- 24.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №24 (20 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Бу афәт бер генә авылны, шәһәрне дә читләтеп үтмәгән. Авылымнан 360 баһадирдай егетне сугыш кырларына озаталар. Һәрбер өйдән 2шәр, 3әр кеше озаткан гаиләләр бар. Тол хатыннар, ятим балалар күп була. 360 солдаттан 160ы сугыш кырында ятып кала.
Сугышта булган вакыйгаларны бабай сөйли иде. Сафта барганда, ул һәрвакыт үзенчә: «Йә Аллаһы, йә Рәхмәне, йә Рәхиме», – дип җырлаган. Урыс солдатлары: «Син нәрсә әйтәсең соң?» – дип сорагач, «Мин әйткән сүзләрне кабатласагыз, барыгыз да исән каласыз, туган илегезгә әйләнеп кайтачаксыз», – дигән. Бу сүзләр солдатларда өмет уята һәм бабай артыннан кабатлыйлар. 1943 елда төнлә снаряд төялгән машинада барганда, ул юл кырыена төшеп ава һәм шартлый. Ни гаҗәп: шушы сүзләрне әйткән солдатлар исән кала. Бераз гына тән җәрәхәтләре алалар. Сугыш беткәч, барысы да исән-сау өйләренә таралышалар. «Бу поляк, урыс солдатларының Ислам диненә күчүендә бернинди шигем юк», – дип язган бабай үз көндәлегендә.
Авылымның шушы 160 баһадирыннан хәбәрсез югалучылар да булган. Тоткынлыкта калып, илгә кайтырга Сталин репрессиясеннән куркып, туганнарын, хатынын, балаларын ташлаган, гомер буе саташып, бер күрергә тилмереп яшәгән ватандашлар, авылдашлар да бар.
1980 елда Балык Бистәсенә кайтучы автобуска 70-75 яшьләр тирәсендәге бабай утыра. Бабай юл буе елап кайта. Кече Елга турысына җиткәч, автобусны туктата да әкрен генә җиргә төшә. Җирне тырный-тырный елый. Кесәсеннән кулъяулык чыгарып, бер уч туфрак алып, төйнәп куя. Халык, автобус шоферы бабайның җирне үбә-үбә елавын, күз яшенә буылып, хәйран калып карап торалар. Бабай әкрен генә автобуска менә, үзенең Германиянең бер шәһәреннән кайтып килүен, авыр елларда тоткынлыктакалуын, гомере буе туган ягын, авылын сагынып яшәвен әйтә. Кече Елга авылында гомер итүче Г. апаның ире Германиянең бер шәһәрендә яшәвен, шушы бер уч туфракны дустының гозере итеп, аңа алып баруын, аның аяклары авыртуын, кайта алмавын сөйли.
Немецларда әсирлектә калган солдатларга Сталинның үзләрен, хатыннарын, балаларын тикшерергә дигән приказы килеп ирешә. Бу кешеләргә сугыш кырларында ятып калган солдатларга караганда да аянычрак, үкенечлерәк гомер язган. Алар Германиянең рәхәт тормышына кызыгып калмаган бит, гаиләләрен, туганнарын, балаларын саклап калыр өчен, үзләре шушы үкенечле, аянычлы язмышны сайлаганнар.
Сугыш кырларында үлеп калган ирләрен гомер буе кайтыр дип көткән хатыннарга, үзләренең газиз әтиләрен югалткан сабыйларга шушы шигыремне багышлыйм.
КЕЧЕ ЕЛГАМ
Баһадирдай 360 егетеңне
Озаткансың сугыш кырына.
160ы мәңгелеккә ятып калган
Ә хәбәрсез югалганнар кайда калган?
Бабайларым, абыйларым,
Кан койгансыз безнең өчен.
19ы тулган яшь егетләр
Ятып калган бөек ил өчен.
Әби-бабайларның күз яшьләре
Чишмә кебек саркый күңелдә.
«Әти» сүзен әйтә алмый калган
Сабыйларның йөрәк түрендә.
8-9 яшьлек балалар
Алып барды калган тормышны.
Тугры булды ул вакытта әниләр дә,
Таркатмады калган тормышны.
Тормыш авыр дип зарланып,
Юк, йөрмәде безнең әбиләр.
Ачлы-туклы балаларын кочып,
Җиңү көнен көткән әниләр.
Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.
Лаеш шәһәре.

Комментарии