- 24.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №24 (20 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Безнең Бирдебәк – 65 хуҗалыктан торган бәләкәй генә бер матур авыл. Аның халкы да бик әйбәт, эш сөючән. 1951 елдан 1986 елга кадәр бригадир булып эшләдем, шуңа беләм.
1937 елны миңа 11 яшь иде. Шушы 1937 елның җәендә төнлә килеп, 65 хуҗалыклы бәләкәй генә авылдан колхоз рәисе белән бергә 11 кешене машинага төяп алып киттеләр. Колхозда иң алдынгы, эш сөючеләрне… Менә алар: Әхмәтша Рамазанов (колхоз рәисе), Сөләйман Рамазанов (рәиснең абыйсы), Гыйльми Шәрәфиев, Вәлиулла Хафизов (әти), Абдуллин Вәли, Хәмитов Зиннәт, Габдрахман Шаһиев, Хуҗа Мөбарәков, Зәкиҗан Салихҗанов, Хәбибулла бабай, Зыятдин бабай Җиһаншин.
Менә болар колхозда эшләп туймас кешеләр иде. Колхоз рәисеннән «халык дошманнары»н сорыйлар. «Бездә андый кешеләр юк», – дигәч, үзен алып китәләр.
Өч ай үткәч, аларга чакыру кәгазе килә. Авыл халкы да бу кешеләр артыннан күзәтеп бара – алар Алабугадагы зур төрмәгә китерелә. Шулай итеп, безнекеләр авылдашларыбызның кайда утырганын белеп кайта.
Сорау алулар, төрле җәберләүләр шушы Алабуга төрмәсендә була. Әти кайткач, андагы җәберләүләрне яшенә буылмыйча сөйли дә алмый иде. «Моны сөйләдем дип әйт, кулыңны куй», – дип, көнгә 3-4 мәртәбә сорау алып, кыйнап, камерага китереп ташлаганнар. Монда милиция начальнигымы, әллә НКВД кешесеме – Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан Садыйков, тагын иң башлыклары – Тегермәнлек авылыннан Гатауллин, Саба районыннан Илдарханов була. Шул җәберләүче ерткычлар истә калган.
1938-39 елларның берсендә җәй көне Чистайда суд булды, төрле кеше төрлечә хөкем ителде: кайсына – 2, кайсына – 8, кемгәдер 10 ел бирелде. Шуннан соң безнекеләр, шушы суд күчермәсе белән, яклаучы ялладылар, 39-40 елның кышында икешәр, өчәр булып, барысы да котылып кайтты. Хәбибулла бабай гына кайта алмады. Югары Советка мөрәҗәгать иткәннән соң, исән калганнары Кызыл Йолдызга әйләнеп кайттылар. Авылдан бик күп кешене чакырып: «Бу кешеләр кем, эшлиләрме, чыгышлары ничек?» – дип сорау алдылар.
Әле дә хәтеремдә, әтиләргә ашарга алып бардык. Мин бала булгач, жәлләп, китергән ризыгымны алыр дип, Садыйковка кердем. «Бирәм мин аңа передача, чукынып үлсен!» – дип, арт якка аягы белән тибеп чыгарды. Хәзер дә күз алдымда… Шул кеше райкомда парткомиссиядә эшләде, партия форумының дәрәҗәсен төшереп, конференцияләрдә президиумда утыра иде. Персональ пенсионер түгелме икән әле ул?
Хәйдарша ВӘЛИУЛЛИН.
Балык Бистәсе районы, Бирдебәк авылы.
Комментарии