- 24.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №28 (19 июль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Әнкәйнең олы абыйсы Галимҗан Гыйлванов сугышка 1941нче елның көзендә Актаныш районы, Иске Богады авылыннан алына. Актаныш МТСында тракторчы булып эшләгән була ул. Алдынгы тракторчы буларак Мәскәүгә ВДНХ күргәзмәсенә бару бәхетенә дә ирешә. Сугышка да көзге кыр эшләре тәмамлангач кына китә. Әнисе Тәгъзимә улына дога язылган кәгазь бите бирә, саклап йөртергә куша. Әлеге дога улын исән-имин алып кайтыр дип ышанган инде әби.
Галимҗан агабыз Ленинград шәһәре оборонасына эләгә. Чолганыштагы шәһәрне саклау бик тә авыр шартларда бара. Әткәйнең 1941нче елның декабрендә яраланып аяксыз калуы турында язылган хатка ул болай дип җавап хаты яза: «Сабит бәхетле икән әле, аягын өздерсә дә туган авылына кайтачак. Безгә исән кайту насыйп булмас ахры, баш очыбызда, козгыннарга охшап, бертуктаусыз немец самолетлары оча, башны да күтәрә торган түгел».
Дөрес сиземләгән икән Галимҗан ага, немец самолетыннан атылган ядрә аның башына тия. Ярый әле янында якташы, үзебезнең районның Үмәнәй авылы кешесе була. «Дога укып, үз кулларым белән җирләдем», – дип, әбиләргә хат сала. Хатка әби язып биргән дога битен дә салып җибәрә. Шулай итеп, Галимҗан ага сугыш кырында ятып калса да, догасы туган авылына әйләнеп кайта.
Санкт-Петербургта Пискарев мемориалы урнашкан мәйданда булганым булды. Биредә Ленинград оборонасында һәлак булган сугышчылар да, блокадада вафат булган шәһәр кешеләре дә күмелгән. Озын-озын туганнар каберлекләренә 520 мең кеше күмелгән дип исәпләнә. Безнең Галимҗан агабыз да шушында ята микән дип, озак кына карап йөрдем мин Пискарев мемориалын. Талгын гына уйнап торган музыка тавышы йөрәккә сагыш сала.
Дөньялар тыныч түгел, планетабызның төрле нокталарында төрле милләт кешеләре арасында орыш бара. Пискарев мемориалындагы кебек, йөз меңнәрчә кеше гәүдәләре яткан озын-озын каберлекләрне башка күрергә язмасын иде. Кешелек дөньясы акылга килсен дип телик.
Җәүдәт ХАРИСОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии