- 24.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №24 (20 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Мин, Бөек Ватан сугышы инвалидының улы, әтиемнең язмышы хакында язарга телим. 1940 елның сентябрендә Тымытык урман хуҗалыгында эшләгәндә аны армия сафларына алалар һәм шул минуттан аның тормышы кискен борылыш ала. Сугыш башланганда, әтием Тамбов хәрби округы, Моршанск шәһәрендә хезмәт иткән була. Сугышның беренче көненнән үк ут эчендә булган әтиемне 1942 елның 28 мартында «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр.
1941-42 елның кышы бик салкын була. Кышкы салкын көннәрдә кар өстендә шуышып, авыр мылтык күтәреп, немец танкы белән күзгә-күз очрашуы җиңел булмагандыр аңа.
1942 елның май аенда әтиемә кече лейтенант дәрәҗәсе бирәләр. Рота писаре аңа штабтан документын һәм акча аттестатын кереп алырга куша, ләкин әтием гел алгы сызыкта булу сәбәпле, аларны кирәк дип тапмый һәм ала алмый кала. Дошман минасына басып, 1942 елның 18 июнендә сул аягын өздерә. Сау-сәламәт егет 22 яшендә инвалид кала. Әтиебез бик күп авырлыклар күреп, култык таягына таянып, 1942 елның декабрендә туган авылына кайтып җитә.
Сугыштан соңгы елларда да әтигә җиңел булмый. Ул озак еллар күмәк хуҗалыкта хисапчы һәм баш хисапчы булып эшли. Фидакарь хезмәте өчен ул бик күп мәртәбә грамота, медальләр белән бүләкләнә. 1970 елның салкын гыйнвар аенда әниебез 42 яшендә, кечесенә – 3, олысына 12 яшь булган дүрт малаен калдырып үлеп китә. Шул ук елның февралендә әтиебез безгә яңа әни алып кайтты. Ул безне үз балаларыдай карап үстерде, без аңа бик рәхмәтле, урыны җәннәттә булсын.
Әтиебез ел саен комиссия үтеп йөргән, аягы үсәр дип көткәннәр, күрәсең. 1974 елның июнендә генә аңа сроксыз 2нче группа инвалидлык бирәләр.
Хәзерге вакытта исән ветераннарның балалары гына түгел, ә оныклары да аталары-бабалары исәнлегеннән бик файдаланалар. Сугыш ветераннарына фатирга дигән акчага балалар, оныклар үзләренә фатир, машина ала.
Безнең дә авылда 1961 елда әтием салган йорт бар, анда энем яши. Йорт бик искергән, ә авыл кешесенең өйне сипләтергә акчасы юк. Без дә сугыш инвалиды балалары бит. Нигә безне хөкүмәтебез рәнҗетә? Минем авылдагы өебезне сипләтеп, «1961-1983 елларда бу йортта Бөек Ватан сугышы инвалиды яшәгән» дип язу эләсем килә.
Әтием 1983 елның 2 апрелендә вафат булды. Аны соңгы юлга озатырга алып чыкканда, өченче энебез армия хезмәтеннән кайтып керде.
Әтиемне 2010 елда салым инспекциясе искә алды, аның үлгәненә 27 ел булса да, 2009 елда машинада йөргән өчен салым түләргә дип, ИНН номерлары куеп, судка бирү белән янап хат җибәрделәр. Әтиемнең ул «Запорожец» машинасын мин 2003 елның 18 декабрендә учеттан төшереп, 2004 елның 1 мартында салым органнарына заказлы хат юллаган идем. Ярый әле, ичмасам, салым инспекциясе әтиебезне онытып бетерми дип «шатланырга» гына кала.
Ф.ФӘЙЗУЛЛИН.
Яр Чаллы шәһәре.
Комментарии