- 24.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №20 (21 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Мин, Әхмәдуллина (Латыйпова) Илсөя Миргазиян кызы, бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә яшим, пенсионер. Физика-математика факультетын тәмамладым. 40 ел математикадан белем бирдем, шуның 7 елын Азнакай район мәгариф бүлегендә инспектор, 20 ел директор урынбасары булып эшләдем, тик фәнемне ташламадым, параллель укыттым, 6 ел буена кичләрен институтның әзерлек курсларын алып бардым.
Югары категорияле җитәкче, методист укытучы, халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны, Азнакай ветераннар советының 20 еллык медале һәм бик күп төрле мактау кәгазьләре белән бүләкләндем. Болар барысы да хезмәтемнең хөрмәте дип беләм. Тик бу көнгә җиткәнче авыр яшьлек уздырырга туры килде. Шул турыда язып җибәрәсем килә, чөнки бу язмыш безнең чор балаларына уртак.
Мин – сугыш чоры баласы. 1942нче елның 25нче октябрендә дөньяга аваз салганмын. Безнең әти Латыйпов Миргазиян 1941нче елның 22нче июнендә беренче булып, чакыру алганчы ук военкоматка киткән. Кара-каршы сугышта солдатларның барысы да диярлек үлеп беткән, әти яраланган. Немецлар яралыларны атып үтереп килгәннәр, әти каны өскә атып яткан бер солдатның янына яткан, немец тибеп караган да, үлгән, дип китеп барган. Төнлә ул үзебезнең якка чыга алган һәм госпитальгә эләккән. Госпитальдән өйгә кайткан һәм берничә айдан кире сугышка киткән. Шулай итеп без игезәк кызлар әнинең көмәнендә калганбыз. Безгә дөньяга килергә әбиебез булышкан, тик минем игезәк сыңарым үлгән, ә мин исән калганмын.
Минем үземнән 8 һәм 4 яшькә зур апамнар бар. Фәния апам инде мәрхүмә. Әни мәрхүмә сөйләгәндә еламыйча тыңлау мөмкин түгел иде. Арыш ипие тапсам, чүпрәккә салып, имезлек биреп, эшкә чыгып китә идем дияр иде. Апа үзе дә бала, ашыйсы килеп, имезлеккә кызыккандыр. Эштән кайткач, кайвакыт карават астыннан тартып алыр идем, ачтан елап шешенеп бетә идең ди торган иде. Ачлык бик авыр халәт. «Әни, күбек бир әле», – дип, сыер янына савыт тотып чыгып утырганнарым һаман да истән чыкмый. Әзрәк он бирсәләр, әни умач уар иде. Ул бәләкәй генә камырны соскыга салып, учакта пешереп бирер иде. Апалар мин ашаганда ничек карап тордылар икән дип хәзер дә уйлыйм.
Әни умач уып, сөт салып, кычыткан ашы пешерә иде. Әле дә исемдә: мин бияләй киеп, иләк тотып торам, апа кычытканны кисеп иләккә сала. Яз җитсә, балтырган, какы җыеп кайта да, барыбыз бергәләп чирәмгә утырып, шуны ашыйбыз. Апа чиләк белән җиләк җыеп алып кайтса, шуны катыкка салып, бик тәмләп ашыйбыз, юганны бер дә хәтерләмим. Иртән әни эшкә киткәндә: «Кызым, катыкны оеткыга калдырыгыз», – ди торган иде.
Безнең чор авыл балалары «сутый капчыгын» беләләр, эшләгән кешегә сутый язалар (таяк дисәк тә була), исеме шуннан алынгандыр инде. Әниебез, без ач булмасын дип, өчәр җирдә эшләде, 25 ел сыер сауды, фермада атлар карады, печән чапты. Печән чабучыларга аш пешерәләр, 200 грамм ипи бирәләр. Шул ипине үзе ашамыйча «сутый капчыгы»на салып алып кайтыр иде, мин атка каршы чыгып, капчыкны тизрәк кулыма алып, арбага менеп утыра идем.
Сугыш бетте дигән хәбәр килде, тик безнең әти турында хәбәр булмады. Әтиебез, озакламый сугыш бетә, кайтабыз, дип хат язган иде. Озак вакыт үткәч кенә, әтинең үлгәнен ишеттек. Ул 1945нче елның 5нче маенда Берлинда һәлак булган. Әнинең ярсып елаганына, әтинең эленеп торган озын пальтосы астына башымны тыгып елаганым хәтеремдә.
Менә без чыннан да әтисез, ятим балалар булдык. Ятимлекнең авырлыгын үзе татыган кеше генә аңлый ала.
Укырга да барырга вакыт җитте. Өскә-башка юк, ярый әле күрше апа малае белән икебезне җитәкләп, бер дәфтәр, бер каләм тоттырып, мәктәпкә илтеп куйды. Хәтердә, әни чүәк алды. Яз, җир кипмәгән. Мин киеп бардым да керергә оялам, көләрләр инде дип куркам.
Әкренләп тормыш җайга салынды, өстәлгә ипи менә башлагач, бездән дә бәхетле кеше юк шикелле иде. Әтисезлек барыбер үзен сиздерде, кечкенәдән ирләр эшен эшләргә туры килде, 12-13 яшьтә чалгы алып борчак чабарга, ашлык сукканда салам селкергә йөри идек. 8нче класстан ат җигеп ике ел ашлык чыгардым, утын кисү, яру, печән чабу, эскерт салу, печән җыю – барысы да эшләнде.
Ни генә булса да минем өчен уку беренче урында булды, китап укырга ярата идем, бигрәк тә рус язучыларын. Җиденче классны авылда «бишле»гә тәмамлап, Азнакайның икенче рус мәктәбенә укырга кердем. Ул чор өчен бу бик сирәк очрый торган хәл иде. Матур туфли, яхшы форма кигән нефтьче балалары янында иске вельвет, кара юбка, кирза итек кигән кызны күз алдына китерүе бик авыр.
Мәктәпне тәмамлап, институтның физика-математика факультетына укырга кердем. Никита Сергеевич Хрущевның реформа вакытлары иде, кибетләр буш, арыш оны белән кукуруз онын кушып ипи пешерәләр, без 6 кыз бер фатирда яшибез, икешәр кеше йоклыйбыз. Иртән бер кеше ипигә чыга, бер буханка ипи бирәләр, шуны тигез итеп алты кешегә бүләбез (көнлек рацион), төшке ашка институт ашханәсендә бер порция (2-3 кашык) тары боткасына маргарин мае салып бирәләр. 4 кыз авылда татар мәктәбен тәмамлаган, миңа рус кызы Нина иптәш. Ул бер имтиханын бирә генә алмый. Беркөнне: «Нина китә, чемоданын тутырган», – дип килеп әйттеләр. Йөгереп кайттым да кулыннан әйберләрен алдым. «Беркая да китмисең, минем стипендияне (22 сум) бабайга түлибез, син өегездән булган кадәр ризык алып килерсең», – дидем дә җибәрмәдем. Икәү әзерләнеп, имтиханнарын яңадан биреп, ул да стипендия ала башлады, без бик шат идек, чөнки 22 сумның 15 сумын бабайга, 2 сумын взноска биргәч, икебезгә бер айга 5 сум акча кала иде.
«Ятимлекнең рәхәтләре» шушы чама була икән.
Авыр булса да югары уку йортын тәмамлап, укытучы булдым, хыялым тормышка ашты, 40 ел балалар белән эшләгән дәверемдә, алар без күргәнне күрмәсен дип теләп яшәдем. Теләкләребез кабул булсын, сугышлар кабатланмасын, барыбыз да бәхетле булыйк, оныкларыбызны сөеп, балаларыбыз бәхетенә шатланып, сәламәтлек белән матур картлыкта яшәргә язсын.
Илсөя ӘХМӘДУЛЛИНА.
Азнакай шәһәре.

Комментарии