- 24.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №16 (18 апрель)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Кулымда – «Фронтовик истәлекләре» дигән китеп. Шәүкәт аганың балалары әтиләренең сугыш истәлекләренә нигезләнеп бастырып чыгарган аны. Шул китапны укыганда үзем дә әткәм белән сөйләшкәндәй булам, ул узган юллар күз алдыма килә. Китаптагы истәлекләрнең бер-икесен гыйбрәт өчен гәҗит укучыларга да язмакчы булам.
1941нче елның 13нче июнендә Хисаметдин белән Кәфия олы уллары Шәүкәтне Кызыл Армия сафларына озата. Өйдә күңелле ыгы-зыгы. «Өч ел үтә дә китә ул. Дөнья күреп кайтырмын. Армиягә егетләрнең каймагын гына алалар бит», – дип уйлый егет. «Улым, командирларыңның сүзен тыңла берүк. Йөзебезгә кызыллык китермә…» Кәфия апа күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, улы белән саубуллаша. Ана белән баланың соңгы күрешүе, соңгы сөйләшүе була бу.
Шәүкәтләр 19нчы июнь көнне Ригага килеп җитә. Хәрби ант бирергә әзерләнәләр, устав ятлыйлар. Ул арада шәһәргә экскурсиягә дә чыгарга өлгерәләр. Шәүкәтнең мондагы чисталыкка, халкының әдәплелегенә исе китә. Бу 21нче июнь киче була…
22нче июнь иртәсендә егетләр гарасат тавышына уяна. Маневрлар башланды дип уйлый алар. Ләкин шартлау, бомбага тоту өйрәнчек кенә булырга охшамаган. Ике адымнан бер-берең белән сөйләшеп булмый, бөтен җирдә кара төтен, хәрәбәләр, кешеләрнең ыңгырашуы, өзгәләнеп кычкыруы…
Сугышның өченче көнендә немецлар десант ташлый. Немец офицерлары бөтенесен бергә туплап, һәркемнең нинди һөнәр белүен сорап чыга. Рәтләп тезәләр: токарьлар, слесарьлар… Чират өч дуска: Шәүкәт, күрше Урал авылыннан Үзбәк һәм Уруссудан Сәхиуллага җитә. «Без колхозчылар», – диләр. «О, юк-юк! Безгә колхозниклар кирәкми! Кичәге солдатлар, аягүрә басып, Гитлерның даһилыгы хакында нотык тыңлый.
Фашистларның «Барбарис» планы сугышның беренче көннәрендә уңышлы башкарыла. Немец офицеры бу өч колхозчыдан зыян да, файда да булмас, дип уйлагандыр. Егетләр өчәүләп көнчыгышка таба атлый. Юл тулы мәетләр, хәрәбәләр… Ниятләре – ничек тә поездга утыру. Ничек итсәләр итеп, Түбән Новгородка кайтып җитәләр. Хәрби патруль егетләрне гарнизонга алып китә. 15нче августта хәрби ант кабул итәләр.
Сүз уңаеннан, бу көнне минем, ягъни авторның, әтием дә Ютазы станциясеннән сугышка чыгып китә. «Балага исем куштырырга кайтып җитәрмен, үзеңне сакла», – дип, көмәнле әниемне юата.
Гитлерның «Тайфун» операциясе нәтиҗәсендә өченче, унөченче, илленче армияләр чолганышта кала. «Вяземский котел» дип аталган бу боҗрада безнең 500 меңгә якын солдат әсирлеккә төшә, миллионга якынының гомере өзелә. Күп санлы техника да дошман кулына керә.
Чолганышта сугышуы авыр. Ачлык. Төннәрен безнең исән калган солдатлар немец мәетләре янына шуыша. Аларның биштәрендә калай банка бар. Банка өч өлештән тора: өстә ризык, уртада су, аста сүндерелмәгән известь. Капкачын тартып ачуга, су белән известь кушылып, кайнап чыга да, ризыкны җылыта. Менә сиңа кайнар аш! Вәт, ичмасам, баш та булган немецта! Менә шушы чолганышта минем әткәем дә әсир төште микән, әллә үлеп калдымы? Гомер буе әткәй дип әйтә алмавым үзәгемне өзде. Әткәм белән бергә сугышкан Гәрәев Җәмил абый янына еш бара идем. Аңа багышлап язган шигырем дә бар.
Сиңа килдем менә, Җәмил абзый,
Әткәемнең төсе үзеңдә.
Әйтерсең лә башка берәү түгел,
Әткәм тора минем каршымда.
Гел сагынам сине, Җәмил абзый,
Бик күрәсем килә үзеңне.
Бергә киткәнсез бит әткәм белән,
Сакларга дип туган илебезне.
Яннарыңда утырып торам синең,
Хәлләреңне синең сорашып.
«Аерылыштык шул, кызым,
Дошман көчле иде,
Чолганышта калдык, мәхшәрдә.
Кемнәр үлеп, кемнәр әсир калды.
Харап булдык…
Бик күп булды «хәбәрсезләр» дә»…
…Вафат инде Җәмил абзыебыз…
Тыныч йокла, герой, кабереңдә.
Бәхетле син, илләреңә кайтып,
Күмелүең белән туган җиреңдә.
1941нче елның 25нче октябрендә әткәй хакында «хәбәрсез югалды» дигән өчпочмаклы хат килә. Без – дүрт бала, мин туганга әле ай да юк. Әнкәйнең ниләр кичергәнен үзе хәсрәт күргән кеше генә аңлар.
Шәүкәт абый үзе сугыш хәлләрен сөйләргә яратмаса да, балалары бик изге эш башкарган: алар ипләп кенә әткәйләрен сөйләтеп, истәлекләрне кәгазьгә теркәп барган. Бу истәлекләр инде аның балалары исеменнән:
«Үзәк» армиясе, салкыннар башланганчы Мәскәүне алу максаты белән, хәлиткеч һөҗүмгә күчә. Ул чакта 49нчы армия белән Г.К.Жуков командалык итә. Аның приказы чыга: «Аягыңны өшетсәң – трибунал! Үз-үзеңә атсаң – трибунал! Бер өлкән солдат әтине шефлыкка ала. «Улым, – ди ул. – Син, чәчрәп, бик алга чыкма әле. Минем ышыктарак тор. Сезнең әле Берлинны аласыгыз бар». Каян килгән бу ышаныч аңа? Сугыш бит әле Мәскәү янында бара.
1942нче елның 8нче гыйнварында 593нче артиллерия полкы Юхнов шәһәрен азат итә. Җиңүгә ышаныч арта.
1942нче елда 49нчы армия Сталинград юнәлешендә оборона сугышлары алып бара. Солдатларга тәүлегенә 900 грамм ипи бирәләр. Дошман Иделгә ыргыла.
1943нче елның 7нче августыннан сентябрьгә кадәр Смоленск азат ителә. Сәхиулла белән Шәүкәт агага «Батырлык өчен» медале бирелә. Аларга артиллерия полкының Кызыл байрагын сакларга әмер ителә. Байракны югалтсаң яки ул дошман кулына төшсә, командирлары хөкем ителәчәк.
1944нче елның 28нче июне. Полк Днепрны кичә. Белосток шәһәре азат ителә.
1944нче елның августы. Полякларның Соколка шәһәрен азат итәләр. Дошман һәр урында диверсия кора. Европа бу, итәк-чабуыңны җыеп йөрү кирәк.
1945нче елның 22нче гыйнварында 593нче армия чигенә. Югалтулар бик күп. Шартлау… Шәүкәт аганың башыннан тимер ярчыгы алалар. Аягына ампутация кирәк. «Юк, яныма якын китермим. Пистолетымны бирегез!»
23нче февральдә бер полкташы Сәхиулланың һәлак булуын әйтә. Санитар поезд тәгәрмәчләре җырлый: «Ту-ган ил-гә! Ту-ган ил-гә!» Яралыларны Түбән Новгородка алып кайталар.
Җиңү! Кемдер елый, кемдер көлә. Менә ул туып-үскән нигез. Кемдер ипи салган… Әнисе генә улын көтеп җиткезә алмаган…»
Шәүкәт ага белән Асия апа бик матур итеп 50 ел бергә яшәделәр. Асия апа Ак Чишмә башлангыч мәктәбендә балалар укытып, пенсиягә чыкты. Ул авылдан безнең Кәрәкәшле мәктәбенә бер генә тәртипсез укучы да килмәде. Үз балаларына да төпле тәрбия һәм югары белем бирделәр. Мин бу гаиләне бик яхшы беләм. Әле бүген дә балалары туган нигезләренә кайтып йөри, рәхмәт аларга.
Рәсимә ФӘРРАХОВА-МӨРӘСОВА,
Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии