- 24.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №24 (20 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Без, сугыш чоры балалары, авырлыкларны күреп үскәч, алардан курыкмыйбыз. Аллага шөкер, пенсиябез дә җитә. Бетермәсеннәр генә. Әздән дә күңел була, әздән дә хәтер кала. «БГ»ның бер санында Әгерҗедән Фәнис Арсланов дөрес язган иде. Миллионерлар да миллионнарын теге дөньяга алып китә алмый, саный бирсеннәр, ә без пенсия акчасын да җиткерәбез.
Германиягә барырга ниятләгәч, мин Миңнехановларның икесенә дә ярдәм сорап хат яздым. Әтием Лесхоз бистәсеннән, Саба хәрби комиссариатыннан сугышка киткән. Берсе, синең балаларың бар, алар ярдәм итсен, безнең бюджетта андый акча юк дисә, икенчесе, синең куллану кәрзине җитәрлек, диде. Казаннан Погодинның закон, указлары белән, юлны түләргә, дип хат килде. Берсе – хәрби комиссариатка, икенчесе – миңа. Хәрби комиссариатка билетларны тапшырдык, көтегез, шалтыратырбыз, дип алып калдылар. Һаман көтәм. 23 февральгә булмасмы дидем, аннан 9 майда булыр дип өметләндем. Аллага шөкер, балаларым әйбәт. 1 кызым, 2 улым, 3 оныгым бар. Аларны бу заманда укытырга, кеше итәргә кирәк.
Мин мәктәптә эшләгәндә балаларны гел экскурсияләргә, концертларга йөрттем. «Иң яхшы пионервожатый» дигән значогым да бар. Лесхоз директоры Нургали Миңнеханов бистәне тәртипкә салды. Газны иң беренче керттерде. Укучылар белән кая барсаң да, берсүзсез машина бирде, ярдәм итә иде.
Лесхозга кайткач, ике оныгым белән музейга кердек. Абыем 4 сыйныфны тәмамлагач, шофер булып эшләде, хәзер мәрхүм инде. Ул вакыттагы машинаның фотосы бар, абыем яшь шоферлар белән төшкән. Аны музейга бирдем. Ул машиналар турында балаларыма гел сөйлим. Аның кузовында ике якта ике мичкә тора иде, кырыенда шакмак тутырып кую өчен сандыгы бар иде. Шакмакны шул мичкәләрдә ягып йөриләр иде. Ә шакмакны әниләр такта яру заводында кисәләр, без дә булыша идек.
Лесхозда бараклар бик күп иде. Иң зурысы – Гаффар барагы – мин шунда үстем. Хәмдебикә, Каймә бараклары, Тимершык урамындагы барак. Бу урамда Тимершык авылыннан күчеп килгән гаиләләр үз өйләре белән яшиләр иде.
Лесхозга ел да кайтам. Хәзер ул без үскәндәге Лесхоз түгел инде. 30-40 чакрым такта юлы гына да ни тора иде. Хәзер ялтырап торган асфальт, күңел шатлана.
Безнең укытучылар коллективы да бик тырыш иде. Бик еш театр, концертлар куя идек, күрше авылларга да йөри идек. Балалар белән күрше авылга, Уштарма тавына тау шуарга бара идек. Бар иде күңелле чаклар…
Фаягөл САТТАРОВА.
Минзәлә районы, Тау асты авылы.
Комментарии