Сугыш елы ятимнәренә өлеш кирәк

(фикер)

Бөек Ватан сугышында Германия фашизмын тар-мар итүнең 69 еллык бәйрәмен үткәрдек. Бу сугышта СССР халкы үз илен генә түгел, күп Европа илләренең халкын фашизм изүеннән коткарды. Моңа дөнья рәхмәт әйтә. Бәйрәм тантаналы төстә үтте. Сугыш ветераннары сирәгәя бара. Ул авыл җирендә бигрәк тә нык сизелә. Зур булмаган авылларда алар юк инде, бакый дөньяга китеп беттеләр. Исемнәре Бөек Ватан сугышында җиңү хөрмәтенә куелган такталарда гына саклана.

Ә менә сугыш вакытында тылда эшләүче әниләрнең, балаларның һәм олы яшьтәге ирләрнең бер җирдә дә исемнәре юк. Алар сугыш вакытында нинди генә авырлыклар күрмәде, барысын да үзләренең йөрәге, башы, тәне аша үткәрде. Уйласаң, акылыңны җуярлык хәлләр булды. Ач-ялангач, ашарга үлән белән кәлҗемә, сыеры булганы сөт белән исән калды, сыерсызга ярдәм итте, ул вакытта кеше ярдәмчел, бердәм булды. Өстә киндер күлмәк, киндер ыштан, берничә ямаулы фуфайка, башта мескен бүрек. Мәктәптә дәфтәр урынына иске китап, кара урынына корым (мич корымы) куллана идек.

Үзе ач-ялангач булса да, халык сугыш кырындагы солдатларга ярдәм итте, фронт өчен оекбаш, бияләй бәйләде. Колхоздагы барлык эшне башкарды. Атлар, үгезләр белән сабанын сөрде, ашлык чәчте, көрәк белән бәрәңгесен утыртты. Көзен икмәген урып (кул белән, урак белән), аны сугып, саламын өеп куйдылар. Барысы да шул хатын-кызлар, балалар көче белән эшләнде.

Завод-фабрикаларда сугыш коралларын хатын-кызлар, балалар, олы яшьтәге ир-атлар әзерләде. Тылдагы халыкны сугыш кырындагы солдатлар белән тиңләрлек бит. Сугыш елларында эшләгәннәргә һәр авылда һәйкәл куеп, исемнәрен язарга кирәктер. Аларга хөкүмәтебез тарафыннан бернинди дә ярдәм күрсәтелмәде бит. Сугыштан соң илне аякка бастыруда да аларның өлеше зур булды, аны санап бетермәле түгел. Хөкүмәт җитәкчеләре әзрәк уйласын, илнең тыныч киләчәге, яхшы тормыш өчен сугышта һәлак булган, җиңү өчен үзенең тазалыгын, гомерен кызганмаган халкына карата яхшы мөгамәләдә булсын иде. Сугыш елы балаларына, хатын-кызларына (аларның күбесе бакый дөньяга китте инде) льготалар бирелергә тиеш. Гәҗит материалларында күренә бит, кайбер өлкәләрдә сугыш елы балаларына, хатын-кызларга ташламалар бар. Ә менә Германиядә сугыш елы балалары безнең акча белән 55 мең сум пенсия ала икән. Безнең депутатларның башына кайчан барып җитәр икән халыкны шундый кайгырту гамәле.

Югарыда язганнардан чыгып, шуны әйтәсе килә: киләчәк буын балалары үткәннәр турында белергә тиеш, аларга яхшы тормышны кемнәр яулап алган, кемнәр үзенең тырыш хезмәтен салган, кемнәр үзләренең гомерен киләчәк якты тормыш өчен биргән, аңласыннар иде.

ХАЗИЕВ Х.С.

Башкортстан республикасы, Бакалы районы.

Комментарии