«Марсельнең яшисе килә әле»

«Марсельнең яшисе килә әле»

Аның танылган хоккейчы һәм суда йөзү остасы буласы килә. Бер аягын югалтса да, әлеге хыялларыннан баш тартмый 11 яшьлек Марсель Сәлахетдинов. Яши генә башлаган сабыйның тар җилкәсенә күпме авырлык төшеп кунакласа да, язмыш сынавына бирешми, һаман көрәшүен дәвам итә.

Бөгелмәдә яшәүче Сәләхетдиновлар гаиләсе Аллаһы Тәгаләдән бары тик түземлек кенә сорый хәзер. Сорарлык та шул: газиз балаларына куркыныч диагноз куйганнар – сөяк яман шеше.

– Марсель бик шаян малай. Кечкенә чакта ул күп сөйләшергә, йөгерергә яратты. Мәктәп җыелышларында да малаегыз бик шук дип искәртәләр иде. Шуңа күрә без аны хоккей түгәрәгенә алып бардык. Үзе дә каршы килмәде, – дип башлады сүзен Марсельнең әнисе Татьяна ханым.

 Хоккейчы булу теләге дә шунда уяна малайның. Хәзер бу спорт төрен телевизордан гына карап калмый, ә серләренә үзе үк төшенә бит. Тик бер вакыйга аның хыялларын да, кәефен һәм тормышын да тулысынча үзгәртә. 2020нче елның язында, пандемия башлангач, хоккей түгәрәге вакытлыча тукталып тора. Марсельне, илдәге башка балаларны кебек үк бу гына туктатмый. Балачакта кемнең дүрт дивар арасында утырасы килсен ди. Ул ишегалдына уйнарга чыга, дуслары белән күрешә. Соңгы тапкыр уйнарга чыккан көнен әле дә күз яшьләреннән башка исенә төшерә алмый ана:

– Ул уйнарга чыкты. Уйнаганда егылган һәм аягын авырттырган. Белмим, ниндидер каты әйбергә барып төшкән. Тактамы, кирпечме – анысы инде хәзер мөһим түгел, әмма ул бары тик аягын авырттырган иде. Бернинди кара янган урын да, яра да күрмәдек. Шуңа күрә артык игътибар да итмәдек. Балачакта кем егылмасын ди инде! Бер атнадан соң, Марсель аягы авыртуыннан зарлана башлады. Районның үзәк больницасына бардык. Пандемия вакыты, больница... Үзегез аңлыйсыздыр, безне тикшереп тормадылар, бары тик мазь язып бирделәр.

Кызганыч, тик бу мазьне сөртү генә аяк авыртуын басмый шул. Киресенчә, малай аягына баса алмый, аксаклап йөри башлый. Татьяна ханым малаен җитәкләп, район поликлиникасына бара һәм тикшеренү уза.

– Беренче компьютер томографиясе үк сөяк саркомасын күрсәтте. Яман шеш... Ничек? Берәү дә белми, аңламыйбыз. 11 яшенә кадәр аның зарланганы да, авыртам дип бер тапкыр авыз ачканы да булмады бит. Шул егылу гына сәбәп булгандырмы, белмибез, – дип аптырый ана.

Ел ярым вакыт эчендә малай сула. Казанда һәм Мәскәүнең Рогачев үзәгендә өч авыр операция кичерә, 15 дәвалану курсы уза. Аягын саклап калырга тырышсалар да, зыян килгән сөяне саклап калып булмый һәм малайның бер аягын ампутацияләргә туры килә.

– Марсель – оптимист. Аяксыз да яшәргә була, ди ул. Планнары да зурдан. Бер аяк белән дә квадроциклда да йөрим, хоккей да уйныйм, йөзүче дә булам, дип хыяллана. Бу хыялларына ирешер иде дә, тик яман шеш юкка чыкмаган икән. Соңгы тикшеренү вакытында ике үпкәсендә дә метастазлар барлыкка килгәне ачыкланды. Хәзер аның тормышы кыл өстендә эленеп тора. Ул зарланмый, көлеп яшәвен дәвам итә. Үзенең халәтен аңласа да, төп асылына төшенми әле, – ди Татьяна ханым.

Русиядә Марсельнең гомерен саклап калу өчен мөмкинлек юк. Берничә клиника Сәлахетдиновлар гаиләсен куркуга салып, «шанс аз» дип хат та җибәргән. Ә ата-ана барыбер тырыша һәм яхшыга өметләнә.

– Безне Израил клиникасында кабул итәргә ризалаштылар. Бөтен өмет аларда гына. Бездә табиблар Марсель өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән инде, бернәрсә дә тәкъдим итә алмый.

Татьяна ханым – өч бала анасы. Ата-ана бәхетенә ирешеп, сабыен һичьюгы бер генә кабат күкрәгенә кысып караганнар ачык белә: балаңа килгән авырлыктан да зуррак газап юк. Тормышның меңләгән проблемалары бугазыңнан буган очракта да, үзеңнекен читкә куясың. Ә менә балаң бер төчкерсә дә, соңгы тиенеңне күтәреп дару алырга чабасың. Аның төчкерүе бетмичә, синең җаныңа тынгылык килми. Сәлахетдиновлар да шундыйлардан. Көн дими, төн дими, эшли, тырыша. Марсельнең әтисе Фидан әфәнде – Лениногорскида кошчылык фабрикасында, әнисе Татьяна «Водоканал»да контролер булып эшли. Бөтен мал-мөлкәтен саткан очракта да, бу гаилә 14,5 миллион сум акча җыя алмас иде. Ә дәвалану курсы өчен нәкъ шул сумманы сорыйлар. Халык ярдәме белән бу акчаның яртысын җыярга өлгергән инде алар. Шуңа күрә якын арада Израилдә беренче дәвалану курсларын да алачаклар, әмма тулы сумманы җыеп бетерер өчен кеше кайгысына битараф булмаучылардан ярдәм көтә ата-ана.

– Төрле ярдәм фондларына да мөрәҗәгать иттек. «Бумажный журавлик», «Бумажный самолетик», «Наши дети» фондлары 110 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтте. Дөньяда безнең хәлдә калган балалар күп бит, барысына алар да ярдәм итә алмый. Халыкка ышанычыбыз зур. Һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – ди Татьяна ханым.

Марсель – сабыр егет. Ул җиңүгә генә омтыла. Хоккей уйнаганда да командасына гел җиңү китерергә тырышкан егет үз сәламәтлеге өчен көрәшеп, җиңү яуларга тели. Бу дөньяда яхшы кешеләрнең күбрәк булуына һәм аларның ярдәм кулы сузачакларына чын күңелдән ышана ул. Ә ярдәм итү авыр түгел. Бала күңеленә яшәү яме өстәп, игелек кылу бигрәк тә җиңел һәм саваплы. «Безнең гәҗит» укучылары арасында да Марсельгә ярдәм итәргә теләүчеләр булыр.

Сәлахетдиновлар гаиләсе яхшыга өметләнә

Малайга ярдәм итү өчен банк реквизитлары:

Получатель: Салахутдинова Татьяна Александровна

Номер счёта: 4081 7810 2620 0629 2843

Банк получателя: Отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк

БИК Банка получателя: 049205603

Корр/счёт получателя: 3010 1810 6000 0000 0603

ИНН Банка получателя: 7707083893

Карта номеры Марсельнең әнисе Татьяна ханымның телефон номерына +7 919 647-64-50 беркетелгән.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии