914нче елда әтисе олыгаеп, имамлык вазифаларын аңа тапшырды. Гыйниятулла Югары Мәтәскә авылы имамы Мәхәммәтҗан кызы Гайшәгә өйләнде. Шәмсебәдәрне алга таба тәрбияләү Гыйниятулла белән Гайшәгә күчте. Ул да үсеп җитте. Аны авыл егете Миңнуллага кияүгә бирделәр. Авылда бераз яшәгәч, алар Сталин совхозына күчеп киттеләр. Шәмсебәдәр озак еллар Үзәк авылында абыстай вазифасын башкарды. Авыл халкына иман нуры таратты. Уйлар, уйлар...
Менә ул өенә кайтып җитте. Хәбибулланың сүзләрен Гайшәгә ничек җиткерергә? Ул нәрсә әйтер? Балалар бу сүзләрне ничек кабул итәрләр. Кызы Хәлимә 1923нче елгы, улы Мөхәммәт 1926нчы елгы. Берсенә – 7, икенчесенә 4 яшь. Сүзне ничек башларга?
Гайшә ишектән кергән Гыйниятулланың йөзенә күз ташлау белән барысын да аңлады. Хәбибулла юкка кермәгән икән. Алланың рәхмәтләре яусын аңа. Гайшә Гыйниятулланы тынычландырды. «Барысы да Аллаһ кулында, без күрәчәкне башка кеше күрмәс. Ястү намазына барып кайт та ял ит. Иртән сөйләшеп бетерербез», – дип сүзне төгәлләде.
Ястү намазыннан соң чыгарга дип мәчетнең ишеген ачкач, залга борылып, озак кына карап торды Гыйниятулла. Бу – мәчет белән саубуллашу иде. Урамга чыккач, Хәбибулла белән сүзсез генә хушлашты. Рәхмәтен җиткерде.
Иртән Гыйниятулла иртәнге намазга торганда, юлга чыгарга дигән кирәкле кием-салым, азык-төлек барлап куелган иде. Гайшә төнне йокламыйча үткәргән ахыры. Иртәнге намазны укыдылар. Сүзсез генә чәй эчтеләр. Икесенә дә бик күңелсез иде. Гыйниятулла балалар бүлмәсенә кереп, озак кына аларга карап торды. Хәлимә дә, Мәхәммәт тә иртәнге тирән йокыда. Күңеленнән балалар белән саубуллашты. Гайшәгә, барысы да җайлангач, чакыртып алырмын, дип вәгъдә бирде. Хушлаштылар. Утырып бер дога кылдылар. Иң авыры өйдән чыгып китү иде. Гыйниятулла авыл уртасындагы зиратка кереп, әти-әнисе каберенә килде. Утырып бер дога кылды да юлга кузгалды.
Җөри болынының уртасына җиткәч, Гыйниятулла авылга борылып карады. Көнчыгыштан, Бай тавы ягыннан җәйге кояш чыгып килә. Бу Гыйниятулланың туган авылы белән хушлашуы иде. 
Караширмә, Теләче, Кибәхуҗа, Максабаш авыллары артта калды. Кич Гыйният Арчага килеп җитте. Күпме чакрымнар үтелде. Җәяүләп тә, ат белән дә, ә баштагы уйларның иге-чиге юк. Җавапсыз кала торган күпме сорау башны бораулый. Ни өчен? Ни өчен? Кем гаепле? Болар бит барысы да вакытлыча гына. Килер ул вакыт. Мәчетләрдән азан тавышы тирә якка таралыр. Балалар дини белем алыр. Кешеләр, Алладан ярдәм сорап, аңа сыеныр.
Икенче көнне ул Казанга килеп җитте. Таныш-белешләре, дуслары, туганнары ярдәме белән яшәп торырга фатир тапты. Елга портына йөкче булып вакытлыча эшкә урнашты. Аны елга портында эшкә шатланып кабул иттеләр. Гыйниятулла таза-нык гәүдәле, буе ике метрга якын. Зур-зур капчыкларны ут уйната. Авылда да тегермәннән он алып кайтканда ат арбаны Тегермән тавыннан алып менә алмагач, атны туарып, арбаны үзе алып менгән иде бит. Авыл кешеләре аның көченә шаккаткан иде. Башка йөкчеләр белән дә уртак телне бик тиз тапты. Ул кешеләр белән аралашу остасы иде. Гыйниятулла йөкчеләр арасында үз кешегә әйләнде. Гадел, кешелекле булуы өчен аны хөрмәт итәләр. Йөк төяүчеләр аның көченә сокланалар, кызыгалар. 
Бервакыт иптәшләре белән ике арада шаярулы бәхәс булып ала. Алар Гыйниятуллага: «15 пот йөкне күтәреп 20 метр арага илтеп куя аласыңмы?» – дип бәхәсләшәләр. Гыйниятулланың җилкәсенә 15 пот йөк куела. Шушы йөкне ул 25 метрга илтеп куеп, бәхәстә җиңеп чыга. Елга портында хезмәт хакын көн саен биреп баралар. Бу яшәүне бермә-бер җиңеләйтә. Азык-төлек алырга, көндәлек тормышны алып барырга мөмкинлек тудыра. Тормыш әкренләп җайлана. Авырдан булса да, көндәлек намазларны укырга да мөмкинлек табыла. 
Көз җитте. Елга портында эшләр кимеде. Тиздән елганы боз каплар. Гыйниятулланың дуслары Васильево ял йортында каравылчы эшен тәкъдим итәләр. Гыйниятулла риза була. Монда, елга буендагы кебек, НКВД хезмәткәрләре дә юк. Алар күзеннән ерактарак торуың хәерле. Ике метрлы Гыйниятулла елга буенда әллә кайдан күзгә ташлана иде. Монда бик тыныч. Уңайлы тору урыны бар. Ял итүчеләр килә. Ял иткәч, кайтып китәләр. Гыйниятулла алар белән бик аралашмый да. Кич каравылга чыга. Иртән яшәү урынына кайта. Вакытында биш намазын укый. Гыйниятулла гаиләсен чакырып ала. Тормыш көйләнә. Кешегә тагын нәрсә кирәк?! Гайшәсе, балалары янында. Җылы, уңайлы тору урыны бар. Булганына шөкер итеп яшиләр. Җәй, көз үтеп, тагын салкын кыш җитә. Еллар үтә.
Көннәрдән бер көнне Васильевога ял итәргә Иске Җөригә күрше авылдан йөреп эшләүче Каракол килә. Ике арада шактый җылы күрешү була. Авылдашларны искә алалар. Икенче көнне дә очрашырга сүз куешалар. Икенче көнне Гайшә белән киңәшкәннән соң, Караколны кичке ашка үзләренә чакыралар. Каракол ике атна буена аларның кадерле кунагы була. Гайшәнең өчпочмакларын, гөбәдияләрен, бәлешләрен яратып, рәхмәт әйтеп сыйлана. Ял вакыты беткәч, ни өчендер саубуллашмыйча да, сәер генә кайтып китә.
1937нче елның 29нчы декабрендә, яңа ел алдыннан, Хәсәнов Гыйниятулланы НКВД хезмәткәрләре кулга ала. «Жертва политического террора в СССР, книга памяти Республика Татарстан» – 4 издания китабында түбәндәгеләр бәян ителә: «Хасанов Гиниятулла. Год рождения 1888. Муж. Татарин. Место рождения Тюлячинский район. с. Старые Зюри. Профессия, место работы: Охранник. Дом отдыха. Место жительство: Зеленодольский район. Поселок Васильево. Мера пресечения: арестован. Дата ареста: 29 декабря 1937 года. Обвинение: 58 с. П.10 (бывший мулла, кулак, высказывал недовольства Сов. строем, провокационные слухи о тяжелых материальных условиях.) Осуждение: 6 января 1938 года. Осудивший орган: тройкой НКВД ТАССР. Приговор: 10 лет ИТЛ. Дата реабилитаций: 31 мая 1989 года»
Гыйниятулла кулга алынуга, Гайшәнең абыйсы Габдрахман, сине дә алып китәрләр, балалар ятим калыр, дип, Гайшәне балалары белән Казанга үзләренә алып кайта.
Гыйниятулланың эшен тикшерүче: «Сигнал килгәч, без тикшермичә кала алмыйбыз. Без, тикшереп, хөкем органнарына тапшырырга тиеш», – дип, бер-бер артлы сорау бирә. Сорауларны тәмамлагач, тикшерүче белән Гыйниятулла арасында кыска гына аралашу булып ала.
– Гыйниятулла, син үзегезнең авылда эшләүче Караколны беләсеңме? – ди тикшерүче.
– Бик яхшы беләм, ике атна элек ул бездә кунакта булды, – дип җавап бирә Гыйниятулла.
– Менә синең монда булуыңа ул сәбәпче. Васильеводан кайтышлый Казанга Черек күлгә кереп, НКВДга синең турыда ул хәбәр итте. Белеп тор.

Имам Хәсәнов Гыйниятулла хатыны Гайшә белән. 1920нче еллар

Кайту
Язмыш Гыйниятулланы Архангел өлкәсенә алып килде. Чәнечкеле тимерчыбык эчендә бер-бер артлы тезелеп киткән тәрәзәсез озын бараклар, землянкалар, хуҗалык корылмалары. Дүрт якта сакчы каланчалары. Лагерьның урта бер җирендә агачка эленгән рельс кисәге. Монда сәгать кирәкми. Барысын да шушы рельс кисәге хәбәр итә. Йокыдан уята. Эшкә барырга тезелергә чакыра. Кичке ашка дәшә. Йокы вакыты җиткәч, тагын бер тапкыр чыңлап ала. Монда намаз вакытындагы кебек: һәр көн иртәнге һәм кичке якта билгеле бер вакытта мәҗбүри ике тапкыр тикшерү. Мәҗбүри тезелеп эшкә бару, эштән кайту. Монда көн саен ашарга әче исле сыек баланда. Монда эш вакытына план куелган. Планны үтәмәсәң, тиешле ипинең яртысын гына аласың. Сугыш башлангач, планны арттыралар. Эш авыр. Урман кисәсе. Кышы суык, язын-көзен, җәй бик дымлы. Хисапсыз чебен-черки тәндә калмаган канны суыра. Монда тәһарәт алу, намазлык, намаз уку турында хыялланырга гына кала. Кояш та бездәгечә түгел. Кайчан кояш чыга, кайчан бата – тәрәзәсез баракларда белеп булмый. Ашаганнары да хәләл түгел. Нишлисең, яшисе килә, гаилә янына кайтасы килә, балаларны уйлыйсың да көч-куәт кергәндәй була. Гыйниятулла биш намазын да көн саен күңеленнән генә булса да укырга тырыша. Өйрәнгән, гадәткә кергән вакытта чаң тавышы яңгыраганчы иртүк тора. Иртәнге намазын укый. Өйлә ашын эш урынына, урманга алып киләләр. Ашаганнан соң ярты сәгать ял бирелә. Гыйниятулла шушы вакытта күз алдына туган авылын, авылдагы мәчетне китерә дә өйлә намазын укый. Икенде намазы шулай ук 10-15 минутлык ял вакытында укыла. Ахшам белән ястү намазларын баракка кайткач укый. Иптәшләре төрле милләттән булуга карамастан, сәяси тоткын буларак, бер-берсе белән бик дус яшиләр. Баракта чираттан кизү торалар, җыештыралар, барак уртасындагы мичкә ягалар. Ягуны туктатсаң, барак тиз суына, су ката. 
Бер-берсенә бик охшаган озын көннәр, айлар, еллар үтә тора. Кулга алынганга инде сигез ел булды. Сигез ел эчендә Гайшәне, балаларны, авылны уйламаган көне булмады. Аларны уйлау, алар янына кайтасы килү, Алланың ярдәм итәсенә ышану гына Гыйниятуллага көч-куәт бирде. Кешелек сыйфатларын югалтмаска ярдәм итте.
Гыйнятулла инде бер айга якын авырый. Бер айга якын ул эшкә чыга алмый. Йөрәк өянәге борчый. Тәннән көч-куәт китә бара. Хәзер ул туган авылын, гаиләсен ешрак уйлый. Алар янына кайту хыялы да әкренләп кими бара. Яткан җиреннән генә намазларын укый, теләкләрен теләп, дога кыла.
Лагерь җитәкчелеге Гыйниятулланың гадел тырыш хезмәтен, тәртибен уңай бәяли. Аның хәленә кереп, лагерьда үлеп калмасын инде дип, аны срогыннан алда азат итәләр. Көч-хәл белән җәяүләп тимер юл вокзалына килеп җитә. Аның юлында гел яхшы кешеләр генә очрый. Алар тимер юл вагонына утырырга да ярдәм итәләр. Вагонда инде ничә көн ашамаган Гыйниятуллага сохарилар да бирәләр. Озак вакытлар ашамаганын белгәч, сохариларны ашамаска, ә суырырга гына киңәш итәләр. 
Гыйниятулла караңгы төндә Казанның Тукай урамындагы Гайшә яши торган өй турына кайтып җитә. Алга таба аның өйгә керергә дә хәле калмый. Ул егыла, тора алмый. Беренче каттагы тәрәзә каршына таба шуышып бара. Тәрәзә каршына көч-хәл белән килә. Тәрәзәгә шакый да аңын югалта. 
Гыйниятулла аңына килде. Кайтып җитүенә ышана алмады. Гайшәне күргәч кенә үзенең өйдә икәнен аңлады. Эчәргә су, ашарга сорады. Гайшә су эчерде. Әз-әзләп кенә ашарга бирде. «Гыйниятулла, ашарга бөтен әйберебез дә бар, ләкин сиңа кисәк күп ашарга ярамый», – дип кисәтте. Икенче көнне Гайшә Яңа бистәдәге хастаханәдән Гыйниятулланы тикшертеп карарга табиб чакыртты. Табиб Усманов коры сөяккә калган Гыйниятулланы озаклап карады да: «Гайшә ханым, сез әз-әз генә ашатып бик дөрес эшләгәнсез», – дип үзенең төпле киңәшләрен бирә. Тагын бер айдан хастаханәгә килерсез, дип, башын селки-селки китеп бара. Бер айдан тикшеренергә килгәч, Усманов Гыйниятулланың исән калуына гаҗәпләнә. 
– Гайшә ханым, сез бик дөрес, яхшы тәрбия кылгансыз, Гыйниятулла сау-сәламәт, – дип сөендерә. Гайшә ханымга үзенең рәхмәтен җиткерә.
Алга таба нишләргә? Казанда яшәргә рөхсәт юк. Авылда ничек кабул итәрләр, билгесез. Гыйниятулла дуслары, туганнары ярдәме белән Арча районына пропискага керә. Яшеренеп Казанда яшәп кала. Балалар да монда бит. Әкренләп җайлашалар. Намазларын вакытында укыйлар. Хәерле гомерләр теләп, догаларын кылалар. Гыйниятулла үзе өчен иң авыр вакытларда лагерьда булган көннәрен искә төшерә дә булганына шөкер кыла.
Туган җир, туган авыл, авылдашлар сагындыра. Якын иткән авылдашлар Казанга килгәндә кергәләп йөриләр. Кайчакларда төнлә кунып та калалар. Алар авылда мәчетнең 1939нчы елдан эшләмәвен, манарасы киселүен дә сөйлиләр. Исәннәрне, вафат булганнарны искә алалар. Бик күпләрнең Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаулары турында хәбәр итәләр. Алар рухына бергәләп дога кылалар. Гыйниятулла белән Гайшәгә авылга кайтырга тәкъдим ясыйлар. Гыйниятулла Гайшә белән киңәшкәннән соң, авыл Советы рәисе Гозәеров Якуп, колхоз рәисе Бәдриев Хәниф исеменә хат язалар. Кайтасы килүләре турында хәбәр итәләр. Җавап хаты озак көттерми: кайтырга рөхсәт бирелә: «Үз авыллары, кайтсыннар». Шушы өч сүз өчен Гыйниятулла авылдашларына үлгәнче рәхмәт укый.
Менә Гыйниятулла унсигез елдан соң данлыклы Җөри болыны аша авылына кайтып килә. Янында Гайшә. Бөтен булган байлыгы, көндәлек кирәк-яраклар ялланган атчының арба төбенә сыеп беткән. Аңа иде 60 яшь. Олы яшьтә булуына карамастан, авылына якынайган саен ул үзендә көчнең артуын сизә. Торырга өе, мал-туары юк. Ләкин ул бик бай. Ул рухи яктан бай. Аның күңеле чиста. Ул беркемгә дә начарлык кылмады. Ул беркемгә дә ачу сакламый. Ул һәрвакыт Аллага сыенды. Сират күперен кичте. Исән калды. Аллаһ аны ярдәменнән ташламады.
Авылда аларга элек үзләре яшәгән өйдән бер почмак бирделәр. Монда бик җайсыз иде. Биредә авыл Советы, колхоз идарәсе, почта урнашкан. Тиздән алар Сәйфиева Миңнисага өйдәш булып күчәләр. Чукрак Миңниса аларны үз гаиләсе кебек итеп кабул итеп алды. Аңа мең рәхмәт.
Заманында Гыйниятуллаларның өйләре янында, ишек алдында кечкенә өй, намаз йорты бар иде. Колхозлашу елларында бу өйне колхоз атлары тора торган абзарга күчереп салган булганнар. Гыйниятулла күчереп салырга дип, колхоз идарәсеннән шушы кечкенә өйне сорый. Аңа рөхсәт бирәләр. Колхоз, авылдашлары ярдәме белән бу өйне түбән оч урамына күчерәләр. Алар гомерләренең соңгы көннәренә кадәр шунда яшиләр, шыпырт кына авылдашларына иман нуры таратуны дәвам итәләр. Җомга, Гает намазларын яшертен генә бергәләп кыш көне Караметдин өендә, җәй көннәре авыл зиратының төньягында, Таллы күл янындагы калкулыкта укыйлар. Балалар тугач, исем кушыла. Яңа тормыш коручыларга никах укыла. Мәрхүмнәргә җеназа намазы укып, кадерләп озаталар. Гыйниятулла мулла олыгаеп, 1968нче елда, Гайшә абыстай 1971нче елда бакыйлыкка күчәләр. Авыл халкы аларны олылап соңгы юлга озата.
Еллар үтә. Төрле елларда Шакиров Нәкыйп, Биктимеров Габдрахман, Хөснетдинов Карәметдин, Сираҗиев Сәгыйть, Мөбәракшин Газизулла, Фәләхиев Мөхәммәтләр Гыйниятулла мулла эшен дәвам итеп, авылыбыз халкына иман нуры тараталар. 1994нче елның 9нчы декабрендә Иске Җөри авылында иске мәчет урынында Муса Җәлил исемендәге колхоз көче белән ак кирпечтән төзелгән күркәм, яна мәчет эшли башлый. Шушы көннән бирле авылда намазга чакырып биш тапкыр моңлы азан тавышы яңгырый. Көн саен мәчеттә биш вакыт намаз укыла. Мәчеттә балаларга дини дәресләр бирелә. Җомга намазына мәчет намаз укучылар белән тула. Гыйниятулла мулланың хыяллары әкренләп тормышка аша. Авыл халкына иман нуры тарала.
Мәкалә Гыйниятулла мулланың оныгы Халидә апа истәлекләренә нигезләнеп язылды.
 

Рафик СӘХАПОВ,
Теләче районы, Иске Җөри авылы

Комментарии