- 24.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №16 (18 апрель)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Мин кешеләр тормышын, бигрәк тә өлкәннәрнең язмышын чагылдырырга яратам. Эзләнәм. Кайчак Казан һәм башка шәһәрләрнең архивларына кадәр барып җитәргә туры килә.
Ә үземнеке соң, үземнеке ничек узды? Ничек яшәдем соң? Ул турыда уйланырга моңарчы вакытым җитмәде. Мин үзем төп Байлар Сабасында туып, бик борынгы нәсел җепләрем дә шушы район үзәге белән бәйләнгән, хәтта Сабаның әүвәлге исеме дә минем борынгы бабайның исеме белән «Маметово пустышь» диеп йөртелгән.
Әтием эшче гаиләдән булып, Бөек Ватан сугышында Ленинград блокадасында катнашкан матрос, ә әнием гомерен хисапчылык эшенә багышлаган кеше. Без гаиләдә дүрт бала булып: ике абыем һәм сеңлем бар иде. Безне әбиебез Галимә карчык үстерде. Ул бик укымышлы булып, булган белемен безгә дә иңдерергә, өйрәтергә тырыша иде.
Егерменче гасырның 64нче елында мине беренче класска укырга бирделәр. Шул елларда бакча башындагы елга кырыена әтием һәм абыйларым белән: «Һәрберебезгә берәр нарат», – диеп, җиде нарат агачы утыртканыбыз истә. Бу наратлар гомер буе миңа юлдаш булдылар. Нинди генә авырлыклар килсә дә алар белән киңәшләшә, сөйләшә идем. Укуны яшьтән яраттым һәм әйбәт укыдым. Укуда әбием дә бик булыша иде. Безне калдырып, иң беренче булып Галимә әбием бакыйлыкка күчте. Бик авыр кичердем яраткан әбиемнең үлемен, аның урынын минем тормышымда беркем дә алмаштыра алмый иде һәм алмаштыра алмады да.
Шул югалту ачысы бераз булса да җөйләнә башлаганда бәләкәй абыем Сәүбән «суларга төшкәндәй» китеп югалды. Минем кебек яшь малайга тагын бер авыр югалту иде бу. Ә әтием белән әнием ничек кичерделәр икән? Хәзер дә хәтерлим әле, сугышның күпме михнәтен күреп, күпме мәртәбәләр яраланып, күпме мәртәбәләр үлем белән күзгә-күз очрашып та бирешмәгән әтиемне абыемның үлеме какшатты. «Үзең исән чагыңда балаң үлмәсен икән ул», – дигәннәре хәтеремдә әле.
Ә мин авырлыкларга бирешмичә үсеп, урта мәктәпне тәмамлап эшкә урнаштым. Исәбем, авырый торган әтием белән әниемә булышу иде, ләкин озак булышып яшәргә язмаган булып чыкты. Бер елдан мине Совет армиясенә алдылар. Хезмәтем әйбәт барды, бәлкем, калып та хезмәт итәрмен, дигән уй башка кергәләп чыга иде. Ул вакытларда Советлар иленең бөтен вакыты. Нинди генә милләт халкы юк иде. Дус яшәдек, дус хезмәт иттек. Ләкин минем бөтен планнарымны өйдән килгән телеграмма юкка чыгарды, анда әтиемнең вафат булуы язылган иде. Ай-яй авыр булды мондый телеграмма алуы. Үз-үзеңне кулда тотулары кыенлаша, дөньяны кисәк-кисәк аңламый башлыйсың. Ярый командирлар яхшы кешеләр булып, алар мине юлга әзерләп кайтарып җибәрделәр. Әтине җирләгәнне бик тонык хәтерлим. Яраткан кешеңне югалткач, кире үз халәтеңә кайтулары авыр шул. Әнием белән сеңлемне кочып, абый белән саубуллашып, кире киттем хезмәтемә. Анда барып хезмәт итә башлагач та тиз генә «аңга» кереп җитеп булмады. Көзгә таба миңа ял биреп, өйгә кайтып килергә тиеш идем.
Ләкин…Ләкин яңадан кулга шомлы телеграмма тоттырдылар. Мин бу телеграмманы укый да алмадым, командирлар әйтүе генә бераз башка керде: «Өйдә әниең үлгән, сине көтәләр». Әниемне җирләгәнем истә түгел, күз алдында томан иде. Табиблар укол кадап кына торганнар. Ахырда үз-үземне кулга алып, ике колагына да операция ясалган, чак-чак ишетә торган сеңлемне кочып, Казанда югары уку йортында укучы абыем белән саубуллашып, китеп бардым мин хезмәтемне дәвам итәргә.
Еллар бара ул. Армиядән кайтып, өйләрне тәртипкә китереп, иске-москыларны төзәтеп эшкә урнаштым. Ул вакытларда хезмәт хаклары түбән, ләкин ничек булса да яшәргә кирәк иде. Сеңлем башкалабызда югары уку йортына укырга керде. Ул вакытларда югары уку йортларында практика узалар иде. Менә шул практика харап итте инде аны, бәрәңге чүпләгән вакытта машина таптады сеңлемне. Сеңлемне җирләгәч, үзем дә мәет кебек йөргәнмен, үз-үземне тоемлый алмаганмын. Каядыр барасың, ә баш эшләми, эшләргә дә теләми. Күз алдында гел яраткан сеңлем. Минем ул вакыттагы җитәкчем Хузин Хәмит Каюм улы ял биреп, рухи яктан ярдәм күрсәтте, мин яңадан үз эшемә кайта алдым. Ул чорда кешеләр бик ярдәмчел иде.
Кеше башына бер килсә, килә бит ул. Сеңлемнән соң олы абыем да мине калдырып китте. Менә шушы коточкыч югалтулар мине сындырды да инде. Җиде кешелек гаиләдән егерме яшьлек егет бер үзең калып кара әле! Өйгә кайтсаң – берүзең, чыгып китсәң, ишегеңә йозак элеп чыгып китәсең. Ашарыңа пешерсәң – ашыйсың, юк икән инде – ач каласың. Аракы эчсәң: «Ник эчәсең, эчмә», – диеп әйтергә әти-әнием дә юк. Шулай өч ел яшәдем, ә аннан соң өйләндем. Тормышым ямьләнеп китте. Ике улым туды. Менә шушы улларым, кырыемда иңне-иңгә куеп тормышны тартучы хатыным Нәкиянең булуы миңа яшәү көче, тормышка өмет уятты.
Гомер үз җае белән уза икән ул, көн туа да кич була, дигәндәй, акрынлап үзебезнең тормыш көзләребезгә таба да атлыйбыз. Уйлыйм да: «Без бик бәхетле кешеләр», – дип куям. «Тормышның бик күп ачысын-төчесен татысак та, пенсия яшебезгә җитә алдык. Бу үзе олы бер бәхет. Игелеген күреп яшәргә язсын», – дим. Ә бакча башындагы җиде нарат агачы гүя минем туганнарым, корылыкларга, ачы җилләргә бирешмичә, үсүләрен дәвам итәләр. Алар гүя көн дә мине күзәтеп, бу якты дөньяда авырлыкларга бирешмичә яшәвемне телиләр кебек тоела миңа.
Муса АБДУЛЛИН,
Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе
Комментарии